Келәтледән Матрёна түти тормышы
Ф.Моратованың «Мәңге яшә Келәтле» китабыннан язмасын тәкъдим итәбез.
– Үзебезнең нәсел турында да җаздырыем. Әти – Иван, аның атасы – Сергей карт, анысының атасы – Никон.
Әтинең бертуган сеңлесе – Аудый (Алексей Лаврентьев әтисе сеңлесенең улы Андрей балалары). Әнием Варвара яклап җырак әбинең дә исеме Варвара. Ул– Балчыклыныкы, Еремей кызы. Бертуганы – Усуп дәдәй. Ключ Труда поселогында җырак әбинең олы дәдәсе Агый һәм аның улы да бар иде. Хәзер алар нигезендә умартачы Илфат белән Мария торалар.
Әни Варвараның туганнары: Оксана (Субай авылына кияүгә китә), Аудый (Пәнәчегә), Мария (Керәшен Җиреклесенә), энесе Прокопий. Субайдагы сеңлесе Оксананың балалары сугышка китеп бетә.
Пуарнага барганда Макар карт коесы бар иде. Макар – әниемнең бабае. Әбисе – Барый карчык. Әни үзе аргы якта үскән. Анда олы бер урам булган. Бу якка кияүгә чыккан. Әни, 15 яшендә, 45 яшьлек картка дүрт бала өстенә киткән. Әбиләр ирексезләп биргәннәр. Үги балалары: Фома, Марҗый, Настя, Марина. Әни төшкәндә Марина алты айлык кына була. Аңа сыер мөгезеннән сөт эчергән әни. Әмма озак яшәми, үлә.
Үземнең әтием тифтан үлгән. Миңа җиде яшьләр тирәсе булгандыр. Әни ишекне бикләп куйгач, тәрәзәдән кереп карый идем әтине. Саташып чыгып китә торган гадәте булган. Берсендә чебен чаршавын кисеп, шуңа мине, самоварны салып алып чыгып киткән. Күршеләр: «Кая киттең», – дип сораганнар. «Күченәм әле», – дигән әти. Минем сары чәчем генә күренеп бара икән.
Гаиләдә тугыз бала булганбыз. Нинуш 9-10 җәшендә үлгән. Настя, Аудый, Аннук, Михаил – алары мин үз-үземне белештергәнче үлгәннәр. Степан дәдәй 1910 елгы. Сугышка барды. Сугыштан соң, Донбасска киттеләр, шунда үлде. Хатыны – Чәбиянеке, Иван кызы Мария иде.
Михаил белән бергә уйнап йөрдек, 9-10 яшендә үлде. Павелның хатыны Келәтледән Селивер Василий кызы Пелагея иде. Павел 1938 елларда Кытай чигендә үлеп кайтты.
Әнием Варвара үзенең килене Пелагеяне дә Миргыяз Бәси дәдәйгә өч бала өстенә бирде. Элекке сугыштан аксап кайткан Бәси дәдәй кладовщик иде. Минем хәзерге нигез – килен үскән нигез. Пелагеянең өч үги баласы: Аннук, Ольга, Василий. Үзе яңадан шул карттан балалар тапты. Бәси дәдәй пуҗымында уллары Петр һәм Николай Мәхмүтовлар йорт җиткерделәр.
Әни эшләде дә эшләде шул. Таза чакта тракторчыларга ашарга да әзерләде, айбагыр да үстерде. Еракка – Иваново, Горький якларына дүртәр арыш капчыгы айбагыр алып барып саталар, җеп, буяу алып кайталар иде. Өч кеше: Никита Павлов, Аграфена (Гөрпи) Кузнецова һәм безнең әни гел бергә йөрделәр айбагыр сатарга. Берәр атнадан әйләнеп кайталар. Ивановода ФЗӨ балаларыннан айбагырны ак простыняга алмаштырып алалар. Аны манып, басма күлмәк тектерә иде. Гөрпи түти оста иде тегүгә. Аның атасы Павел сугышта үлде. Үзе Сарсазга кияүгә китте, шунда үлде. Җиңги – Степан хатыны усал Мария дә оста иде тегү эшенә... Әтисе дә бик бай иде, Чәбиянеке. Кешегә акчаны бирәсе килмичә, күлмәкләрне кул очы белән үзем тегә идем. Кием өчен киндерне ыстанда суктылар. Суккан кием-салымның әйбәтрәген сандыкта тотып, Питрауга кияләр иде.
61 яшендә үк китте әни. Степан дәдәй сугыштан кайткан иде инде. Әни киндер суга торган җиреннән үлде. Әни үлгәч, олырак туганнарым Настя, Миша, Аннук һәм Павел,вербовать ителеп, Хабаровскига чыгып киттеләр. Мине алмадылар.Авыл башына кадәр барып озатып калдым. Кул болгап, елап... Бер өйдә бер башым калдым шул.
Чәбия җиңгие усал булды. Мине дә, Пелагея җиңгине дә какты. Ашауны кысты. Үзебез җыйган черек бәрәңгене дә ашатмый иде. Югыйсә, сугышка кадәр үк, төп йорттан аерылып чыкканнар иде алар. Безнең сыер да бар иде. Сугыш чорында әни: «балаларны ачка үтерә», дип үзебезгә җыйды.
Әни үлгәч, Степан дәдәйләр, әрсезләнеп килеп керделәр. Дүрт бала белән! Бәрәңгем дә күп иде. Өч ай урман кистерде дәдәй. Менделеевскины төзү өчен булган. Дүрт кеше бардык: кызы Маша белән Михаил Дорофеев, Степан дәдәй белән мин. Өчәр, бишәр кубометр кисеп өя идек агачны.
Ат җигеп, Красный Ключка ипи дә ташыдым. Әле төннәрен, качып кына Сүбәләк пристанена баржага утын төяргә дә бара идек. Колхозда түләү дә юк, читкә барып эшләргә рөхсәт тә итмиләр. Белсәләр, штраф салалар... Берәр метр итеп киселгән утыннарны тачкага төяп баржага ташыйсың. Бер төнгә я 30 сум алып кайта идем, яки он бирәләр иде.
Мәктәп янгач, чирләп дәваханәдә үлгән Федор Аппаковның хатыны – чирмеш авылы Байданкино кызы, әти үз бакчабыздан бүлеп биргән җирдә мунча салып, үзенең балалары – Коля, Гена, Лида һәм үги бала Мишурасы белән шунда яшәгән. Генасы минем белән бер елгы. Кызы Санук исемле иде. Янган мәктәп – Филимоннар белән Симон утары арасында.
Янгынның берсе мин туган елны чыккан, зират башыннан күпергә кадәр ике яклап менгән. Бөтен халык уракта булган. Имеш, бер кыз сагыз эреткән, ди. Салам түбә морҗадан чак кына күренеп торган. Бозауны һәм мине алмагач бакчасына кертеп куйганнар. Алексей Лаврентьевның әтисе Әндри (1910 елгы) йортындагы бакчага. Каты янган авыл. Урактан кайтан кешеләр үз өй урыннарын таба алмый йөргәннәр.
Икенче яну. Филимоннарның амбар түбәсенә әйбер тутырылган булган. Янәсе, шуңа дип төрткәннәр, диделәр. Күп янмады бугай анысында. Павел дәдәй уеннан кайтып, әнигә әйтте: «Тыкрык яна, әйберләрне урамга ташыйк». Өй янмасын дип, тәрәзәләргә кадәр куптардылар.
Авылда дүрт класс укыдым. Мәктәп идәнен Мәтүш түти Мәхмүтова юды. Кызы Санук исемле иде. Мәтүш түти улының улы Василий Мәхмүтов (1953 елгы) төп йортта яши.
Бишенче класска Шәңгәлчегә бардым. Ике көн генә укыдым да, «малайлар сәләмә киемле дип әйтәләр», – дип, алдалап кайттым. Шул бишенче класс баласы ындырда молотилкада эшләдем. Аны дүрт ат белән әйләндерәләр. Ике атны мин кудым. Барабанга бирәләр, икешәр кыз кара-каршы торып, селкү сәнәк белән, саламны алып төшеп китәләр.
Тартып йөри торган комбайнны тугызар-унар хатын-кыз бер көлтә эскертеннән икенчесенә сөйрәп илтеп куябыз. Кар өстенә чыбылдык җәясең, суктырасың, 2-3 капчык бодае чыга.
Язмыштыр, гел җөрмәгән кешегә кияүгә чыктым. Сүз катып йөргән егетем бар иде. Ул көндез кайтты, ә дәдәй – кич. Шунлыктан, уенга соңга калып чыктым. Ул бер кызны алган да, сөйләшеп торалар. Янына да бармадым. Икенче көнне урман кисәргә киттек. 1951 елда Кемеровога акча эшләргә киттем. 35 сумга җир казып яттык. Ел ярымнан кайттым. Булачак бианам Агафия үземнең әни белән бик тату булганнар. «Әйдә, безнең Петрга кит әле, мин сине бик яратам», – диде миңа да. Улы аерылган булган, алты ел яшәгәч. 1956 елда шушы нигезгә килдем. Ирем Петр үзе алды, үзе какты мине…
Олы кызым Тамара (1953 елгы, аның кызлары: Лариса һәм Наташа). Ире Михаил – Мартышныкы. 2002 елда безнең янәшәдә йорт җиткерделәр. Мариянең (1958 елгы, балалары: Лилия һәм Эльвира) ире Мөслим ягыннан, Өлфәт исемле. Геннадийның(1966 елгы, кызлары: Альбина) хатыны Фәйрүзә – Азнакайдан. Викторның(1969 елгы) хатыны Лариса – Балчыклы кызы.
Ирем Петрның үги туганнары: Николай, Ефросиния, Павел. Шул өч бала өстенә, Василийга яшь хатын булып килгән Агафия. Иремнең бертуганнары – Пелагея белән Наталья (Чәбия килене).
Николайның улы – Александр (1949 елгы). Авылда тора. Хатыны Кушай кызы Анна иде. Дүрт баласы калды: Коля, Лариса, Таня, Алена. Балаларының олылары үлде, калган икесе кайтып йөриләр.
Гел фермада эшләдем, дуңгыз карадым. Үзе ат өстендә Ключ Труда белән Келәтле көтүен көтте. Мал ишле, өчәр йөз баш җыела иде. Олы клуб Тиканнар пуҗымында иде, аны сүтеп, күпер тирәсенә салдылар. Тәрәзәләрне тегесеннән күчереп, Николай Гурьянов куйдырды. 8 Мартта концертлар килә иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев