Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Ильсия Бәдретдинова белән дуэт җырларга хыялланган Юлия Марышева тормышының ничек үзгәрүе турында сөйләде

"Халык җырчысы" бәйгесе җиңүчесе: "Күңелем тыныч",-ди

"Керәшен чибяре" конкурсында өченче дәрәҗә диплом иясе Юлия Марышева Кукмара районы Пчеловод авылында туып үскән. 2018 елда ул “Интертат” редакциясе уздырган “Халык җырчысы” бәйгесендә җиңү яулаган иде. Анда Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче 50 дән артык үзешчән башкаручы катнашты. Шулай ук “Болгар радиосы” , Дилә Нигъмәтуллина оештырган үзешчән җырчылар өчен уздырылган бәйгеләрдә җиңеп чыккан. Икенчесендә, җиңүче буларак, “Пирамида” концертлар залында Дилә Нигъмәтуллина белән дуэт башкарган, ә “Болгар радиосы” “Аксу” тавыш яздыру студиясендә үз альбомым чыгару мөмкинлеген биргән.

Заманында, журналистлар Юлиянең Ильсия Бәдретдинова белән җырларга теләү хыялын башисем итеп куеп, зур итеп язып чыккан иде. Бу турыда ул үзе: “Ришат Төхвәтуллин һәм Илсөя Бәдретдинова белән рәхәтләнеп җырлар идем. Ришат үзенең моңлы тавышы белән җәлеп итсә, Илсөя апаның көчле рухына сокланам, башкару алымын яратам”, - диде. Ике ел үтсә дә, кызның әлеге теләге әле хаман хыял булып яши икән.

- Ильсия Бәдретдинова белән үзем дә элемтәгә кермәдем, аннан да хәбәр ишетелмәде. Киләчәктә җырларбыз әле, - дип өметен өзмәвен белдерде Юлия Марышева.

7-8 яшеннән үк авыл сәхнәсендә җырлап үскән Юлия бүгенге көндә Казан медицина училищесында укый. Булачак шәфкать туташы. Безгә илдә барган үзизоляция чорында онлайн укып, курс эше язып ятуы турында әйтте. "Конкурстан соң артык үзгәрешләр сизмәдем. Томыш бер көйгә ага тора. Илһам булганда Инстаграм өчен каверлар яздырам", - диде.  

Юлия Марышева “Болгар радиосы” бүләк иткән альбом яздыру мөмкинлегеннән дә әле файдаланмаган. “Беркайчан да җырчы булу теләгем булмады. Әни кебек өйдә җырлыйм. Финанс мөмкинлекләрем булса, җырлар яздыру теләгем бар”, - дип бүлеште ул.

Апрель аена игълан ителгән үзизоляция көннәрен Юлия тормышка, үзебезгә, якыннарыбызга карата мөнәсәбәтне яхшы якка үзгәртү өчен менә дигән мөмкинлек дип саный. “Үземнең коронавирус белән авырган кеше белән сөйләшкән булмагач, ничектер ышанып та җитеп булмый. Карантин кагыйдәләрен үтим, паникага бирелмим, кунелем тыныч. Аллага шөкер”, - дип белдерде.

Юлия Марышева башкаруында "Ачы балан" җырын тыңлагыз: 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев