Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Усы егете рядовой Никита – контрактчы

Элек унсигезенә җиткән егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычны үтәүдән читтә калырга тырышуы башка сыймаслык хәл иде.

Җәмгыятьтә, берара, төрле юллар белән “армиядән качып калу” төшенчәсе өстенлек итеп алды. Ниһаять, вакыт дигәнең егет кеше өчен армиягә барып, тормыш мәктәбе үтүнең мөһимлеген үзе раслады

Мөслим районындагы Яңа Усы авылының бүгенге көндә контракт буенча хәрби хезмәт итүче бер егете бар. Ул – армия сафларына алынып, Һава-космик көчләрендә хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта Киров өлкәсендәге частьта контрактчы хезмәтен үтәүче Никита Романов.

Никита 2017 елның көзендә армиягә алынып, Самара шәһәрендәге частьта хәрби әзерлек үтә. Соңыннан, Пермь өлкәсенә күчерелә. Баштарак өйдәгеләре, дуслары сагындырса да, егет сынатмый, акрынлап хәрби хезмәткә, андагы ныклы тәртипкә ияләшә.

Мәктәпне тәмамлагач Мәскәү финанс-икътисад университетында укып, “Мәгълүмат системалары буенча техник” булган егет биредә үз белгечлеге буенча хезмәт итә. Ул – радио локация системасы операторы. Рядовой Никита Романов инде дүртенче елын хәрби хезмәттә.

Никитаның әтисе Андрей Романов

Аның туган авылы Усыда яшәүче әти-әнисе “илләр тыныч булганда егет кешенең армиядә хезмәт итүе – изге бурычы, намус эше” дип саныйлар. Ә аның ике энесе Һава-космик көчләре формасы кигән, кулына автомат тоткан җитди кыяфәтле дәдәйләре Никитаның йорт түрендәге портретына кызыгып та, горурланып та карыйлар. Җәйгә инде энесе Антон Яр Чаллы шәһәрендәге Кама автомеханика техникумында укуын тәмамлап, армиягә китәргә әзерләнә. Ә төпчекләре Тарас әлегә Усы мәктәбенең 7нче классында укый. Анысы да, вакыты җиткәч, өстенә солдат формасы кияр... Алар нәселендәге ир-егетләр өчен армиядә хезмәт итү буыннан-буынга күчкән изге бурыч булып санала бит.

Әтиләре Андрей 1987-1989 елларда стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ул Семипалатинск-30 шәһәрендәге атом-төш энергетик җайланмалары операторы булган. Аның бертуган дәдәе ефрейтор Анатолий 1986-1988 елларда Мәскәүдәге частьларның берсендә шофер булып хезмәт иткән. Ә энесе – артиллерия разведкасының өлкән разведчигы ефрейтор Романның сроклы хәрби хезмәте 2004- 2006 елларда Ростов-на-Донуда үткән. Туганнан туганнары Павел 2010-2011 елларда Кострома шәһәрендә хезмәт итеп кайткан. Анысы – борттагы эзләп табу һәм төзәү радио локация комплексларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча өлкән механик.

Бабасы Степан Григорьев, 1947 ел 

Романовлар гаиләсендә кадерләп саклана торган альбомда еллар тузаны уңдырып, төсен алып бетергән иске фотоларны да күрергә була. Аларның берсендә җырак бабайларының атасы Михаил Григорьев хәрби гимнастеркадан басып тора. Бу фотоны ул үзенең сугышчан дуслары
белән 1943 елда төшкән. Илгә фашистлар явызларча басып кергәч сугышка алынган Михаил Степанович утлы фронт юлларыннан Будапештка кадәр барып җиткән. Ә аннан аларны Ерак Көнчыгышка, японнарга каршы сугышка җибәргәннәр. Ул 1946 елда гына туган авылы Усыга кайткан. Ә Михаилның улы Степанга өстенә шинель киеп, кулына корал тотып, фашистларга каршы сугышырга туры килмәгән. Әмма җиде ел гомере хәрби хезмәттә үткән – 1945 елдан 1952 елга кадәр армия сафларында булган ул. Аның 1947 елны Татищево станциясендә төшеп җибәргән фотосы да Романовларның гаилә альбомында кадерле бер истәлек буларак саклана.

Бабасының атасы Михаил Григорьев (уртада), 1943 ел 

Степанның улы Виталий, үз бабасы һәм әтисе шикелле үк, солдат хезмәтен үткән – 1972-1974 елларда Хабаровскида чик саклаган.

Гаилә башлыгы Андрей Романов яклап та, аның хатыны Галина Степановна ягыннан да армиягә бармый калган бер генә ир заты да юк. Бу, әлеге нәселләрдә ир-егетләргә, малай чактан ук, хәрби хезмәткә карата тиешле мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләгәнгә шулайдыр.

Быел да Ватан сакчылары көнен иң зур бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтүчеләр арасында Яңа Усы авылындагы Галина һәм Андрей Романовлар гаиләсе дә булгандыр. Үзләре ни теләде икән алар бу көнне? Мөгаен, дөньяларның тыныч булып, уллары Никитаның һәм хәрби хезмәттәге барлык ир-егетләрнең туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәрдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев