Елена Григорьева: «Шигърият белән кызыксынуым кечкенәдән»
Мин, Григорьева (Данилова) Елена Михайловна, 1970 елда Мамадыш районының Владимир авылында туып, 1978-88 елларда Владимир сигезьеллык, Үсәли урта мәктәпләрен, 1993 елда Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамладым. Бүгенге көндә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамблендә оркестр артисты-ансамбльнең әйдәп баручы солистларыннан саналам.
Шигърият белән кызыксынуым кечкенәдән, шулай булуына да карамастан, чынлап торып шигырьләремне ВКонтакте социаль челтәрендә 2023 ел башында гына үземнең сәхифәгә куя башладым.
Син, Тормыш!
Син – минем хисләрдән, уйлардан җек шыплап тутырган тубалмы?
Күз тияр күзләрдән качарга, бер серле, яшерен ояммы?
Күкләрдән эзләгән, кул тимәс, аң җитмәс, күренмәс җисемме?
Хушбуйлар исеннән исәреп, исереп туймаган исемме?
Беркайда күрмәгән, салават күпере бирмәгән төсемме?
Күкләрдән агылган, моң белән сарылган, мөкатдәс көемме?
Иң тәмле сыйлардан тәмлерәк икмәгем – бер кисәк телемме?
Йөз кабат тәгәрәп, үчләнеп менәргә тырмашкан үремме?
Җан җылым, тәм-сыем, дусларым мактаган кунакчыл түремме?
Бик күптән тусам да, һич яшәп туймаган, җан тарткан җиремме?
Беркемнән калмаган, барыбер берзаман киләсе үлемме?
Иң соңгы йортыма бер барып җитәсе, ятасы гүремме?
Мең сорау, мең җавап: син миңа, мин сиңа кирәкме, түгелме?!
Мин – синдә юл ярган, чык тамып эзләрем юмаган болыным;
Җәйрәгән яланда уйнаклап туймаган бәбиең-колының;
Шук, усал бер кызың, куркудан кысаңнан чыкмаган бер колың;
Пәрәвез челтәрле юлларда адашып, үземә дип ярган үз юлым!
Син – дөньям, син – яшәү; язмышым – үткәнем һәм бүген – бер сулыш;
Ирегем, тарлыгым, син – бөтен барлыгым; син – көрәш, зур узыш;
Бар сынган мәлләрем, бар очкан мәлләрем – җиңелү, йә уңыш;
Мең сорау, мең җавап! Мең ләззәт, мең газап! Фәлсәфәм син, Тормыш!
Бушлык...
Очраклы очраштык. Кушкуллап кулыңны,
Нык кысып, җилкәңнән кочарга теләдем...
Күзеңдә шәйләнгән битараф салкынлык
Наз көткән йөрәккә җылы, ут элмәде –
Мин синең йөзеңдә сөенеч күрмәдем!
Син, хәтта, яныңда барлыгым сизмәдең!
Артыңнан йөгердем, югалтмый эзләрең,
Кычкырдым, ялвардым, бәйләнде телләрем,
Яшемә буылып, сулкылдап тезләндем...
Ниләрдә серләрең? Кайда соң сүзләрең?!
Карашың – бушлыкта! Сап-салкын күзләрең:
Яратам, димәдең! Берни дә димәдең!
Бармы бер теләгең?! Бармы соң йөрәгең?!
Ачылды, саркыды яралар – түзмәдем,
Караңгы бушлыкта мин янә тезләндем...
Битараф карашың – синең үз бизмәнең!
Син мине ятларга «кушкуллап димләдең!»..
Бер теккән яраны ничә кат җөйләдем –
Мин синсез, ярасыз яшәргә өйрәндем.
Мин – исән! Хыянәт-сабактан үлмәдем!
Буранымда адаштым
Бураннар күмделәр син килер юлларны,
Бураннан уздырып, мин үзем дуладым:
Чуалды акылым, хыяллар, уйларым –
Уйларда адашып, үкереп еладым...
Юлларың бәйләнгән, җеп очым югалды!
Акланмас өметем... Саташты хыялым –
Мин сиңа үземне богаулап бәйләдем,
Йөгәнсез хисләргә тоташты уйларым:
Кыршаудан, тышаудан туймады буйларым,
«Без бергә мәңгегә!» – шулай дип уйладым.
Шуңамы, чикләнми саф, садә хисләрдә,
Тыелган сөюдән үземне тыймадым...
Күрмәде күзләрем бураннар тузганын,
Башымда зилзилә – минем үз тузаным...
Адашкан, саташкан уйларда мин ялгыз,
Юлларны кистем дә, өеп кар бурадым,
Өзелгән юлларны яхшыга юрадым!
Өметем яшәүдән, сөюдән туймыйча,
Бер яктан, бернинди сиземләү тоймыйча,
Хыялга төренгән шул исәр уйларны
Очырдым иреккә – буранга! Тыймадым!
Серебез булып кал...
Бир миңа кулыңны, җылытыйм – туңгансың!
Күшеккән тәнеңдә җылымны тоярсың;
Сулышым өрим дә, бозыңны эретим –
Кап-кайнар кочакта яңадан туарсың!
Бул минем уемда – яшерен сөярмен;
Төшемдә булса да кочармын, үбәрмен...
Хисләрдән исереп, хыялда йөзәрмен,
Наз тулы җылыңда, шашынып үләрмен!
Рөхсәтең кирәкми – мин сине урлармын,
Син сулар һаваны мин дә бер сулармын.
Уемда, телемдә, гел сине зурлармын,
«Алиһәм минем!» дип, йөрәккә уярмын!
Гөл кебек иркәләп, саклармын – сулдырмам,
Бул минем җанымда – мин сине туңдырмам!
Тик безнең сер булып, җырымда яшәрсең!
Гап-гади көемнән моң булып дәшәрсең!
КИЛГӘНСЕҢ ‒ ЯШӘ!
Зур диңгездә бер кечкенә генә көймә
Кая йөзә, кай тарафка тоткан юлы?
Тәвәкәлләп "үз юлына" сукмак сала,
Тиешлесен узар өчен Аллаһ колы.
Диңгез көчле, зәһәр, усал!.. Диңгез дулый!..
Кыяларга суга, кыйный орып алып...
Чайкалганга, бәрелгәнгә түзә адәм,
Бар теләге ‒ җирдә яшәү, исән калып.
Киерелеп ишә юлчы ишкәкләрен,
Батмас өчен уе, көче, тәне сакта.
Яшәр теләк көчле, тик ул кыйммәт ‒
Ни бәрабәренә килә, нинди хакка?!.
Йомычкадай бәргәләнгән шул көймәдән
Иксез-чиксез дәрья гына җәйрәп ята.
Күренмиләр ярлар, кайда офык?
Бу дәрьяда ул берүзе! Юл юк артка!
Җилләр белән көрәшерлек җилкән булса,
Йә булмаса, сине терәр җилкәң булса,
Җиңел дә бит тырмашырга, көрәшергә,
Дулкын кебек калканнарга тиңләшергә...
Җан тырмаша юлчы, кабат артка юл юк.
Ярдәм кирәк, ләкин ярдәм сузар Кул юк!..
Өмет өзми, ышанычын барлый учка,
Бар тотнагы ‒ көймәсе бар (бер йомычка!).
Дөнья ‒ диңгез! Үз кыйблабыз ‒ шул бер көймә.
Чиксез дәрья!.. Батмас өчен тибә Йөрәк!
Йомычкадан ут үрләткән үз маягың ‒
Гомер юлың яктырткан нур ‒ иң зур терәк!
СЕРДӘШЧЕМ ГАРМУН
Каткан бәгырьләрне эретәдер,
Уйный гармун йөрәкләргә үтеп.
Ике җан дус моң тарата җиргә,
Шатлык-кайгыларны бергә сүтеп.
Көйли гармун зарым, ә мин сөйлим
Җанга-канга сеңгән моң сүрәсен:
"Газиз башлар белми ни үтәсен,
Беркем күрмәс, дустым, без күрәсен".
Сынган канатларны төзәтерлек
Көч-дәрт алдым синнән, өмет бирдең.
Дусларга да чишмәс серләремне,
Уйларымны, гармун, тик син белдең!
Әй, гармуным, аерылмас дустым,
Бер җан, бер тын булып үрелгән без!
Шатлыкларны бергә җырлап узган,
Сагышлардан бергә түгелгәнбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев