Гаилә серләре
Яшьлегебездә гел әзерне күреп үскәнгәме, без авыл тормышын үзеннән-үзе шулай булырга тиештер дип уйлаганбыздыр яки бу турыда бәлки бөтенләй бернинди дә фикер йөртмәгәнбездер.
Ә хәзер бөтенләй башка хәл – кайдадыр эшләү белән бергә, гаилә тормышын тиешенчә коруның, аны матди яктан тәэмин итүнең үз өстеңә төшүен өйләнешкән көннәрдән үк абайлап аласың икән. Моңа сине янәшәңдә яшәүче шул ук авыл халкы да этәрә – син һәрвакыт аның күзәтүендә кебек сизәсең үзеңне. Ходай күрсәтмәсен, әгәр синең яшәү рәвешеңдә ниндидер бер кимчелек килеп чыкса, гөнаһ шомлыгына каршы, очраклы гына булса да, авыл өчен табигый булмаган берәр нәрсә эшләп ташласаң, көт тә тор, халык сине тегеләй дә, болай бик озак чәйнәячәк, әле бу гына да түгел, үзеңә гомерлек кушамат та тагулары бик ихтимал. Болар, әлбәттә, халкыбызның артык сынаучан, күзәтүчән, кызыксынучан табигатьлеген күрсәтәдер. Бу мәсьәләдә, бигрәк тә, тормыш сукмагына яңа аяк баскан яшь киленнәр сынала.
Гаилә коруның беренче көннәреннән үк ир хезмәте, хатын хезмәте барлыкка килә. Дөрес, аны үзара махсус бүлешеп утырмыйсың, чөнки кечкенәдән үк малга печәнне, кышын ягарга утынны кем әзерләгәне, керне, идәнне кем юганы билгеле. Шулай булгач, хәзер, өйләнешкәч, тормыш итү үз башыңа калгач, әлеге вазыйфаларны үтәүнең үзеннән-үзе кайсы ир, кайсы хатын өстенә төшүен кешедән сорап торасы юк, әлбәттә.
Җәен авыл кешесе иртәнге сәгать дүрттән аяк өстендә, бу бигрәк тә хатыннар өчен шулай. Ул таң атар-атмаста йокыдын тора, юына, су җылыта, сыер сава, көтү куа, сөт аерта, башка малларны карый. Бигрәк тә, кош-корт: тавык-чеби, каз-үрдәк лапас-курада тыныч кына торырга теләми, кайсы кычкыра, кайсы кыртлый, кайсы каңгылдый-бакылдый – барысы да үзенә аерым игътибар сорый. Кайсына җимбиреп, кайсын инеш буена, чирәмлеккә куып тынычландыргач, бозауга да чират җитә. Бозау, бигрәк, сабыр мал инде, хуҗа хатынны әнисе урнына күреп аңа иркәләнә белә, борыны белән әнисе имиенә төрткән кебек, аңа да төртеп-төртеп ала. Хуҗа хатын да аны башка малларга караганда ныграк ярата, аркасыннан сыйпый-сыйпый бакча артына озата, болынлыкка арканлап куя. Ишек алдында мәче белән эттән дә ирекле, хуҗасына ялагай, бер алдына, биш артына төшеп торучы башка тереклек иясе бар микән? Күрче, ул мәчене, хуҗабикә сыер сауганда ничек аның янында бөтерелә-сырпалана, койрыгын югарыга үрә катырып куя да, бер алга, бер артка китеп, хуҗабикәнең ботларына сырыша, иркәләнеп мияулап ала. Хуҗабикә аның аш табагына сөт салгач кына, ул тынычланып кала, тел очы белән чәпелдәтеп сөт чөмерә, ашап туйгач, озак итеп мыекларын ялый. Бу вакытта эт тә оясында тыныч кына ятмый - үзенең барлыгын сиздереп кыска авазлар чыгарып һаулап ала, чылбырын шылтыратып бер уңга, бер сулга чаба башлый. Ул да үз нәүбәтендә тиешле өлешен алгач, тынычлана, вазыйфаларын үтәргә керешкән сыман, оя авызыннан ишек алдындагы тәртипне күзәтә башлый.
Хуҗа хатынның әле болар белән эше бетми, маллардан соң ишек алдында, лапас-курада, келәт-сарайда чисталык урнаштырасы, тәртип саласы бар. Болары, әлбәттә, тышта эшләнә торганнары, өй эчендә моннан да күбрәк бит әле ул. Иртәнге ашны әзерләргә, уятасын уятып, юындырып, киендереп, ашатып мәктәпкә озатырга, шул ук вакытта иренә дә тиешле игътибарны биреп алырга кирәк, олылар да читтә калмаска тиеш. Барыннан да соң, өйне тәртипкә китерү, урын-җирне җыю, юасын юу һәм тагын тавык та чүпләп бетермәслек эшләр – әйтеп тә торасы юк, хатын-кыз җилкәсендә. Шулай итеп, эшкә барыр вакыт җиткәндә авыл хатыны инде ярты смена эшләп арыган була. Ә кичен иртән таратып-озатып җибәргәннәрне яңадан каршы аласы, җыясы да бар бит әле. Өстәвенә, ул үзе дә йә колхозда, йә дәүләт оешмаларының берсендә эшләсә, моннан аңлашыла инде - авыл хатыны өеннән иң соңгы кеше булып чыга, иң беренче булып кайтып керә, яңадан иртәнге эшләргә охшаш кичке мәшәкатьләр башлана. Шулай итеп иртән иң алдан йокыдан торган хатын, кичен дә иң соңгы кеше булып йокларга ята - монда да аның йокысы гаять сак: өйдәге һәм ишек алдындагы һәр хәрәкәт, һәр кыштырдау, һәр тавыш иң беренче аның колагы, аның зиһене аша уза.
Ә ирләр гаиләдә баш кеше булып саналса да, хатыныннан бер адым да алга уза алмый, алай гына да түгел, ул күп очракта балалар дәрәҗәсендә кала бирә. Мондый хәлдә калу, әлбәттә, хатыны тарафыннан махсус көйләнми, бу һәр хәлдә бер-береңне ихтирам итүдән, санлашып яшәүдән, бер-берең эшенә тыгылмаудан килеп чыгадыр. Хатыннар күп очракта ирләрен нәкъ хатыннар эшенә тыгылулары – «хатынша» булулары өчен яратып бетермиләр. Аның каравы, алар ирләренең нинди дә булса белгеч булуын, күп акча эшләвен, кыю һәм абруйлы булуын яраталар, ә билгелерәк «нәчәльник» булса, монысы инде алар күңеленә бигрәк тә хуп килә, өйдә дә хатын тарафыннан иргә барлык шартлар тудырыла.
Рәхилә белән минем гаилә тормышыбыз нәкъ шушы беркем тарафыннан уйлап чыгарылмаган, гади авыл гаиләләренә хас, табигый юлдан китте. Рәхилә авыл кызы буларак, мондый тормыш рәвешенә тиз күнекте, йортта бөтен идарәне-дилбегәне үз кулына алды. Мәдәният хезмәткәре, комсомол оешмасы секретаре буларак та, ул колхоз яшьләре белән дә җиңел җитәкчелек итте, көннән-көн аның абруе, дәрәҗәсе арта торды.
Иван Глухов, «Халкым минем - керәшен» китабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев