Туганайлар

Татарстан

16+
Хәтер-хатирә

Кече Чурадан «Аксак Гөри» язмышы

Кукмара районының Кече Чура авылы мәктәбе музеенда сугыштан бераяксыз инвалид булып кайткан Миронов Григорий Ивановичның үзе исән вакытта аерым дәфтәргә язып барган истәлекле язмалары саклана. Бу дәфтәр 1995 елның гыйнвар аенда авто-биография язып башланган. Аннан соңгы битләрдә төрле елларда төрле җыелышларда, Җиңү бәйрәменә багышланган митингларда укучылар алдында ясаган чыгышлары язылган.

«Мин, Миронов Григорий Иванович, 1924 елның 30 июль көнендә Кукмара районы Кече Чура авылында крестьян семьясында туганмын, 7 класс белемле. 1940 елда 16 яшем тулып килгәндә, Казан каласындагы 1нче номерлы ФЗО мәктәбендә 6 ай укып, 4нче разрядлы арматурчы профессиясе алып, армия хезмәтенә киткәнче Казан каласындагы 14нче трестта эшләдем. 1942 елның март аенда Вахитов район хәрби бүлегеннән Совет армиясенә чакырылдым һәм 361нче укчы полкта хезмәт иттем. 1942 елның апрель башында үз теләгебез белән язылып, хәрәкәттәге армиягә, Ватан сугышына киттек. Беренче мәртәбә Воронеж каласын азат итүдә катнаштым. Монда безнең частьлар 260 километр арада оборонаны өзеп, танклар белән немец тылына үтеп керделәр, артта резервлар булмау сәбәпле, кабат чигенергә мәҗбүр булдык. Мин бу сугышта җиңелчә яраландым. Дивизия зур югалтулар нәтиҗәсендә май аенда өстәмә көчләр алды. 98нче армиянең 170нче дивизиясе 422нче полкында укчы-автоматчы, политрукның адъютанты булып, полк һәм дивизияләр арасында донесениеләр йөрттек. Немецларның Орел-Курск дугасында яңа һөҗүмгә хәзерлеген ачыклау буенча немец тылына разведкага барып, немецлар окобыннан «тел», тере килеш бер немецны тотып, штабка алып кайтып бирдек. 

1943 елның 5 июль көнне башланып киткән Орел-Курск дугасы сугышларында катнашып, Орел, Белгород һәм күп кенә авыл, поселок тимер юл станцияләрен фашистлардан азат иттек. Бу сугышларда бигрәк тә истә калганнарның берсе Невен елгасының уң як ярында иң уңайлы позицияләргә урнашкан немецларның беркем дә җиңә алмаслык күпсанлы яңа чыккан «тигр», «фердинант» танкларына каршы танклар сугышы булды. Бу Прохоровка авылы янында иде, анда безнең яктан да бер меңнән артык танк катнашып, җиңү безнең якта булды.

Сугыш кырында тимер таулары гына өелеп калды. Үле гәүдәләрнең дә бөтеннәре бик сирәк, күпчелек янгыннан калган аерым баш, аяк, кул һәм кеше гәүдәләре генә бар иде. Ике көн буенча яктылык күренмәде, төтен тузан булып торды, Невен елгасыннан сутүгел, кызыл кан акты.

Орел, Белгород шәһәрләрен азат итү хөрмәтенә, гомумән Орел-Курск дугасындагы уңышлар өчен беренче мәртәбә Мәскәү шәһәрендә салют бирелде. Безгә, сугышчыларга, Рәхмәт хатлары һәм орден, медальләр тапшырдылар. Миңа «За боевые заслуги» медале бирделәр. 1943 елның август аенда Белоруссия фронтына җибәрделәр. Гомель шәһәре өчен барган сугышларда 18 август көнне авыр яраланып, 15 сентябрь көнендә гангрена башлану сәбәпле, аякны кистеләр. Курск, Сызрань, Улан-Удэ шәһәрләрендә 7 ай буенча госпитальләрдә дәваланып, 1944 елның март аенда госпитальдән бер аяксыз, 34 килограмм авырлыкта чыктым да, инвалид булып, туган авылга кайттым», — дип язып калдырган ул үзенең истәлек дәфтәрендә.

Сугыштан кайткач, бар көчен туган колхозына ярдәм итүгә бирә. Авылның Бөек Ватан сугышы ветераны һәм «атказанган колхозчы» исеменә лаек булн хөрмәтле кешесенә әйләнә. Үз көче белән авылдагы зират коймаларын яңартып, тәртипләп тотучы да, 1946 елдан башлап һәр яз саен күпер, елга һәм буа буйларына 50 шәр төп агач утыртып баручы да шушы олы йөрәкле, тынгысыз, бер аяксыз, авылдашлары әйткәндәй «Аксак Гөри» була. Ару белмәс ветеран 2000 елда вафат була. 

Лидия ХӘСӘНОВА, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев