Каенга уралган язмыш (Булган хәл)
Югары очта яшәүче ябык гәүдәле, күп сөйләшми торган Настя түтине авылда гына түгел, тирә-якта да белмәгән кеше сирәк булгандыр ул чакта.
Аның янына бик күпләр балаларына күз тигән дип өшкертергә, кайберләре кул-аякларын имгәтеп, шуны сылатырга киләләр иде. Файдасы да тия бит! “Сулышы килешә, дәвалау көченә ия”, диләр Анастасия Ивановна турында. Бу авыл кызы булмаса да, Чувашиянең Шомыршы авылында бик яраттылар үзен, авыл халкы “доктор Настя” дип хөрмәт итте. Ире Александр белән үз туган ягы Кукмарада таныша ул. Балта остасы Александр Павлов Кукмара якларына “шабашка”га барган була. Бер гаиләгә мунча күтәргәндә, яшь егет күрше йорттагы җитез керәшен кызын күреп гашыйк була. Настяга – 18 яшь, яшьли әти-әнисез калган, әбисе белән яши. Көянтәсенә чиләкләрен асып, йөгерә-йөгерә суга бара, бакчада бәрәңгене, суганны чүптән чистарта. Җырлый-җырлый җиләк җыя. Ә кичен авыл яшьләре уенга җыела. Алар белән Александр да чыккалый. Ул сөйкемле Настя белән якыннанрак таныша һәм киткәндә кызны үзеннән калдырмый, өйләнеп тә куя. Чит җир, башка милләт дип аптырамый Настя, ире ягын якын итә, тату гына яши башлыйлар. Авылның бер кырыенда кечкенә генә йорт җиткезеп, башка чыгалар. Александр йорт янына берничә төп каен утырта. “Яратам каен агачын. Үсеп китеп йортыбызны матурлап торырлар”, – ди ул. Тик, агачларның берсе тамыр җибәрә, калганнары корый...
Бергә яши башлауларына биш елга якын вакыт үтсә дә, нигәдер, балага уза алмый Настя. Балалар яратканын күрше хатыны да белә. Өч баласын, чиратлап, аның янына алып керә. “Өшкер әле, теге көнне син иман әйтеп өшкергәч тынычланган иде балам”, – ди. Аның сөйләвеннән чыгып, башкалар да балаларын күтәреп Настя янына килә башлый. Бер көнне Александрның хезмәттәше бүрәнәгә эләгеп егыла, кулын авырттыра. Бу Настяның нәкь ашарга китергән чагы була. Ул йөгереп су, сабын алып чыга йорттан, сылап, кулының чыккан буынын утырта егетнең. Шуннан авыл халкы Настяга еш мөрәҗәгать итә башлый. Алай гына түгел, Шомыршының “атаклы” докторы буларак, аңа шушы як балаларының күпләренә кендек әбисе дә булырга туры килә.
Ямьле Питрау көннәре җиткәндә, Настя ире белән үз туган якларын күреп килергә хыялланып йөри башлый. Бәйрәмгә атап, әбисенә алып барырга бистәр чигә. Ара ерак булганга, сирәк кайталар алар. Бик сагына әбисен.
Ләкин тормыш без дигәнчә түгел шул, кайту насыйп булмый...
Авыл халкы барысы да печән өстендә, Настя да иреннән калышмый печән чаба. Шундый кызу эш барганда, илгә кайгылы хәбәр килә. Сугыш башланган!
Александр да китә сугышка. Озак та үтми, Настяга әбисенең мәңгелеккә күчүе хакында хәбәр итәләр. Түземсезлек, зур өмет белән, дөньяда калган бердәнбер якын кешесен – Александрны көтә. Килгән хатларын йөзәр кат укый, үксеп елаган чаклары да күп була. Тормышны да тарта. Сарыклар тота, тавыкларын да бетерми. Авырлыкларга бирешми, кыр эшләренә йөрергә дә өлгерә. Шулай ике ел вакыт үтеп китә. Тыныч җәйге төндә моңаеп каены янына чыга. “Шундый матур үсеп китте, Александр кайткач, шунда гына бер эскәмия ясап куяр әле. Утырырбыз, эштән арыгач, ял итеп”, – дип үзалдына сөйләнә. Кинәт капкадан кереп килүче хат ташучы кызның сүрелгән йөзен күреп, тынсыз кала. Аңына килеп, “юк!” дип, кычкырып җибәрә. “Әйе шул, синең яратканың хакында да өчпочмаклы кара хат килгән”, – ди почтальонка.
Шулай берүзе кала Анастасия Ивановна. Аның бердәнбер юанычы – сөеклесе йорт янында утырткан каен. Авыр чакларда шул каенны кочып, буыла-буыла елый ул. Шатлыклары булса, аңа сөйли. Гомер уза. Агач үсеп, Настя түтинең кечкенә йортын, кочкандай, ботаклары белән каплый. Авыл халкы “Каенны кисик, йортыңа аумасын, аста калырсың” – диләр борчылып. Ул аларга үпкә белдереп: “Юк, Александрымның каены мине саклый. Кагылмагыз!” – ди. Каен янына балалар килгәнне дә, яшьләрнең шунда кич утыруын да яратмый. Чыгып, матур итеп аңлаткач, егетләр һәм кызлар каен яныннан читкәрәк китәләр. Нигә каенга якынлашырга ярамаганын аңлап җиткермәсәләр дә, яшьләр аңа каршы төшмиләр, ачуланмыйлар.
Настя түти белән бергә, аның каены да картая. “Башка йортка күч, каенны кистер”, – дип акыл бирүчеләргә каршы төшеп, 90 яшен тутыра. Авыл халкы көн дә килеп хәлен белә аның, кемдер ярдәм итә, кемдер ашарына китерә. Кешеләргә эшләгән яхшылыкларын онытмыйлар түтинең.
Июнь башының эссе көнендә, күкне кара болыт каплап яңгыр килә. Бар дөньяны ялт-йолт яктыртып, яшен яшни. Настя түти янына күршесе Варвара кереп: “Бигрәк көчле җил чыкты, яшене дә бар, әйдә безгә кер”, – дип әбине чакыра. “Бар, тизрәк балаларың янына кайт. Минем өчен борчылма, каеным саклый мине” – ди Настя түти. Күршесе китеп, биш-ун минут үтүгә, яшен ялтырап, бик каты күк күкрәгән тавыш ишетелә. Варвара, сискәнеп, күршесе йорты ягына күз сала. Ә анда яшен карт каенны урталай сындырып, йорт өстеннән бөтенләй икенче якка алып аткан. Тыныч кына яңгыр ява башлый. Яңгырдан соң кояш чыга, салават күпере күренә. Настя түти тотына-тотына урамга, каены янына чыга. “Менә, миңа да вакыт җитте. Каеның да булмагач, яшәвемнең мәгьнәсе юк инде”, – дип үзалдына сөйләнгәнен ишетә тәрәзәсен ачып куйган Варвара.
Ул күршесе Настя түти янына чыгып җиткәндә, башын урталай сынган каенга салган “доктор” мәңгелеккә күзен йомган була...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев