Тарихны — бөртекләп: 84 яшьлек Тамара түти Бордыга багышлап китап яза
Тамара Кузьмина белән шактый гәпләштек. Аның йөгерек уй агымына ияреп, бар тормышы күз алдымнан үткәндәй булды
“Борды” ансамблендә җырлап йөрүче Тамара Егоровна (1938 елгы) үзенең әтисеннән отып алган җыруны аеруча яратуын телгә алды. Ул җыр XIX гасырда яшәгән бабасыннан калган. Тамара түти үзе аны Симукай җыруы дип йөртә:
Әй, бәләкәй генә күкләр җурга,
Җурга җургалыйдыр тауда, үрләрдә.
Җөрсәк, җөрмәсәк – шушы дөнҗа,
Үлгәч җөреп булмас тар гүрдә...
“Петрга 1965 елны кияүгә чыктым, Ул үзе Зәй районының Түбән Багражныкы, – дип башлады сүзен Тамара Егоровна. – Бордыга тарих укытырга килгән иде. Ул – яшь укытучы, ә мин башлангыч классларга белем бирәм. Икең бер урында эшләгәч, уртак кызыксынулар да була. Бер елдан өйләнештек. Өч балабыз да кешелекле, ярдәмчел булып үстеләр. Ирем генә иртәрәк китте – 2000 елда югалттык аны”.
Кузьминнарның балалары тирә-яктагыларга үрнәк булырлык тәрбия алганнар. Иң олылары – Леонид, ул Яр Чаллы шәһәрендә янгын сагында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ә кызлары Елена Левашова әти-әнисе һөнәрен сайлаган – туган авылы Борды мәктәбендә 30 ел инде рус теле укыта, мәктәп музеен (аны заманында әтисе оештырган) җитәкли. Ире Юрии Ильич та Бордыныкы. Кузьминнарның төпчек уллары Иван Петрович Чаллыдагы бер предприятиедә директор булып эшли.
“1998 елда йорт җиткезгән идек. Иван аның икенче катын ахыргача төзеп бетереп, гаиләсе белән шунда яши. Улымның хатыны Яна – Мамадыш ягындагы Урманчы авылы керәшене кызы. Улым-киленем белән бергә яшәгәч, күңелем тыныч. Йолаларны үтибез. Әле Олы көнгә 200 күкәй манган, конфет, тәм-том алган идек. Таралып бетте. Хәзер бит капкада – кнопка. Бала-чага борылып китмәсен дип, иртәнге биштә үк чыгып, капканы ачып куйдым, – дип сүзен дәвам итте Тамара түти. – Заманча йорт дип тормадык, шөкер, тәре алды да үз урынында тора. Улым Иван үзе дә чиркәүгә йөри. Спастагы часовняга йөрүче 12 әбине “Туганайлар” га да яздыртты ул. Газетада “Белемнек” чыга бит. Рәхмәт, әбиләр өчен кирәкле, файдалы эш башкарасыз, олыларны олылаганны халык та олылар, диләр”.
Тамара түти 1887 елда төзелгән Борды чиркәвен ил тарихында гади халык өчен кара еллардан булган 1939 елны сүткәннәрен телгә алды. Шуннан соң халык Спас часовнясына йөргән. Анысы чиркәүдән бераз соңрак, 1889 елда җиткезелгән (моны Тамара Егоровна үзендәге рәсми кәгазьгә – чиркәүнең 1915 елгы отчетына нигезләнеп сөйли). Дингә каршы көрәш барган совет чорында Спас часовнясын да складка әйләндергәннәр. “Без мәктәптә укыганда анда парталар торды. Шулай булса да, үлеләрне искә алырга әбиләр шунда килә иде”, – дип хәтеренә төшерде Тамара түти.
90нчы елларда Спас часовнясында дини йолаларны үтәүне ветеран укытучы Нина Касакина оештырып җибәрә, Бордының олы кешеләре – Зинаида Маслова, Александра Фокина, Александра Краснова, Александра Кудяршова, Зинаида Мансурова, Таисия Тарасова һәм Мария Фокинага ияреп, Тамара Егоровна да часовняга йөри. Кенәгәләрдән изгеләрнең тарихын, иман җырулары өйрәнәләр. Ә кичләрен клубтагы концерларда онытылып бара торган түгәрәк уеннарын, аш-су җыруларын халыкка җиткерәләр. Хәзерге вакытта да дини бәйрәмнәрне искә алып, Венера Утяшова җитәкчелегендә, Спас часовнясына җыелалар. Чын дөньяга күчкән өлкәннәрне инде Анна Белова, Зинаида Касакина, Зинаида Чернова, Татьяна Касакина, Вера Рамазанова, Елизавета Головина, Любовь Елина кебек яшь әбиләр алмаштырган.
Хәзерге вакытта Тамара Егоровна үзләренең Борды авылы тарихына багышланган китабын язуны тәмамлап килә. Аның ире Петр Андриянович, Бордыда яши башлавының беренче көннәреннән үк өлкәннәр белән очрашып, сөйләшеп, шулай ук, архивтан кайтарткан материалларга таянып, авыл тарихын туплый башлый. Җитмешенче елларда авыл тарихын язуны төгәлли.
“Ул русча язды. Ә мин татарча дәвам иттем. 2015 елга кадәр музейда эшләгәнлектән, сугыш ветераннарын күреп-сөйләшеп, алар турында яздым. “Әфганчы”лар, Чечня сугышы аша узганнар белән дә сөйләштем. Гражданнар сугышы чоры, колхозлашу еллары да кертелде. Китап бастырырга әзерләнеп бетте, кызым белән бергәләп карап чыгасы гына калды”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Тамара Егоровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев