Георгий Ибушевның бу көздә иҗат иткән өр-яңа шигырьләре
Танылган җырчы шагыйрь, Владимир егете, карендәшебез Георгий Ибушев үзенең яңа шигырьләрен редакциябезгә юллады.
Тагын китәм
Тагын китәм менә, ишек бикләп,
Җылы өем минсез суыныр.
Яфракларын койган алмагачтан
Иртәләрен ак бәс коелыр.
Көчкә чыгып китәм, әйтерсең мин
Кайрып алам өйдән җанымны.
Тәрәзләрем уйга чумып кала,
Бакча сукмагында — көз моңы.
Ничә еллар кайтып җылынам мин,
Шушы туган, изге нигездә.
Әнкәм куенында кебек тоям,
Мин үземне туган өемдә.
Тик нишлисең, тормыш шәһәрдә бит,
«Эшлисеңме?» — диләр. Эшлимен.
Менә шушы авыл белән шәһәр
Арасында әле йөримен.
Гомер буе сагнып яшәдем мин
Зур шәһәрдә туган нигезне.
Һәрчак тойдым шушы таш калада
Ятим бала сыман үземне.
Тагын китәм менә, коштай очып
Кайтасымны белеп бер көнне.
Туган өем, әнкәй кочагында
Кебек тоям синдә үземне...
Калды җанда төсе
Без яраткан ат, колынлы авыл
Ятим бүген. Атлар юк бездә.
Тормыш йөген атлар тарткан юллар
Калды бары безнең күңелдә.
Бу юлларда уелып күпме язмыш,
Очрашулар, аерылулар калды.
Еллар үтте, үзгәрделәр чорлар.
Үткәннәрне хәтер үзенә алды.
Бар да узды... Машиналар белән
Тракторлар килде яңа чорга.
Гади, җылы, якын ат юллары
Күмелеп калды шул чор тузанына.
Ат җигүле арба озатты да,
Каршы алды олы юллардан.
Тояк эзле авыл юлларында
Безнең яшьлек, балачак калган.
Бастырыклап печән төяп кайткан
Олауларның калды җанда төсе.
Сыек кына томан арасыннан
Ашыкмыйча йөзеп килгән төсле.
Яңа буын... Юк, аңламас безне,
Алар белми арба эзләрен.
Яшь колыны уйнап, ял таратып,
Юртып килгән атлы юл ямен.
Җанда — үткәннәрнең тавышы
Жәлләмә лә үткән елларыңны, —
Барысы да синең гомер лә.
Булган булган инде, ялгышусыз
Кем яшәгән, йә, әйт?! Үкенмә.
Алга карап яшә.Узган гомер
Юкка чыккан гомер түгел ул.
Бу тормышның бөтен барын-югын
Күргән, белгән, тойган гомер ул.
Ничек итеп җаннан йолкып алып,
Онытырга була үткәнне?
Исеңә төшер, ярсу йөрәк белән,
Сөйгәнеңнең килүен көткәнне.
Тормыш шундый мизгелләрдән тора,
Бәхете бар аның, кайгысы.
Йомгак булып уралган ул җанга,
Җанда — үткәннәрнең тавышы.
Жәлләмә лә үткән елларыңны,
Тыныч күңел белән, шөкер диеп,
Сөеп-сөелеп яшә бу гомернең
Мизгел генә икәнлеген белеп.
Ак кырауга төреп
Басу юлларында — ап-ак кырау,
Инеш читләренә боз каткан.
Үзәннәргә сыек томан булып,
Ял итәргә изрәп, көз яткан.
Шундый тыныч, бары яфрак кына
Нидер сөйли аяк астында.
Син ашыгып узма, дигән төсле,
Сабыр итче, диеп, чак кына.
Ашыкмыйм ла, көзнең шушы тыныч,
Салкын иртәсендә берүзем
Узып барган көзнең, тыныч кына,
Уйчанлыгын эзләп килүем.
Яңгырларың туктап, салкын иңгән,
Мәлҗерәгән юллар туңганнар.
Каңгылдашып соңгы казлар китә,
Күк пәрдәсен яра күк алар.
Ашыкмыйм ла, сулган болыннарның
Моңсу төсен күзли күзләрем.
Мин бит тоям шушы узып барган,
Кемдер аңламаган көз ямен.
Басу юлларында — ак-ак кырау,
Зәңгәр күкле, салкын тын иртә.
Әкрен генә, туңган яфракларын
Ак кырауга төреп, көз китә.
Акча
Йә, әйтегез, кемгә кирәк түгел? —
Ул сиңа да кирәк, миңа да.
Бик беләбез, шыр буш кесә белән,
Яшәп булмаганны дөньяда.
Ул күпләрнең башын әйләндергән, —
Тезләндергән, өскә күтәргән.
Төзегән дә, җимергән дә акча, —
Энә тишегеннән үткәргән.
Ул кол итә сине, башың җуйсаң,
Өең түгел, илне саттыра.
Шундыйлар күп: дус-туганын сата
Өч тиенлек акча хакына.
Бер уйласаң, ул бит кәгазь бары,
Төсле кәгазь — кеше кулында.
Нишлисең, җәмгыятьтә үсеш
Нәкъ менә шул кәгазь кулында.
Акча кәгазь булса, ә кешенең
Аңы бар бит Ходай иңдергән.
Ни теләсә шуны эшли акча,
Акча өстен бүген кешедән.
Кая гына килеп кагылсаң да,
Акча кирәк, шунсыз эш бармый.
Әйткәнемчә, ул барын да көйли:
Сата, ала, җайлый, юмалый.
Сугыш, муллык, ачлык, талашулар —
Барысы да аңа бәйләнгән.
Бар дөньяның хуҗасы ул бүген,
Кеше акча колына әйләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев