Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшләребез иҗаты

«Туганайлар» газетасын укучылар игътибарына ел фасылларын үзенә җыйган бер бәйләм шигырьләр тәкъдим итәбез.

Сары сукмаклардан атлап

Сары шәфәкъ, сары офык,
Саргылт кояш, сары ай...
Ничек көзләр сары төскә
Юмарт буладыр шулай.

Урамнарда — сары буран,
Юлымда — сары келәм.
Сары сукмаклардан атлап,
Гомер көземә керәм.

Кырыс җилләр каеннарның
Толымнарын сүтәләр.
Оялып, тартынып кына
Күлмәк сала юкәләр.

Кемне алкышлый усаклар, —
Торналар көтүенме?
Исән-имин, гомеремнең
Көзләре җитүенме? 
Никифор Тукмачев 
Түбән Кама шәһәре.

Көзнең салкын тыныч иртәсендә
Басу юлларында — ап-ак кырау,
Инеш читләренә боз каткан.
Үзәннәргә сыек томан булып,
Ял итәргә изрәп, көз яткан.

Шундый тыныч, бары яфрак кына 
Нидер сөйли аяк астында.
Син ашыгып узма, дигән төсле,
Сабыр итче, диеп, чак кына.

Ашыкмыйм ла, көзнең шушы тыныч,
Салкын иртәсендә берүзем, — 
Узып барган көзнең тыныч кына
Уйчанлыгын күзләп килүем.

Яңгырларың туктап, салкын иңгән,
Мәлҗерәгән юллар туңганнар.
Каңгылдашып, соңгы казлар китә, —
Күк пәрдәсен яра күк алар.

Ашыкмыйм ла, сулган болыннарның
Моңсу төсен күзли күзләрем.
Мин бит тоям шушы узып барган,
Кемдер аңламаган көз ямен.

Басу юлларында — ап-ак кырау,
Зәңгәр күкле салкын тын иртә.
Әкрен генә, туңган яфракларын
Ак кырауга төреп, көз китә.
Георгий ИБУШЕВ.
Казан шәһәре.

 

Нинди наз... 
Тәрәз ачтым, кояш көлеп карый,
Әллә инде иртә яз җиткән?
Кытыклыйдыр битне якты кояш нуры, 
Бу иртә наз нинди наз икән?

Караңгы кич җитте, җиле назлый битне,
Мин һаман да нәрсәдер көтәм.
Яшь гомерләр үтте инде, картлык җитте, —
Бу кичке наз нинди наз икән?

Өйгә кайттым, тәмле исләр чыккан
Мич түрендә бәлешең пешкән.
Миңа карап, хатын, серле елмаясың,
Бу серле наз — синең наз икән.
Ә мин җүләр каяндыр көткән...

Җырлап яшәү бәхет түгелме?

Кошлар кайта тезлеп җылы яктан,
Кояш нуры йөзгә сибелә.
Кошлар моңын тыңлыйм, кушлып җырлыйм,
Матур хисләр туа күңелдә.

Сыерчыклар кайтып оя корыр,
Чәчәкләргә авылым төрнер.
Бар табигать сөенеп уяныр,
Болын яшеллеккә күмелер.

Кошлар моңын тыңлыйм, кушлып җырлыйм, —
Җырлап яшәү бәхет түгелме?!
Тыныч булсын илем, күге аяз,
Тыныч булсын халкым күңеле.
Виктор СПИРИДОНОВ.
Мамадыш шәһәре.


Көзге яфрак
Көздә генә сагыш, диләр,
Һәр чорда бар сагышлар.
Язмышыңа язылган булса,
Эзләп таба ул ялгышлар.

Көзге яфрак бераз серле дә, —
Берсе белән берсе серләшә.
Өзелеп төшкән сары яфрак 
Якты хисләр гүя өләшә.

* * *
(кызым Людмилага)
Көзнең кызыл, сары яфраклары
Акрын гына җиргә коелды.
Җиде елга бер төшкә кермәдең, —
Сөйләр сүзем бик күп җыелды.

Синең дә әйтер серләрең бардыр, —
Җаннарыма шулай тоела.
Әйтелмәгән күңел хисең булып,
Сары сагыш яфрак коела...

Балам, киттең мәңге кайтмас җиргә,
Миңа соң ничекләр түзәргә?!
Елга булып ага күз яшьләрем,
Сары яфрак күмгән көзләрдә.
Анна КАРЛИКОВА.
Чистай районының Чуваш Ялтаны авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев