Анастасия ЯКОВЛЕВА: “Кешеләргә ярдәм итү – тормышымның мәгънәсе”
Анастасия Яковлева балачагыннан ук ак халат кигән затларга сокланып, тормыш юлын медицина белән бәйләргә була.
Тормышта үзеңне табу – иң авыр нәрсәләрнең берсе. Кемдер туганда ук җырлап туа, ә үскәч, җырчы я артист була. Кемдер олыгайган көнендә дә үзенең кем икәнлеген аңлый алмыйча азаплана. Шуңа, юлыңны табу, бер адымга да аннан тайпылмыйча алга бару – зур бәхет.
Бүгенге әңгәмәбезнең героинясы Анастасия ЯКОВЛЕВА балачагыннан ук ак халат кигән абый-апаларга сокланып, тормыш юлын медицина белән бәйләргә була.
“Һөнәрең ана сөте белән керәдер”
Настяның тамырлары Теләче районының Субаш авылына (әтисе яклап) һәм Балык Бистәсендәге Казаклар-Чаллысына (әнисенең авылы) килеп тоташа. Гаиләдә ике кыз үсәләр, һәм, иң кызыгы, икесе дә табиб һөнәрен сайлый.
“Папа гел әйтә иде: “Табиб һәм укытучы – иң борынгы һәм һәрвакыт кирәкле һөнәрләр”. Миңа калса, һөнәрең ана сөте белән үк керәдер. Чөнки үземне хәтерләгәннән бирле “медик” булу турында хыялландым. Кечкенә чакта ак сумкалар тегеп, аларга кызыл крестлар ясап, уенчыкларымны дәвалап уйный идем”, – дип көлә ачык йөзле әңгәмәдәшем.
Настяның әбисе дә (әнисенең әнисе Федосья Александровна) гомере буе авылда фельдшер булып эшләгән. Түтиләренең күбесе шушы өлкәдә кайный.
“Мин – табиб” дип әйтүе генә ни тора!”
Медицина юлын сайлаган яшьләрне озын-озак һәм катлаулы уку еллары көтә. Төн йокысын йокламаса да, тез башының латинча ничек булуын студент-медик һичшиксез белергә тиеш. Киләчәктә үз өстенә кеше гомере өчен җаваплылыкны ала торган кеше бит ул!
Анастасиянең дүрт югары белеме бар. Иң элек, ул Казан дәүләт медицина университеты карамагындагы колледжда укып, шәфкать туташы белгечлеге ала. Аннан соңгы алты елы шул ук университет диварлары арасында уза. Аннан педиатр булып чыгып, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтында ординатурага терапевтлыкка укырга керә. Анысын тәмамлагач, Мәскәүдә спорт табибына да укып, тормышын медицинаның тагын бер кызыклы тармагы белән бәйли.
“Мине уку беркайчан да куркытмады, чөнки теләгем зур иде. 13 ел укыдым һәм әле дә туктамыйм. Университет бит ул диплом гына түгел, ә мавыктыргыч бер чор. Иртәдән кичкә кадәр кызыклы лекцияләрдә утырасың, аннан төне буе өй эшләре хәзерлисең, төрле дәваханәләргә практикага йөрисең. 2нче, 3нче курста, тәҗрибә туплау өчен, эшкә дә урнашып була. Ашауны, йокыны белмичә, дежурстводан соң лекцияләргә чабасың. Әйе, нерв системасы бераз какшый (көлә), ләкин нәтиҗәсе бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. “Мин – табиб” дип әйтүе генә дә ни тора!
Без табибларны, беркем дә аңламыйдыр кебек тоела миңа. Ни кадәр катлаулы һәм җаваплы эш. Коллегаларым уникаль кешеләр, гомумән, медицина – уникаль өлкә. Вакыт табып, бу турыда китап язармын бәлки”, – ди Настя.
Инде укый-укый тынычланырга вакыт дисәң дә, Настя һәрвакыт үсештә булырга омтыла, төрле эзләнү эшләре үткәрә, медицинадагы яңалыклар белән таныша, яңа аппаратлар, дарулар, дәвалау ысуллары өйрәнә. Өстәвенә, үзе дә кайчандыр студент булып йөргән институтта әле яңа гына медицинага аяк атлаучы яшьләрне укыта.
Тагын бер мавыгуы
Настяның буш чагын табу авыррак булды, чөнки ул берничә җирдә эшли, әйткәнемчә, укытырга да өлгерә.
Төп эше – республика клиник дәваханәсендә (РКБ), анда ул – терапевт һәм спорт врачы. Шулай ук, Казан “неотложка”сында да эшли.
“Беренче эш көнемнән үк үземне “өйдә”ге кебек хис иттем, дисәм, алдамам. Эштә нинди генә хәлләр булмый. Авыруны китерәләр, югалып калмыйча, шунда ук диагноз куеп, аңа ярдәм итәргә кирәк. Бик тиз эшләргә, фикерләргә туры килә, шуңа хәзер мине шаккатыру да, куркыту да авыр.
Спорт чараларында табиб булу – хоббием. Спортчылар арасында да олимпия чемпионнары, спорт мастерлары бар. Спортчылар, гомумән, бик үзенчәлекле, дисциплиналы, алардан күпкә өйрәнеп була. Кыскасы, эшемнән ләззәт алам. Кешеләрне дәвалый алу, эшеңнең нәтиҗәсен күрү – зур бәхет”, – дип үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты Настя.
Әти-әнисенең горурлыгы
Шуның кадәр җаваплы һөнәр иясе тормышта да бик җитдидер, дип уйлыйсыздыр инде. Настя исә бик гади һәм ачык күңелле. “Мине, беренче карашка, горур я тәкәббер дип уйларга мөмкиннәр, ләкин бераз аралашкач, андый түгеллегемне аңлыйлар. Әти-әнием безне артык “дөрес” итеп тәрбияләделәр. Мин – гадел һәм үз максаты булган кеше. Ярдәм сорап килүчеләрне беркайчан да борып җибәрмим. Туганмы, дусмы, танышмы – һәрберсенә кулымнан килгәнчә булышам. Чөнки кешеләргә ярдәм итүнең тормышым мәгънәсе икәнен беләм”, – ди ул.
Бик сирәк туры килә торган буш вакытларын якыннары, гаиләсе янында үткәрергә тырыша. Шулай ук, рәсем ясарга, сәяхәт итәргә ярата.
“Хыялым да гел бер иде – әти-әниемнең горурлыгы булу. Бүгенге көндә үземнең шундый шәхес булып җитүемдә аларның өлеше зур. Сокланам һәм чиксез рәхмәтлемен аларга”, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.
Анастасия белән сөйләшү шуның кадәр җиңел һәм рәхәт булды, әйтерсең лә, ул сүзләре белән дә дәвалый. Үз һөнәренә чын-чынлап гашыйк кеше әнә шундый буладыр ул. Канатлана-канатлана, кызыклы вакыйгалар, үз эш тәҗрибәсе турында сөйли, ә күзләрендә – канәгатьлек, тормышка мәхәббәт. Бу тормышта күпме кешенең гомерен коткарыр да, ярдәмгә мохтаҗ күпме авыруны җылы, шифалы куллары белән дәвалар әле ул.
Уйлары да үз күңеледәй апак булган ачык йөзле карендәшебез Анастасиядәге эчке көчкә, шәфкатьлелеккә сокланмау мөмкинме?!
Фото – шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Настя бн якташлар без. Бергә- бергә сәхнәләрдә чыгыш ясап йөри идек. Бик белемле булуына өстәп, ул әле бик сәләтле сәхнә кешесе дә! Тормышта үз юлын табып, ныклы адымнар бн алга баруына чиксез шатмын! Ниятләре кабул булып, изге максатына ирешергә язсын!
0
0