Георгий Ибушев: Бөядә чумынулар үзе бер әкият
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның “Балачакны сагынып” китабыннан «Бөя» хикәясен тәкъдим итәбез.
Безгә атылып-бәрелеп Питер килеп керде. Минем дус малай ул, бездән ерак түгел генә аларның өйләре. Әни: “Ут каптымы әллә сиңа?” – ди. Питер, аптырап:”Юк, капмады, анда Нинүк күпере яныныда, бөя бөйи башлыйлар, шуны әйтергә кердем”, – ди. Без күпер янына чаптык, ә анда бөтен очның балалары җыелган диярсең. Бариннарның Әлександыр белән Питер, Пинүк Питере, Җәкәү, Ибекә Әләксее белән Микайла, Начтук белән Лиза, Абакум Питере, тагын күп малайлар-кызлар күпер янында гөр киләләр. Безнең очта кызык инде, әллә ничә Иван, Питер, Микулай бар, ә менә минем исем берәү генә. Әле миңа әти Җевгений дигән исем кушасы булгн, китаптан укып. Туганнар җыелышып: “Андый исем буламыни, тел әйләнә торган түгел”, – дип куштырмаганнар. Әти шуннан соң, Усалига төшеп, “Георгий” дип кушып менгән. Миңа бик тә ошый исемем, чөнки ул беркемнекен дә кабатламый. Күпер тирәсе шаулап-гөрләп тора, анда мин белгән-белмәгән кешеләр дә күп. Атлар белән инде бер читкә балчык, салам, куак ташый башлаганнар, ирләр әллә нинди тукмак белән читән кору өчен нык казыклар кагалар. Ул үзе тукмакка да охшамаган, әлллә нинди зур агачка тоткычлар куелган озын булмаган бүрәнә инде шунда. Без ул тукмакны малайлар белән соңрак күтәреп караган идек, ул бик авыр булып чыкты, әз генә күтәрдек инде. Безгә дә эш бар, казыклар кагылган урынга читән кору өчен куак, чыбык ташып торабыз. Ул да булмый, читән корылган җирне балчык белән салам катыштырып бөйи дә башлыйлар, бераз эшләгәннән соң, шул ук авыр тукмак белән ирләр балчыкны доң-доң китереп дыңгычларга, төяргә тотыналар. Күпмедер вакыттан соң, бөянең эшен бетереп, суы агып торырга тимер улак куйдылар. Ә без, бала-чага, сөенечтән ни эшләргә белмибез. Сәрки Иваны: “Бөя әле ул төнгә генә тула”, – ди, шулай булса да Әлександр инде әллә ничә мәртәбә бөянең тирәнлеген үлчәп чыкты. Учып Гөргөрие: “Йөрмә инде су болгатып, су әле чыпчыгыңа да җитмәгән бит”, – дип кычкыргач, әй көлештек. Ул көнне барлык бала-чаганың кайгысы бөя булды. Суы артамы, юкмы? Әкренләп су күтәрелеп җәелә башлады, су өсте чүп-чар белән тулды. Учып дәдәй: “Бөя су белән тулгач агып бетәләр алар улактан”, – ди. Әни чыгып алгач, соң гына өйгә кердем мин ул көнне. Иртән торгач та башта бер уй гына: бөя тулды микән? Әни моны күптән сизеп тора инде: “Бөя, бөя дип, суга батмагыз тагын”, – дип кисәтә ул мине. Өйалды баскычына чыгып басуга, Нана Питере белән Барин Әлександрының озын таяклар тотып бөя тирәсендә йөргәннәрен күреп, мин дә шунда чаптым. Бөя тулган, чип-чиста, бөтен чүбе бөя алдына җыелган, Әлександыр: “Чистартып бетерәбез дә аннары су коенабыз”, – ди. Ул да булмады, Җәкәү дә килеп җитте, кулын суга тыгып карады да, өсте җылынган инде моның, дип куйды. Кая җылынсын әле, таяк белән чүп куганда чәчрәгән тамчылардан ук суның салкын икәнлеге күренеп тора.
Шулай да бераздан коенырга булдык.Әлександр да суга аягын тыгып берничә мәртәбә чупырдатканнан соң: “Коенырга ярый инде бу”, – диде. Ә су сап-салкын, әле төшкә кадәр дә ике-өч сәгатҗ вакыт бардыр. Тиз генә бөтен киемнәребезне салып аттык та көчкә тын алып, ах-ух килеп, суга кердек, су шундый салкын, башны да суга тыгасы килми. Инде чыгабыз дигәндә генә, күпер өстенә кулына әллә ничә коймак тоткан Чемкә Лизасы килеп басты. Җәкәүнең дерелдәүдән тешләренә хәтле шак-шок килеп тора. “Лиза, кит аннан, без чыгабыз”, – дип кычкыра Җәкәү. “Чыксагыз соң, чыгыгыз, мин комачауламыйм бит сезгә”, – ди Лиза, коймак ашый-ашый. Питер дә: “Кит” дигән бит сиңа, ыштансыз бит без”, – дип оран салды. Юк, тора бит тегесе коймагын чәйнәп, шуннан Җәкәү түзмәде, юеш ком алып, Лизага ата башлады. Без тиз чыгып киендек тә дер-дер килеп, Порулларның бакча коймасы кырыена өйгән бүрәнәләргә таба йөгердек. Анда ышык, кояш төшкән. Әлександр көчкә телен әйләндереп, дер-дер килеп: “Беренче булып без коендык дип әйтегез, яме”, – дип куйды.
Әй рәхәтләндек без ул бөядә, көненә унар кат коеган көннәр булгандыр, күпер өстеннән дә сикердек, башны суга тыгып та, чыгарып та йөздек. Бөянең тирән җирләре дә булып, без, кечкенәләр, ул урыннарга керми идек. Ә Сукыр Семияны, кулны күтәреп тә күмә бу урын, дип, шундый тирән җиренә кереп китә дә аяклары белән суны чупыр-чупыр китереп ялангач арт ягын ялтыратып чума да юкка чыга. Мин, ул күренми торгач, эчтән генә Татый әбием әйтә торган “Әй Ходаем, үзең сакла” сүзен әйтеп куям, ул да булмый, гел башка урыннан Семиян дәдәй атылып килеп чыга. Ул бездән әллә ничә яшькә олырак шул.
Шулай беркөнне утырабыз бөя ярында Начтук, Угәпи, Никун Люциясе, Питер белән мин, тагын Ибекә Лизасы. Безнең янга Чемкә Лизасы да килеп басты. Бераздан Лиза: “Әйдәгез безнең турга кибетле уйнарга барабыз”, – диде. Башта әллә ни ис китмәгән иде китүен, әни кибеттән кәнфит алып менде, дигәч, гөр килеп Чемкәләргә таба йөгердек. Кибетне Сукыр Әндриләрнең амбар кырыена кисеп куелган, әле ярырга өлгермәгән юан-юан утын тумраннарыннан ясап та куйдык. Питер белән тумраннарны бастырып куйгач, алар өстәл кебек булдылар. Лиза өйләренә кереп бер уч кәнфит алып чыкты, кәнфитләр шундый матурлар, яшькелт төстә, үзләре түгәрәкләр. Әле аларны зәңгәр, кызыл төсләрдәге ике боҗра белән әйләндереп алганнар. Лиза – кибетче, без тупыл, каен яфракларын акча итеп, кибеткә киләбез, берничә яфракка Лиза безгә берәр кәнфит бирә. Аның тәмлелеге, бераз суырып авызда тоткач, ул йомшый, аннары тел белән сытасың да кәнфит эченнән баллы эчлеге агып чыга. Шулай берничә тапкыр кабатлагач, Лизаның анасы Марҗый түтинең эштән кайтып килгәне күренде, бу кибетле уйнауның ничек бетәсен аңлап, без тиз генә тыкрыктан арт урамга менеп киттек. Мин өйдә утырам, әти Марҗый тутуагызның ярты кило кәнфитен ашап бетергәнсез дип сүккәннән соң, бер дә урамга чыгасым килеп тормый әле. Әти, тегәр җепләрне бетереп, кыш көне итекләргә олтан салу өчен сумалалап җеп әзерли. Мин әтигә булышам, сумалаларга җиңел булсын дип, бөтергән җепләрнең очыннан тотып торам, аннан соң алар кара булып ялтырыйлар. Җәкәүнең атасы әллә каян зур кисәк сумала алып кайткан иде, без әле аны чәйнәп тә йөрдек, сагыз кебек булмаса да, ярый инде. Җәкәү миңа да зур гына кисәк сумала ватып бирде, ә мин аны әтигә бирдем, ул бит күп, ничек итеп чәйнәп бетерәсең ди аны?!
Җәй, үзенең бөтен көченә кереп, җылылыгы белән бала-чаганы сөендереп, басуларны алтынсу төскә буяды. Күп булып җиләк пеште, шомыртлар каралды, без дә, көннәр буе яланак кояш астында йөреп, су коенып каралышып беттек, үстек, ныгыдык. Җыелышып казлар көттек, бер-беребезне туганнарча яратырга, хөрмәт итәргә өйрәндек. Менә шуңа күрә дә, матур бер әкият кебек, күңелнең иң түрендә саклана ул балачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев