Аш бүлмәсендә ир-ат хуҗа булса...
Өйдәге эшләрнең хатын-кызларныкы булуы борынгы заманнарга ук барып тоташа. Ир-атлар ауга йөргән, ә хатын-кызлар ялкынлы мич янында баһадирларын кайнар ризык белән көткән. Гасырлар үзгәреп, “ау”га якындагы кибеткә чыга башласак та, җәмгыять аңына өй эшләре, аеруча аш бүлмәсендәге мәшәкатьләр, хатын-кызныкы гына булырга тиеш дигән фикер уелып калган. Әйтегезче, ни өчен борынгы стереотиплар шулкадәр озын гомерле?
Ашарга пешерү процессына теләсә нинди яктан карасак, ир-атның урыны аш бүлмәсендә, нәкъ плитә янында икәнлеге ачыклана. Нигә? Аңлатам.
Беренчедән, ашарга пешерү – күп көч таләп итә торган эш. Ит, балык кисү – безнең йомшак кулларыбызга бөтенләй кагылырга тиеш түгел. Димәк, көчле затларыбызның бурычы. Камыр... ярый, камырга якын китермик.
Икенчедән, ир-атлар хатын-кызларга караганда тәмлерәк пешерә. Бигрәк тә ит һәм балык ризыгын. Танылган аш-су осталары арасында да көчле затларыбыз аз түгел бит – моны аңлар өчен зәңгәр экраннарны кабызу да җитә.
Өченчедән, ир-ат үзенең табигате буенча ашарга күбрәк ярата. Шулай икән, пешерсен (!), туклыклырак һәм итлерәк булсын.
Гасырлар дәвамында формалашкан стереотиплар бүгенге көндә дә тормышыбызда чагыла. Үткәндә калып онытылганнары да бар, әлбәттә. Ә кайберләре үзгәреш кичереп яшәвен дәвам итә. Кино, әдәбият, хәтта балалар әкиятләрендә дә чагылып, актив үсеш алырга мөмкин. Шул исәптән, стереотиплар чынбарлыкны дөрес аңларга, кабул итәргә комачаулый.
Ир-егетләр ашарга әзерләү мәсьәләсендә нәрсәләр уйлый икән? Сүзне үзләренә бирик.
Владислав УТКИН, биюче, 30 яшь:
– XXI гасырда яшибез! Гасырлар үзгәргәнлектән, борынгы стереотиплар актуальлеген югалта. Өй эшләрен хатыным белән бергә үтибез – гаиләдә бер-береңә булышу мөһим. Өй җыештыра башласам, озакка сузыла. Ашарга әзерләүгә килгәндә, киресенчә, мин тизрәк пешерәм. Гадәттә, ир-ат ингредиентларны жәлләмичә салганга, тәмлерәк тә пешерә әле. Бүгенге көндә ир-атларны плитә янында күрү гадәти күренеш дип уйлыйм. Шәхсән үземә төрле ризыклар әзерләү ошый. Пешерергә ярата торган ризыгымның берсе – иртән хатыныма әзерләгән омлет. Ризыкның тәмлелеге катлаулыгына бәйле түгел бит – күңел җылысын биреп пешерсәң, тел йотарлык була!
Артем ПИСКУНОВ, актер, 33 яшь:
– Өйдә ир-ат эшен – мин, хатын-кыз эшен Резедә башкара. Квартирада ир-ат эше әллә ни күп булмаганга, еш кына хатыныма булышам. Гадәттә, ир-атлар хатын-кызга караганда ашарга тәмлерәк пешерә. Бу – генетик күренеш, ә ризык әзерләү ир-атка ошыймы-юкмы – анысы һәркемнең үз эше. Резедә эштә булганда якын дустым мультиварка ярдәмгә килә. Стереотипларга игътибар биреп яшәмәсәк тә, борынгыдан килгән гадәтләрне белергә һәм сакларга кирәк. Олы кеше сүзенә колак салып, үзеңчә яшәргә киңәш итәм.
Артур ПОЛЯКОВ, директор, 41 яшь:
– Ир-ат плитә янында басып торырга тиеш түгел, минемчә. Өйдә аш-суны хатын-кыз өлгертүе яхшы. Кемгә ничек ошый, әмма мин борынгы карашта калам. Җыештыру, ашарга пешерү кебек өй эшләрен гаиләмдә бары тик хатын-кызлар башкара – бездә шулай кабул ителгән. Табигать кочагында үзем пешерәм – бу бурычны үз өстемә алам, ә өйдә һәрвакыт Алсу (хатыны – авт.) әзерли.
Хатыным һәм балаларым белән теләкләр әйтеп, бакчабызга төрле агачлар утырту традициясе бар бездә. Утырткан агачларыбыздан алган беренче җимешләрне дә дүрткә бүлеп бергәләп авыз итәбез. Шулай ук, гаилә көнебез билгеләнгән. Вакытны бергә җыелышып үткәргәндә, һәрвакыт табынга бәлеш әзерләнә. Бәлеш ачканда үзебезчә, керәшенчә, матур сүзләр әйтәбез, җырларын да җырлап җибәрәбез. Хәтта хатыным белән дә бәлеш кавыштырды дип әйтүем ялгыш булмас: хатыным белән танышканчы, булачак әбием (хатынның әнисе), бәлеш белән сыйлаганда, миңа кызын димләп куйды. Шуңа күрә гаиләбездә бик яратылып ашалган ризык ул – бәлеш. Гомумән әйткәндә, ризык талымламыйм, барысын да яратып ашыйм. Хатынымның ризыкны табынга китерүен аеруча яратам. Аның шулкадәр искиткеч тәмле пешерүен белсәгез иде!
Василий ИВАНОВ, блогер-тракторист, 43 яшь:
– Элек-электән ир-ат мал таба, ә хатын-кыз гаилә учагын саклый. Кем тәмлерәк пешерә, шул кешенең плитә янында булуы яхшырак дип уйлыйм. Шуңа күрә ашарга һәрвакыт хатыным Алиса әзерли. Үзем ашарга пешерә башласам, аш бүлмәсен җыештырып бетерерлек булмый. Гаиләмдә һәркемнең үз эше билгеләнгән. Мин эре маллар өчен җавап тотсам, хатыным вагракларын карый. Балаларымның да үз эше билгеләнгән: улым абзарны чисталыкта тота, кызым куяннарга печән утап бирә. Җәй көннәрендә буш вакытыбыз булганда, туган-тумачаларыбыз белән елга буенда җыелышып уха пешерү традициябез бар.
Георгий ИБУШЕВ, җырчы, 64 яшь:
– Ир-атны плитә янына бастырырга ярый. Ничек кенә әле! Ашарга пешерү хатын-кыз эше генә түгел. Әйе, хатын-кызның аш бүлмәсендә торуы традиция буларак кабул ителгән. Ләкин заманы үзгәрде. XXI гасырда хатын-кызлар – ир-атлар белән бер дәрәҗәдә, шуңа күрә бүгенге гүзәл затларыбызның да аш бүлмәсендә вакыт үткәрергә теләге бик үк бар димәс идем.
Гадәттә, гаиләбездә кемнең буш вакыты була, шул өй эшләрен кайгырта. Буш вакытым күбрәк булу сәбәпле, ашарга ешрак мин пешерәм. Өйдә тәртипне бик яратамын: һәр әйбер үз урынында булырга тиеш. Минем өчен камыр басу да бернинди авырлык китерми. Өчпочмак, күзикмәк, бәлеш, бөккән – бөтенесен дә әзерли алам. Бары тик гөбәдия белән рассольник әзерләмим. Рассольникны Әдилә (хатыны – авт.) бик оста пешерә. Әкрен генә, бөтен нәрсәне җиренә җиткереп ашарга пешерү процессыннан ләззәт алам.
Плитә җаны белән чиста булган кешеләрне ярата. Күңел биреп пешергән ризык һәрвакыт тәмле була. Ир-атмы, яисә хатын-кыз пешерәме – мөһим роль уйнамый. Кемнең күңеле аш-су әзерләргә тарта, шул пешерсен дигән фикердәмен. Ир-атның плитә янында торуының бернинди ояты да юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев