Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Безнең кызлар консерваторияне “алган”!

Быел Казан дәүләт консерваториясенә ике керәшен кызы укырга килде. Икесе дә татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасында белем алачак.

Аларның берсе - Яр Чаллы кызы Алина Ахметшина-Майорова. Ул быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлаган. Тамашачыларга ул "Туым җондозы" конкурсында берничә ел рәттән актив катнашучы буларак та билгеле. Моннан кала, Алина Чаллыдагы "Җанагайлар" яшьләр фольклор ансамблендә солистка да. Узган елгы "Керәшен чибәре" конкурсының өченче дәрәҗә җиңүчесе дә әле ул.

Икенче студентыбыз - Чиләбе өлкәсеннән килгән 17 яшьлек нагайбәк кызы Вероника Барышникова. Ул быел Нагайбак районы Кассель авылы мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. "Вероника консерваториягә урта махсус белеме булмыйча кергән икенче студенткабыз. Беренчесе - шулай ук, Чиләбедән килгән Юлия Савельева иде", - ди этномузыка кафедрасы белгече Геннадий Макаров. - Юлияне думбрада уйнарга өйрәттек, ул бу уен коралын бик яратып кабул итте, бик оста уйный, конкурсларда катнаша. Верониканы гөсләдә уйнарга өйрәтермен дип, планлаштырам. Нагайбәкләрнең гөсләдә уйнаулары үзенчәлекле, безнекеннән аерылып тора. Бу гөсләнең настройкалары белән бәйләнгән. Мин Верониканы нәкъ "нагайбакча" уйнарга өйрәтергә телим".

"Консерваториягә керер өчен биш экзамен бирдек: музыкаль диктант, иҗади конкурс, сольфеджио, төрле өлкәләр буенча коллоквиум, рус теле һәм әдәбияты, - ди Вероника Барышникова. - Этномузыка бүлекчегенә бирелгән ике бөртек урынга Алина белән мин эләктек. Иҗади конкурста мин нагайбәк, ә Алина керәшен җырларын җырлады. Ни өчен Казанны сайладыммы? Чөнки бары монда гына нагайбәкләрнең мәдәниятен өйрәнеп була. Этномузыкология белгечлеге тик Казанда гына бар. Мин монда үземне өйдәге кебек хис итәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев