Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Келәтле түтие Мария Савельева гомерен җыр итеп яши

Тормышта бер күрүдә үк үз иткән кешеләр була. Елларга яңа еллар өстәлеп, аралар бераз ерагаеп торган чаклар да ике арадагы туганнарча мөнәсәбәтне үзгәртә алмый.

Келәтле керәшене Мария түти Савельеваны үзем өчен шундый кешегә саныйм. Беренче мәртәбә кайчан күргәнемне дә хәтерләмим, Түбән Камада яшәгән елларда юлларыбыз гел кисешеп торды.

Йөзе-бите белән балкып, редакциягә я үзенең берәр шаян шигырен тотып килеп керер иде яки сүзләре бер үк хәрефтән башланган авыл мәзәкләрен. Я керәшен ансамблендәге берәр проблема белән уртаклашырга ашыгыр. Келәтледәге Питрау бәйрәмнәрендә керәшен киеменнән, башына чәчәкләрдән үрелгән такыя кигән килеш фотога төшергәнем дә булды үзен. Мәйдан уртасында, үзе йөри торган “Сүрәкә” халык фольклор ансамбле белән керәшен җыруларын башкарганнары, уеннарда катнашканнары да күз алдымда. Әле күптән түгел генә Казандагы Җәкәү җорты ишегалдында булган Май чабу бәйрәмендә дә очраттым Мария түтине. Үз яклары керәшеннәре айлыгында башкалага ничек килми, уен-ярышларда катнашмый калсын инде ул?! Айлыкны йомгаклау кичәсен аларның “Сүрәкә” ансамбле җырулары да бизәде.

“Сүрәкә” дигәннән, Мария түтинең ул ансамбльдә йөри башлавына үз тормышындагы авыр кайгы сәбәп була. Гомер иткән карты Петр дәдәйне мәңгегә җуйгач, боегып калган күңеленә һич тә урын таба алмый ул. “Җитәр инде, елап йөрмә, кире кайтарып булмый. Әйдә, тыңлап, карап кына утырырсың”, – дип, танышлары аны “Сүрәкә” репетициясенә алып киләләр. Бераз вакыт үткәч, үзенең дә күңеле күтәрелеп китеп, ансамбльдә җырлап ук йөри башлый.

Мария түти, аеруча, керәшен көйләрен яратып башкара. Ул аларны үзенең әнисе Аннадан һәм Зәй районының Туңылҗа авылындагы Ивановлар нәселеннән булган әбисе Аудатыйдан отып калган:

Сикереп лә төштем, әй, атлардан,

Алма гына чуар ла чаптардан.

Тәмне лә сөйләшеп лә, матур җәшик,

Без туганнар асыл ла затлардан...

Йөрәк сагышын җырулар, уен-көлке белән басучы Мария түти үзенең 1943 елда сугышта яраланып, II группа инвалид булып кайткан әтисе Павел дәдәй Мулинны да еш искә ала. Үзләренең – гаиләдәге 7 баланың – бар тормыш авырлыгын, ачлыгын күреп үсүләрен дә онытмый. 1962 елның Олы көнгә туры килгән 1 маенда күрше Ключ Труда поселогы егете Петр Савельев белән өйләнешүләрен иң бәхетле чагы дип саный ул. Гаилә тормышлары булачак Түбән Кама шәһәренә бәйләнә. Шунда өч бала табып үстерәләр. Мария Павловна төзелештә повар булып та эшли, трамвай да йөртә, диспетчер да була.

“Сиксәнемә җиттем, олыгая башладым бугай”, – дип әйтсә дә, Мария түти паспорттагы яшькә карап, төшенкелеккә бирелүче кешеләрдән түгел. Тормыш мәгънәсен бит янәшә-тирәдәгеләргә кирәк булып яшәлгән еллар билгели. Тамашачыга чын керәшен көйләрен җиткерүче, күңелендә халыкның үз моңын йөртүче Мария түти гомерендә әле сәхнәле, алкышлы еллар дистәләрчә булсын да, йөзен тутырганда да җырлап яшәрләргә язсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев