Кунаклы йорт — хөрмәтле йорт
Владимирга кунакка менеп төштем әле – Анна Нислинаның (авылдашлары әйтмешли, “Нислин Аннугы”) юбилеена дәштеләр. Бу очрашу балачак хатирәләремне яңартты...
Аннук түтинең ире Бәчли дәдәй (ул мәрхүм инде) – әтинең туганнан туышканы, бик якын туганы. Миңа 4-5 яшьләр чамасы булгандыр, көпә-көндез, әби белән кунакка мендек. Олы кунак иде ул, өй тутырып кеше җыелган. Хәзер шул хакта сорагач, Аннук түти: “Ул вакытта туган көнннәр үткәрү юк иде, өй боткасы булгандыр”, – диде. Ул кунакны мәңге онытасым юк: бик куркып, әбигә сыенып кына утырдым. Курыкмассың ди, тоталар да табагач, кисәү агачы күтәреп киләләр, килгән кунакларга өстәл аркылы шуларны сузып, ашарга-эчәргә кыстыйлар. Миңа да тимәсеннәр дип, шартлаганчы ашаганымны хәтерлим, сукмасалар гына ярар иде дип, әбигә сыенам. Миңа артык бәйләнмиләр, әби өчен куркыныч. Сәер иде ул сыйлаучылар: үзләре чынлап торып орыша, аннары көлеп-елмаеп җырлап җибәрә. Бу “әкәмәтләр” көндез булды.
Кич белән кунакка әти-әниләр дә менде, тагын мине иярттеләр (әбиләр түбән очта яшәгәч, Нислиннарга менәсе инде). Куркуым “бик көчле” булгандыр инде, “менмим” дигәнемне хәтерләмим. Алай да әти янына утырырга тырыштым. Әти әти инде, бәләкәй чакта әтидән дә көчле кеше юк бит ул, ник укуат (ухват) тотып килеп басмыйлар! Ир-атлар өстәлләрнең бер ягында, хатын-кызлар икенче ягында утырды. “Парлашып утыру юк иде ул элек”– дигәннәрен соңрак кына белдем.
Кич белән алай ук кыланмадылар, матур гына кыстап, күңел ачып утырдылар. Бик күп җырладылар. Әти баянда уйный, кунаклар җырлый. Һәрвакыттагыча, берсен-берсе уздырам дип, өстәл белән өстәл ярыша. Биергә вакыт җиткәндер инде, ишегалдына чыктылар. Җәйге җылы кич иде ул. Әти баянына кушылып, әнинең (Роза Григорьевна) ялгыз җырлаганын да, өстендә зәңгәрсу күлмәк икәнен дә хәтерлим. Кунакта аны җырлатмыйча калдырмыйлар, ә әтинең кулында гел баян була. Әни: “Кунакка барганда өйдә ашарга пешереп китәм, баян уйнап утырып, атаң ач кайта, ашарга сорый”, – дип көләргә ярата безнең. Бу юлы баянчыны башка гармунчы алыштырды. Йорт хуҗасы Бәчли дәдәй үзе булгандыр ул, мөгаен. Ул да оста гармунчы иде. Китте бию көе... Мин шунда әтинең иң оста биюче икәнен күрдем. Алай итеп, оста артистлар гына бии ала, андыйларны телевизордан гына күрсәтәләр.
Вакытлар узгач, шундагы гаҗәп матур тоелган биюен үзенең исенә төшердем. “Кызым, мин бит армиядә профессиональ баянчылар белән генә түгел, профессиональ биючеләр белән дә хезмәт иттем”, – диде. Менә ничек икән! Әйтәм укучылар әти өйрәткән биюләр белән конкурслардан урыннар алып кайта торган иде. Усали мәктәбендә Семен Пасыев оештырган һәм 3-4 тавышка җырлый торган хорларны әле дә хәтерлиләр. Ә менә әтинең биюче икәнен азлар гына беләдер, чөнки кулыңнан баян төшмәгәч, биеп йөреп буламыни?
Шушы Нислиннардагы кунакта тагын бернәрсә истә калган әле. Бала вакытта тәмәке исен бик ярата идем мин. Шуклыклары өчен беренче партага утыртылган малайлар ир-ат укытучылар дәресендә шатлана-шатлана урыннарын миңа “бүләк итәләр” иде. Күрәм: ишегалдындагы ир-атлар белән әти дә тәмәке тартып тора. Менә сөенеч! Минем әти дә тәмәке тарта белә икән. Йөгереп әти янына килдем, шатлыгымны яшерә алмыйм: “Әти! Син тәмәке тарта башлыйсыңмы әллә?”. Әти гафу үтенгән кебек: “Борчылма, кызым, үпкәмә бер йотым да төтен суырганым юк, кыланып кына бу”, – ди. И-и, сөенгән булам тагын!
Бәчли дәдәйнең әнисе Ак түти Анна исемле иде. Минем бабай белән бертуган. Әби (үз әбием дә Анна исемле) белән Ак түти очрашканда Аннук түти турында да сөйләшәләр. Яманлап түгелдер, истә калган булыр иде, кечкенә ваыттагы хәтер бик шәп минем. Мин аптырый идем: “Бу олы кешенең наданлыгы! Ничек инде үзең Анна исемле була торып, кызыңа Аннук дип, исем кушарга кирәк! Ләкин Аннук түти Ак түтинең кызы түгел, ә килене булып чыкты. Шуңа микән, белмим, “Аннук җиңги” дип әйтмәдем мин аңа, түти булды ул.
Менә шушындый балачак истәлекләрен кузгатты бу кунак. Ә Аннук түтинең 75 яшьлек юбилеена килгәндә, авылдагы туганнарның бик матур, җылы, тыйнак кына очрашуы булды ул. Җырлаштык та, биештек тә. Нәкъ керәшеннәрчә! Читтәге туганнарны борчып тормаганнар, чөнки карлы- яңгырлы, бөтен дөньяны шугалак иткән көннәр иде ул. Аннук түтинең кызы Венера кунак өстәлен сәнгать әсәре иткән. 2022 елгы “Сөембикә” журналының берничә санында аның рецептлары тәкъдим ителде, үз эшенең республикага билгеле остасы ул. Бирегә килгәннәрнең күбесе юбилярны “Мәктәп Аннук түти”дип йөри икән. Чөнки каенанасы кебек үк, ул да, мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән. Дистәләгән мичкә утын ярып яга, ике тыкрык - ике урам аша көянтә белән су ташыган заман бит ул. Якын итеп килүчеләр аның сабыр, сер сыйдыручы, чама белән генә сүзен үлчәп сөйли торган хатын итеп бәяләделәр. 48 ел гомерен каенана белән яшәгән, ирен, газиз улын югалткан, тормыш авырлыклары күргән Аннук түтигә барыбыз да сәламәтлек, озын гомер теләп таралыштык. Ә менә минем балачак хатирәләрен искә төшерергә бер сәбәп булды.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев