Туганайлар

Татарстан

18+
Хәтер-хатирә

Бер фотосүрәт тарихы. Кабан Бастырык авылы

Фото Кукина Анастасия Тарасовналар гаилә архивыннан. Әлеге фото белән марафончы Анастасия Шәймәрданова таныштырды.

Кабан Бастырык авылы. Бу фотоны Спиридонов Яков Васильевич төшергән, ул шулай фотографияга төшерергә ярата иде һәм шулай матур, сыйфатлы да килеп чыга иде. 

Бик матур аяз көн. 1970-нче еллар. Фотода алгы планда безнең авылдашыбыз — Брицов Тарас Кириллович. «Типсә, тимер өзә!» дигән әйтем Тарас дәдәйгә бик туры килә! Ул безнең Кабан Бастырык авылында 1933 елда туган. Әтисе аның Брицов Кирилл Владимирович сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китә, Ленинград өчен барган сугышларда 1942 елның 4нче маенда каты яралана. Яраларыннан терелә алмый, Ленинград өлкәсе, Теничи авылында җирләнә. Ә бабасын «Кайнар Уладимир» дип йөртәләр иде, бик кызу канлы, нык характерлы, әйткән сүзендә нык торучы, физик яктан да, бил бирмәс, рухи яктан да бик көчле характерлы кеше булган ул. Мин туганда Уладимир дәдәй исән түгел иде инде, аның турыда әниләр буыны барысы да беләләр, искә алып сөйлиләр иде.

Тарас дәдәй дә әтисе, бабасы кебек таза, озын буйлы, бик эшчән, тырыш, көчле иде. Мәйданнарда бил бирмәс, абсолют батыр калучы иде. Мәйдан тәкәсе, яшь киленнәр чиккән иң матур бистәр — Тарас дәдәйгә бүләк итеп бирелә иде. Тарас дәдәй өчен ниндидер отпускага чыгу, ял итү, җылы якларга барып кызынып кайту — ят сүзләр иде, ул андый сүзләрне, гомүмән, белмәгәндер дә. Аның өчен беренче урында — колхоз эше, атлар, гаиләсе булды. 

Тарас дәдәй җәяү урамда бик сирәк очрый иде, гадәттә ул ат арбасында, я чанасына утырган була иде. Урамда очраса, туктап кешеләрне утырта иде, мине дә бик күп тапкырлар туктап утыртканы булды. Ул җәй көне колхоз сыерларын көтә иде.

Аның белән бергә гомер буе Демьян дәдәй Фролов, Алексей дәдәй Брицов, Иван дәдәй Дмитриев, Җәпим дәдәй Фролов, Николай дәдәй Петров, Никифор дәдәй Львов, Тимофей дәдәй Сидоров, Геннадий дәдәй Батаев, малае Григорий Геннадьевич Батаев, Игнат дәдәй Батаев, Батаев Николай Степанович, Петр дәдәй Савельев, Петр Васильевич Спиридоновлар эшләделәр. Нинди батыр йөрәкле, эшчән, тырыш булганнар алар. Һава торышы нинди булуына карамастан, бөтен кешедән иртән тоып, сыер савучылардан да иртәрәк көтүгә, маллар янына барганнар. Ә көтү фермага күчкәч — скотник булып, малларга салам, силослар алып кайтып, асларын чистартып, су эчертеп тагын шул колхоз сыерларын карый иделәр.Тарас дәдәй дә, гомер буе аның белән тату булып эшләгән иптәшләре дә күптәннән безнең арабыздан күчтеләр инде. 

Иң артта, яны белән салынган почта йорты. Почта начальнигы булып бик күп еллар Пимен дәдәй Николаев эшләде, хатыны Анна түти хат ташучы иде. Алдарак, яны белән салынган, каравыл йорты дип әйтә идек. Аның эчендә өстәл, эскәмияләр, урындыклар бар иде. Стенасында төрле белдерүләр була иде. Ул беркайчан да бикләнми иде, чөнки өстәлдә телефон бар иде, ул һәрвакыт төзек була, эшли иде. Бик кирәк чакта, кирәкле җиргә тәүлекнең кайсы вакытында кирәк, шул вакытта шалтыратып була иде. Минем әле Лениногорскийга переговор заказать итеп иптәш кызым Клара белән шул телефоннан сөйләшкәнем дә булды.

Анда авылыбызның актив ирләре, аксакаллары дип әйтер идем мин аларны, җыелышып бүгенге көнгә нинди эшләр, киләчәккә нинди планнар корырга, киңәшләшәләр иде. Әле анда чиркәүдән алынган бик зур җиз чаң да эленеп тора иде. Янгын чыкса, я бөтен халыкны җыярга кирәк булса, чаң сугалар иде. Каравыл өеннән, почтадан ерак түгел генә авыл советы йорты, аңа кыйгач каршы гына янгын чыкса сүндерү өчен бөтен җиһазлары булган «Пожарная» бар иде. Авыл советына каршы баганада бөтен авылны яңгыратып радио сөйләп тора иде. Иртән 6-да Башкортстан радио тапшырулары белән башлана, 8-дә Татарстаннан тапшырулар башлана, төнге 10-га кадәр.

Тыкрыктан соң Брицова Федора Петровналарның өйләре һәм амбарлары бар иде. Ул өй бик таза, матур иде. Федора түти үзе генә яши иде, ире Тимофей дәдәй сугыш кырларында үлеп калган, ул күп еллар почтада начальник, аннан соң авыл советында бухгалтер булып эшләде. Бу фотода аның өе юк инде, нигез урыны гына. 

Фотодагы беренче йорт Князев Афанасий һәм Татьяна түтиләрнеке. Уллары Сергей дәдәй белән Линә түти дә гаиләләре белән ул өйдә әти-әниләре белән бергә яшәделәр. 

Аннан соң Ксенафонт дәдәй Сергеевларның өе. Ксенафонт дәдәй сугыш ветераны, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. Ул бик укымышлы, төпле, акыллы кеше иде. Аның район газетасында еш кына мәкаләләре, шигырьләре дә басылып чыга иде. Әнисе Үринә түти бик үткен, зирәк иде. Хатыны Үгәпи түти дә бик ипле, тыныч холыклы, тырыш иде. Тәртипле тормыш алып баралар иде алар. 5 балалары — Кирҗә түти, Валя түти, Лиза түти, Сергей, Галя барысы да тырыш, тәртипле булып үстеләр. Өйләре дә ничек матур, төзек, каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев