Григорий Родионовның «Көннәр язга авышкач» повесте (Дәвамы)
Гөргөри дәдәйнең безгә истәлек булып калган зур мирасын - шигырьләрен, повестьларын һәм хезмәтләрен һәркем яратып укый.
Бүген аның янына дуслары килде. Больница Казаннан читтә, урман эченә урнашкан. Шуңа күрә алар машина белән килделәр. Сөлек кебек ялтырап торган чем-кара «Волга» больницаның ишеге төбенә үк килеп туктады. Машинаның ике ягыннан да ишекләр ачылып китте һәм аннан Тимернең дуслары чыга башлады. Чибәр, хөр, матур егетләр Тимернең дуслары. Ул аларның ничек итеп машина эченнән чыгуларын больница коридорындагы тәрәзә аша карап торды.
Бүген алар өчәү килгәннәр. Нык бәдәнле, мәһабәт һәм сөйкемлеләр алар. Өчесе дә менә дигән итеп киенгәннәр, иң соңгы модалы галстуклар такканнар, кулларында күз явын алырдай күн портфельләр. Ә йөзләрендә – елмаю. “Менә мин больницада ятам. Юк, мин аларның саулыгыннан аз гына да көнләшмим. Энә очы кадәр дә. Мин алар өчен горурланам гына. Ә көнләшү кирәкми. Ул миңа хас нәрсә түгел. Ул минем канымда юк. һәм гомумән минем ул турыда уй озайтып торасым да килми. Кешенең саулыгыннан көнләшүдән дә яман эш юктыр дөньяда”.
Ул арада егетләр гөлдер-гөлдер сөйләшеп больница коридорына килеп керделәр. Тимер дә аларны елмаеп каршылады. Егетләр Тимерне күрүгә бераз шымыеп, тынып калдылар. «Кызык гадәт,– дип уйлады Тимер,– больницага авыру янына килгән кешеләр һәр вакыт кинәт шымланып калалар. Дуслар да, туганнар да, хәтта хатын да бер мәлгә шымыеп кала.
Ләкин бу ипсез тынлык озакка бармады. Палатага керү белән барысы да яңадан гөлдер-гөлдер килеп сөйләшә, хәтта көлешә башладылар.
Гадәттәгечә, беренче сүзне шалапут Миндуп башлады:
– Нәрсә син монда ояладың, сабака,– дип тезеп китте ул Тимергә,–урамда яз башланырга тора, ә син монда тынчып ятасың. Ниемә кирәк сиңа бу больница, әйдә киттек Казанга, төкер больницасына, төкер авыруына. Синнән башка анда Казанда да, Архитекторлар союзында да үлем тынлыгы. Кемнән көләргә белми аптырап йөри анда архитектор халкы.
– Төкерәм дә бит, Миндуп, төкерек белән кан килә,– диде Тимер шаяруны дәвам итәргә теләп
Ләкин аның бу сүзе дусларына шаян сүз булып тәэсир итмәде. Киресенчә, алар бу сүздән дәррәү тынып калдылар. Җайсызрак чыкты шул Тимернең шаяруы.
– Шаярма әле, Миндуп,– диде Низам Миндупны шелтәләп,– авыру янына килдеңме син, әллә кәмитче янынамы. Больницада авыз ерып шаярып утыру бер дә килешми инде.
“Ә Низам һаман җитди, – дип уйлады Тимер, – Низам, Низам, җитди Низам. Архитекторлар союзында бүлек мөдире булып утыра- утыра тәмам сөрсеп бетәсең бит инде”.
Чыннан да, Низам җитди кеше иде. Хәтта кирәгеннән артык җитди. Киенүен ул мода белән киенергә ярата, төшке ашны да гел ресторанда гына ашый Хәтта аның Казан зыялылары арасыннан сөяркәсе дә бар дип сөйлиләр. Ләкин менә җитдилеккә җитди иде Низам. Шуның аркасында ул сирәк көлә иде. Дөресрәге, кешенең кызык сүзенә гомумән көлми, ә үзе шаярганда бик үк кызык сүз әйтмәсә дә көлә. Көлгәндә аның тавышы гөбердәп тамак төбеннән чыга һәм көлү аның гәүдәсенә ятышып тормый иде. «Көләргә өйрәнмәгән бугаз», — дип уйлый иде андый чакта Тимер, һәм ул дөрес уйлый иде. Низам кычкырып көләргә шул кадәр гадәтләнмәгән ки, очрак чыгып бик каты көлсә, соңыннан хәтта чирли торган иде.
“Бу Низам даһи заттыр,— дип уйлый иде Тимер аның турында,— чөнки дөньяда әле бер генә кешенең дә көлүдән чирләгәне юк ич Көлүдән чирләгән кеше гади адәм булырга тиеш түгел, мөгаен, бу Низамда ниндидер илаһи көчләр яшеренеп ятадыр”.
Низам Миндупның шаяруын тыйгач, палатада бер мәлгә тынлык урнашты. Ләкин бу тынлыкның Тимергә кирәге юк иде. Мондый тынлыкны ул ялгызы калгач та кичерә ала. Дуслары килгәч ул палатасының шау-гөр килеп торуын тели Ләкин ул бу тынлыкка үзе сәбәпче булды шул. Кан төкерүе турында әйтмәгән булса. Миндуп әле һаман Да шаярыр иде, Низам да аны болан капыл гына туктатмас иде
– Я сөйләгез инде, эштә ниләр бар? — диде Тимер бөтен палатаны . үзенә биләп алган тынлыкны бозарга теләп.
– Эш турында Низам сөйләсен әнә, – диде Миндуп этләшеп,– казна эшен ул барыбыздан да күп эшли. Үзе өчен генә түгел, безнең өчен дә эшли ул казна эшен. Кәгазь корты, кабинет күсесе.
Бу юлы барысы да дәррәү көлеп куйдылар. Больница палатасы дүрт егет көлүеннән киңәеп киткәндәй булды. “Менә бу мина ошый,– дип Уйлады Тимер, – менә монысы безнеңчә! Эх. шайтан алгырысы, шәп егетләр бит минем дуслар! Дуслар гына түгел, бүгенге яшәвемнең тоткалары сез, шәп җаннар. Сездән башка яшәү миңа бик тә күңелсез булыр иде...
Ә шулай да сез миңа әнине алмаштыра алмассыз шул Юк, юк, хәзер миңа әни турында уйларга ярамый. Миңа дуслар килгән икән, мин бары тик алар турында гына уйларга тиеш. Ә әни турында соңыннан, ялгыз калгач”.
– Эштә әллә ни яңалык юк, – диде Низам җитди генә, – менә син җитенкерәмисең. Дөрес, эш бара, барысын да план буенча үтибез, ләкин синең җитенкерәмәвең сизелә.
– Бигрәк тә Казанның тол хатыннарына җитенкерәмисең, – дип сүз арасына чөй кыстырып куйды Миндуп.
Ә Рөсти әле һаман дәшми утыра. “Ул һәр вакыт шулай аз сүзле,– дип уйлады Тимер Рөсти турында. – Шулай да аны сүзен үлчәп сөйләүчеләрдән дип булмый. Сөйләшүен аз сөйләшә Рөсти, ләкин аны үлчәп сөйләүчеләр рәтенә кертеп булмый. Дөрес, ул беркайчан да ахмак сүз әйтмәс, һәм теләсә кайда теләсә нәрсә сөйләнеп йөрмәс. Шул ук вакытта аны сүзен үлчәп сөйләүчеләр белән дә янәшә куеп булмый. Ләкин аның бу үзенчәлеге минем белән дус булуга һич кенә дә комачауламый,– дип дәвам итте Тимер. – Киресенчә, һәр сүзен үлчәп сөйләшсә, бәлки мин аны өнәп тә бетәрмәс идем әле. Яки теләсә нәрсә сөйләнеп йөрсә. Юк, Рөсти дус буларак менә дигән кеше. Аеруча шәхси мәсьәләләрдә ул бер дигән дус. Аның белән хатын-кызлар компаниясендә булу үзе бер гомер”.
– Я, Рөсти, син дә бер-ике сүз әйт инде, – диде Тимер олы пыялалы күзлеге артына кереп поскан Рөстигә.
– Әлегә бер яңалыгым да юк, егетем,– диде Рөсти. – Мин бит сезнең кебек сөйләшә белмим. Менә рәхәтләнеп тыңлап утырам сезне. Мин бит Миндуп кебек шарлатан да, Низам кебек җитди җитәкче дә түгел... Хатын-кыз ягыннан бернинди яңалыгым да юк.
Бусы Рөстинең шаяруы иде. Аның шаяруы һәр вакыт шулай хәзерлексез, юморсыз һәм дорфарак килеп чыга. Егетләр тагын дәррәү көлеп җибәрделәр. Ләкин алар Рөстинең кызык сүзеннән түгел, ә шаяруының килеп чыкмавыннан, Рөстинең шаяра белмәвеннән көлде. Рөсти моны үзе дә сизде һәм үзенең булдыксызлыгыннан үзе дә елмаеп куйды.
Ләкин ул көрсенмәде. Чөнки бу очрактагы булдыксызлыгының аның төп эшенә караганда бик вак нәрсә икәнен аңлый иде. Ә төп эшен шәп алып бара Рөсти. Үзенә тапшырылган архитектура проектын менә дигән итеп эшли. Аның өчен иң әһәмиятлесе дә шул — төп эш әйбәт барырга тиеш. Ә шаяруның килеп чыкмавы икенче нәрсә. Рөстинең дуслары да моны яхшы аңлыйлар иде һәм, шуңа күрә, көлсәләр дә, аңа хөрмәт белән һәм яратып карадылар. “Әйе, иң әһәмиятлесе үзеңә тапшырылган төп эшнең уңышлы ба-руында,– дип уйлады Тимер. – Иң әһәмиятлесе кешеләр сиңа ышанып тапшырган эштә өзеклек булдырмауда. Өзеклек ясадыңмы — син егет түгел, ир түгел, хәтта кеше түгел. Төп эштә өзеклек ясау – хәрби операциядә өзеклек ясау белән бер. Яки иң якын кешеләреңнең ышанычын югалту белән тиң. Яки әти-әниеңнең ышанычын югалту белән. Төп эштә өзеклек булмасын өчен, байтак тир агызырга туры килә. Монысын мин бик яхшы беләм инде. Төп эштә өзеклек ясамас өчен, күп вакытта миңа үз-үземне да аямаска туры килә. Хәтта гаилә, хатын, сәламәтлек, вакыт һәм минем тормышымны тормыш итеп оештырган тагын бик күп, бик күп нәрсәләрнең байтагысы белән исәпләшмәскә туры килә. Бәлки әле минем больницага керүемә сәбәпче дә шул төп эшемә өзеклек китермәскә тырышуым булгандыр. Ә шунсыз мөмкин дә түгел. Чөнки мин җәмгыять, дуслар, туганнар һәм мине белгән яки белмәгән йөзләрчә, меңнәрчә, кайчакта хәтта аннан да күбрәк кешеләр алдында ниндидер эш башкарырга алынганмын икән, аны үтәп чыгу өчен тәнне яки җанны кызганып тору ваклык яки мескенлек булыр иде. Ә мин беркайчан да мона бара алмыйм. Хәтта башымны киссәләр дә бара алмыйм, һәм Рөсти дә бара алмый, һәм Низам да һәм Мин-дуп та. Безнең дүртебездән беребез дә моңа бара алмый. Бәлки әле без нәкъ менә шуңа күрә дус булганбыз да. Ә бәлки әле без бөтенләй үк дуслар да түгелдер. Ләкин монысы инде бүтән мәсьәлә. Монысын инде киләчәк күрсәтер...”
Шуннан Тимер өч дустының өчесенә дә берәм-берәм карап сокланып торды. Тимер дусларын ярата һәм аларның шушындый шәп һәм сөйкемле булуларына куана иде.
Утыра-утыра шактый вакыт үтте һәм Тимернең дусларына китәргә кирәк иде. Ә аларның китүе инде Тимернең тагын бәләкәй палатада япа-ялгыз калуы дигән сүз. Дөньяда шушындый дусларың була торып та, бәләкәй палатада япа-ялгыз калу бик үк күңелле эш түгел. Моны Тимер дә, аның дуслары да яхшы беләләр. Шуңа күрә берсенең дә аерылышу турында тел ачып сүз әйтәсе килмәде, һәрхәлдә, бу турыда беренче булып сүз кузгату һәрберсенә кыен иде.
“Бу сүзне башлау өчен иң кулай кеше мин бугай, – дип уйлады Тимер. – Чөнки моның белән мин беркемне дә җайсыз хәлдә калдырмаячакмын Әгәр аларның берәрсе больницада ятып, аның янына барсам, мин, әлбәттә, китү турында беренче булып сүз кузгатмас идем Чөнки ул, минем синең яныңнан тизрәк китәсем килә, дигән кебек килеп чыгачак Яки, килдем-киттем, бурычымны үтәдем, дигән кебегрәк. Шуңа күрә авыру янына килгән кешеләргә кайтып китү турында беренче булып сүз башлау һәр вакыт кыен була. Бу кыенлыктан дусларны бары тик мин генә чыгара алам».
“Ләкин моны ничегрәк эшләргә соң әле? – дип уйлавын дәвам итте Тимер,– ярый, килдегез, хәзер сезгә китәргә вакыт, дип әйтеп булмый бит инде. Бу тупаслык булыр иде. һәм тәрбиясезлек. Авыруы көчәйгән яки арыган кеше булып кылану да яхшы түгел, һе, менә сиңа проблема»
Шунда кинәт Тимер бу мәсьәлә турында кирәгеннән артык тирән һәм нечкә итеп уйлавын тоеп алды. Тапкан проблема. Мондый чакларда бит ул һәр вакыт шаярып котыла торган иде. һәм ул бүген дә шулай итте. Тегеләр сөйләшүдән туктап калган бер мизгелне эләктереп алды да:
– Әй, сез кунарга килмәгәнсездер бит монда. Бик оятсыз кунаклар булып чыктыгыз әле, китү турында уйлап та карамыйсыз, – дип әйтеп салды.
Һәм шаяру үз эшен эшләде дә. Инде баядан бирле китү турында уйлап та, кузгалырга кыймый утырган кунаклар көлешә-көлешә портфельләренә ябыштылар. Үзләре һаман шаярткан булдылар.
– Ай, аллам, алай бик куасың икән, без вообще килмәскә можем,— дип кыланды Миндуп.
– Ярый, егетләр, кузгалырга вакыт, безне эш көтә, ә Тимергә ял итәргә кирәк — диде җитди Низам.
– Миңа киттем ни, кундым ни, Низам белән Миндупныкы шикелле, өемдә хатыным көтеп ятмый, – дип төрттерде тегеләргә Рөсти.
Киттеләр. Тимер аларны озатып керде дә, лып итеп караватына утырды. Әйе, киттеләр, һәм берни дә үзгәрмәде. Шул ук бер кешелек палата. Шул ук яшел буяулы стеналар. Шул ук иске тимер карават, вак кына кызыл чәчәкле эскәтер җәелгән өстәл. Өстәл өстендә аркылы- торкылы сызгаланып беткән кәгазьләр—Тимернең сызымнары... Бары да үз урынында, бары да элеккечә. Тимернең дуслары килеп кечкенә палатада ни яңалык, ни искелек эзе калдыра алмадылар... Барысы да элеккечә... “Тик күңелдә генә менә...” – дип уйлады Тимер. Ләкин ана болай уйларга ярамый иде. Чөнки ул үзен сагышка-моңга бирмәскә карар иткән кеше. Бәс шулай икән, “күңел-мүңел” дип утырасы түгел, һәм палатада бернәрсә дә үзгәрмәве турында да уй озайтып торуның кирәге юк. Гомумән, аңа болай караватта боегып утырырга кирәкмәс иде. “Миңа хәзер хәрәкәт кирәк, хәрәкәт, хәрәкәт, хәрәкәт,– дип уйлады Тимер. – Болай утырсаң үзеңне сагышка-моңга бирү дә ерак йөрмәс. Хәзер миңа сикереп торырга да, үземчә ниндидер бер шөгыль унлап табарга кирәк».
Һәм ул шулай итте дә. Яхшылабрак караса, дуслары аның палатасында әллә никадәр үзгәреш ясап киткәннәр икән ләбаса. Менә бу урындык һәрвакыт өстәлнең теге башында тора иде. Әнә ул Тимернең караваты янына килгән дә, Низам торып киткән көе калган. Өстәлнең сул як почмагында торырга тиешле өстәл лампасы ни өчендер тәрәзә төбенә менеп кунаклаган. Өчәүләшеп Тимернең яңа сызымнарын караганда ул Рөстигә комачау итте бугай, һәм Рөсти аны тәрәзә төбенә алып куйды .Ә өстәлнең сул ягында, һәр вакыт Тимернең кул астында булырга тиешле башка бер папка карават буендагы тумбочка өстенә килгән Аның эчендә нәрсә бар икәнен хәзергә Тимердән башка беркем дә белми. Монысын тумбочка өстенә Миндуп алып куйды. “Бөтен палатаның астын-өскә китереп бетергәннәр”, – дип зарланган булды Тимер юри генә. Югыйсә, бу тәртипсезлекләрне рәткә китерү аңа бик тә рәхәт иде. Үз урыныннан кузгалган һәр әйбердә ул дусларының кул җылысын, якынлык һәм үзенә карата чиксез хөрмәт тойды, һәм бу тойгылар Тимер күңеленә кереп кунаклый башлаган сагышны-монны себереп түктеләр. Эшен бетергәч ул тукталып палатага тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Урындыклар, лампа, өстәлдәге кәгазьләр, каләм, бетергеч, сызым кирәк-яраклары, көзге – бөтенесе дә ике ай буена гадәтләнгән үз урыннарына урнашып беткән иде.
“Менә хәзер яңадан авыл турында уйларга да була, — диде Тимер караватына җайлап сузылып яткач. – Дөрес, мин авыл турындагы уйларны дуслар килгәнче уйлап бетерергә тиеш идем, ләкин өлгерә алмый калдым бит. Ә миңа һәрбер эшне үз вакытында эшләп бетерергә кирәк. Хәтта больницада да. һәрхәлдә, үзеңне гомер буе шуңа күнектерергә кирәк. Шунсыз адәм рәтле архитектор булып булмый, һәр вакыт, һәркайда, теләсә нинди ситуациядә һәм теләсә нинди халәттә дә зшне үз вакытында эшләп бетерергә өйрәнергә кирәк. Иҗат кешесе •чей бу закон булырга тиеш. Дөньядагы бернинди вакыйга да синең иҗат планнарыңны боза алмасын! Беренче чиратта иҗат! Калганнары–соңыннан. Гаилә, хатын, ашау-эчү, йокы, ял. хәтта котылгысыз үлем турында кайгырту да соңыннан. Иҗат кешесе хәтта иртәгә үлә- сен белсә дә, бүген иҗат итә торырга тиеш. Иртәгә күз күрер. Үлеп була ул, ә менә иҗат итүне чигерергә ярамый. Чөнки бары тик иҗат кына дөнья вакыйгаларына тәэсир итә ала. Чын иҗат, олы иҗат, кешелекле иҗат һәр вакыт дөнья вакыйгаларына тәэсир ясаган, һәм киләчәктә дә ясар. Иҗат ул кешелек дөньясы ирешкән иң бөек казанышларның берсе”.
“Юк белән баш ватма, – диде аннары Тимер үз-үзенә, – болар бит инде әллә кайчан билгеле хакыйкатьләр. Кемне шаккатырмакчы буласың син бу шомарып беткән хрестоматик фәлсәфәң белән?! Син бит авыл турында уйларга тиеш идең, һәм шул турыда гына уйла да. Синең бу тапталып беткән фәлсәфәңә караганда авылның көнбатыш ягындагы урманлы калкулык мең мәртәбә кызыграк, һәм матуррак, җанлырак, яңарак. Ул турыда уйлау хәзер синең иң акыллы эшең булачак. Чөнки дусларың килер алдыннан син нәкъ әнә шунда, авылның көнбатыш ягындагы урманлы калкулыкта тукталып калган идең”.
Әйе, авылның көнбатыш ягында ямь-яшел урманлы калкулык сузылып киткән иде. Калкулыкның итәге авылга терәлеп үк тора һәм ул сезәк кенә булып көнбатышка таба менеп китә. Ләкин урман авыл яныннан ук башланмый әле, авыл белән урман арасында ярты чакрым чамасы сөрү җире бар. Ә шуның теге ягы – урман, урман, урман. Тимерләр авылы яныннан башланган калкулык накъ урман уртасында үзенең иң биек ноктасына күтәрелеп җитә дә, кырт кына итеп Бигәдер авылына таба төшеп китә. Монысы инде урманның теге ягы. “Монысы инде миңа кагылмый, монысы турында Бигәдер авылы кешеләре уйласын”, – диде Тимер үз-үзенә. Ләкин ул моны күңелендә күтәрелеп килүче куе бер дулкын, бармак очларына кадәр көйдереп алучы бер хисне тыю өчен генә әйтте. Аһ, ул хисне шулай гына тыеп булса икән! Бу инде сиңа кызыл чикерткәләр һәм сөтле бакалар турындагы уй гына түгел. Чөнки моннан егерме ел элек, шул Бигәдердә җидееллык мәктәпне тәмамлаган бер кыз, урта мәктәптә укырга Тимерләр авылына килгән иде. Чөнки ул чакта унъеллык мәктәп күрше-тирә авылларда юк, бары тик Тимерләр авылында гына бар иде. Әйе, моннан егерме ел элек шулай иде шул. Хәзер ул кыз Тимерләр авылына килеп тә тормас иде, чөнки хәзер Бигәдернең үзендә дә унъеллык мәк-тәп бар. Хәзер ул кыз унъеллыкны үз авылларында гына тәмамлар иде һәм Тимер аның дөньяда бармы, юкмы икәнен белми дә калыр иде. һәм шулай әйбәтрәк тә булыр иде. Бик шулай булган булыр иде дә соң, ул кызга да, Тимергә дә унъеллык мәктәптә моннан егерме ел элек укырга туры килде шул. һәм аның шулай булуы Тимергә бик начар булды. Айкады, чайкады, талкыды, телем-телем телеп бетерде ул кыз Тимернең күңелен Яралары хәзер дә төзәлеп бетми. Уйладың исә кан саркый башлый күңелдән, һәртөрле больницаларыңны, таблеткаларыңны бар дип тә белми ул яра. һәм Тимер бу больницага күңелдән саркыган канны туктатырга дип түгел, ә үпкәдән килгән канны туктатырга дип килде. Чөнки егерме ел буе төзәлә алмыйча азапланган ул яраның Тимер өчен гаять тә әһәмиятле тагын бер ягы бар иде. Күңелендәге шул яра, мәхәббәт ярасы, Тимерне кеше булырга, кешеләрне, урман- кырларны, табигатьне, ниһаять, архитектураны яратырга өйрәтте, һәм Тимер холкын, намусын, гадәтләрен шул яра белән тәрбияләде, чистартты, тазартты. Әгәр дә бүген ул ниндидер бандит бер малай, хулиган, эчкече яки тупас бер кеше түгел икән, үзендә булырга мөмкин булган бу әшәкелекләрдән аны әнә шул канлы яра, олы мәхәббәт ярасы саклап калды, һәрхәлдә, ул кешеләргә карата кылган һәр яхшылыгын әнә шул яра хакына, мәхәббәте хакына эшләде. Мәхәббәт аның һәр игелегенең башлангычы һәм төп этәргеч көче иде.
Шуңа күрә Тимер өчен саф мәхәббәт кеше күңелендәге олы хис кенә түгел, ә гаять көчле тәрбия коралы да иде. Мәхәббәтне тәрбия коралы итеп каравын ул үзенең зур бер ачышы итеп саный Аның хәтта җәмгыять тормышында бу көчле тәрбия коралының кайчакта тиешенчә файдаланылмый ятуына эче поша иде. һәрхәлдә, мәхәббәтне тәрбия өчен файдалану, Тимер уенча, дәүләт күләмендә алып барылырга һәм иң вәкаләтле трибуналарда яклау табарга тиеш. Мәхәббәт белән тәрбияләү кирәклеге хәтта хөкүмәт карарлары белән ныгытылырга, киләчәк кешесенең гармоник үсешендә иң әһәмиятле бер күрсәткеч дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш һәм, Тимернең нык ышануы буенча, яшьләр күңелендә саф мәхәббәт никадәр күбрәк булса, илдә җинаять, тупаслык, хулиганлык кебек әшәке нәрсәләр шул кадәр азрак булыр иде. Чөнки мәхәббәт хисе үзенең табигате белән андый әшәкелекләргә капма-каршы күренеш. Бер үк кешенең күңелендә мәхәббәт белән әшәкелек беркайчан да янәшә яши алмыйлар. Яки тегесе, яки бусы гына. Адәм баласының күңелен табигать шундый итеп яраткан ки — яки гү-зәллек, яки әшәкелек. Ә егерме ел буе күңелендә сакланып торган олы мәхәббәт хисен Тимер үз җанында булырга мөмкин булган иң гүзәл хис дип саный, һәм ул, гомумән, мәхәббәт хисенең кешелек дөньясы ирешкән иң бөек казаныш икәнлегенә ышана иде.
Ләкин Тимернең әнә шул мәхәббәте бәхетле була алмады. “Ә монысы инде икенче мәсьәлә, — дип уйлады Тимер. – һәр мәхәббәт өйләнешү белән тәмамлана торган булса, бәлки ул бу кадәр үк кадерле дә булмас иде. һәм мәхәббәт хисе тәмле аш, яхшы кино яки рәхәт бер пикник кебек гап-гадн күңелле бер нәрсә булып калыр иде. Юк, юк, һәр мәхәббәт һичшиксез өйләнешү белән тәмамланырга тиеш дигән карашны дөнья, яшәеш һәм тормыш турында берьяклы, җиңелчә һәм өстән-өстән генә фикер йөртүчеләр уйлап чыгарган. Саф мәхәббәт ул бәхетсез дә булырга мөмкин. Ләкин моңа карап аның гүзәллеге, күңелне сафландыру куәте кимеми. Ул һаман бөек, ул һаман матур, ул һаман игелекле”.
Әйе, Тимернең мәхәббәте бәхет белән очланмады. Әлбәттә, моңа Тимер үзе гаепле түгел иде. һәм алар авылындагы унъеллык мәктәпкә укырга дип килгән кыз да гаепле түгел. Юк, Тимер ул кызны гаепләми, Аллам сакласын. Чөнки бит ул кыз да Тимерне ярата иде. һәм ул үзенең тормышын Тимердән башка һич кенә дә күз алдына китерә алмый иде. Кыз моны Тимергә үзе әйтте. “Сезнең авылга укырга килмәгән якшәмбе көннәрне үткәрә алмыйча интегәм, диде. Сезнең авыл мина үзе безнең авылдан да якынрак”. һәм һәрвакыт, “Тимер, Тимер, без беркайчан да бергә була алмаячакбыз” дия иде. “Чөнки, – дия иде ул, бер-берсен артык нык яратышкан кешеләр беркайчан да бергә була алмыйлар, андый мәхәббәтләр бәхетсез була диләр безнең авылда, ди иде. Ә без артык нык яратышабыз. Син дә артык нык яратасың, мин дә. Безнең мәхәббәтебез бәхетсез булачак, ләкин мин синнән башка яши алмыйм.
Шулай диде дә ул шыпырт кына елап та алды. Ә Тимер еламады. “”Ул чакта әле ул алай тиз елый белми иде. Берничә елдан соң, мәхәббәтләре бәхетсез булачагына тәмам төшенгәч кенә елады Тимер, һәм шундый тәмле, рәхәт, татлы итеп елады ки, ике көн буе күзеннән яшь кипмәде, йөрәге өздереп-өздереп унынчыда укып йөргән кызны сагынды һәм күңеленә ниндидер каты әйбер килеп бөялде. Тимер аптырап калды. Бу аның гомерендә беренче мәртәбә күңеленә каты нәрсә килеп бөялү иде. Ул чакта Тимер ул каты әйбернең нәрсә икәнен белми иде. һәм хәзер дә белми. Ә менә соңгы айларда Тимернең күңеленә каты нәрсә килеп бөялү ешайды. Елаулар да ешайды, һәм бу елаулар унынчыны тәмамларга килгән кыз өчен елаулар кебек татлы да түгел иде. Әнисенең үләргә ятуы менә өч ай инде Тимерне кыл өстендә тота. Кинәт кенә бер-бер хәл булыр да, дөньяның асты-өскә килер, күк йөзләре кара корымга әйләнер, аяк асты тотанаксыз көймә кебек чайкалыр һәм тирә-якта караңгы баз.. баз булыр кебек иде Тимергә, һәм ул хәл булачак та иде...
Ә хәзергә әле Тимер үзен көчләп булса да бу турыда уйлаудан тыйды. Ул авылының көнбатышындагы урманлы калкулык һәм Бигәдер авылыннан унынчыны бетерергә дип килгән кыз турында уйларга тырышты.
Алар бер класста укыдылар. Яз һәм көз көннәрендә кыз авылыннан йөреп укый иде. Аңа көн саен ике мәртәбә әлеге урманлы калкулык аша үтәргә туры килә. Мәктәпкә килгәндә һәм мәктәптән кайтканда. Тимер аны көн саен иртән сәгать сигезенче яртыда теге як урман авызында каршы ала һәм дәресләр беткәч шунда озатып куя. Көн саен шулай. Алар бары тик якшәмбе көнне генә күрешмиләр һәм бу көн аларның иң яратмаган көне. Ләкин нишлисең, алар бер-берсен ярата дип беркем дә календарьны үзгәртергә ашыгып тормый иде
“Анысы чорт с ним, – дип уйлады Тимер, – ләкин мин аны беренче мәхәббәтем дип санамыйм. Чөнки “беренче” дигән сүз “икенче” дигән сүзне дә әйтергә урын калдыра. Ә мин мәхәббәтне беренче, икенче, өченче... бишенче... җиденче дип бүлә алмыйм. Минем өчен мәхәббәт я бар ул, я юк. Мәхәббәт – бердәнбер, һәм бер кеше гомеренә бары тик бер генә мәхәббәт бирелә. Нәкъ гомернең үзе шикелле. Гомерне дә бит без «беренче гомер, икенче гомер...» дип әйтә алмыйбыз. Шулай булгач, мәхәббәт янына тагын «беренче» дигән сүзне дә китереп тагуның бер дә кирәге юк. “Мәхәббәт” дигән сүз “беренче” дигән сүздән башка да бик матур яңгырый...
Әйе, мин аны беренче мәхәббәтем дип саный алмыйм, “Мәхәббәтем” дип кенә әйтә алам, һәм бетте-китте”.
“Ә хатынын?” – дип каршы төште шунда Тимергә бер яман уй.
“Провокатор! – дип атады Тимер ул уйны – Шундый матур уй уйлаганда нигә мондый сорау бирәсең?”
Ләкин ул уй провокатор да, яман да түгел иде. Бик хаклы сорау бирде ул уй Тимергә, һәм Тимер аңа туп-туры итеп җавап та бирергә тиеш иде. Чөнки хатынын ярата Тимер. Ул Тимернең дусты, иптәше, сердәше һәм рухы. Юк, Тимер инде аннан башка тора алмый иде. һәм рухи яктан, һәм матди яктан. Ул пешергән аш Тимер өчен бөтен ашлардан да тәмле, ул юган кер хуш исле, ул бәйләгән оекбаш дөньядагы бөтен оекбашлардан да җылы, ул юган идәндә йөрү аяк табаннарына рәхәтлек бирә иде. Аның белән янәшә утырып караган юк кына фильм да шедевр булып тоела Тимергә, аның белән тыңлаган җыр — симфония булып. Командировка вакытларында ул аны сагына һәм ана төрле бүләкләр алып кайта иде. Тимер аны җаны-тәне белән ярата. Ә тегене бит ул җаны белән генә яратты, моны – тәне белән дә.
Алар бер-берсен олылар кебек түгел, ә балаларча эчкерсез бер ярату белән яраталар. Җәйге айларда кызлары авылга әбисе янында торырга киткәч, алар бер-берсенә тагын да якынаялар. Кызларын сагыну хисен алар бер-берсенә бирәләр һәм алар арасындагы наз, игътибар, ир белән хатын арасында гына була торган сөйкемле итагатьлелек аеруча серле һәм нәфис төс ала иде. йокларга ятар алдыннан кызлары өйдә чактагы оялу-яшеренүләр бетә, урын-җир җәюләр, чи-шенүләр һәрберсе наз белән тулы була. Тимер хатыны урын-җир җәеп йөргәндә аның йомшак, юка һәм нәфис эчке күлмәге чыгарган сизелер- сизелмәс кенә назлы җилне тоя һәм бу җил аның бөтен тәненә рәхәтлек бирә. Ул бу җилдә ерак бала чактагы апрель җилләренең моңын, әле кичтән генә үзләре коенып менгән Идел дулкыннарының дәртләндергеч көчен тоя.
Кызлары авылда чакта алар йокларга ятканда өйдәге бөтен утларны сүндерәләр, бары тик Тимернең өстәл лампасын гына кабызып карават кырыена идәнгә куялар иде.
Моны алар беренче мәртәбә моннан берничә ел элек эшләделәр.
– Бүген безгә яктылык гадәттәгечә өстән аска табан түгел, ә астан өскә табан төшсен, – диде Тимер, – миңа шулай ошый һәм бу кызыграк та. Табигать ни өчендер яктылыкны һәрвакыт өстән аска табан төшә торган итеп көйләгән. Кояш та шулай яктырта, айда, урамнардагы утлар да. һәм өйләрдәге лампалар да никтер түшәмгә эленгән. Ә мин бүген аның киресенчә булуын телим.
– Мин дә.
Алар икесе дә йомшак һәм киң юрган ябынып карават өстендә яталар. ә идәндәге өстәл лампасы өйне ничектер сәер һәм серле итеп яктырта. Бу яктылык өйдәге өстәл, урындык, китап шкафы һәм башка җиһазларның элек гел караңгыда булган өлешләренә төшә, һәм өйдәге җиһазлар да, тәрәзә пәрдәләре дә, түшәм дә, стеналардагы картиналар да бөтенләй бүтәнчә, үзгә булып күренәләр.
– Без бүген синең белән ниндидер сәер дөньяда яшибез. Миңа бу бик тә ошый, – диде Тимер.
– Минем бүген яшәрәсем килә,– диде хатыны, Тимернең кояшта янган тыгыз тәненә тагын да ныграк елышып.
– Ә безнең олыгайганыбыз да юк әле, – диде Тимер. – Безгә бүген икебезгә дә унсигезәр яшь...
– һәм без әле өйләнешмәгәнбез дә...
– һәм без мәңге өйләнешмичә шушы унсигез яшебездә калырбыз.
– Ләкин безгә өйләнешмәгән көе болай яту килешми, – диде Тимернең хатыны.– һәм безнең инде ун яшьлек кызыбыз бар. Ул хәзер авылда.
– Без кызыбызга һәр вакыт ярдәм итеп торырбыз. Ул безнең белән бергә яшәр, унсигез, егерме яшькә җитәр һәм бердәнбер көнне без аны кияүгә бирербез. Ләкин без үзебез унсигез яшьтән китмәбез һәм беркайчан да өйләнешмәбез. Без мәңге бер-берсен өзелеп яраткан кыз белән егет булып калырбыз.
– Ләкин бит без инде күптән, моннан унбер ел элек загста булдык һәм безнең паспортларыбызда өйләнешү турында пичәт бар.
– Ул пичәт безгә унсигез яшьтә калырга һәм өйләнешмәскә комачауламый.
– һәм безнең өйләнешмәвебездә беркемнең дә эше юк. Ләкин, минемчә, безгә өйләнешмәгән көенчә болай яту килешми. Бер юрган астында, эчке
күлмәктән һәм идәндә өстәл лампасы яндырып.
– Килешә, бик тә килешә,– дип каршы төште Тимер, – без өйләнешмәгән булсак та, мин сине җаным-тәнем белән яратам.
– Безгә быел утызар яшь тулды, ләкин без синең белән унсигезәр яшьтә генә калырга сүз куештык.
– Әйе, без инде беркайчан да утыз яшькә җитмәячәкбез.
– Иллегә дә.
– Җитмешкә дә һәм туксанга да.
– Карале, – диде кинәт Тимернең хатыны нәрсәдәндер куркынып,– ә бит кайчандыр безнең икебезнең беребез үләргә тиеш булыр. Ягъни я син, я мин алданрак үләргә. Беренчедән, унсигез яшьтә үлеп китү бик кызганыч булачак, икенчедән, әгәр син алдан үлсән, мин түзә алмаячакмын.
– Мин дә, – диде Тимер, – әгәр син алдан үлсәң, мин дә түзә ал-маячакмын. Монда безгә нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Безгә әлегә үләргә ярамый, кызны кеше итәсе бар
– Юк, мин хәзер үлү турында әйтмим Картайгач бит безнең кайсыбыз да булса беребез алдан үләргә тиеш булачак.
– Без картаймаячакбыз, – диде Тимер кырыс кына. – Без һәр вакыт унсигез яшьтә калачакбыз. Кызыбыз кырыкка җиткәндә дә.
– Анысы шулай. Ләкин үлем бер килер бит инде ул безгә. Дөньяда әле мәңгелек кешеләр юк. Хәтта мәңгелек агачлар да, ташлар да юк, сулар да мәңгелек түгел диләр бит әнә.
– Монысы икенче нәрсә, – диде Тимер уйланып, – әйе, кайчандыр безгә әҗәл киләчәк һәм ул баштан беребезгә генә килеп, исән калганыбызны бик зур хәсрәтләргә батырачак. Шуңа күрә безнең исән калучыбызга кыенрак булачак. Моңда безгә ниндидер бер хәйлә унлап табарга кирәк. Без бер беребезне шундый нык итеп яратабыз ки. нүжәли үлемгә каршы бер-бер хәйлә уйлап таба алмыйбыз? Минем синнән алдан үләсем килми, һәм син үлсәң, дөньяда яшисем дә килмәс.
– Беләсеңме, мин бер нәрсә уйлап таптым. – диде Тимернең хатыны ярым пышылдап һәм дәһшәтле итеп. – Әйдә бергә үләбез.
Тимер тетрәнеп китте.
– Хәзер үкме? – дип сорады ул куркынып.
– Юк, – диде хатыны көлеп. – хәзер әле безгә үләргә бер сәбәп тә юк. Киресенчә, безгә әле яшәргә дә яшәргә. Утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш ел. Бәлки әле аннан да күбрәктер. Бәлки әле без йөзгә лә җитәрбез. Мин шул чакта үлү турында әйтәм.
– Нәрсә син, беребез үлгән көнне икенчебез үз-үзен үтерергә тиеш дисеңме?
– Әйе,–диде Тимернең хатыны тагын дәһшәтле пышылдап,– ләкин бу эш кызыбызны тәмам кеше иткәч, үз оясын корып бетергәч, балалары булгач һәм алар бездән картлар дип туя башлагач кына эшләнергә тиеш.
– Үз-үзенне үтерү фәлсәфәсе әйбәт фәлсәфә түгел.
– Мин аптырагач кына әйткән идем инде, чын күңелдән ышанып һәм катгый карар кылып түгел.
– Ул турыда аптырагач та әйтергә ярамый. Үз-үзләрен үтерүчеләрнең күбесе шулай нәрсәгәдер аптырыйлар да, шул ситуациядән чыгарга юл таба алмыйча, үз-үзләрен үтерәләр. Ә чынлап карасан, ситуациясе дә алай котылгысыз ук булмый. Кешеләр андыйны үзләренә үзләре уйлап чыгаралар. Ә без аны уйлап чыгарырга тиеш түгел.
– һәм үлем турында уйламаска дамы?
– Әйе, уйламаска.
– һәм сөйләмәскә дәме?
– Әйе, сөйләмәскә дә. Безгә үз-үзеңне үтерү фәлсәфәсен пропаган-даларга һич тә ярамый. Чөнки ул гуманизмга каршы килә торган фәлсәфә. Ә без синең белән гуманистлар. Шуның өстенә без бер-беребезне яратабыз да.
– һәм безгә әле нибары унсигезәр генә яшь!
– һәм без бүгеннән соң үлем турында сөйләшмәскә тиешбез. Унсигез яшьлек кешеләр эше түгел ул.
Алар беразга тынып калдылар. Идәндәге өстәл лампасы ниндидер прожекторга охшап яна иде. Гадәти булмаган бу яктыртылышта Тимер бүлмәне ниндидер бер хыялый космик кораб салоны сыманрак итеп тойды. Ә үзе белән хатыны – шушы салондагы башка дөнья кешеләре. Алар бу кораб белән галәмдәге дөньяларга гомерлек сәяхәткә чыкканнар һәм менә Җир исемле гажәеп гүзәл бер бәләкәй планетачыкка кыска вакытлы ялга тукталганнар. Үзләре туып-үскән теге планетада аларга утызар яшь иде, ә менә Җиргә килеп җиткәч, аларга унсигезәр яшь тулды. Җир дигән планета аларга бик ошады һәм алар кыска вакытлы ялларын бераз гына озынайтырга булдылар. Бер җитмеш-сиксән елга гына, һәм Тимер монда Җир кешеләре өчен әлегә беркемнең дә хыялында да булмаган матур-матур биналар төзергә дип архитектор булып китте.
– Бу Җир шары мина шундый җайлы булып тоела, мин анда гомер буена калырга да риза, — диде
Тимер. – Ләкин син дә минем белән калсаң гына. Син яңадан галәмгә очып китәргә теләсәң, мин дә монда калмаячакмын.
– Минем дә Җирдә генә яшисем килә, – диде Тимернең хатыны.
Дусларының кайберләрендә дә мондый гаилә яратышуы булмавын күреп тора. Андый ир белән хатын бергәләшеп яшим өчен генә яшиләр. Ире дә яшим өчен генә яши, хатыны да яшим өчен генә. Ә менә Тимер алай түгел. Ул яратып яши. Яратып, ләкин... Ләкин бу аның өчен Мәхәббәт түгел иде. Мәхәббәт тегендә калды. Ә монда яратышу. Чын мәгънәсендәге, тирән һәм хөрмәт итеп, гомерлеккә яратышу. Ләкин Мәхәббәт түгел.
“Ә нигә соң син Аңа өйләнмәдең?” – дип сорау бирде тагын теге яман уй. Бу юлы ул уй чыннан да яман иде.
“Нигә, нигә...– дип үчекләде аны Тимер, – моның хәзер минем өчен һич тә әһәмияте юк. Без Аның белән бергә була алмадык. Ләкин мин моны үкенеп әйтмим. Чөнки минем үз хатыным белән булган бүгенге тормышым беркемнекеннән дә ким түгел. Хәтта кайберәүләрнекеннән күркәмрәк тә әле. Ә Аның белән бергә була алмавыбызның сәбәбе пүчтәк кенә, һәрбер аңлашылмаучылык пүчтәк булган шикелле, ул да пүчтәк. Минем ул турыда сөйләп торасым да килми, чөнки әһәмияте юк. Ләкин минем күңелемдә хәзер дә Мәхәббәт бар! һәм ул – бөек. Безнең авылга укырга килгән ул кызны инде мин күптән оныттым. Ә Мәхәббәт калды. Ул миндә, минем эчемдә, йөрәгемдә, миемдә. Мин аның төнәтмәсе. Мәхәббәт төнәтмәсе. Менә миңа нәрсә әһәмиятле, һәм мин шул Мәхәббәтне югалт.масам, дөньядагы бер генә кара көчкә дә бирешмәячәкмен. Ул минем җаным, тәнем, туган илем, Ватаным һәм гуманизмым. Ул минем туган илне сөюем, фидакарь хезмәтем, архитектурага биргән сәләтем, гражданлыгым, патриотизмым. Урынсыз сорау биргән өчен мин сине яман уй дип атыйм һәм дөрес атыйм. Чөнки миңа хәзер Аның турында уйлауның кирәге юк. Ул нибары күрше авыл кызы иде. Сипкелле, урта буйлы, куе чәчле чибәр кыз. Булмагае. миңа аның чибәрлеге дә. куе чәче дә, сипкеле дә кирәкми. Ул миндә Мәхәббәт кузгатып, соңыннан әнисе сүзенә каршы килә алмыйча, миннән йөз чөергән икән, моның өчен аны ачуланырга хакым юк. һәм беркемнең дә хакы юк, чөнки яраткан анасының сүзен тыңлаган бала начар бала түгел инде ул. Менә бит мин үзем дә үлеп баручы әнием өчен әрнеп елыйм, һәм берәр кеше мине шуның өчен гаепләсә, мин ул кешенең бугазын чәйнәп өзәр идем.
Ләкин бит ул кыз мине ташлаганнан дөньяда берни дә үзгәрмәгән. Кояш үз урынында, Ай үз урынында, йолдызлар да һәрберсе галәмдә үз юлларыннан белеп кенә йөриләр. Агачлар да нәкъ элеккечә язын яфрак яра, көзен яфрак коя. Ел саен шулай. Бер дә кышын яфрак ярырга тотынмыйлар. Дөньяда бары тик бер генә үзгәреш булды – ул да булса минем күңелемдә олы бер Мәхәббәт туды. Ә бу инде, әйтергә кирәк, минем күңел күгендә яңа бер йолдыз ачылу белән бер. Мәңге сүнми торган. Менә шул гына, һәм мин моны бәләкәй нәрсә дип уйламыйм. Мин моны зур нәрсә дип әйтер идем, һәрхәлдә, минем өчен бөек борылыш”.
Тимер теге яман уйга шундый көчле отпор бирүенә куанып куйды. “Ләкин син бик кырлап-сырлап, китапча итеп уйлый башладың әле.– дип шелтәләп алды аннары Тимер үзен, – һәм уйлый башлаган уеннан бик читкә киттең. Син бит нибары авылың турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев