Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Яшьләр яңа планнар төзи

Сентябрь җитте ‒ яшьләр яңадан Казанга җыела башлады. Кайсылары укырга килә, кайсылары җәйге яллардан соң эшкә чыга. Бу ‒ бергә очрашып, киләсе көннәргә планнар төзер вакыт, дигән сүз.

Озын яллардан соң беренче очрашу 9 сентябрь көнне Халыклар Дуслыгы йортында булды. Очрашуны керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алиса Спиридонова алып барды. Ул килгән яшьләрне сәламләп, алда көткән тыгыз эш графигы белән таныштырды. Бу көнне каникул буена бер-берсен сагынып өлгергән республика керәшен яшьләре оешмасының актив егетләре һәм кызлары бергә җыелышып, тату бер команда булып эшләргә яңа планнар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышты. Бу очрашуда "Айбагыр" лагеренда ял иткән, 15 яшьләре тулган Казаннан, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарыннан балалар да бар иде. Алар очрашуга зур кызыксыну белән килгәннәр. "Бәрәкәт" республика керәшен яшьләре оешмасы үткәргән мавыктыргыч һәм күңелле чараларда катнашырга теләкләрен белдерделәр.

Очрашуда 4-6 октябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгендә үткәреләчәк "Халыклар дуслыгы - Татарстанның байлыгы" милләтара форумында катнашасы кандидатлар сайланды. Шулай ук "Первокурсник" көненә багышланган кичәгә әзерлек турында да сүз алып барылды. Оргкомитет та сайлап куелды.

Бу очрашуга яңа яшьләрнең күп килүе аеруча сөендерде.

Алда яшьләрне кызыклы очрашулар, мавыктыргыч чаралар, проектлар, күңел ачулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев