Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Балдак салу. Василий Зингаров истәлеге

Зәй районының Түбән Биш урта мәктәбендә Туңылҗа авылында туып үскән Василий Андреевич Зингаров лаеклы ялга киткәнчегә кадәр укучыларга математика фәненең нечкәлекләрен төшендерде. Ул укучыларга «авыр» бирелә торган бу фәнне халык педагогикасын, фольклор, гореф-гадәт, йола элементларын оста кулланып, һәркемгә аңлаешлы, кызыклы һәм үтемле итеп җиткерә белә иде.

Дәрес алып барганда аның мөлаем күзләреннән генә түгел, ә йөзен каплап алган һәр шадрасыннан нур бөркелә төсле тоела иде. Аның керәшен йолалары турындагы истәлекләрендә дә математик төгәллек һәм мөлаемлык ярылып ята. Түбәндә аның «Керәшен сүзе» газетасында дөнья күргән балдак салу турындагы истәлеген китерәбез.

Керәшеннәрдә төрле бәйрәмнәргә багышлап ураза тотулар ел буена, чутласаң, йөз көннән дә артып китә. Ураза вакытында, әгәр үлгәч оҗмахка, фәрештәләр янына тоткарлыксыз эләгәсең килә икән, ураза таләпләрен төгәл үтәргә, җазык китабына эләкмәскә тырышырга кирәк булган. Аның өчен кыска вакытлы яки алты-җиде атналык уразаларда авызыңа ит, итле аш, терлек мае, йомырка, сөтле ризыклар ашарга ярамаган. Җазыктан саклаучы үз фәрештәң гаепләреңнең барысын да «дәфтәренә» яза бара, имеш.

Шулай итеп, авыл кешесе озын һәм кыска вакытлы уразаларда дин тарафыннан тыелган бернинди азыкларны да авызына алмаган, тик ипи, чәй, киндер, җитен майлары белән пешерелгән ботка, коймак, бәрәңге, кыстыбый, кысыр (итсез) аш ашаган.

Уразалар бетеп авыз ачкач, кешеләр Алла алдында булган җазыкларын кичертү, әйтү өчен чиркәүгә — поп янына барганнар. Поп аларга сораулар биргән, кылган кыңгыр эшләре турында сөйләткән.

— Син, Алла колы Мария, әти-әниеңнең, әби-бабаларыңның сүзләрен тыңлыйсыңмы, уйнашлык итмисеңме, урлашмыйсыңмы, иреңне саннап торасыңмы, тартынып-нитеп тормыйча, барысын да әйтеп бир!

Әгәр җазыкларын әйтүче кеше үзен гаепле санаса:
— Мин Алла каршында җазыклы, әй Ходаем мине җарлыка, — дигән.

Әгәр ир кеше килсә:
— Сүгенмисеңме, хатыныңны яратасыңмы, әти-әниләреңне саннап торасыңмы, урлашмыйсыңмы, кешеләрне, терлекләрне җәберләмисеңме? — дигән.

Шушындый сорауларга җаваплар алгач, җазыкларын кичерүне Ходайдан ялварып сорагач, поп кешеләргә кечкенә кашык белән дары эчерткән.

Керәшен халкында яңа стиль белән 19нчы декабрьдә Кышкы Микулы бәйрәме була, моңа каршы төндә, ягъни унсигезенче декабрьдә һәм Яңа елга каршы 31 декабрьдә, яңа стиль белән унөченче январьда балдак салулар була. Мондый йолаларга алдан ук әзерлек алып барыла башлый, сөйләшенеп куела, кемнәр киләчәге билгеле була.

Ул көнне хатын-кызлар алдан билгеләнеп куелган, аулаграк һәм иркенрәк бер өйгә җыелалар, тышкы яктан чит кешеләр күзәтеп тормасын, тыныч булсын өчен, тәрәзәләрне эчтән каплап куялар, аннан үз араларыннан берсе беренче бала булып туган, икенчесе төпчек булган ике кешене сайлап алып, кулларына чиләк тоттырып, бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр. Ул кешеләргә юлда бер-берсе белән һәм очраган кешеләр белән дә сөйләшмәскә кушыла.

Акча салып, иман әйтеп, суны алып кайткач, балдак салуга катнашучылар эскәмия, сәке кырыйларына, өстәл янына тезелешеп утыралар. Аларның һәрберсе, үзенең балдагы ешрак эләгеп чыксын өчен, аңа җәп белән я булавка, я боҗра, яисә тагын берәр балдак тага.

Менә берсе балдаклар салынган, өсте сөлге белән ябылган чиләктәге суны кулын тыгып болгата башлый. Бармагына балдак эләгү белән: «Балдак миндә, җыру кемдә?» — дип эндәшә.

Балдак салучыларның һәркайсы җыр әйтергә хаклы. Һәркем эчтәлеклерәк, мәгънәлерәк, киләчәк язмышлар турында уйланырлык җырлар әйтергә тырыша, шаян җырларны да әйтергә онытмыйлар.

Чиләккә балдак салган хатын-кызлар киләсе елга кадәр йорт-җирнең иминлегенә, мал-туарның исәнлегенә, яшьрәк кызлар киләчәк язмышларын исәпкә алып, салынган йөзекләренә аерып бирергә җырлар көтәләр. Шулай итеп, һәркем киләсе елга кадәр күңеленнән нәрсәгә булса да юрап балдак салган. Балдак салучыларга такмаклар, уен җырлары да әйтелә.

Мәсәлән:
«Зичәнең сулары тугай-тугай, тәме
Аның бер тугае зирексез,
Ямьле Кадер буйларыннан
Китә башкайларым ирексез», - 
дигән җыруны әйткәч, Вера исемле хатынның балдагы чыга. Бу җырны ишетүгә, ул түзеп тора алмыйча, юравын да әйтә:
— Кагар суккан, кәҗәбезнең исәнлегенә юрап салган идем, бүре тотып ашар микәнни үзен, — дип кайгыртып та куя.

Яхшы җыр чыкса, йөзек салучылар яхшыга юрап шатланалар, начаррак җыр чыкса, хафаланып та алалар, туры килми ул, дип шаяруга да боралар.

Бу йолалар дини гореф-гадәтләргә нык бәйләнмәгәнгә күрә, безнең авылыбыз катнаш авыл булу сәбәпле, сугыш елларында мөселман
хатын-кызлары да керәшен очына менеп балдак салуларда катнашалар иде. Ирләре исән булганнары:
Елыйм да яшем сөртәм,
Яшел яулыкларыма.
Исәплим дә шөкер итәм
Ирем саулыкларына, 
— дигән җыр чыккач, аерып чыкты диешеп шатланышалар иде.

Кияүгә чыгасы кызга мондый җыр чыгуы мөмкин:
«Аклы ситсы күлмәгемнең
Ике путасы артык,
Мөмкин булса алыр идем
Сулышым белән тартып».

Ул чакта кыз үзенең сөйгән, теләгән кешесенә чыгачагына ныграк ышанган. Шулай итеп, халык күңел ачкан, аз булса да кайгы-хәсрәтләрен онытып, киләчәккә өмет белән яшәгән, җырның начары чыкса да, төшенкелеккә бирелмәгән.

Александр Филиппов, «Карендәшләр» китабы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев