Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Пчеловод бал уңышын мулдан җыя

Кукмара районының Пчеловод авылында умартачылар бармы, дигән сорау күпләрне кызыксындырадыр. Җиһанда хөкем сөргән елның иң мул һәм татлы чоры уңаеннан, әлеге сорауга ачыклык кертергә булдык

Пчеловодка, кайбер фаразлар буенча, узган гасыр башында күрше авылдан урман кырыена умарта үрчетү өчен килгән бер карт нигез салган. Элек, колхозлаштыру чоры башланганчы, бу тирәләр “җиләклек”, “кортлык” һәм башка шундый кызыклы исемнәр белән йөртелгән, имеш. Карт килеп урнашкан җирне “умарталык” дигәннәр. Алга таба бу урынны башка кешеләр дә ошата – умарталык киңәя башлый һәм Пчеловод дигән кечкенә авыл барлыкка килә.

Чыннан да, кортлар өчен бу җайлы урын. Тыныч. Һавасы чиста. Авыл һәрьяклап катнаш урманнарга орынып тора, зур сулыклар да юк. Авылның исеме җисеменә туры килә. Бүгенге көндә дә җирле халык ата-бабаларының эшен дәвам итеп, умартачылык белән шөгыльләнә. Язмабыз герое Владимир Захаров та (фотода) шундыйларның берсе.

Мавыктыргыч һәм зур җаваплылык сорый торган умартачылык белән шөгыльләнү бар кешенең дә кулыннан килми. Аның өчен зур осталык, бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен белү кирәк. Кортлар үзләре дә гаҗәеп җан ияләре бит. Бармак башы кадәре була торып, кешелек өчен нинди файдалы продуктлар барлыкка китерәләр. Бал кортлары – изге бөҗәкләр, Ходайның кешегә биргән бүләге, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.

Захаровлар кортларны яңа ысуллар белән карый башлаганнар. Умарталарын икенче төрле – күтәреп йөрергә уңайлы итеп ясаганнар. “Аертмыйча, күбәеп киткәч, кортларны бүлеп куеп, ана кортны яңа ысуллар белән хәстәрли башладык. Аерылып чыкса, аларның көче бетә бит. Нык саклыйбыз. Элек умарталарны 16 рам җыя торган итә идек, хәзер 12 рамлы итеп ясадым. Кортлар күбәеп китсә дип, тагын бер корпус өстәп куябыз. Быел дүртәр корпус куйдык. Кортларым, Аллага шөкер, көчле”, – дип сөйләде Владимир Федорович.

Дүрт корпуслы умартадан, елына карап, өч-дүрт чиләк (якынча, бер су флягасы) бал алалар. Быел – кортларга уңай, умартачыларга уңышлы ел булды, дип саный Владимир Захаров. “Эшләмичә генә уңыш алып булмый. Умартачылыкның күзгә күренми торган эшләре дә бик күп. Кортлар кешеләрне чакмасын дип тә борчылабыз. Безнең кортлар – “усалрак”, чагарга яраталар. “Урта рус” токымын үрчетәм. Чакмый торган кортлар тотучылар да бар авылда. Җәен бала-чага бик күп кайта. Үзебезнекеләр дә битлек киеп йөри. Күршеләр белән дә аңлашып, бер-беребезгә керешеп яшибез”, – ди Владимир Захаров.

Пчеловод кортлары балны урманнан, юкәлектән җыя икән. Узган елда башка җирдә кортлар күпләп үлсә дә, биредә андый проблема булмаган. “Урман якын булгач, басуга бик очмыйлар. Басуга агу сиптергәндә дә кисәтеп торалар. Хәзер кеше сәламәт яшәү рәвешенә күчте. Сезнең балдан аллергия булмый, дип шалтыратучылар да бар, – ди Владимир Захаров. – Элек авыррак сатыла иде. Хәзер Пчеловод балының сыйфатын белеп алдылар. Бер тапкыр бал алган кеше яңадан сорап килә. Бал гына түгел, аның башка продуктлары да – прополисы да, пергасы да бик файдалы бит.”

Умартачылык белән шөгыльләнү нәселләреннән килә. “Әти дә, Җомшак бабай Иван да (әтинең әтисе) умарта тоттылар. Авылдагы энекәшем Валентин да кортлар үрчетү белән шөгыльләнә. Башка чыккач, мин дә ике умарта сатып алдым. Хәзер 25 баш умартам бар. Санын арттырырга булыр иде дә, әмма олыгаеп киләбез, мал-туарларыбыз да бар”, – ди Владимир Федорович. Захаровлар язларын рассадалар да күпләп утырталар икән. Һәрнәрсәдән файда табарга тырышалар.

Пчеловодта бүгенге көндә 70ләп хуҗалык исәпләнә. Авылның киләчәге бар, дип саный язма герое. Яшьләр дә авылда йортлар сала, булганын төзекләндерә. “Гомер буе балта эшендә эшләгәч, хәзер дә циркулярка тавышын ишетеп, күзәтеп йөрим. Инде авылдашлар каралты-кура да, йортлар да җиткермәс, барысыныкы да яхшы, дип йөрсәм дә, елдан-ел матуррак, яхшырак итеп ясап куялар. Безнең авылдагылар бер дә тик тора торганнардан түгел”, – дип соклануын белдерде Владимир Захаров.

Берничә ел элек Пчеловодта редакциябез белән командировкада булдык. Шул вакытта да бу авыл халкын яратып кайткан идек. Умартачылар авылы Пчеловод – үзе бер зур “умарта”, аның кешеләре – “бал кортлары”, дисәк тә, ялгышмабыз.

Умартачылар мул уңыш җыеп алсыннар, ә халыкка татлы балның шифасы тисен, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев