Григорий Родионовның «Туган йортта» хикәясе
Ирек әйләнеп кайтканда, Үркәй әби аның әйберләрен әзерләп маташа иде
Өй түрендәге сары буяулы иске агач диванда Ирекнең ачык чемоданы тора. Ул инде яртылаш тутырылган. Кара һәм кызыл шакмаклар төшкән тыгыз материя белән тышланган, чем-кара пластмасса тоткалы, йозаклары һәм почмаклары ялтыравык сары тимердән эшләнгән бу күркәм чемоданны Ирек Казан универмагында чират торып алган иде.
Үркәй әби улына дип бәйләгән ап-ак йон оекбашны ике пыяла банка арасына кыстырып куйды. Чемоданны бик тәфсилләп, әйберләрне тыгыз итеп тутыра Үркәй әби, аз гына да буш урын калдырмый. Менә ул Ирекнең калын йөнтәс сөлгесен җәеп салды, кара пластмассадан шомартып эшләнгән зур сабын савытын селкенмәслек итеп чемодан почмагына кыстырды, аннары өстәлдән бал тутырылган ярты литрлы пыяла банка алды. Банка консерв капкачы белән ябылган, аның өстеннән иске чүпрәк капланып, тегәрҗеп белән кысып бәйләнгән иде.
Ирек имән бусагадан өй эченә атлады; артына борылып, ишекне тыгызлап ябып куйды. Ишек шактый калҗайган иде – асты бусага уемына кереп тора, ә өстә бер бармак илле чамасы ярык кала.
– Ишегеңнең өстен бераз тарттырасы бар икән, әни, – диде Ирек, бармаклары белән ярыкны капшый-капшый.
– Әтиең үлгән елны тарттырып куйган идек тә, тагын калҗайды шул инде. Салкыннар башланганчы Темәпей останы чакырып тарттырырга булыр әле. Кышка чыпталыйсы да бар, – диде Үркәй әби.
Ирек ательеда тектереп алган күркәм пальтосын, йөнтәс йонлы бүреген агач чөйгә элде дә, мич янына килеп, мех эчле ботинкаларын сала башлады.
– Ботинкаң җылы, ахры, эче йонлы, – диде Үркәй әби.
– Җылысын җылы да. Астындагы мехы юкарак. Подъемы биек үзе, Казанга кайткач, астына мамык түшәргә уйлап торам әле.
Үркәй әби, мич янына килеп, бер ботинканы кулына алды һәм, бармаклары белән кунычын ике якка аерып, эчен карый башлады.
– Ә төбенә сарык тиресе кисеп җәйсәң, ничек булыр икән, улым?
– Бик шәп булыр иде, әни.
Үркәй әби чоланнан ак йонлы сарык тиресе алып керде дә лышт итеп идәнгә ташлады. Озын, куе йонлы язгы бәрән тиресе иде бу.
– Теге зур ак сарык бәрәненең тиресе, – диде Үркәй әби. – Ривал абыең балалары белән киленне кунакка алып кайткач суйдырган идем.
– Ул ак сарык һаман исәнмени әле, әни?
– Исән, һаман елына икешәр бәрән китерә.
Үркәй әби обой ябыштырылмаган почмак як стенадагы кадактан зур кайчысын алып килде.
– Әни, без башта ботинка төбен үлчәп алыйк, аннары кисәрбез. Тире бик бозылмасын иде.
Ирек башта тирене йонлы ягы белән аска әйләндереп салды, аннары ботинкаларны бер-берсенә янәшә куеп тире өстенә бастырды.
– Менә, ян-якларыннан карандаш белән сызабыз да шул эздән генә кисеп алабыз.
Ирек, түр бүлмәгә кереп, имән өстәл тартмасын ачты, үзеннән, апасыннан, абыйсыннан һәм сеңлесеннән әнисенә килгән хатларны актара-актара, карандаш эзли башлады. Таба алмагач, әнисенә дәште:
– Әни, берәр җирдә карандаш кисәге юкмы икән?
– Юктыр шул инде, балакаем. Сез киткән елларда дүртәү-бишәү аунап йөри иде, әтиең үлгәч, алары да югалып бетте бугай, – диде Үркәй әби, чемодан почмагына бал банкасын җайлый-җайлый. Ирек, алгы өйгә чыгып, пинҗәк кесәсеннән берничә төсле кара белән яза торган шариклы каләмен алды. Каләм башындагы кнопкаларның кызылына басып, карасы төшә микән, дип, тирегә сызгалап карады. Кара әйбәт төште һәм Ирек, тире өстенә ботинка төпләренең сызымын сызып, зур кайчыны чикылдата-чикылдата кисә башлады.
– Кайчың бик үтмәсләнгән икән, әни.
– Бер-ике ай элек Җәгүр дәдәңнән үткенләткән идем дә, яңадан биреп аласы бар инде.
Ирек, азаплана-азаплана кисеп бетергәч, ботинкаларына олтаннарны җәйде.
– Әй, йомшак та булды, әни, – диде ул, ботинкаларын кигәч, – аякларга сразы рәхәт булып китте. Кара инде, фабрикадан ук тире олтан белән чыгарсалар, бөтен кеше рәхәтләнер иде. Казанга кайткач, спартаклылар белән сөйләшергә кирәк әле. Хәер, аларны алдан ук белеп торам инде мин, әйтсәң, мех җитми, ди башлаячаклар. Алар сүзендә дә хаклык бар шул – бер пар гына түгел бит ул, миллионлаган ботинкага уйма мех кирәк.
Ирек ботинкаларын салып мич янына куйды, кайчыны стенадагы каралып беткән кадакка илтеп элде дә, тирене төреп, чоланга чыгып китте.
(Дәвамы бар..)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев