Язылмаган кануннарны гына түгел, язылганнарын урап үтүчеләр күп
Алтынчы купеда минем бер дә тыныч кына кайта алганым юк. Нинди дә булса йә көлкеле, йә кызганыч хәлгә юлыгам.(Дәвамы бар)
Кешеләрне аңлавы авыр хәзер. Әллә мин дөньядан артта калдым инде. Кыйбла бары берәү генә булырга тиеш кебек иде бит. Аны сумнарда да, килограмм яки чакрымнарда да күрсәтеп булмый иде. Аның исеме дә изгелек дип аталырга тиеш иде. Ә хәзер һәркемнең үз Алласы. Кем аны байлык дип, кем мин дип атый. Кем өчендер ул дәрәҗәле урын, кем өчендер мизгеллек рәхәт чигү... Шулар өчен адәм баласы барысына да әзер. Соңгы вакытта бала дигән кыйблага табынучылар күбәйде бугай, һәм ул барысын да колачлый: бала дигәндә мин минлек тә онытыла, байлыкның да нинди юл белән килгәне мөһим түгел. Язылмаган кануннарны гына түгел, язылганнарын урап үтүчеләр дә күп...
...Казан вокзалына "Мәскәү – Ижау" поезды китәргә берничә минут кала гына йөгереп барып җиттем. Мин вагонга атылып килеп кергәндә, утырасы пассажирлар урнашып беткән иде инде. Проводник хатын, купе ишекләрен ачып, озатучыларга вагоннан чыгарга кушып йөри. Мине күрүгә, канәгатьсез чырай белән генә:
– Поезд өч минуттан кузгала! – диде дә, билетымны да карап тормыйча, купега таба уздырды.
Менә мин кайтасы купе. Ишек төбенә килеп җиткәч, туктап, башымны күтәреп, тагын номерына карап алдым. Әйе, алтынчы, минеке. Мәскәү белән Ижау арасын еш таптаганга, купе номерларына карата миндә кызык фикер урнашкан иде инде. Алтынчы купеда минем бер дә тыныч кына кайта алганым юк. Нинди дә булса йә көлкеле, йә кызганыч хәлгә юлыгам. Башымнан: «Бу юлы нәрсә булыр икән?» дигән уй йөгереп узды. Ул арада ишектән дүрт-биш яшь чамасындагы кызчык чыгып чапты. Аның артыннан бер яшь ир-ат күренде. Миңа карашы белән дә тукталып тормыйча бәрелә язып узды. Аның:
– Лиза, остановись! Тебе нельзя одной ходить по вагону! – дип кычкыруын кызчык ишетмәгәндер дә. Ул вагон ишеген җиңел генә ачып, аргы якта югалырга өлгергән иде инде.
– И-и-и! Тотарсың аны тотмыйни алай гына! Терекөмеш белән бер бит ул.
Мин кеткелдәп көлгән тавышка борылып карадым. Купе ишегеннән башын чыгарып, яулыгын өчпочмаклап бәйләгән бер әбекәй коридордагы чабышны күзәтә икән. Ул чыккан ишектән мин кердем. Керүгә, ярыйсы ук карт күренгән әбинең, җилкәсеннән кочып утырган бер ханым урыныннан торып басты.
– Әйттем бит, әнкәй, Ходай бер җаен бирер әле, дип. Хәзер, сөйләшеп карыйм.
Аннары ул, русчага күчеп, әнисенә астагы урынга билет ала алмавын, аның яшендә өскә күтәрелү бик авыр буласын тәфсилләп аңлатты, мөмкин булса, астагы урынымны әбигә бирүемне үтенде. "Минем дә яшь кыз чагым күптән узды инде. Минем яшьтәгеләргә без үскәндә күптән әби дип эндәшәләр иде". Мин, әлбәттә, шулай дип уйладым гына. Каршымда яулыгын җилкәсенә төшереп бәйләгән мөлаем татар карчыгы утыра, сабыр гына минем сүземне көтә иде. Кайткан саен ак яулыгын җилфердәтеп капка төбендә озатып калучы әнкәем күз алдыма килде.
– Борчылмагыз, үзем менәрмен өскә. Миңа бер дә кыен түгел, – дидем.
– Әй, Ходайның рәхмәте төшкере, үзебезнең кеше икән бит. Миһербанлы бәндәләр белән юлдаш иттең, Аллакаем. Мең шөкер, мең шөкер! – дип тәкрарлады әбекәй.
Озатучы кызы да май кояшыдай елмаеп җибәрде.
– Бик зур рәхмәт инде. Сез, зинһар, әнкәйгә күз-колак булыгыз инде. Русчасы да чамалы, кыюлыгы да. Сабырлыгы гына чиксез безнең әнкәйнең.
– Ярар, ярар. Бергә-бергә бик күңелле кайтып җитәрбез. Кая кадәр кайтасың, әбекәй?
Әбекәй өчен кызы җавап бирде:
– Арчага кайта. Аннан энекәшләр, каршы алып, авылга кадәр озатып куялар аны. Сез үзегез кая кайтасыз соң?
– Мин ахыргача – Ижауга чаклы. Арчада үзем карап озатырмын әниегезне. Тыныч булыгыз, – дидем.
– Кызым, бар, төш инде. Поезд китеп бармасын тагын. Бар, бәбекәем! Күршеләрем дә бик әйбәт туры килде, Аллага шөкер. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса...
Поезд кузгалды. Шаян кызчык артыннан чыккан әби дә әйләнеп керде. Проводник та, үзенә тиешлесен эшләп, урынына кереп китте. Ара-тирә ачылып ябылган ишекләрнең "дык-дык" килеп бер-берсенә бәрелгәнен, күрше купедагы пассажирларның мыдыр-мыдыр нидер сөйләшкәннәрен исәпләмәгәндә, вагон эче тынып калды. Барысы да юл шартларына, сәгатьләргә сузылачак сәфәрне бергә узасы күршеләренә җайлаша торгандыр. Миңа да озак кайтасы. Өс-башымны алыштырып, урыныма үрмәләдем. Озын юллар сизелмичә узсын өчен, Ходай дөньяга китапны бар иткән. Мин, гадәттә, юлга өйдә укырга көч табып булмый торган авыррак, тик укылырга тиешле китапны алам. Башка шөгыль булмагач, юлда барыбер укыйм мин аны. Алырга оныткан булсам, вокзалдагы киосктан тузга язмаган меңнәрчә китапларның берсен эләктерәм. Андыйларның бер яхшы ягы бар: мәгънәләре ташка үлчим булса да, алар тиз укыла. Вакыт та тиз үтә. Тик бу юлы китап укырга туры килмәде. Астагы икенче әбием керәшен булып чыкты.
"Өмет" газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев