Анастасия Дементьева: «Бүгенге көн белән яшәргә кирәк»
Студентлык еллары – эзләнүләр, акылга сыймаслык идеяләр һәм тормышта үз юлыңны сайлау дәвере.
Билгесезлек белән очрашканнан соң, вакытлыча тынычлык чоры башлана, бу – үзгәрешләрнең җимешләрен татыганда туктап тору. Соңыннан, нидер җитми кебек тоела башлый, һәм тагын хаоска чумасың, аның ярдәмендә үсәсең (үзгәрешләр үсешкә этәргеч булып тора). Шундый халәт белән, һичшиксез, туган нигезеннән әле генә аерылган студентлар “дуслаша”.
Анастасия Дементьева, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:
– Нигез йорттан чыгып киткәч, кечкенә генә мәшәкать тә зур бәла булып тоела: йокы туймый, ялкауланып эшне соңгы көнгә кадәр сузу, бетмәс өй эшләре... Ләкин студент тормышының уңай ягы – мөстәкыйльлеккә өйрәнүдә. Барлыкка килгән проблемаларны хәл итеп, без тәҗрибә туплыйбыз, һәр гамәлләр өчен кеше үзе җаваплы икәнлеген аңлый башлыйбыз. Институтта уку еллары – бәхетле, кайгысыз вакыт... яшьлек һәм ирек. Шулай ук, кызыклы хатирәләргә бай вакыт. Мисал итеп сессия вакытын гына алыйк: студентлар төрле сынамышларга ышаналар. Мин дә читтән калганнардан түгел. Ел саен тәрәзәне ачып, “Халява, приди!” дип кычкырам. Күпләр моны юләрлек, ди. Уңышны (халяваны) чакырып кычкырганга түгел, ә ышанганга күрә килә бит ул! Тормышта күп нәрсә ышанудан тора.
Бүгенге көн белән яшәргә кирәк дигән фикердәмен, чөнки киләчәкне генә кайгыртып, тормышның ямен тоеп булмый. Шуңа күрә бөтен көчне укуга бирергә ярамый – ял итә белергә дә тиешбез. Һәр студентка укыганда теория белән генә чикләнергә ярамаганлыгын, практика булуының да мөһим икәнлеген истә тотарга киңәш итәм. Теорияне генә белеп, ерак китеп булмый. Бигрәк тә мин белем алган юнәлештә. Балалар белән эшләргә яратам, киләчәктә укытучы булырга телим. Үземне психология өлкәсендә һәм инглиз теле тәрҗемәчесе итеп тә күрәм.
Арсений Михайлов, КФУның юридик факультеты:
– Студент тормышының өстенлеге буш вакытның күп булуында, минемчә. Мөмкинлек булса, эшкә урнашу яхшы, университет тормышында актив катнашырга яисә тырышып укырга һәм буш вакытны үзеңә генә багышларга киңәш итәм. Укудан арынып, ял итү дә әһәмиятле. Ә студент булу авыр түгел. Бары тик көн тәртибе бераз үзгәрә. Барыннан да элек, минем өчен студент булу ул – тормышның яңа баскычы, чөнки югары юридик белем алу – зур хыялым.
Имтиханнарга яхшылап әзерләнсәң генә сессияне уңышлы ябып була дип уйлыйм. Шуңа күрә бернинди сынамышларга да ышанмыйм. Беренче чиратта теорияне белү мөһим, чөнки ансыз практика файдасыз. Зачетка яисә имтиханга кергәндә укытучының исемен белү зарур, әлбәттә. Шулай ук, һәрвакыт укытучылар белән исәнләшергә кирәк.
Студент чоры – иң рәхәт чак, дигән фикерне институт тәмамлаучылар тарафыннан еш ишетергә мөмкин. Ә студент чакны сагыналармы икән? Ике ел элек Казан медицина колледжын тәмамлаган Юлия Марышева фикерен белдек. Бүгенге көндә ул һөнәре буенча Казанда шәфкать туташы булып эшли.
– Студент булу – балалыктан зур тормышка басуның иң рәхәт, кызыклы чоры, мәшәкатьләрнең җиңел хәл ителә торган вакыты. Нәкъ шул чактан мөстәкыйль тормыш башлана. Зур тормышка аяк басканда авырлыклар шактый була, чөнки күп нәрсәне белмисең. Кечкенә генә проблема зур булып тоела: параларда озаклап утырырга, төннәр буе дәресләргә әзерләнергә туры килә, йокы туймый... Туган өеңне, әти-әниеңне сагыну хисе биләп ала.
Хәтерлим, тулай торакта торганда тәрәзә төбендә утырганга күрә, актлар залына идән юарга җибәрделәр (көлә – авт.). Сессия вакытында аяк киеменә биш сумлыкны салып, имтиханга керә идем. Булыша иде бит! Барлык имтиханнарны җиңел биреп бардым. Ләкин, күңелле истәлекләр искә төшсә дә, яңадан студент булырга теләмәс идем. Миңа укуга караганда, эшләве җиңелрәк.
Фото:Анастасия Дементьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев