Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионовның «Туган йортта» хикәясенең дәвамы

Ирек туган авылына узып барышлый гына тукталды

Район үзәгенә командировкага килгән иде – бер көнгә булса да әни янына сугылып чыгыйм, дип уйлады. Ул гел шулай итә. Казандагы эш урынында аның кебек әллә ничә хезмәткәрне еш кына районнарга командировкага җибәреп торалар. Ирек һәрвакыт үзенең туган районын яки күршедәге берәр районны сайлый. Район үзәгенә килеп төшкәч, эшлисе эшләрен берәр көн алданрак бетерергә тырыша һәм соңгы көнне әнисе Үркәй әби янына сугылып чыга. Шулай итеп, ул ел саен ике-өч мәртәбә әнисе янында була иде. Менә бүген дә, район үзәгендә эшен бетергәч, иртәнге автобус белән кайтып төште, һәрвакыттагыча, кичкырын авылда эшләүче яшьтәшләренең өйләренә барып килде, инде менә әнисе янында төн куначак та иртән туп-туры аэропортка китәчәк.

Ирек сарык тиресен чоландагы озын юкагач колгага элде дә өйгә керде.

– Әллә чәйне җылытып алыйммы?  – диде Үркәй әби.

– Эһе.

Үркәй әби, мич янына барып, кулдан ясалган артсыз урындык өстендәге электр плитәсен тоташтырды. Калҗаеп, каралып беткән казан кунасы өстендәге соры буяулы зур калай чәйнекне плитә өстенә утыртты. Университетта укыганда, Ирекләрнең тулай торагындагы чәйнек тә шушындый иде. Ә әнисенә бу чәйнекне Ирек командировкаларының берсендә алып кайтып бирде. Казанның “Кристалл” кибетеннән алган иде ул аны. Алгач-алгач дип, берьюлы ике чәйнек сатып алды. Берсе – шушы, икенчесе – тутыкмый торган тимердән, өстенә матур бизәкләр сырлап ясалган ялтыравык ак чәйнек. Анысын ул өенә, хатынына кайтарып бирде.

Ирекнең командировка саен әнисенә нәрсә дә булса алып кайта торган гадәте бар. Инде әллә ничә күлмәклек, кырлы, калын пыяла стаканнар, алюминий калаклар, төрле төстәге ситсы яулыклар алып кайтты. Ул беркайчан да, әнигә нәрсә алып кайтыйм икән, дип аптырап тормый, бу йортка нәрсә кирәген бик белеп, эшкә яраклы әйберләр генә сатып ала. Кайбер әйберләрне ул кибеттән дә эзләп йөрми, турыдан-туры үз квартирасыннан гына монда кайтара. Әнә, тәрәзәләрдәге ак ситсы пәрдәләрне үз квартирасыннан алып кайтты ул. Үзләренә эре чәчәкле капрон тюль алгач, әле ярты ел гына эленеп торган бу пәрдәләрне ыргытырга яки чүпрәккә тотарга кызгандылар. Аннары килен аларны каенанасына биреп җибәрде. Үркәй әбинең кечкенә тәрәзәләренә әнә ничек матур булып, килешеп тора алар. Әнә теге төрлесе төрле зурлыктагы аш тәлинкәләре дә Казан бүләге. Үзләренә кыйммәтле зур сервиз алгач, Ирек боларның барысын җыеп әнисенә алып кайтты. Үркәй әбинең янчелеп, кайнар аштан каралып беткән алюминий тәлинкәләре урынына болар бик ярадылар, ялт итеп, табак-савыт киштәсеннән бөтен өйгә ямь биреп торалар.

Ирек белән Үркәй әби әйберләрне тутырып бетерделәр. Ирек ялтыр йозакларны чертләтеп япты да чемоданны сары диван астына тыгып куйды. Аннары ул, галстугын салып, түр стенадагы көзгене тотып торган кадакларның берсенә элде һәм, көзгегә карап, үсеп килүче сары мыегын як-якка сыпыргалый башлады. Ирекнең беркайчан да мыек җибәрергә уйлаганы юк иде. Идарәдәге хезмәттәшләре барысы да мыек калдыра башлагач кына кызыгып китте.

– Бу көзгенең элпәсе тәмам коелып беткән икән, – диде ул, көзге пыяласындагы кара нокталарны сыпырып.

– Әллә кайчан алып ыргытырга гына иде инде ул көзгене. Бер куйгач, тора шунда, комачауламый да, файдасы да юк, – диде Үркәй әби. Ул, аркасы белән мичкә терәлеп, чәй кайнап чыкканны көтә иде.

Бу көзгене Ирек балачактан ук хәтерли. Инде менә егерме еллар бар, түр стенадагы кадакларыннан кузгалганы да юк.

– Берәр яңа көзге алып кайтыйммы соң, әни?

– Юк, кирәкми, улым. Ниемә ул миңа. Әтиең исән чакта кырынырга кирәк иде дә, хәзер монысына да шул сез кайткач карасагыз гына. Башкача күз сирпеп караган кеше дә юк. Бер куйгач, эленеп тора инде шунда, стена шыр ялангач булмасын өчен.

Чәй кайнап чыкты. Үркәй әби, кайнар чәйнек сабын тастымал белән тотып, өстәл янына килде. Ирек почмак яктагы такта өсле караваттан таба астына куя торган фанера кисәген алып килде. Өстәл соры төскә буялган иде. Буяуның сыйфаты шуның төсле генә булган, күрәсең, җылы әйбер куйсаң чатнап ябыша.

Үркәй әби бу өстәлне үзе буяды. Буявы – күршеләр идән буяганнан калган банка төбе генә иде, өстәл өсте кытыршыланып кипте.

Үркәй әби, чәйнекне фанера өстенә куйгач, өстәл астыннан шикәр салынган пыяла банка, ике стакан, чәй калаклары, ярты түгәрәк бодай ипие алды. Ирек мич буенда торган артсыз урындыкны өстәл янына алып килде. Урындыкны ике кырыйдан тотып идәнгә куйды да, як-якка селкетеп, ныклыгын сынап карады. Урындык какшаган иде.

– Чүкечләр мич астындамы, әни? Урындыгыңны каккалап куйыйм әле, – диде Ирек.

Үркәй әби яңа гына ипи кисеп бетергән иде, барып мич асты тактасын ачты. Тактаның мич астына караган ягы сырлы-сырлы иде. Бу такта инде күп еллар буе йортта ике хезмәтне башкарып килә. Беренчедән, ул мич асты капкачы, икенчедән, яңа бәйләнгән оек-бияләй басу өчен сырлы такта. Үркәй әби Иреккә кышкы салкыннарда кияргә дип бәйләгән баягы ак оекбашны да шушы тактада басты.

Үркәй әби мич астыннан тутыгып беткән чүкеч, ике келәшчә, кадаклар, калай кисәкләре һәм башка тимер-томыр тутырылган озынча фанера әрҗә тартып чыгарды. Ирек, әрҗәдән чүкеч һәм берничә вак кадак алып урындык аякларын ныгытып кагып куйды.

– Ярар, улым, юк белән булашма, чәй суына, – диде Үркәй әби. – Урындыкларым җитәрлек әле.

– Җитәрлек, дип, төзәтерлек әйберне төзәтергә инде ул, әни, – диде Ирек, әтисенең тимер-томыр әрҗәсен мич астына куеп. Аннары ул ишек катындагы калай юынгычта кер сабыны белән кулларын юды, кучкардагы тастымалга сөртенде дә өстәл янына килде. Кара-каршы утырып чәй эчә башладылар.

– Мин Казанда кичләрен кофе эчәм, – диде Ирек. – Төнлә эшләп утырганда бик әйбәт була.

– Шулай диләр шул, куе чәй дә йокыны ача бит, – диде әнисе.

– Мин язу-сызу эшләрен төнлә эшләргә яратам. Нәфисә белән кызым телевизор карап утыралар да ятып йоклыйлар. Ә мин ялгызым гына эш бүлмәсенә кереп утырам. Бүлмә тыныч, өстәлдә кайнар кофе, тәмәке. Командировкадан алып кайткан материалларны эшкәртеп утырам шулай. Рәхәт. Әллә никадәр кызык материал җыелган була.

– Бик күп тартасың бугай, улым, – диде Үркәй әби, өстәлдәге чәй тәлинкәсенә тулган тәмәке төпчекләренә карап. Үркәй әби, Ирек кайткач, тәмәке көле кагу өчен һәрвакыт чип-чиста итеп юылган чәй тәлинкәсе китереп куя иде.

– Юк, өйдә көнгә ярты пачкадан арттырмыйм, менә командировка вакытларында гына тартыла, – диде Ирек. Ул, чәен эчеп бетергәч, өстәлдәге пычакны алып, баш бармак бите белән үткенлеген тикшерде. Пычак үтмәсләнгән иде. Ирек, алгы өйгә керә торган ишек өстендәге беләүне алып, пычак үткенли башлады.

– Югары оч Әрчәнтәйләргә барган идем, өйләренә газ көйләгәннәр икән, баллон белән, – диде ул, беләүне пычак йөзенә ышкый-ышкый.

– Ишле семьялар хәзер барысы да газ көйли. Аларда мал-туар күп була, малга җылы суы, пешкән бәрәңгесе кирәк. Газ белән бик җайлы, диләр бит.

– Электр плитәсе җайсыздыр инде сиңа, әни. Суны бигрәк озак кайната бит.

– И-и-и, миңа инде, улым, чыксам-керсәм бер башым дигәндәй, пешергән ашны өч көн ашыйм. Электр кергәч әйбәт булды әле, сыңар чынаяк чәй өчен казан астына ягып торасы юк, утын да янга кала. Сыерны саткач, мәшәкатем бетте, казан тутырып су кайнатасы түгел.

Ирек пычакны үткенләп бетерде дә беләүне урынына илтеп куйды. Көне буе каядыр китеп югалган песи ишекне тырный башлаган иде, аны ачып кертте. Бу арада инде Үркәй әби Иреккә түр өйдәге сиртмәле караватка урын җәйгән, үзе, кечкенә түшәген өстерәп, мич башына менеп бара иде.

– Әни, миңа урынны бу өйгә генә җәй, менә бу караватка. Йоклап киткәнче сөйләшеп ятарбыз, – диде Ирек.

Үркәй әби:

– Теләсәң кайда ят, мин йомшак булыр дип кенә анда җәйгән идем. Урын-җиреңне алып чыгыйм алайса, – дип, мич башыннан төшә башлады.

– Төшмә, әнкәй, хәзер, үзем.

Ирек урын-җирен, түшәге, юрганы, мендәре белән урап, алгы өйгә күтәреп чыкты. Аларны такта өсле караватка сузып салгач, ишек янындагы төймәгә басып утны сүндерде, чалбары белән күлмәген салып, кармана-кармана, урындык өстенә куйды һәм урынына барып ятты. Түшәк калын булса да, йомшак, сиртмәле тахтада ятып өйрәнгәнгә, Иреккә урын катырак иде. Ул, чалкан ятып, әнисе сырган калын, авыр юрганның ике почмагын иңбашлары астына кыстырды. Ул да булмады, өстәл астында кыштыр-кыштыр нәрсәдер кимереп яткан мәче шап итеп юрганга килеп менде. “Перес”, – дип, идәнгә төртеп төшерде.

– Ул сиңа тынгы бирмәс инде бүген, чурт, – диде Үркәй әби мич башыннан, – минем белән шул караватта йокларга өйрәнеп бетте. Утны сүндердем исә, мыраулап килә дә юрганга сикереп менә. Аннары минем куенга кереп йоклый.

(Дәвамы бар...)

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев