Георгий Ибушевның «Былтыргы аяк» хикәясе
Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушевның «Балачакны сагынып» дип аталган китабыннан
Әни миңа зәңгәр күлмәк тегеп бирде, төймәләре кечкенә, ап-ак, әллә каян күренеп торалар. Мин күлмәкне кигәч тә, әни: «Алдың белән, артың белән бас, — дия-дия әллә ничә тапкыр әйләндерә-әйләндерә карады да, — теләсә кая менеп күлмәгеңне ерта күрмә, улым, яме?!» — дип, үз эшләрен карарга ишегалдына чыгып китте. Минем бит яңа күлмәкне күрсәтеп, мактанып аласым килә. Әбигә барсам, бәлки, берәр кәнфит бирер әле, дип уйлап куям. Капка төбенә чыгын бераз таптанып торгач, Җәкәүләргә менәргә булдым, бу яңа күлмәкне беренче булып Җәкәүдән башка кемгә күрсәтәсең инде тагын?! Менеп барам Ястык урамы буйлап. Минем яңа күлмәгемне күрәләр микән дип, як-ягыма карана-карана менәм. Башка көннәрдә гел урамда булган Начтук белән Үгәпи дә күренми бүген. Менеп җиттем дигәндә, Җәкәүнең әбисе Нарпа әби чиләк-көянтәсен күтәреп суга дип чыкты. «Нарпа әби, — дим мин кычкырын, — Җәкәү өйдәме?» «Юк шул, улым, җырак әбисенә төшеп китте», — ди Нарпа әби. Гел шулай ул Җәкәү, түбән очтагы җырак әбиләренә төшә дә китә. Аның әбиләре әллә кая еракта, кибет янында торалар. Ничек курыкмыйдыр, анда төшкәндә, бер кешеләрнең бит әле бик куркыныч, тавыкка да, казга да охшамаган «күркә» дигән зур кошлары бар. Учып дәдәм: «Кызыл әйбер кисәң, ул күркәләр кешене куалар», — ди. Мин, әле ярый әни кызыл күлмәк тегеп бирмәде дип, сөенечемнән зәңгәр күлмәгемне сыйпап куям.
Җиңгиләргә керсәм инде... Юк, кермим әле, Питер белән балчык атышып сугышлы уйнаганда, мин аткан балчык аның җилкәсенә килеп тимәсенме! Без бит балчыкны тисен дип атмыйбыз, болай гына, куркыту өчен генә атабыз атуын. Питер шунда: «Әнигә әйтәм», — дип елый башлады. Мин: «Ялгыш кына эләкте бит ул», — дисәм дә, «Менә безгә бүтән менеп кенә кара», — дип елый-елый өйләренә кереп китте.
Мин Микулайларга барырга булдым. Ул минем Татый әбием янында гына тора. Без аның белән еш кына Учып Гөргөриләре астындагы инештә су коенабыз, инеш ярындагы кызыл балчыктан төрле әйберләр ясап уйнарга яратабыз. Микулайлардан ары минем үземнең генә түбән очка таба төшкәнем дә юк, кемдер белән бар инде барын. Әле мин анда Күчтей, Бәчлей, Балирый исемле малайларны да беләм, без бергә әллә ничә мәртәбә уйнадык инде.
Микулайларга керсәм, ул урындыкта аягын селки-селки елап утыра, аларда тагын безнең өй түреннән көн саен фермага эшкә бара торган Әүдеки түти дә бар. Марҗый түтидән эләккән Микулайга дип уйлыйм мин. Марҗый түти — Микулайның анасы ул, кулына банка белән сөт өсте тоткан. Мине күрүгә: «Менә тагын бер чебиле килде», — дин көлен җибәрде. Мин: «Әйдә, Микулай, уйнарга чыгабыз», — дим, ә ул, тагын да кычкырыбрак елап, «Әни чыгармый бит, — ди дә, — әчетә, әчетә», — дип, аякларын селкетергә тотына. Аякларына карасам, алар каралып, яргаланып, чебиләп беткәннәр. Шул аякларга карап: «Микулай, бу синең былтыргы аякларың мәллә?» — дип әйтеп ташлаганымны сизми дә калдым. Ул да булмады, Әүдеки түти: «Ой, үләм», — ди-ди, сәкегә утырып бөгелә-сыгыла көләргә тотынды. Әүдеки түти бүген бик олы яшьтә инде, ләкин ул аны, хәзер дә онытмадыңмы, дип исемә төшереп тора. Марҗый түти Микулайның аякларын сөт өсте белән әйбәтләп майлады да: «Өйдән чыгасы түгел», — дип кисәтеп куйды.
Әллә нинди көн булды бу дип, өйгә кайтып китәргә булдым. Урамга чыккач та Андырый Лиза түтиләрдә радиодан ишеткән җыр исемә килеп төште. Лиза түтиләрнең радиолары бар, үзе бәләкәй генә булуына крамастан сөйли дә, җырлый да. Мин дәдәйдән: «Аның эчендә нинди кешеләр утыра?» — дип сорагач, «Анда кешеләр юк, әнә, урамда баганаларга сузган чыбыктан килә ул тавыш», — дип аңлатып бирде. Мин, һич кенә дә аңлый алмыйча, ул чыбыкларның эче буштыр, шуннан сөйләгән-җырлаган тавышлар килә торгандыр дип уйлыйм. Җырның беренче сүзләрен искә төшереп, урам буйлап шар яра-яра, өйгә таба киттем. «Без качкыннар, киек арысланнар... — дип җырлый җырлый, калган сүзләрен искә төшерә алмыйча, — чум, чум, закон безгә ни пачум», — дип бетереп тә куям. Шулай кычкыра-кычкыра җырлап кайтканда, Иван дәдәйләр турына җиткәч, әллә каян Учып дәдәй килеп чыкты. «Син нәрсә җүләр кеше сыман кычкырып йөрисең?» — дип, бер-икене кундырып алды. Учып дәдәй мине бик ярата ул, сукса да, ул бит аны әз генә авырттырып суга. Учып дәдәйне мин «кечти дәдәй» дип йөрим, чөнки ул дәдәләремнең иң кечесе, зурысы «олы дәдәй», аннары «апай дәдәй». «Бар, өйгә кайт, анда инде сине әни эзләп йөри», — ди ул миңа. Миңа шул гына кирәк тә, ялан тәпиләремне ялтырата-ялтырата, өйгә йөгердем. Ә үзем эчемнән генә, кычкырып җырлыйсым килсә, Мүкле күлгә барып җырлыйм мин, дип уйлап куям. Анда иркен чишмәләр челтерәвен тыңлый-тыңлый, рәхәтләнеп, туйганчы җырлыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев