Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Матурлык тудыручы Наталья

Матурлыкны тудыра белү, аны иҗат итәргә омтылу зур ихтыяр көче сорый. Чөнки матурлык ул ирексездән соклануга, аны һәркемнең үзендә булдырырга тырышуына китерергә тиеш. Һәр ел фасылының соклангыч мизгелләрен тәрәзәдән карап күзәтергә яраткан яшүсмер кызның хыяллары еш кына, менә шул табигый матурлыкны кешеләр йөзендә, кешеләрнең килеш-кыяфәтендә чагылдырасы килүгә барып тоташа. Һәм...

Матурлыкны тудыра белү, аны иҗат итәргә омтылу зур ихтыяр көче сорый. Чөнки матурлык ул ирексездән соклануга, аны һәркемнең үзендә булдырырга тырышуына китерергә тиеш.

Һәр ел фасылының соклангыч мизгелләрен тәрәзәдән карап күзәтергә яраткан яшүсмер кызның хыяллары еш кына, менә шул табигый матурлыкны кешеләр йөзендә, кешеләрнең килеш-кыяфәтендә чагылдырасы килүгә барып тоташа. Һәм бу хыялны тормышка ашыруны да бик озакка сузмый кыз. Ул - бүген инде матурлыкка гашыйк зәйлеләрне үзенә тартып торучы "Милена" матурлык салоны хуҗасы. Әйе-әйе, сүзебез яшь эшмәкәр ханым Наталья Брицова турында.

Максатчан, иртә яшьтән мөстәкыйльлеккә омтылучы яшьләребезнең заманадан артта калмыйча үз дигәненә ирешү өчен менә шундый көчле рухлы булулары сокландыра. Наталья Григорьевна да - менә шундый үрнәк яшьләребезнең берсе. Ул - 19 яшендә үз бизнесын ачып җибәргән тәвәккәл кыз.

- Мәктәптә соңгы классларда укыган чакта ук, парикмахерлар әзерли торган курсларда укып йөрдем. Ә мәктәптән соң урта һөнәри белемне башка юнәлештә алсам да, һәрвакыт кешеләрне матурлыйсы килү теләге тынгылык бирмәде. 19 яшем тулгач, әти-әни фатыйхасын алдым да, шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, туганнан-туган дәдәм биргән өчмең сум акчага үз эшемне ачып җибәрергә алындым. Һәм моңа һич тә үкенмим, миңа тормышта үз урынымны табарга ярдәм иткән әти-әниемә, туганнарыма рәхмәтлемен, - ди эшмәкәр.

Санаулы гына акчага Наталья Иске Зәй бистәсендә бер бүлмә арендалап, аны үз көче белән төзекләндереп, парикмахерская ачып җибәрә. Әлбәттә беркем белмәгән остага беренче көннән үк күпләп клиентлар агылмый. Башта үз-үзен танытуга барлык көчен куя ул, һәр ясаган прическага ниндидер үз иҗат элементларын кертеп җибәрергә омтыла. Интернет челтәре аша кемгә нинди прическа килешүен өйрәнә. Әкренләп Натальяның даны районда таралып өлгерә, күрше район, шәһәрләргә дә барып ирешә. Ул чәч кисү, аны матурлау, сәламәтләндерүдән тыш, кешеләрне бизәндерү, тырнакларны матурлау серен дә үзләштерә. Моның өчен Мәскәүдә махсус курслар үтә. Италия, Германиянең танылган стилистлары белән элемтәгә кереп, яңа технологияләрне өйрәнә. Үзе уйлап тапканнар белән уртаклашып, алар киңәше белән тагын да камилләшү юлларын эзли.

Наталья Григорьевнаны, үз эшенең остасы булу өстенә, һәркем белән уртак тел табып аралаша, кешеләр күңеленә юл таба белгәне, күпмедер дәрәҗәдә психолог булганы өчен дә үз итәләр. Үз өстендә нык эшләве нәтиҗәсендә, ул клиентлары белән аралашу өчен дөнья хәлләреннән, сәясәттән дә, район-авыл яңалыкларыннан да хәбәрдар булып торырга тырыша. Әнисе Венера Сарсаз-Баграждан, әтисе Кабан-Бастрыктан булганга күрә, балачагында әлеге авылларда еш булганга, авыл халкы тормышын да яхшы аңлый ул. Хәзер дә матурлык салонына килеп кергән татар кешеләрен саф татарча дәшеп каршы алуын яраталар аның. Гомумән, ике телдә иркен аралашу Натальяга үз эшен киң җәелдерүгә өстенлекләр бирә.

Иске Зәй бистәсендә сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән танылган салонны Зәйнең үзендә дә ачуны сорыйлар аннан.

- 2013 елда үзәк базар янында аерым урын сатып алып "Милена" салонын ачтым. Биредә дә тиз арада заманча төзекләндерү үткәреп, коллектив туплап эшли башладык. Зәй, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Сарман, Җәлилдән килүче даими клиентларым бар. Мин аларның һәрберсен кадерле кунакларымдай каршы алам, кабат көтеп калам, дип озатам. Дөнья мәшәкатьләренә чумып яшәгән бу заманда бер-беребезгә ягымлы мөнәсәбәт, матур сүз дә күңелне күтәрә, йөзләрне яктыртып җибәрә бит. Максатым, матурлау өстенә, күпмедер дәрәҗәдә кешедә үз-үзенә ышаныч уяту, - ди Наталья ханым.

Бүген инде Наталья Брицованың шәхси эшмәкәр буларак матурлык тудыру эшенә керешүенә 12 ел. "Милена" дип аталган салонның исеме дә җисеменә туры килеп, чәчәк кебек кызчыгы Милена хөрмәтенә аталган. 9 яшьлек кыз инде хәзер үк салонда әнисе тирәсендә бөтерелергә ярата. Я чәч ясау өчен төрле препаратлар биреп тора, я клиентлар белән аралаша. Кыскасы, балада әкренләп әнисе һөнәренә тартылу сизелә. "Бөтен курчакларының чәчләрен кисеп, прическалар ясап бетерде инде", - дип елмая әни кеше. Баласына һөнәр сайлауда ирек бирергә теләсә дә, Наталья Григорьевна кызының үз һөнәрен дәвам итүенә өметләнә. Матур итеп рәсем ясаса да, нәрсәдер иҗат итәргә омтылса да чиксез куана. Наталья үзе дә кечкенәдән рәсемнәр ясарга, шигырьләр иҗат итәргә һәвәс була. "Бүгенге уңышларымда менә шул башлангычларның да нигезе бардыр", - ди. Иҗатөлкәсендә халыкара дәрәҗәдә Наталья Брицова алган дипломнар, сертификатлар шактый. Шулар арасыннан иң соңгысы "Технология, архитектура, геометрия стрижок" дип аталган Халыкара диплом. Алга таба да ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калырга җыенмый ул. Беренчедән, матурлык салонын тагын да киңәйтү, икенчедән, парикмахерлар әзерләү өчен уку үзәге ачарга теләге бар. Чөнки остага яшьләр арасыннан мөрәҗәгать итеп мастер-класслар
үткәрүен сораучылар шактый икән. Максатчан, үз-үзенә ышанган, тырыш эшмәкәрнең теләгенә ирешәчәгенә шик юк.

Энҗе ӘГЪЛӘМОВА,
"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев