Утлы фронт юлы узган Карповның сугыш чоры истәлекләре
«Туганайлар» редакциясе архивында Бөек Ватан сугышы ветераны, Сарман районының Түбән Чырышы авылында гомер кичергән Гаврил Григорьевич Карповның (1905-1997) фронт истәлекләре язылган дәфтәре, блокноты, сугышчан бүләкләренең таныклыклары, орден кенәгәсе, партбилеты һәм фотолары саклана.
Тышына «фронтовой тетрадь» дип язып куелган, еллар агышы саргайткан, таушалткан яшел дәфтәр. Буй-буй сызыклы гадәти мәктәп дәфтәре. Әмма анда язылган һәр сүз, һәр җөмлә бернинди үлчәүләргә дә салынмаслык тарихи кыйммәткә ия. Фронтовик язмалары Бөек Ватан сугышы, утлы фронт юлларын үтүче совет солдатлары язмышы турында сөйли.
Мәскәү янында
1941 елның сентябрь аенда сугышка киттем. Ярославль шәһәрендә 2 ай чамасы безне сугышка хәзерләделәр. Декабрь башында Мәскәүгә алып киттеләр. Мунча кертеп, яңа хәрби кием бирделәр. Ул чагында немец гаскәрләре илебез башкаласы Мәскәүдән 25-30 чакрым ераклыкта иде. Еракка ата торган пушкалардан ут яудыралар. Безне командаларга бүлеп, контр атакага җибәрделәр. Мәскәү яныннан дошманны кууда катнаштым, 60 чакрым ераклыктагы Волоколамск шәһәрен алганда ике аягым һәм бер кулым яраланды. Шулай итеп, 25 декабрьдә мине Мәскәүгә кайтардылар. Яраларны чистартып бәйләгәч, эшелон белән Свердловск өлкәсенең Курган шәһәрендәге госпитальгә озаттылар. Сигез ай дәваландым һәм аяк-куллар төзәлгәч, 1942 елның августында тагын алгы сызыкка җибәрделәр. Немецлар инде чигенә башлады. Чигенгәндә авылларны һәм шәһәрләрне яндырып, хатын-кызларны, барлык җан иясен үзләре белән, мал урынына куып алып киткәннәр. Каршы торганнарын атып үтергәннәр.
1942 елның августыннан 1943 елның ноябренә кадәр гел алгы сызыкта булдым. Гомель, Великие Луки, Киев, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. Бәрелешләрнең берсеннән соң, үзәнлектән үрмәләп үзебезнең якка таба сукмак таптым. Кич булып килә. Шул сукмак буенда башы яраланган, сул кулы тиресенә генә эләгеп торган бер өлкән лейтенант ята. Шуның янында тукталдым. «Мине коткар», — дип, кулын суза. Аны култыклап, шул сукмактан киттек һәм үзебезнең якка чыктык. Аның белән госпитальгә кадәр килдек. Бу лейтенант госпиталь начальнигына: «Менә мине шушы солдат коткарды үлемнән. Ул булмаса мин я немец кулына кала идем, я шунда үлгән булыр идем», — диде.
Мин шуның аркасында ун көнләп ял иттем. Мине тагын шул ук участокка җибәрделәр. Без октябрь аена чаклы оборона тоттык. Бу вакытта мин пулемётчы идем. Немецлар безнең расчётның кайда икәнен сизеп алып, мина яудыра башлады. Ноябрь аенда уң аягым яраланды — мина ярчыгы аягыма тигән, тездән түбән аяк сөяге сынган иде.
Госпитальдән соң
Бу юлы Молотов (Пермь) өлкәсендәге Чусовой шәһәре госпиталендә дәваландым. 15 апрельдә мине Молотовка, савыгып килә торган хәрбиләр батальонына җибәрделәр. Анда яраларым кабат ачылды. Шул 1944 елның 25 маена кадәр елга вокзалындагы комендатурада элемтәче булдым. Минем иң якын иптәшем Мамадыш районыннан Зыятдинов дигән татар һәм Ширәмәт районыннан Андрей Ефимов булды. Молотовта барлыгы ике ай ярым булдым. Комендант та бик яхшы иде. Өлкән лейтенант Юровецкий яһүд иде.
Июньнең 6сында комиссия булып, безне Елань өйрәнүләр лагерына җибәрделәр. Зыятдинов миннән аерылды. Икебез дә әздән генә җыламадык. Илдән чыгып киткәндә дә шул Молотовтан аерылып киткәндәгедәй авыр булмаган иде. Июньнең 15енә кадәр Еланьдагы лагерьда булдык. 12 июнь көнне сулар каткан, шундый көчле җил булды. Тиешлеп чыккан кәбестәләр өшеп беткән. Лагерьда көн саен кәбестә утыртуда булдык.
Алгы сызыкта
1944 елның 15 июнендә безгә яңа киемнәр биреп, музыка белән фронтка озаттылар. Әгерҗе, Чугунский, Саратов, Полтава, Киев, Харьков аша аша килдек... Ковель шәһәре немецлар кулында иде. 4 июльдә запас полкка китерделәр. Мине танкка каршы дивизионга, артиллериягә алдылар. Урманда торганда безнең батарея атларын алып, Американың «Додж» машинасын бирделәр…
Алгы сызыкта генерал В. Чуйков командалыгындагы 39нчы гвардия дивизиясендә дошманга каршы сугыштым. Танкка каршы ата торган пушка артиллеристы идем. 1944 елның июлендә, немецларны куып бара торгач, Польша җиренә кердек. Висла елгасына җиттек.
Башка частьлар белән телефон элемтәсе урнаштыру өчен, командир миңа «связной булырсың» диде. Катушкаларны алып, асылмалы күпердән чыгып, элемтә урнаштырдым. Артиллеристлар белән ике арада элемтә урнашты. Шул чагындагы кыюлыгым өчен мине «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр.
Висла елгасының сул як ярындагы Сандомир плацдармында бик озак — 1944 елның сентябреннән 1945 елның январена кадәр оборонада яттык. Немец солдатлары үз траншеяләренннән тавыш көчәйткеч аша кычкыралар: «Рус, камрад, давай будем мириться». Болар инде үзләренең җиңеләчәкләрен белеп торалар.
1945 елның январь аенда оборонада күп көч туплап, контр һөҗүмгә күчкәч, Германия җиренә кердек. Тирән сулы Одер елгасы аша сапёрлар салган күпердән чыктык. Без — Франкфурт-на-Одере дигән шәһәрдә. Берлинга 60 чакрым чамасы калды. Бу 1945 елның 8 апреле иде. Безнең танкка каршы дивизионда 4 пушка бар. Аларның һәркайсында — 8әр солдат, командирлар белән барлыгы 60лап хәрби.
Немец җиренә кергәч, бер авылны алырга приказ бирелде. Тау башындагы ул бәләкәй генә авылны башта безнең самолётлар бомбага тотты. Аннан соң танклар атакага китте. Ә аннан — безнең батарея. Авылдагы мәктәптә немецлар урнашкан. Ул авылга немец та ата, безнекеләр дә ата. Немец та бомбага тота, безнекеләр дә... Бик күп иптәшләр әрәм булды, 18 генә кеше исән калдык.
Гаврил Карпов — I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң Сарман районының «Ленинчы» колхозында председатель була. Петровка заготконторасында эшли. 1997 елда вафат була, Түбән Чыршылы авылында җирләнә.
Берлинны алганда
22 апрель көнне артподготовка булды. Башта артиллерия миномётларыннан ут яудырдылар, аннан — самолётлар, алардан соң пехота һөҗүмгә күчте. Барлыгы 22 мең пушка, 4 мең танк хәрәкәткә килде. Көндез — төтен, томан, ә төнлә бөтен Берлин — ут эчендә. 23 апрельдә Берлин кырыен алдык. 24 апрельдә тагын бер кварталны яуладык. Элемтәче Пичура яраланып санбатка китте. Аның урынына, комбат янында элемтәче булып, мин калдым. Комбатның ординарецы Кутузов белән разведкага киттек. Тимер юл аша чыкканда бер старшина очрап, аны да үзебез белән алдык. Немец бер заводка урнашкан, тирә-якта пулялар умарта корты шикелле выжлап тора. Аннан кайткач, безне икенче юнәлешкә тагын разведкага җибәрделәр.
Безнең гаскәр — актыккы хәлиткеч һөҗүмдә. 25 апрельдә Берлин шәһәре янәшәсендә сугышабыз. Мине командир, хохол Дорошенко: «Русча һәм татарча яхшы беләсең», — дип үз янына элемтәче-адьютант итеп алды. 24-30 апрельдә бик каты сугыш булды. Безнең батареягә каты сугышырга туры килде. Чөнки безне иң җаваплы участокка куйдылар. Гитлер оясы рейхстаг якын гына. 30 апрельдә минем җан шикелле иптәшем — орудие командиры Поповның уң кулын ярчык өзеп китте. Шул көнне тәрәзәне каплаган такта төшеп, минем башымны тиште. Бик нык канады. Дивизион командиры госпитальгә җибәрергә теләде. «Хәлиткеч момент», — дип, бармадым. Шулай да мине үзебезнең тылга җибәрделәр. Хуҗалык взводы торган тылга баргач, 6 тәүлек йокы күрмәгән кеше бер тәүлек уянмый йоклаганмын. 2 майда уянып китсәм, «сугыш бетте» дип, бар да шатлана.
2 май көнне Берлинда безнең ике фронт солдатлары бергә очрашты: 1нче Украина фронты (командующий маршал Иван Конев) һәм безнең 1нче Белоруссия фронты (командующий маршал Георгий Жуков). 2 майда төнге сәгать 1дә сугыш бетеп, иртәнге сәгать 7дә «Германия гаскәрләре капитуляция ясады» дип радио аша да хәбәр иттеләр. Иң шатлыклы көн булды ул. Шул 2-3 көндә 70 меңләп немец солдаты әсирлеккә бирелә.
3, 4, 5 майда Берлинда кызыл флаглар белән бәйрәм иттек, демонстрация ясадык һәм займга подписка уздырдык. Берлин — зур шәһәр. Урамнары — караңгы, тар. Монда бөтенесе дә кара таштан эшләнгән, ә бездәге шикелле ак таштан түгел. Рейхстагта булдык, Гитлерның оясында.
7 майда мин дивизион байрагын кабул итеп алдым. Шул көнне Берлиннан 25 чакрым ераклыктагы урманга, барактагы лагерьга күчтек. Антон Глухин белән бергә Кызыл байрак сакладык.
9 майдагы парадта катнаштык. Үзебезнең маршал Жуковны, армия генералы Чуйковны күрдем. Безнең союзниклар булган Америка гаскәрләре баш командующие генерал Эйзенхауэр: «Руски войска победил. Руски войска добжы», — дип безне тәбрик итте.
11, 12 майда Берлиннан көньякка таба маршировать иттек. Ул көннәрдә бик эссе булды. 11 майда бер помещик йортында кундык. Ул йортта Одесса ягыннан килеп торучы урыс немецлары бар иде. Шулар «бу йортның хуҗасы асылынып үлде» дип сөйләп утырдылар. 12 май көнне дивизион урманга күчте. Безнең машина юлда туктап, мин шул машинада беренче сменада Байрак янында дежур тордым. 12-16 майда урманда тактадан бараклар эшләп, шунда тордык. 16 майдан 30ына кадәр — Франкфуртта, 30ыннан алып 16 июньгә хәтле Грюнбергта булдык. 16сында карт яшьтәгеләрне ялга чыгардылар, занятиегә йөрмәдек. 20 июньгә каршы, төнге сәгать 3тә безне казармадан чыгардылар. Складтан чүп-чар биреп, безне пересылочный пунктка җибәрделәр. Анда безгә Головин 10ар метр читсы өләште. Сугыш беткәч, безнең кебек картракларны Берлиннан Дрезден шәһәре тирәсенә күчерделәр. Май аенда немец авылларының күбесендә булдык. 12-13 яшьлек малайлар трактор һәм машина йөртә беләләр. Без аларга шак катып карап тордык.
14 яшьлек Петя батырлыгы
1943 елны Смоленск өлкәсендәге авылларның берсендә булган хәлне ишетеп, без — көн дә үлем белән күзгә-күз очрашучы солдатлар да тетрәндек. Кешене кешегә санамаучы фашистлар авылга керәләр. Колхоз председателен эзләп табалар. Продукция сорыйлар. «Юк» дигән җавабын ишеткәч, прдеседательне атып үтерәләр. Хатынын алып киләләр. Аңа чокыр казыталар. Атып үтерелгән ирен шунда ташлыйлар. Хатынны чокырдан чыгармыйлар, имчәк баласын да шунда ыргыталар. Чокыр өстенә бүрәнә тезәләр дә, өстенә балчык өяләр. Ана белән сабыйның ыңгырашкан авазлары өч көне буе ишетелгән. Соңыннан ананың йөзтүбән ятып җирне кочаклап үлгәне, ә сабыйның анасы муенын кочкан килеш җан биргәнен күргәннәр. Аларның Петя исемле 14 яшьлек бик боевой уллары булган. Партизаннар отрядында развечик булган шул Петя бу хәлне ишетә. Командирыннан рөхсәт сорап, авылына кайта. Иске-москы киенеп, куенына граната тыгып, немецларның штабына барып керә. Ишек төбендәге сакчыга партизаннарның кайда икәнен күрсәтергә килгәнен әйтә. Керә һәм 15ләп фашист утырган өйнең идән уртасына гранатасын ташлый. Үзе дә үлә, фашистларны да теге дөньяга олактыра. Әти-әнисе өчен фашистлардан шулай үч ала Петя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев