Туганайлар

Татарстан

18+
Хәтер-хатирә

Әсир генерал Карбышев боз-һәйкәлгә әйләнгәндә дә Ватанга тугры кала

18 февраль генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев үтерелгән көн. Батыр генералга Россиянең 16 шәһәрендә һәйкәл куелган, кояш тирәли хәрәкәт итә торган кечкенә планетага исеме бирелгән.

Бөек Ватан сугышы кайтавазы елдан-ел ерагая, әмма Россия халкы үзенең батыр сугышчыларын беркайчан да онытмый. Төрле милләт вәкилләре илебез азатлыгын якларга күтәреләләр. Алар арасында генерал-керәшеннәр, шул исәптән 1941-1945 елларда әсирлек газаплары кичергән Дмитрий Карбышев та бар.

Генерал-лейтенант Дмитрий Михайлович Карбышев немец әсирлегендәге совет офицерының батырлыгы символына әверелгән. Дмитрий 1880 елда Омск шәһәрендә хәрби казак гаиләсендә туган. Карбышевларның алтынчы улы Дмитрий әти-әнисен күп яктан шаккатыра. Малай сәнгатькә омтыла, рәсем ясарга ярата, әмма шул ук вакытта гадәти булмаган ныклыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып тора.

Дмитрий әтисен иртә югалта –  аңа 12 яшь тулгач әтисе үлеп китә. Гаиләдә акча җитмәве шунда ук үзен сиздерә башлый, ә абыйсы үлгәч, хәл тагын да катлаулана. Әнисе калган балалары белән барлык өстенлекләрдән мәхрүм ителә һәм өстәгеләрнең даими күзәтүендә яши. Гаиләгә ярдәм итәр өчен, Дмитрий әтисенең эшен дәвам итәргә карар кыла һәм Себер Кадет корпусына керә. Укуны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет үз алдына зур планнар куя, Николаевск хәрби-инженер училищесына документлар тапшыра...

Училищены тәмамлагач, 1нче Көчыгыш Себер сапер батальонына җибәрелә. Телеграф ротасының  кабель отделениесе начальнигы итеп билгеләнә.

Шул вакытта Рус-япон сугышы башлана. Сугыш хәрәкәтләре вакытында кичәге студент үзен яхшы стратег итеп күрсәтә. Сугышны поручик чинында тәмамлый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен биш орден белән бүләкләнә.

Карбышев, хәрби инженер буларак, Брест ныгытмасын төзү бурычын да уңышлы үтәп чыга. Ул I Бөтендөнья сугышында беренче көннәрдән үк катнаша. Көньяк көнбатыш фронтның армиясе составында Карпатта сугыша.  Перемышль крепостен штурмлауда катнаша. Батырлыгы өчен Изге Анна ордены белән бүләкләнә, аңа подполковник званиесе бирелә.

Офицер Карбышев хәрби хезмәте башланганда ук хөкүмәт эшчәнелгенә карата булган фикерләрен яшерми. Олы дәдәе кулга алынгач һәм үлгәч, акгвардиячеләр эшчәнлегенә карашы тулысынча үзгәрә. 1917 елдан ул Кызыл гвардия сафларына керә.

Гражданнар сугышы тәмамлангач, Карбышев үзен укытучылык эшчәнлегенә багышлый. Шул кыска вакытта ул М.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә лекцияләр укый. Шул ук вакытта Карбышев укытучы эше белән фәнни хезмәтне уңышлы берләштерә, «Хәрби фәннәр докторы» исемен ала. 1941 елның июнь башында Көнбатыш махсус хәрби округына командировкага җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул Гроднодагы 3нче армия штабында була. 2 көннән 10нчы армия штабына күчерелә. 27 июньдә армия штабын дошман чолгап ала.

1941 елның 8 августында камалыштан чыгарга омтылганда генерал Карбышев Белорусиянең Могилев өлкәсендәге Добрейка авылы тирәсендә, Днепр елгасы ярындагы сугышта контузия ала. Аңсыз хәлдә әсирлеккә төшә. Карбышев Замосць, Хаммельбург, Флоссенбюрг, Майданек, Аушвиц, Заксенхаузен һәм Маутхаузен немец концлагерьларында тотыла. Немецлар аны үз якларына аударыга, үзләренә хезмәт иттерергә тырышалар. Сугыш башында ук талантлы инженер, генерал-лейтенант Карбышевның исеме нацистлар үз сафларында күрергә теләгән кешеләр исемлегенә кертелгән була. Әмма генерал үз Ватанына хыянәт итми. Лагерьдагы әсирләрнең каршылык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе була. Беренче омтылышлары уңышсыз тәмамланса да фашистлар моның белән генә тукталып калмый. Карбышев ябылган камерага икеләтә агентны — полковник Пелитны утырталар. Әсирлеккә кадәр үк таныш булган бу кешенең яшерен эшчәнлеге турында Карбышев белми. Ләкин ул агент та рус генералына йогынты ясый алмый. Ахырда, гитлерчылар Дмитрий Михайловичка Өченче рейх архивларына һәм шәхси лабораториягә бернинди каршылыксыз керергә тәкъдим итәләр. Ләкин боларның берсе дә Карбышевны дошман ягына аудармый.

Сугышның соңгы елына Дмитрий Карбышев инде 11 концлагерьны алмаштырган. Аңа кимсетүле караш булган, гел пычрак эш кушканнар. Мәсәлән, Освенцимда Дмитрий Михайлович немец солдатлары өчен кабер плитәләре ясый. Аның замандашлары Карбышевның заказлар күбрәк булган саен ныграк шатланганын сөйлиләр. Ул плитәләрне күбрәк ясаган саен, фронтта совет солдатларының хәлләре яхшырак дип саный, чөнки ул плитәләр сугышта үтерелгән дошман солдатлары кабере өчен була.

Әсир Карбышев батырлыгы

Дмитрий Карбышевның 1941 елдан немецларда әсирлектә булганлыгы турында совет командованиесенә дә, якыннарына да билгесез була. Ул хәбәрсез югалган булып санала. Генерал турындагы дөреслек бары тик 1946 елда гына ачыклана. Маутхаузен концентрацион лагерындагы элекке әсирләрдән берсе —— Канада офицеры Де-Сент-Клер совет генералы Карбышевның соңгы көннәре турында сөйли. 

Де-Сент-Клер әйтүенчә, 1945 ел башында лагерьга Заксенхаузеннан әсир хәрбиләрне күпләп китерәләр. Алар арасында генерал Дмитрий Михайлович Карбышев та була. Аларны шунда ук бозлы душка кертеп җибәрәләр. Бераздан эчке киемнәрдән килеш кенә урамга чыгаралар һәм шлангтан су сибә башлыйлар. Боздай су астында да ул, «Ватан безне онытмас!» дип, башка әсирләргә ныклык бирергә тырыша. Көчле су басымыннан Карбышев егыла... 64 яшьлек генерал Карбышев исән калмый...

1946 елның 13 февралендә Бөек Британиядәге совет миссиясенең репатриация буенча вәкиленә Канада армиясе майоры Де-Сент-Клер:

«... Мин генерал Карбышевның ничек егылганын күрдем. Ул фаҗигале төндә 70ләп кеше генә исән калдык. Ни өчен безне үтермәгәннәрен аңлый алмыйм. Күрәсең, арыганнар һәм моны иртәнгә кадәр калдырып торганнар. Союздаш гаскәрләрнең лагерьга якынлашканнары билгеле булды. Немецлар паникага бирелеп качты... Минем күрсәтмәләрне язуыгызны һәм Россиягә җибәрүегезне үтенәм. Генерал Карбышев турында белгәннәремнең барысы турында да гадел шаһитлык итүне үземнең изге бурычым дип саныйм. Мин моның белән, үземнең шушы зур кеше истәлеге алдындагы кечкенә бурычымны үтим» — дип, сөйли. Шул 18 февраль төнендәге җәзалау нәтиҗәсендә, Де-Сент-Клер үзе Лондон янындагы госпитальдә үлә…

Заксенхаузендагы икенче бер әсир — подполковник Сорокин үз күзләре белән генерал Карбышев үлемен күрмәгән булса да, ул хакта ишеткән. 1945 елның 21 февралендә Маутхаузен лагерына китерелгән подполковник Сорокин да генерал Карбышевның 18 февральгә каршы төндә шуңа охшаган шартларда үлгәнен әйткән...

Бөек Ватан сугышының батыр генерал-лейтенанты Дмитрий Карбышевка 16 шәһәрдә һәйкәл куелган. Алар арасында, Төмән, Самара, Владивосток шәһәрләре бар. Сергей Николаевич Голубовның «Иптәшләр, баш киемнәрен салыйк» романында Карбышев батырлыгы сурәтләнә. 1959 елда генерал Карбышев исеме Кояш тирәли хәрәкәтләнә торган планетага бирелә.

 Гөлсинә Гарәфетдинова, Чистай шәһәре

«Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» («Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу») китабыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев