Кара йолдызлар (лирик парча)
Григорий Родионовның (Гәрәй Рәхим) «Сайланма әсәрләр» китабыннан.
Мин йокыдан уянуга, әнием, хәвефләнеп:
— Бүген төне буе йолдызлар атылды, гәзитләрдә андый-мондый хәбәр юктыр бит?! — дип сорады.
Мин, елмаеп кына:
— Юк, әнкәй, юк. Борчылма! — дип җавап бирсәм дә, күптән ишетелгән бер хикәя искә төшеп күңелне шомландырып куйды.
Аны миңа карт әбием сөйләгән иде.
Кайчандыр, моннан йөз, мең еллар элек, күк йөзендә йолдызлар хәзергегә караганда да күбрәк һәм яктырак булган, имеш. Бервакыт эре йолдызлар, күктә үзләре генә балкып яну өчен, вак йолдызларны күктән сөрә башлаганнар. Вак йолдызлар яна-яна галәмдә урын эзләп йөрсәләр дә, таба алмыйча, Җиргә таба очканнар. Җиргә төшеп җиткәндә, кайгыларыннан кара көеп, тораташ булып катканнар һәм гарьлекләреннән җир астына кереп яшеренгәннәр. Шулай итеп, Жирдә «кара йолдызлар» барлыкка килгән. (Хәзер аларны «метеоритлар» диләр бугай.)
Төннәрен Җиргә кайнар йолдыз яңгырлары яуган. Күктә йолдызлар сирәкләнгән. Җылы һәм якты төннәргә өйрәнгән кешеләрнең караңгылыктан куркып котлары алынган, алар туңганнар. Кешеләр күктән йолдыз коелуның һәм үзләренең авыр тормышларының сәбәбен аңламыйча: «Сезнең гөнаһларыгыз өчен Ходай безне шулай хөкем итә, сезнең өчен без дә газап чигәбез»,- дип, бер-берсе белән дошманлашканнар, һәм бер ил икенче ил белән талаша башлаган. Йолдызлар атылган саен кешеләр бер-берсенә һөҗүмгә ташланганнар.
Җирдә сугыш дигән афәт чыккан.
— Аның каравы,- дип сөйләде миңа карт әбием,- кара йолдызлар Җиргә очып төшкәндәге кайнарлыкларын саклап калганнар. Алар, кешеләрнең газаплануын күреп, Җир туфрагына үзләренең җылылыгын биргәннәр һәм калын урманнар, киң иген басулары, меңәрләгән төстәге чәчәкләр үстергәннәр.
Кешеләр йолдыз яңгырлары һәм кара йолдыз турында күптән онытканнар, әмма сугыш куркынычы турында һаман әле оныта
алмыйлар. Йолдызлар атылган төннәрдә кешеләрдә ниндидер мәҗүсиләрчә куркыну һәм шөбһә кузгала. Шуңа булса кирәк,
кешеләр арасында әле дә: «Йолдызлар атылса, сугыш чыгар», дигән сүз йөри.
«Йолдызлар атылса, сугыш чыгар...»
Кичә әтиемнең сугыштан килгән хатларын укып утырдым. (Әтиемне бер мәртәбә дә күргәнем юк — мин карында чакта сугышка киткән ул.)
«Йолдызлар атылса, сугыш чыгар, диләр,- дип яза ул бер хатында.- Бүген төне буе йолдызлар атылды. Инде моннан да зур, моннан да афәтле сугышның чыгуы мөмкинме?! Юк, юк, мәхшәрнең иң зурысы, иң дәһшәтлесе шушыдыр. Күк йөзен каплап алган самолетлар, көл һәм күмергә калган җирне саранча кебек сырып алган танклар, көне-төне черки туе кебек мыжлап торган пулялар — барысы да кеше үтерү өчен ясалган. Ә без менә, кечкенә генә кешеләр, шулар арасында һаман яши бирәбез. Үз үлемеңә түгел, окопташ дустың үлеменә дә ышанасы килми. Төннәрендә сугыштан бушаган минутлар булса, окоп почмагына җилкәләребез белән терәләбез дә йолдызлар атылганны күзәтәбез һәм кайчандыр ишеткән кара йолдызлар турындагы әкиятләрне искә төшерәбез».
Кара йолдызлар!
Мин әбием әкиятләрендә сөйләнгән, күктән сөрелсәләр дә бүгенгә кадәр җылылыкларын кешеләргә бирә алган кара йолдызлар белән әтиемнең хатлары арасында уртаклык табам. Ул хатларны укыганнан соң җирдә сугыш кузгатырга теләүче кешеләргә карата рәхимсез нәфрәт, бүгенге тыныч тормыш кадерен белүчеләргә чиксез рәхмәт хисләре кузгала миндә.
* * *
Әниемнең: «Бүген төне буе йолдызлар атылды, гәзитләрдә андый-мондый хәбәр юктыр бит?!» — дип соравына, елмаеп кына:
— Юк, әнкәй, юк. Борчылма! — дип җавап бирдем. Ә шулай да кинәт шомланып куйдым һәм почтальон тәрәзә төбенә куеп калдырган иртәнге гәзитләргә үрелдем. Бәлки бүген анда гел яхшы хәбәрләр генәдер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев