Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Вероника Михайлова балаларда фольклорга мәхәббәт тәрбияли

Вероника Михайлова балаларны фольклорга өйрәтә

“Туым Җондозы” керәшен җырын яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә быел “Иң яхшы сәнгать җитәкчесе” дигән яңа номинация керттеләр. Әлеге номинациядә Казан шәһәренең 24нче музыка мәктәбе укытучысы Вероника Михайлова җиңү яулады. Ә аның укучылары Мәликә һәм Сәет Насыйровлар фестиваль солистлары арасыннан Гран-при яуладылар. – Гран-при алу безнең өчен көтелмәгән сөенеч булды. Алга таба да әлеге юнәлеш буенча эш итәргә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга, репертуарга керәшен халык җыруларын күбрәк кертергә телибез. Мәликә белән Сәет нәселендә керәшеннәр юк. Аларны керәшен, нагайбәк җырулары белән мин таныштырдым. Балаларга бу юнәлеш бик ошый. Алар керәшен көйләрен яратып, тәмен белеп җырлыйлар, – ди балаларның сәнгать җитәкчесе.

Вероника укытучыларга хас булганча, гаять игътибарлы, төгәл, аңлаучан... Боларны “Туым Җондозы” фестиваленең сәхнә артында Верониканың укучылары белән сөйләшүеннән дә аңладым. Балалар аның белән үзләрен бик иркен тоталар, аларны ишетүче, тыңлаучы барлыгын тоялар. Укытучыларына булган хөрмәтләре, яратулары сизелеп тора. Моны бер мин генә түгел, “Туым Җондозы”ның жюри членнары да күргәндер. Шулай булмаса, “Иң яхшы сәнгать җитәкчесе” номинациясендә җиңүче итеп аны билгеләмәсләр иде.

Туган җиреннән читтә яшәсә дә

Вероника Михайлова – ерак Чиләбе өлкәсеннән килгән нагайбәк кызы. Ул Нагайбак районының Кассель авылында туып-үскән. “Анда минем бөтен туганнарым яши. Казанда нагайбәкләр бик аз. Алар белән интернет аша гына аралашабыз”, – ди ул.

Кечкенәдән туган авылында нагайбәк җырларын ишетеп, күңеленә сеңдереп үскән. “Кассельдә “Көмешләр” фольклор ансамбленең солисты булдым. Мәктәптә укыганда “Гумыр” ансамбле түтиләре белән төрле шәһәрләргә барып, күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаштык. Мин нагайбәк җыруларын яратып башкара идем. Фольклор белән кызыксынуым 2014 елда Мәскәүдә уздырылган “Созвучие сердец” конкурс-фестивалендә катнашканнан соң тагын да арткандыр, дип уйлыйм. Анда мин “Карагай да агач” дигән озын нагайбәк җыруын башкарып, беренче дәрәҗә лауреат исемен алдым”, – ди ул. Әлеге конкурстан соң Вероника “Туым Җондозы”нда катнаша һәм, шулай ук, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Шуннан соң, үзенең тормышын фольклор белән бәйләргә уйлый. Фольклорчы Геннадий Макаров киңәше белән меңнәрчә чакрым юл узып, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. “Геннадий Макаров белән “Арумысыз, туганнар” фестивалендә таныштым. Шунда ул минем талантыма югары бәя бирде һәм консерваториягә укырга чакырды. Туган җиремнән еракта булса да, миңа һәм минем туганнарыма бу идея ошады”, – дип сөйләде ул.

Казан консерваториясендә ул татар музыкасы һәм этномузыкологиясе кафедрасында укый. “Әлеге кафедраны мин үзенчәлекле дип саныйм. Анда алган белемне, тәҗрибәне мин башка җирдә туплый алмас идем. Консерваториядә Татарстанда яшәүче халыкларның җырлау манерасын үзләштердем. Анда фольклор теориясе, Идел буе халыкларының этнографиясе буенча кызыклы лекцияләр тыңладым. Экспедицияләрдә үзем яздырып алган музыка үрнәкләренә расшифровкалар ясарга, аларны анализларга өйрәндем. Консерваториянең фольклор һәм инструменталь ансамблендә катнаштым”, – дип сүзен дәвам итте Вероника.

Казанда укыганда Вероника берничә тапкыр туган ягына фольклор-этнографик экспедициягә кайтып килә. Нәтиҗәдә, “Музыкально-поэтическая культура нагайбаков Челябинской области” дигән темага диплом эше яклый.

Балаларга фольклор укыта

Бүгенге көндә ул Казан шәһәренең 24нче музыка мәктәбендә фольклор классы укытучысы булып эшли. Анда ул балаларны Идел буе халыкларының фольклоры белән таныштыра.

Музыка мәктәбе укучылары дәресләрдә халык җырларын, биюләрен, тизәйткечләрен, уеннарын өйрәнәләр. Шулай ук, сәхнә культурасын, җырлаганда дөрес итеп сулау техникасын да үзләштерәләр.

Балалар, олылар кебек, халыкның җыр-биюләрен саклап калуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлап бетерә алмыйлар. Күңел ачу ысулларына бай булган XXI гасырда фольклорны өйрәнү бик күңелсез эш булып тоелырга да мөмкин аларга. Шуңа күрә дә, балаларда, беренче чиратта, фольклорга карата кызыксыну уятырга кирәк. Вероника Михайлова да дәресләрдә, балалар арымасын, материалны тизрәк үзләштерсен өчен, 10-15 минут халык уеннары уйната.

Мәктәптә балалар үз сәләтләрен үстерү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. “Дәресләрдә без уңай иҗат атмосферасы тудырабыз. Концерт номерларын әзерләгәндә балалар безнең киңәшләр белән генә чикләнми, үзләренең фикерләрен белдерәләр, идеяләрен тәкъдим итәләр”, – дип искәртеп үтте яшь укытучы. Ә иң мөһиме, мәктәптә укучылар туган телләрендә җырлый, сөйләшә алалар.

Укучылар керәшеннәрнең, нагайбәкләрнең мәдәниятен дә өйрәнә. “Узган ел балаларның керәшен культурасы белән якыннан танышасылары килде. Шуның өчен без Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә бардык һәм “Укучылар өчен халык мәдәнияте” дип аталган акциядә катнаштык. Анда балалар үзәктәге музейда булдылар. “Чабата” биюен өйрәнделәр”, – дип сөйләде Вероника.

Мәктәптән соң фольклор юнәлеше буенча укырга керергә теләүче укучылары да бар икән. “Бүгенге көндә дүрт укучыбыз фольклор юлын сайларга тели. Минем уйлавымча, алар булдырачаклар. Без үз чиратыбызда, балаларның иҗатка омтылышларын, хыялларын ныгытуда ярдәм итәргә тиеш”, – ди ул.

Балаларны фольклор белән таныштыру, халык җырларына мәхәббәт уята алу – мөһим эш. Вероникага хезмәтендә зур уңышлар, рәхмәтле укучылар телим.

 


 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев