Йөзләрең – тулган ай, холкың – сары май
“Кряшен чибяре” йөз матурлыгы белән генә түгел, ә кылган гамәлләре һәм ару күңеле белән дә тирә-якка дан.
Киләчәккә асылыбыз калсын
Матур гадәт буенча, быел да Питрау бәйрәмендә “Кряшен чибяре”н билгеләдек. 17 ел элек район күләмендә генә оештырыла башлаган бу конкурсның хәзер инде үз исеме, үз даны бар. Аны, хәтта, Питраудан аерып, грандиоз проект итәргә кирәк дигән фикерләр дә юк түгел. Монда инде конкурсны басу шартларыннан алып, сәхнә бәйгесе итү турында сүз бара. Билгеле, бу тагын да күбрәк көч, финанс һәм игътибар сорый. Ләкин, болай эшләгәндә, Питрауның яме, керәшенлеге кимемәсме? Этник конкурсны шоуга гына калдырып, үз асылыбыздан читкә китмәбезме? Алтын урталыкны таба алырбызмы?
Беренче елларында һәр район үзенең чибәрен Тырлау аланына алып килеп, катнашучылар исемлегенә шунда гына кертә иде. Хәзер кызлар алдан ук гаризалар биреп, сайлап алу турларын узып, ныклы әзерлек белән сәхнәгә чыгып, үзләренең “Кряшен чибяре” исеменә лаек булуларын күрсәтәләр.
Һәрбер конкурстан соң, әлеге чарага һәм, гомумән, керәшен дөньясына битараф булмаган кызларыбыз үсеп чыга. Алар үзләре үк оештыручылар составына кереп, “Кряшен чибяре”нең һәм башка мәдәни чараларның киләчәк язмышын кайгырта башлыйлар. Шундыйлардан, 2016 елда конкурста икенче урын яулаган, ә бүгенге көндә “Кряшен чибяре” конкурсының башкарма директоры вазифасын башкаручы Юлия Дувалованы әйтеп узарга кирәк. Юлия бәйге эчендә “кайнап”, бар мизгелләре белән күзгә-күз карашып, уңышлы һәм уңышсыз якларын барлап (идеал булган бернәрсә дә юк; булса да, вакыт узган саен, камиллелек таләп ителә), конкурсны оештыру эшенә кереште. Быел аның ярдәмчесе 2021 елдагы конкурста катнашкан Лиана Самойлова булды.
Яшьлек һәм матурлык конкурсы булгач, заманча мотивларсыз да булмый. Дөрес, бу – этник конкурс. Этника – “нафталинлы әби сандыгы” түгел. Борынгы, чын культурабызны хәзерге заман белән янәшә куеп, яшьләр дә кызыгырлык продукт әзерләү – конкурсның төп максаты. Яшьләр отып алган икән, димәк, культурабыз, кимендә, тагын бер буын дәвамында яшиячәк, дигән сүз. Хәзерге глобализация чорында бу – иң зур уңыш.
12 чибәрне 8 иләк аша сынадылар
Быел конкурсны журналист кына түгел, ә жюри члены буларак та күзәтергә туры килде. Конкурсанткалар – унике. Финалда Кукмарадан – Лидия Михайлова, Балык Бистәсеннән – Эльза Гордеева, Вероника Степанова, Татьяна Ефимова, Түбән Камадан – Эльвина Самойлова, Светлана Егорова, Питрәчтән – Регина Мухина, Яр Чаллыдан – София Комиссарова, Мамадыштан – Светлана Иванова, Алёна Евдокимова, Алёна Архипова, Менделеевскидан Ксения Александрова катнашты.
Унике төрле холык, чибәрлек һәм талант. Сәхнә – зур, халык – күп, югалып калырга да мөмкинсең, артык дулкынлану хисләре дә табигый. Кызларны, сигез төрле сынау аша уздырып, 12 номинация буенча бәя бирелде.
Иң элек, чибәр кызлар Питрауның төп мәйданына чыктылар. Күрсәгез иде, кунакларның күзе – кызларда гына; әле бер яктан, әле икенче яктан килеп фотога төшәләр. Күз тимәсен безнең керәшен кызларына, дип сокланып карап тордым.
Беренче турда кызлар үзләре чиккән бистәр белән икмәк тотып, дефиле ясадылар. Ипиләр һәммәсенеке дә уңып пешкән, рушниклар төрле ысуллар белән (крестиклап, шома итеп) чигелгән иде. Биредә, шулай ук, кызларның милли киеменә дә зур игътибар бирелде.
Икенче турда кызлар үзләре белән видеовизитка аша таныштырып, иҗади номер күрсәттеләр. Конкурс таләпләре буенча, билгеле бер вакыт куелган иде. Конкурсант никадәр генә яхшы эзерләнсә дә, әгәр бирелгән вакытка сыешмаса, баллары киметелде. Кызлар арасында төрле һәнәр ияләре – кондитер, тегүче, визажист, яңа гына кулларына аттестат яки диплом алучылары да бар. Берничә кыз иҗади номерны да үзләренең һөнәрләре белән бәйләп күрсәттеләр. Ләкин, алар үз чыгышларында җыр-биюгә өстенлек биреп, һөнәрләре күләгә астында, икенче планда калды. “Мин булдырам” дип, барысын берьюлы эшләп, җырлап-биеп күрсәтеп тә, көйгә бик үк басмаучы биючеләр дә, нотаны дөрес алмаучы җыручылар да булды.
Өченче һәм дүртенче турлар керәшеннәрнең һәм Идел буе халыкларының милли бәйрәмнәре турында булды. Биредә, күзгә ташланган нәрсә – туган телне начар белү. Кыз бала – ана буласы кеше. Туган теленең, халык теленең язмышы да – хатын-кыз кулында. Бу интеллектуаль турда милли бәйрәмнәр буенча да кызларның җаваплары төрле булды.
Иң-иңнәр кемнәр алар?
Шулай итеп, бирелгән вакытка сыешып, барлык сынауларны да лаеклы үткән, иҗади биремдә нәкъ тә үз иҗатын, үз талантын югары дәрәҗәдә күрсәткән җиңүче билгеләнде.
Әлбәттә, кызның чибәрлеге дә, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, күңел матурлыгы да исәпкә алынды.
Беренче урынны – Алёна Евдокимова, икенче урынны – Татьяна Ефимова, өченче урынны Вероника Степанова яулады.
Мамадыш районының “Кряшен Чибяре” Светлана Иванова булды.
Һәрбер кыз аерым номинациядә бүләкләнде:
Эльвина Самойлова – “Онлайн Кряшен Чибяре”;
Светлана Иванова – “Иң сөйкемле”;
Алёна Архипова– “Иң яхшы биюче”;
Алёна Евдокимова – “Иң җор теле”;
Эльза Гордеева – “Иң яхшы җыручы”;
Вероника Степанова – “Йолаларны яхшы белүче”;
Татьяна Ефимова – “Иң интеллектуаль”;
Светлана Егорова – “Иң оста чигүче”;
София Комиссарова – “Халыкчан костюм иясе”;
Регина Мухина – “Иң оста пешерүче”;
Ксения Александрова – “Этник костюм белгече”;
Лидия Михайлова – “Иң иҗади”.
“Кряшен чибяре” йөз матурлыгы белән генә түгел, ә кылган гамәлләре һәм ару күңеле белән дә тирә-якка дан тота. Кызларның барысына да киләчәктә бу “Кряшен чибяре” дигән дәрәҗәле һәм җаваплы исемне лаеклы йөртергә язсын!
Алёна Евдокимова: “Авырлыкларга каршы атлыйм, димәк, мин үсәм!”
Кечкенәдән папа белән мама Питрауга алып бара иде. Ни икәнен ул вакытта ныклап аңламасам да, күзем гел “Кряшен Чибяре” ишегалдына төшә иде. Матур күлмәкләргә, сәхнәгә чыккан берсеннән-берсе чибәр кызларга кызыккандыр бала күңеле.
Бәйгедә катнашырга беренче тәкъдим югары класста укыганда булды. Тәвәкәлләмәдем. Институтка укырга кердем. Янә районнан тәкъдим килде. “Мин бит җырлый белмим”, – дигән уйлар янә теләгемне сүндерде. 3нче курста практика үтү сәбәпле катнаша алмый калдым.
Узган ел мама белән (ул – авылыбызда клуб мөдире) керәшеннәрнең Мамадышта уздырылган “Җаңгырасын безнең җырулар” конкурсында катнаштым. Конкурс тәмамлангач, яныма Степан Спиридонов килеп, кайда укуым турында сорашты. Берничә атнадан район мәдәният йортыннан: “Кряшен Чибяре”ндә Мамадыш данын синең яклавыңны телибез”, – дип шалтыраттылар. Ризалаштым.
Җәйге сессиям тәмамлануга, халкыбызның йолалары, көнкүреше турындагы китаплар алып, ныклап өйрәнергә керештем. Курку бар иде. Казанга әзерлек турына баргач, кызлар белән аралашкач, күңелемә җылы йөгерде. “Кряшен Чибяре” дөньясындагы беренче адымнарым шулар иде.
Мин быел конкурска зур өметләр баглап бардым. Максатым – таҗны алу иде. Мин максатыма ирештем, беренче тойган хисем – горурлык.
Титул – халкымның йөзен аклау, шуңа мин үз җилкәмдә зур җаваплылык тоям. Шул җаваплы эшне лаеклы үтәргә язсын!
Узган ел белән чагыштырганда, быел әзерлек этабы минем өчен кыенлык тудырмады. Булган белемнәремне генә яңартып чыктым, кайдадыр бераз тулыландырдым. Миңа калса, иң авыр этап – “Интеллектуаль тур”. Күрше авыл халыкларының йола-традицияләре таныш булса да, чуваш һәм мордва халыкларының бәйрәмнәрен өйрәнү кыенрак булды.
Узган ел “Мамадыш Кряшен Чибяре” титулын алуым – иң зур җиңү иде. Куркуымны, икеләнүләремне җиңү. Кәефем бер дә төшмәде. Киләсе елга катнашырмын әле, бәлки, дип чын-чынлап җәйге ялга киттем. Быел янә икеләндем, катнашасым да килә, диплом да әле якланмаган. Тоттым да, авырлыкларга каршы атладым. Һич тә үкенмим! Димәк, мин үсәм!
Ландыш Гобәйдуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев