Григорий Родионовның “Көннәр язга авышкач” повесте (Дәвамы)
Гөргөри дәдәйнең безгә истәлек булып калган зур мирасын - шигырьләрен, повестьларын һәм хезмәтләрен һәркем яратып укый.
Тимерләрнең авылы керәшен авылы иде. Дөрес, хәзер инде аны татар авылларыннан аеруы кыен, шулай да әле анда борынгы болгарлардан һәм мәҗүси чорлардан калган байтак кына көнкүреш гореф-гадәтләре, төрле уеннар-бәйрәмнәр түкми-чәчми сакланып килә. Тимер керәшеннәрнең үзләренә генә хас үзгә бер моңы, үтә гади, ләкин гаять шигъри сүзләре булган җырларын аеруча ярата. Ул бәләкәйдән үк өчәр көнгә сузыла торган, ниндидер бер тәртипле сценарийга буйсынган бик күп махсус җырлары, көйләре булган керәшен туйларын тыңлап үсте. Соңрак, Казанга килеп опера театрына йөри башлагач, ул бу туйларны экспромт белән куелган халык операларына охшата иде. Һәм ул моңа күпмедер хаклы да иде. Чөнки, беренчедән, керәшеннәр, башкалардан үзгә буларак, туйларда җырлаганда берничә тавыш кулланалар, икенчедән, кодалар, кодагыйлар, кияү егетләре һәм туйның бүтән башкаручылары бер-берсенә нәкъ операдагы кебек җыр әйтешәләр, җыр белән сөйләшәләр. Дөрес, беркайчан да радиодан да яңгырамаган, әллә нигә бер авылга килеп чыккан артистлар башкаруында да ишетелмәгән бу җырлар бераз сәеррәк тә булып тоелалар иде Тимергә. Кызганычка каршы, керәшеннәрнең бу туйлары, җырлары, уен-бәйрәмнәре, кызыклы гадәтләре берсе дә фәнни яктан тикшерелмәгән, Тимерләр авылына әле бер генә галим дә килеп карамаган иде шул. Ә менә соңгы елларда Тимер радиодан үзләренең авылларындагы җырларга охшаган җырларны ишеткәли башлады. Ләкин алар бик тә аз иде әле. Тимерләр авылындагы этнографик, музыкаль һәм фольклор-әдәбият байлыклары белән чагыштырганда, бу диңгездән бер тамчы гына.
Аннан соң Тимер туган авылындагы җор телле, шаян, мут керәшен картларын ярата иде. “Ычтуп дәдәй” дигәне аеруча якын иде аңа. Ике герман сугышында, гражданнар сугышы вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан бу карт дөньяның ачысын-төчесен байтак татыган. Ул авылдашлары арасында яшь ягыннан да иң олысы иде. Ычтуп дәдәй керәшеннәр турында җыен тузга язмаган уйдырмалар, әкиятләр уйлап чыгарырга да бик оста иде. Шул ук вакытта ул җен карты шикелле үзсүзле һәм юк кына нәрсәдән дә үпкәләп, тузгып китә торган кеше иде.
Тимер инде институтны тәмамлаган елны ук нефть якларындагы бер яңа шәһәр өчен эшләгән кызыклы бина проекты белән исеме чыккан архитектор иде. Бу кыю уйланылган, төзү өчен бик үк кыйбатка төшмәгән бинаны бик тиз салып куйдылар. Аның турында республика газеталарында мактап яздылар, радиодан сөйләделәр. Ул чакта журналистлар Тимерне өметле, яшь татар архитекторы дип атады.
Бервакыт, авылга ялга кайткач, радиодан әлеге «татар архитекторы» дигән сүзне ишетеп калган Ычтуп дәдәй Тимергә бәйләнепме- бәйләнде. Бүген ул нишләптер Тимернең әдәби телдә сөйләшүенә кадәр гаепкә санады.
– Әй, син! Казанда җәшәп бөтеннәй бозылып беткәнсең, пычак малай. Үзебезчә сөйләшмисең, китапча сөйләшәсең, – дип тотынды ул.
– Нишләп китапча булсын, саф татарча сөйләшәм бит,– диде Тимер аптырап.
– Ә син керәшенчә сөйләш, атаң-анаң телендә,– дип кызды Ычтуп дәдәй. – Атаң-анаң сиңа керәшенчә итеп, Тимер дигән ат кушкан бит, ә татарлар балага андый ат кушмыйлар. Алар балага Муллаҗан, Бикмулла, Насертдин, Котбетдин дип кушалар. Тимер дигән исемне кушсалар ла, барыбер артына җан дигәнен тагалар алар – Тимерҗан дип. Ә коры Тимер дигәнне генә кушмыйлар. Патамушты алар тимер дигәнне балта, чүкеч ише әйберләрдә генә була дип беләләр. Ә менә без, керәшеннәр, кешегә дә Тимер дип ат куябыз. Бала-чагаларыбыз тимердәй нык булсын өчен. Ә син Казанда җәшәп тимер тегел, ә камыр булып беткәнсең. Уңнан кыссаң сулга пылт итеп килеп чыгасың, җәнә килеп сулдан кыссаң – уңга .
– Ычтуп дәдәй, кызма әле,– диде Тимер картны тынычландырырга тырышып, – кайбер як татарлары балаларына, нәкъ безнең кебек итеп, Тимер дип тә исем кушалар...
– Мин кайбер җаклар турында сөйләмейем, – дип, Тимерне бүлеп алып китте Ычтуп дәдәй, – мин үзебезнең җаклар турында гына сөйлейем. Үз күзем белән күрмәгән, үз колагым белән ишетмәгән нәстәләр турында мин гулче сөйләшмейем. Безнең җак татарлары балага андый ат кушмыйлар, бетте-китте. Җәп-жәш башың белән олы кеше сүзенә каршы килеп утырмасаң да жарый. Ычтуп дәдәң белмейчә сөйләшмей.
– Монысы ярар. Тик татар белән керәшеннең икесе бер бит инде хәзер, Ычтуп дәдәй, – дип аңлатырга тырышты Тимер, һәм ник аңлатырга тотынганына үкенә язды, чөнки тегесе дәррәү кубып кызып китте:
– Ничек инде икесе дә бер, как так икесе дә бер?! Табак белән тагарак икесе дә бер мени казер сезнеңчә? Элгәре, керәшен бабаңнарда ул алай төгел ие.
– Ычтуп дәдәй, керәшен бабайлар турында сөйлә әле?
– Сөйләмейем. Син татарга сатылган, ата-бабаңны саткан кеше.
Тимергә бу сөйләшү хәтта кызык булып китте. Ычтуп дәдәйнең бердә юкка шушылай чын күңелдән кызып-үпкәләп утыруы кызык иде Тимергә. “Молодец карт, – дип уйлады ул. – Надан булса да, дөньяга үз-карашы бар. Ә бит хәзерге кайбер бик укымышлы кешеләрне дә дөньяга үз карашлары булмау харап итә. Укымышлы булып дөньяга үз карашың булмауга караганда, надан булып дөньяга үз карашың булу яхшырак. Бәлки әле бу үзенә күрә бер бәхеттер дә”.
– Юк, мин сатылган да, саткан да кеше түгел,– дип, бу кызыклы һәм эчкерсез әңгәмәне дәвам итте Тимер, – менә бит һәр вакыт сезнең янга, авылга кайтып торам.
–Авылга сатылган кеше дә кайта ала. Айрапылан теләсәң кая алып бара, акчаңны гына түлә. Җәле, әйт әле дөресен генә, сатылдыңмы?
Тимер аптырап китте. Ычтуп дәдәй бу сүзләрне шундый җитди һәм катгый итеп күзгә туп-туры карап әйтте ки, Тимер чыннан да үзен ниндидер җинаятьче итеп тоя башлады.
– Нәрсә син, Ычтуп дәдәй, тыныч кына сөйләшик әле.
– Жук, баштан син татарга сатылмаган икәнеңә ышандыр мине. Жә? Җә?? Нәстә карап каттың, күрсәт, кистердеңме?
Тимер берни дә аңламады. Туктале, нишли, ни таләп итә бу юләр карт.
– Нәрсә күрсәтим, нәрсә кистерим... – дип авызында ботка пешерде Тимер тәмам аптырап.
– Күрсәт! – дип кычкырды ачудан тәмам кызарынып-бүртенеп чыккан Ычтуп дәдәй, Тимернең чалбар каешына табан бармагы белән төртеп, – күрсәт, кистердеңме?
Тимер шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды һәм тыела алмыйча шаркылдап көлеп җибәрде. Кинәт бу кәмит аңа бик тә ошап китте. Гомумән, аңа һәртөрле гөнаһсыз юләрлек бик тә ошый иде һәм ул Ычтуп дәдәйне тынычландырырга булды.
– Монда, урам уртасында яхшы түгел бит, Ычтуп дәдәй, әйдә бүтән җиргә, — диде ул.
– Җарый, анда да жарый, – диде тәмам чыгырыннан чыккан Ычтуп дәдәй.
Бәдрәфтән чыкканда инде Ычтуп дәдәйнең авызы колагына җиткән, йөзе ай-кояштай балкыган иде. Бу минутта ул Тимердән бик тә канәгать иде.
– Маладис, Тимер, ата-баба жоласына кер кундырмагансың, рәхмәт сиңа, — диде ул Тимернең җилкәсеннән сөеп.
Алар яңадан койма буендагы ташка килеп утырдылар.
– Җар-ра-ар,— дип сузды Ычтуп дәдәй бик тә кәефле итеп,– инде казер керәшен бабаңнар турында сөйләргә дә була. Керәшен ба- баннар алар бик затлы калык булган. Үзен дә беләсең инде, Тимер, адәм баласы бу дөнжага маймылдан җаралган. Дөрес, элгәреге кенәгәләр кодай кешене тупрактан жараткан дип жазалар, тик казер инде без аңарга ышанмыйбыз. Элгәреге кенәгәләргә казер җәшләр төгел, безнен кеүек картлар да ышанмый инде. Тик шунысы бар, дөнжада адәм балалары төрлечә бит – менәтерә кара тәнлесе бар, менәтерә сары тәнлесе, ак тәнлесе. Үзбәге, урысы, нимесе, нигыры һәм дә башка төрлеләре. Тик кешеләр маймылдан үзгәргән чакта әммәсе дә бертөрле булганнар, аларның әммәсенең дә маймылы бер булган дей. Бөтен “дөнжа калкының маймылы бер нәселдән булган. Ә менә безнең керәшен бабайларның маймылы бүтән токымнан булган дей. Шуңарга күрә син татар да төгел, урыс та төгел, нигыр да төгел.
Дуслары килеп киткәнгә әле ике-өч сәгать тә үтмәде, ә Тимер инде әнә никадәр уй уйлап өлгерде.
Әйе, уй — уй белән, ә эш — эш белән. Бу сүзне кешеләр юк-бар унның файдалы эш эшләргә комачауламаска тиешлеген аңлату өчен уйлап чыгарганнар. Ләкин адә.м баласы гел эш белән генә дә яшәми шул. Әлегә фәнгә билгеле булган бөтен җан ияләреннән үзгә буларак, адәм баласы уй уйлый.
“Менә сиңа әкәмәт, – диде ул үз-үзенә,– торам-торам да, уй белән икәүдән-икәү генә калам. Ичмасам, бу үпкә дигәне бераз авыртып җәфаласын иде. Юк, аз гына да авыртып карамый. Ни тын бетми, нн авыртмый. Ә үзеннән һаман кан килә. Кхым дип бер ютәлләдең исә, төкерек белән кан килә. Ләкин минем аның турында уйлыйсым килми. Врач әйтте, туктатабыз, диде. Мица шул җиткән. Ә мин врачларга ышанам. Чөнки ышанмасам да, берни дә эшли алмыйм. Үзем туктата алмыйм ич инде мин ул канны. Ләкин минем ул турыда уйлыйсым килми. Беренчедән, ул мәгънәсез уй, икенчедән, авыртмаган көенчә нигә уйлап торыйм әле мин ул үпкә турында?! һәм гомумән үз әгъзаларың турында гына уйлап тору яхшы эш түгел. Андый кешеләр күбесенчә эгоист булалар. Ә минем һич кенә дә эгоист буласым килми Җенем сөйми шул сүзне.
Әйе, минем үпкә авыртмый, ә менә әнинең ашказаны авырта. Бик нык авырта аның ашказаны. Профессор әйтте, үләр алдыннан түзеп булмаслык авыртачак, диде. Үләр алдыннан... Ә бәлки инде болай дию хәзер соң дадыр. Бәлки инде бу минутта ул... Юк, юк, бу мөмкин түгел. Мин бит туганнарга язган хатта, ул-бу булу белән телеграмма сугыгыз, дип аерып әйттем. Дөрес, инде профессор әйткән срок үтеп бара, һәм озакта үтмәс, миңа ул телеграмма килеп җитәр. Ә мин күмәргә дә кайта алмам. Врач әйтте, бөтен дәвалаганны юкка чыгарачаксың, диде, һәм юлда кан төкерек белән генә түгел, ә авыздан-борыннан гөрләп китәргә мөмкин, диде. Андый чакта оешкан кан тын юлларын каплый һәм кеше кинәт томаланып үләргә мөмкин икән. Бөтен туганнар да, больницадан чыга күрмә, кайтма, инде эшлисен эшләдең, дәвалан, синең кайтуың безгә кайгы өстенә кайгы гына булырга мөмкин дип язалар, һәм әни дә, бәхиллим, ерактан гына бәхиллим, больницадан чыга күрмәсен, киресенчә, кайтырга уйласа бәхиллегем юк, ди икән. Болай бер җирем дә авыртмый да бит. Бәлки кайтып килсәм дә берни дә булмас иде. Дө-рес, мин аннан бик нык ябыгып киләчәкмен. Ә кинәт ябыгу — үпкә авы-руының иң якын дусты. Сөяркәсе. Кинәт ябыгып киткән кешеләргә чат ябышып ята да инде ул. Анысы ябыгуына гына түзәр дә идем. Ә менә авыз-борыннан гөрләп кан китсә? Үләсе килми бит. Юк, бер дә үләсе килми.
Ә әни? Аның үләсе киләмени?
Ләкин бу дөрес үк сорау түгел бугай. Әни чарасыз. Әнине алып кала торган бер генә әмәл дә юк. Ә минем бер мөмкинлегем бар. Ул да булса — алты ай-буена больницадан чыкмыйча дәвалану. Мин шушы бердәнбер мөмкинлекне файдаланам инде, әни, бәхиллегеңне бир. Мин кайта алмыйм инде, әни, калам. Еракта, хәтта Казаннан да читтә, урман эчендәге бер больницада дөм ятим калам. Син миннән башка гына китәрсең инде, кадерле әнкәем. Дөрес, әле син үлмәгән көе бу турыда авыз ачып әйтү килешми, шуңа күрә мин бу турыда кычкырып әйтмим, ә урман эчендәге больницаның бер кешелек аулак палатасында ялгызым уйланам гына. Минем бу уйларымны беркем дә ишетми, беркем дә белми. Ә син ишет, әнием, ишет һәм бәхиллегеңне бир. Мин бит сине өзелеп яраттым, яратам һәм яратачакмын. Син дә мине һәм башка балаларыңны шулай яраттың. Ә безнең бу аерылышуыбыз табигатьнең бер ялгышы гынадыр. Мин синең рухыннан мәңге аерылмам, әни. Синең игелекле, түзем, сабыр һәм кешелекле рухыңны гомер буена саклармын. Үзем үлгәндә аны кызым алып калыр. Кызым үлгәндә анын баласы, һәм шулай итеп, синең рухың мәңгелеккә барыр, әни. Син боль-ницадан чыккач, без синең Казанга алып килгән алмаш күлмәгеңне төсең итеп үзебезгә алып калдык. Сине сагынган саен мин ул күлмәкне алып карармын, һәм һәр вакыт ул күлмәк эчендә сине күрермен. Ул күлмәктән безнең авыл тирәсендәге кыр-болыннар, урман-таулар исе килер. Яз көннәрендә ул күлмәкне җилләтергә ишегалдына чыгарып элгәч, безнең болын исләре бөтен Казанга таралыр. Мин ул күлмәк белән нәкъ синең белән сөйләшкән кебек сөйләшермен, итәгенә күз яшьләремне сөртермен. Ул күлмәк беркайчан да картаймас һәм искермәс, әнкәй. Кан төкермәс һәм рактан үлмәс. Ул һәр вакыт моңлы һәм киң күңелле булыр. Нәкъ синең шикелле.
Фәкилә апа әле операциядән соң өч ай яшәде. Февраль башлары җиткәндә инде ул тамагына ярма бөртеге кадәр дә азык каба алмый иде. Баштагы мәлләрдә ул соң чиккә җитеп ябыкты, аннан бөтен тәненә сары иңә башлады. Берникадәр вакыттан соң аның тәне карасу-сары төскә керде. Бусы инде үлек төсе иде. Мәетләр һәр вакыт шулай карасу-сары төстә булалар. Яки саргылт-кара. Кеше тәнендәге кара һәм сары төсләр беркайчан да яхшыга алып бармый.
Ләкин Фәкилә апа әле мәет түгел иде. Ул әле яши чөнки аның кан тамырына глюкоза биреп торалар, ә авыртуларны басар өчен уколлар кадыйлар.
Ул үлгәнче телдән язмады. Шулай да аз сөйләште. Чөнки сөйләшәсе сүз инде сөйләшенеп беткән иде. Ләкин, аның уенча, яшисе гомер әле яшәлеп бетмәгән иде. Фәкилә апа яшисе гомере яшәлеп бетмәгән көенчә үләчәген аңлый иде. Тагын бер ун ел гомер яшисе бар иде әле аның бу җирдә. Менә бу көтелмәгән рак кына харап итте.
Бу чакны Тимер больницаның өченче катындагы кечкенә генә караңгы бүлмәдә операция өстәленә охшаш биек һәм каты ятакта наркоз иснәтеп йоклатылган хәлдә ята иде. Ул тоймас хәлдә. Кичә больницаның медколлегнясе Тимернең авыруы турында махсус сөйләшү бара иде.
Табиб Югыйсә, аны эш белән юанудан, режимны бозудан да тыймагыз, һәм иртәгә үк аңа бронхоскопия ясагыз, нәтиҗәсен миңа әйтерсез дип сүзен төгәлләгән.
Җыелып сөйләшү шуның белән бетте. Чөнки инде барысы да аңлашылган иде. Аңлашылмаганын бронхоскопия күрсәтәчәк...
Тимерне бронхоскопиягә кичтән үк әзерләргә керештеләр. Аның тирәсендә шәфкать туташлары тыз-быз килеп йөри башлады. Әйтерсең ниндидер зур бер операциягә әзерләнәләр.
Бронхоскопия дигәннәре чыннан да кечкенә генә бер операциягә охшый икән охшавын. Кешене махсус бүлмәдәге махсус ятакка салалар, наркоз белән йоклаталар да очына кечкенә лампочка куелган тимер торбаны бугаз аша тын юлларына кертеп җибәрәләр. Тын юлларына кергән шул лампочка кабынгач, торба эчендәге нәни көзгеләр һәм төрле линзалар ярдәмендә бугазның һәм тын юлларының эчке стеналарын карыйлар. Моны наркозсыз да эшләргә була, ләкин алай иткәндә бугазны һәм тын юлларын озаклап, иркенләп тикшереп булмый икән.
Ләкин бу эш әле иртәгә иртән генә булачак иде. Шуңа күрә Тимер бүген кичтән бераз эшләп алырга булды.
Кичке сәгать уннарда палатага шәфкать туташы керде. Ул Тимергә иртәгә иртәнге ашны ашамаска кушты һәм ике төймә йокы даруы бирде. Тимер хәзер үк шуларны эчәргә һәм йокыга ятарга тиеш. Ләкин бу вакытта Тимернең эше бик шәп бара иде. Ул, шушы яраткан эшеннән аерылырга теләмичә, даруларны берәр сәгать соңрак эчеп ятарга булды. Утыра-утыра ул проекты белән мавыгып китте һәм сәгатенә күз төшерсә, инде унике тулып килүен күрде. Ул сызымнарын пөхтәләп җыеп куйды. Тиз-тиз генә даруларны кабып йотты да йокларга ятты.
Икенче көнне иртәнге сәгать тугызда аны кереп уяттылар һәм ун минуттан процедура кабинетына укол кадатырга барырга куштылар. Тимер тиз-тиз генә урын-җирен җыйды, аннары өс-башын киенде һәм укол кадатып килде. Бу укол да йоклата торган иде булса кирәк, палатасына кайту белән изри дә башлады Тимер. Ун минут та үтмәгәндер, шәфкать туташы килеп аны больницаның өченче катына, әлеге караңгы бүлмәгә алып менде. Бүлмә тулы ак халатлы врачлар иде, Тимергә билгә кадәр чишенергә һәм бүлмә уртасындагы биек һәм каты ятакка ятарга куштылар. Тимер инде укол тәэсиреннән исерек кеше кебек иләс-миләс бер хәлгә килгән иде, бүлмәдә хатын-кызлар күплеге турында нәрсәдер шаяртып алган булды, ләкин аның шаяртуыннан беркем дә көлмәде дә, елмаймады да, барысы да, таш гасырлардан калган уникаль экспонатка караган кебек, җитди һәм уйчан кыяфәт белән Тимерне күзәттеләр. Тимер шаяртуның урынсыз һәм вакытсыз икәнен үзе дә сизде. Чөнки аның тәне исерек.хәлдә булса да, зиһене ап-аек, чиста һәм сизгер иде. Әлеге каты ятакка чалкан сузылып яткач, Тимернең уң кулындагы кан тамырына укол энәсе кертеп җибәрделәр, һәм ятак буендагы озын тимер аякка беркетелгән пыяла шешәдән кызгылт резин көпшә аша Тимернең тәненә ниндидер сыекча ага башлады. Тимер тәненең һаман саен йомшара, сыегая баруын тойды. Аннары аңа телен күрсәтергә куштылар һәм борынына наркоз маскасы киертеп куйдылар. Сал кынча кислород агымы белән кудырылган наркоз башта Тимернең аңын әле томалый алмады. Аннары масканы алып яңадан телен күрсәтергә куштылар. Тимер телен чыгарып күрсәткәч, кемдер: “Кипкән”, – дип куйды һәм борынга яңадан наркоз маскасы киерттеләр. Ләкин монысын инде Тимер бик аз хәтерли. Инде ул тәмам оеды, врачларның пышын-пышын сөйләшүләрен ишетми башлады.
Шунда кинәт Тимергә әнисе дә шушы бүлмәдә, шушындый ук тар һәм биек ятакта аның белән янәшә ятадыр, аның шикелле үк наркоз исеннән исерә барадыр шикелле тоелды. Менә алар икесе дә тәмам исереп беттеләр һәм Тимер акрын гына әнисенә дәште.
– Әни, син дә монда, минем больницада ятасыңмыни?
– Юк, улым, – диде әнисе, – мин бит инде үлдем. Син аны ишетмәдеңмени әле? Мин бит инде моннан өч көн элек үлдем һәм хәзер җир астында, әтиең белән янәшә ятам. Әтиең белән мине нибары бер адым киңлектәге туфрак аерып тора. Тик без аның белән көн саен сөйләшеп торабыз.
– Шулаймыни-и-и,– дип сузды Тимер, гап-гади бер нәрсә турында сөйләшкән кебек итеп.– Нишләп соң мин синең үлгәнеңне белми калдым икән? Син үлгәч, миңа телеграмма суктылармы соң алар?
– Белмим шул, улым. Мин бит инде хәзер мәрхүм, андый нәрсәләрне белмим.
– Алайса, телеграмма килеп җитмәгәндер әле, – диде Тимер.– Сезнең каберегезгә хәзер бер һәйкәл дә кирәк булыр бит инде, әни. Ничегрәк итәрбез икән соң, әтигә дә, сиңа да аерым-аерым куйыйкмы һәйкәлне, әллә икегезгә бернеме?
– Икебезгә берне куегыз, улым. Без инде әтиең белән бу турыда сөйләштек, ул да икебезгә берне куйсыннар ди. Безгә шулай яхшырак булачак.
– Ярар, әнкәй, икегезгә берне куярбыз. Менә больницадан
синекеләр. Ә ташның кояш чыгышы ягына ике юлга аерып дүрт кенә сүз язарга исәп:
“Сезнең гомер – аккан су”, – дип. Нибары дүрт сүз. һәр балагыздан берәр сүз. Бу сүзләрне мин ташка чокып язармын һәм көн саен кояш чыкканда аларга кызыл нурлар төшәр. Кызыл нурлар ак ташны яктыртып сезнең гомернең никадәр саф булуы турында сөйләсәләр, чокып язылган хәрефләр эчендәге кара күләгәләр гомерегезнең аккан су кебек бик тиз үтеп китүе турында искәртерләр. Ә ташның кояш баешы ягына мин дулкыннарын ка- бартып-кабартып кечкенә генә бер чишмә рәсеме ясап куярмын. Ул чишмәнең таш дулкыннары челтер-челтер килеп гомер буе сезнең турыда сөйләп торырлар. Баеп баручы кояшның кабарынкы дулкыннарга төшкән сүрән нурлары тиздән көннең бетәчәген, җир өстенә караңгы төн киләчәген хәбәр итәрләр, һәм көн дә шулай булыр, ап-ак кабер ташы дөньяның дүрт ягына да йөз белән карап торыр, таш дулкыннарын челтерәтеп чишмә агар... чишмә агар...
...Тукта, уң кулдагы укол энәсе аша тәнгә ага торган сыекча тукталды түгелме соң? Тукталды шул. Әнә инде энәсен дә суырып алдылар. Эчтәге теге ят торбаны да тартып алганнар. Тимер күзен ачып караса, бүлмәдән ак халат кигән бер төркем врач чыгып бара. Ул да булмады, носилка тотып, ишектән таза-таза ике авыру егет килеп керде. Тимерне күтәреп носилкага салырга тотынганнар иде, ул: “Үзем, үзем”, дип исерекләргә генә хас сәер хәрәкәтләр белән носилкага менеп ятты, һәм аны беренче катка, үз палатасына төшереп куйдылар. Ул караватына сузылып яткач, шәфкать туташы килеп, аңа юрган япты һәм ярты сәгать дәвамында йокларга ярамаганын әйтте. Ләкин Тимернең үтереп йокысы килә, күз кабаклары ихтыярсыздан бер-берсенә ябышалар иде. Шуңа күрә шәфкать туташы аны ярты сәгать буена үзе сөйләндереп торды. Бу сөйләшүнең рәте-башы юк иде. һәрхәлдә, соңыннан Тимер ул сөйләшүләрдән бер генә нәрсә дә исенә төшерә алмады Ярты сәгатьтән соң шәфкать туташы палатадан чыгып китте. Ул китүгә Тимер күзләрен йомды һәм шул мизгелдә үк тирән йокыга талды.
Шул йокысыннан Тимер кичке сәгать җидегә кадәр уянмады. Аны беркем дә кереп борчымады. Бронхоскопия алдыннан иртәнге ашны ашамаган, төшке аш вакытын йоклап үткәргән Тимер карыны ачканлыгын тойды. Тагын ул уйлау сәләтенең ниндидер томанлы һәм эзлексез булуын, тәнендәге бөтен мускулларының җиңелчә сызлануын сизде. Ашыйсы килүгә карамастан, бераз гына косасы да килә иде. Шулай ук күз кабаклары авырайган һәм күз алмасын як-якка йөртү дә кыенлашкан икән, һәм үтереп су эчәсе килә — тел тәмам кипкән, әйтерсең авыз эченә тел урынына киң бил каешының очын кисеп тыкканнар. Тимер үрелеп кенә тумбочка өстендәге стаканны алды һәм. комсызлыгын басарга тырышып, уртлап-уртлап кына ачкылт-татлы мүк җиләге суын суырды. Сусавы басылгач, ике кулын баш астына куеп ятты да нигәдер йөртергә авырлашкан күз алмаларын көч белән әле бер. әле икенче якка авыштырды. Күз мускулларының авыртуына да карамастан, ул моны берничә мәртәбә кабатлады һәм озакламый аның күз алмалары хуҗаның иркенә буйсына башлады. Наркоз белән исереп ятканда сул кул буйсынмады, ә хәзер инде күз алмалары санламаска маташа Кул үзенчә, күз алмасы үзенчә, йөрәк үзенчә, аяк үзенчә, колак үзенчә генә яши башласа, ни була инде ул аннары? Сез мине адәм көлкесенә калдырып бетерерсез. Ю-у-у-к, миңа сезне тизрәк кулга алырга кирәк. Кулга алырга һәм йөгәнләргә! Минем һәр әгъзам, һәр теләгем бары тик миңа гына хезмәт итәргә тиеш! Коллар шикелле! Менә монда инде колбиләүчелекне кире кагып булмый! Ә мин үземнең кемгә хезмәт итәргә тиешлегемне яхшы беләм! Минем яраткан эшем, яраткан җәмгыятем һәм гаиләм бар. һәм мин шуларга хезмәт итәргә тиеш Ләкин бу очракта инде колбиләүчелек не причем!»
Шул вакытта палатага аны дәвалый торган врач килеп керде
– Я, ничек, тәнең сызламыймы? – дип сорады ул керә-керешкә.
– Бик аз гына. Ләкин түзәрлек.
– Иртәгә тәнең бик каты сызлар. Бөтен мускулларың авыртыр. Бәлки әле төнлә үк авырта башлар. Иртәгә иртән урыныңнан тора алмавың да ихтимал. Ике көн буе шулай авыртыр әле ул. Бронхоскопиядән соң һә вакыт шулай була.
– Мин бүген ашамаган.
– Беләм. Озакламый китерерләр. Ашханәгә үзең барып йөрмә, ашарына палатаңа гына китерерләр, һәм
иртәгә дә барып йөрмә. Берсекөнгә дә. Палатаңда гына аша һәм ят. Мускулларыңның авыртуы беткәнче ят.
– Бронхлардан нәрсә таптылар?—диде Тимер, төп мәсьәләгә күчеп. – Бронхоскопия нәтиҗәләре әлегә бөтенләй үк эшкәртелеп бетмәде. Ләкин куркыныч нәрсә юклыгы билгеле. Иртәгә бу мәсьәләдә биш кенә минутлык медколлегия утырышы була. Шунда барысы да ачыкланачак. Минем уйлау буенча, кан бары тик үпкәдән генә килергә мөмкин. Бронхоскопиядән соң мин шундый нәтиҗәгә килдем. Ләкин бу гайре табигый хәл түгел. Профессор шулай диде. Сирәк очрый торган хәл, ләкин гайре табигый түгел.
– Сирәк очрый торган хәл гадәти хәлгә караганда куркынычракмы?
– һәр очракта да шулай була дип әйтүе кыен. Кайчакта шулай, кайчакта киресенчә. Минем уемча, синең очрак куркынычлылардан саналмый. Гадәти авыруларга караганда сине дәвалау озаграк кына булачак. Аерма шунда гына. Синең организмың даруларны озаграк үзләштерә. Шуңа күрә кан килү дә озаккарак сузыла.
– Бу сезнең катгый карашыгызмы?
– Катгый дип әйтерлек. Иртәгәге медколлегия бу карашка күп үзгәреш кертмәс дип уйлыйм.
– Нигә сез минем белән болай ачыктан-ачык сөйләшәсез? — диде Тимер. – Әлегә бөтенләй үк хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр турында да әйтәсез. Медицина этикасы буенча, авыруга тәмам хәл ителгән мәсьәләләр генә әйтелә, һәрхәлдә, гадәттә врачның икеләнүен авыру сизмәскә тиеш. Ә сез медколлегия утырышы булганчы ук үз уйларыгызны ачып саласыз.
– Мин бары тик синең белән генә шулай сөйләшәм.
– Ни өчен?
– Син — архитектор.
– Архитектураның монда ни катнашы бар?
– Архитектураның бер катнашы да юк. Ләкин син, архитектор буларак, иҗат кешесе. Шуңа күрә әгәр мин нәрсәне дә булса әйтеп бетермәсәм яки ялганласам, син моны шунда ук сизәр идең. Дөрес, син минем, конкрет алганда, нәрсәне әйтмәвемне һәм нәрсәне ялганлаганымны белмәс идең, ләкин нәрсәнедер әйтмәвемне яки ялганлавымны сизәр идең. Ә бу инде сиңа авыруың һәм минем турыда төрлечә уйларга урын калдырыр иде. Шуңа мин синең белән һәр вакыт ачыктан- ачык сөйләшергә булдым.
– Сез дөрес эшлисез, һәм бу нәкъ шулай булыр иде дә.
Тимер бу тәҗрибәле һәм олы яшьтәге абзый белән үзе дә ачыктан-ачык сөйләшергә ярата иде.
– Ә нигә сез минем белән «син» дип сөйләшәсез? — диде Тимер, эчкерсез кызыксыну белән. — Мин сезнең белән һәр вакыт «сез» дип сөйләшәм, ә менә сез «син» дисез.
– Мина шулай җайлырак, – диде врач. - һәм врачларга гомумән шулай җайлырак.. Авыру үзенең врачына тәмам ышанганда гына дәвалану уңышлы була ала. Ләкин авырулар врач белән «сез» дип сөйләшергә тиеш. Монысын инде элементар этика таләп итә. Хәтта авыру үзенең эше, яше, җәмгыятьтә тоткан урыны белән врачтан өстенрәк булса да.
– Сез дөрес эшлисез, – диде Тимер, тагын врач белән килешеп.
Врач чыгып киткәч, Тимергә кичке аш китерделәр. Ул караватыннан тормыйча, яткан килеш кенә ашады. Аңа шулай җайлы һәм рәхәт иде.
Төннеңме, таңныңмы бер мәлендә ул бөтен тәне сызлауга чыдый алмыйча уянып китте. Аның бөтен мускуллары үтереп сызлый иде. Шунысы кызык, бу сызлау Тимерне кәефсезләндермәде дә, куркытмады да. Киресенчә, мондый халәт ничектер кызык булып тоелды Тимергә. Чөнки бит врач мускулларның авыртачагын алдан ук әйтеп куйган иде. Озакламый мондый халәт Тимергә бер дә кызык булып тоелмый башлады. Авырту үзенекен итте, төннең калган өлешен Тимер бик авырлык белән үткәрде. Иртән инде ул урыныннан тора алмаслык хәлгә килгән иде. Торба тыккан тамак төкерек йотып булмаслык дәрәҗәдә авырта, тәндәге һәр мускул: «Мин монда, мин монда, мин монда»,— дип кычкырган шикелле, үз-үзләрен сиздереп тора. Тимер шәфкать туташы кергәнгә кадәр хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булды.
Ниһаять, палатага шәфкать туташы килеп керде. Ул бүген нигәдер аеруча ягымлы һәм хәвефлерәк нде бугай. Тимер моны шунда ук сизде һәм шәфкать туташының мондый халәтен үзенең гаҗиз булып урында ятуын кызгануга юрады. Шәфкать туташы карават кырыена килеп утырды да Тимернең кулын алып, пульсын тикшерә башлады. Ул ягымлы һәм хәвефле күзләре белән Тимергә карап:
– Бүген төнлә берәр төш күрмәдегезме? – дип сорады.
Тимернең тәне буйлап кайнар бер дулкын сызылып узды.
– Әниме? – диде ул калтыравык тавыш белән.
– Әйе, – диде
шәфкать туташы. Ягымлы күзләрен идәнгә төбәде, ак халатының кесәсеннән телеграмма кәгазен алып, Тимергә сузды.
Тимер күзе белән генә тумбочкага күрсәтте. Аның телеграмманы укыйсы да, күрәсе дә килми нде. Шәфкать туташы үрелеп кенә кәгазьне тумбочкага куйды, ләкин Тимернең пульсын тоткан кулын җибәрмәде.
Күз кабаклары тагын авырая башлады. Нәкъ кичә наркоз биргәндәге шикелле. Тимер хәлсезләнеп күзләрен йомды һәм аның күз кабаклары арасында ике бөртек күз яше кысылып калды. Шәфкать туташы пульсның үзгәрешен тойды, ләкин кан тибеше нормадан читкә китмәгән иде.
Тимер артыгын елый алмады. Күз кабаклары арасына кысылып калган ике күз яше һаман шул көенчә тора бирде. Тимер бер нәрсә дә Уйламады да, еламады да, йокламады да. Шул көенчә ятты да ятты. Шәфкать туташы да Тимернең пульсын тоеп утырган хәлдә кузгалмады да, дәшмәде дә.
Инде байтак вакыт үтте. Шәфкать туташы Тимернең пульсы акрын акрын яңадан элекке хәленә кайтуын тойды. Димәк, Тимер нәрсәде[ уйлый башлаган иде. Менә ул күзен ачты. Кысылып торган әлеге нк« бөртек күз яше биттән тәгәрәп төшеп киттеләр. Алар инде суынырга өлгергән, сап-салкыннар иде.
– Моннан Казанга шалтырату кыенмы? – дип сорады Тимер.
– Туры телефон элемтәсе юк, ләкин заказ белән биш-алты минуттан бирәләр,– диде шәфкать туташы.
– Казанга, өйдәгеләргә шалтыратасы иде, – диде Тимер,– хәзер үк минем янга килсеннәр. Әнә, өстәлнең теге башындагы урындык аркасында минем пиджак эленеп тора. Шуның сул яктагы түш кесәсендә телефон номерлары язылган блокнот булыр. Шуны гына алып бире-гезче?
Шәфкать туташы блокнотны алып килде. Тимер аны уң кулы белән үрелеп алды. Кулны кузгатканда тәндәге бөтен мускуллар тагын сызланып куйды. Шәфкать туташы кирәкле исем-фамилияне һәм телефон номерын язып алгач, чыгып китте.
Тәндәге авыртулар гына Тимергә өерелеп килгән уйларын һәм ул кичерәсе кичерешләрне куып бетерә алмады, әлбәттә. Ләкин бер уйның да рәте-чираты юк иде. Әллә кайчан булып үткән вакыйгалар бернинди тәртипкә салынмаган рәвештә күз алдыннан узып китәләр. Бала чактагы хәлләр өйләнгән чорга кушылып китә, әнисе белән кызы бер кеше булып күз алдына баса. Әйтерсең лә төрле фильмнардан теләсә нинди кадрларны кисеп-кисеп алып бергә ябыштырганнар да шуны Тимергә бер кинофильм итеп күрсәтәләр.
“Нигә елатмый соң, ичмасам, – дип уйлады ул аннары аптырап – Елаганда күңел тәмам йомшара бит. Ә болай һаман катылана гына бара. Әни үлгәнче күпме елап-елап та, хәзер елый алмыйча интегәм һәм күңелгә изгелек түгел, ә әшәкелек тула бара.. Әнисез кешеләрнең күңеле шулай әшәке була микәнни соң?”
Тимер, үз-үзен тыярга тырышып, аскы иренен тешләре белән кысты һәм һаман да әле нишләргә белмичә гасабиланып караваты янында басып торган шәфкать туташына карады. Ләкин Тимернең күзләрендә әле һаман ачулы очкыннар бетеп җитмәгән иде. Дөресен генә әйткәндә, аның бу күз карашы ямьсез иде, врачлар һәм шәфкать туташлары гадәтләнгәнчә түгел иде. Бу караштан шәфкать туташы үзен ниндидер бер гаепле кеше сыман итеп тоя башлады һәм:
– Әллә сезнең ялгыз каласыгыз киләме? – дип сорады.
– Әйе, – диде Тимер алдап. Чөнки ул үзенең ялгыз каласы килү-килмәвен анык кына белми иде. Шулай да аңа ялгызы гына калу әйбәтрәк булачак бугай.
Шәфкать туташы, һаман үзен гаепле кеше сыман тойган хәлдә, палатадан чыгып китте. Ул китүгә Тимернең күз алдыннан баягы төрле кадрлардан кискәләп оештырылган корама фильм тагын үтә башлады. Бу фильм бик озак дәвам итте һәм һаман аның “Фильм тәмам” дигән соңгы титры күренмәде.
Күпмедер вакыт шулай яткач, кинәт кадрга Ычтуп дәдәй килеп керде.
– Нихәл, бала? – диде ул. Картая-картая бәләкәй генә булып калган күзләреннән сытылып чыккан күз яшьләрен тыярга тырышты – Айкаламы, чайкаламы җаның, телем-телем теленәме? Теленсен, тыйма. Баланың җаны ана өчен телем-телем теленергә тиеш. Тик усалланма. Зур кайгы кешене усаллата, төкселәндерә, кырысландыра. Кайгы әйбәт кенә кешене дә эчтән кимереп акрын-акрын әшәкеләндерә бара. Ә син бирешмә, һәм иртәгә үк шәфкать туташыннан гафу үтен. Син аңа бүген начар итеп карадың. Тиз бирешә башладың, бала. Әниең алай түгел иде. Чиксез-чамасыз кайгылар төште аның башына, ә күңеле саф килеш.
Килеп җитмичә аның торак пунктмы, әллә табигатьнең гүзәл бер почмагымы икәнлеген аерып та булмый иде. Чөнки көнчыгыш яктан текә генә күтәрелеп киткән комлы тау, ә көнбатыш яктан урманлы калкулык белән уратып алынган иде ул.
Шәһәрчек уртасында зур культура сарае. Дөрес, аның тамаша залы чиксез зур түгел, шушы шәһәрчектәге кешеләр санына карап төзелгән. Ләкин, тамаша залыннан тыш, анда бик күп бүл мәләр бар иде: тыныч уеннар бүлмәсе, үзешчән сәнгать өчен төрле бүлмәләр, китапханә бүлмәләре, бинаның көньякка караган ягында гөлләр бүлмәсе, колхоз үстерә торган игеннәр бүлмәсе, терлекчелек бүлмәсе, умартачылык бүлмәсе. Бинаның байтак кына өлешенә музее бүлмәләре урнашкан. Алар элек шушы агрошәһәрчек урынында яшәп килгән авыл, колхоз тарихы, аның хезмәт һәм сугыш ветераннары тарихын сөйли... Аерым бүлмәләрдә элеккеге керәшеннәрнең үзенчәлекле кием-салымнары, эш һәм көнкүреш кораллары, гореф-гадәтләре, уен бәйрәмнәре турында бай материал тупланган. Мондагы бик күп магни тофон тасмаларына әллә никадәр җырлар, әкиятләр, мәзәкләр, сөйләкләр язып алынган.
Культура сараеның көнчыгыш якка караган тәрәзәсез зур стенасы шәһәрчек тирәсендәге инеш ярларыннан җыеп алынган төрле төстәп чуерташлардан ясалган мозаика бизи. Ул “Ана” дигән җыелма образны чагылдырырга тиеш. Мозаикада гаҗәеп сабыр һәм мөлаем йөзле күзләреннән бераз гына моңсулык та сирпеп торган алтмыш яшьләрендәге хатын сурәтләнгән. Сурәткә игътибар беләнрәк карасаң. анда Фәкилә апаның йөз чалымнары да бар икәнен күрү кыен түгел иде.
Икенче көнне больницада үткәрелгән биш кенә минутлык медколлегия утырышында Тимернең тәмам терелүе һәм иртәгесе көнне боль ницадан чыгарылачагы турында сүз булды.
1976.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев