Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зур Арташ авылыннан Иван Борисов җаны белән табигать тәңгәллеген тоеп яши

Иван Борисов — Мамадыш районының Зур Арташ авылы егете. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Ул үзе өчен генә шигырь яза, көйләр чыгара һәм җырлый.

Зур Арташ егете

«Кулыңны алга суз, урта бармакны күрәсеңме? Гомер иткәндә шул бармак юнәлешендә барсаң, туры юл шунда булыр», дип әни кечкенәдән өйрәтте. Яшьтән бик зиһенле идем. Порфирий Иванов методы белән коена башлагач, барысын да аңладым, — дип үзенең яшәеш фәлсәфәсе турында сөйләп китте яңа танышым Иван Борисов. — Тормышта остазым Иванов өйрәтүләре буенча яшим. Диннәргә тигез карыйм. Биек нарат кәүсәсеннән менсәң, Аллага менәсең, ә ботаклары — төрле диннәр».

Чыннан да, үткән гасыр азагында халык Порфирий Иванов өйрәтүләре белән мавыгып алды. Кышкы чатнама суыкларда коену костюмы кигән кешеләрнең кулларын күккә таба сузып, карашларын күкләр тирәнлегенә төбәп, үзләренә сәламәтлек сорый-сорый, өсләренә чиләк-чиләк су коюлары гадәти күренеш иде. Бу мавыгу белән күпләребез «авырып» алды да, онытылды. Әмма Түбән Камадагы Иванов тарафдарларының әле вакытлар узгач та, Красный Ключ поселогына, Изге чишмәгә коенырга йөрүләре турында ишеткәнем булды. 

Әңгәмәдәшем Иван Борисов та рухи һәм физик камиллеккә, табигать белән тәңгәллеккә омтылучыларның Иванов өйрәтүләре буенча яшәүләрен дөрес дип саный. Ул моны үз тормыш мисалында аңлатып үтте: «33 яшемдә үпкәм ялкынсынды, хәтта баскычтан да көчкә менә идем. Коена башлагач, 5нче каттагы квартирыбызга йөгереп кенә күтәрелә башладым».

Иван Борисов — Мамадыш районының Зур Арташ авылы егете. Сроклы хәрби хезмәтне Омскидагы тимер юл гаскәрләрендә үтеп кайткач, «Нижнекамскнефтехим»да токарь булып эшләгән. Хатынын, Актаныш ягы кызы Гүзәлияне дә шунда очраткан, РМЗда бергә эшләгәннәр. Уллары Сергей «Танеко»да эшли, кызлары Лилия — мәгариф идарәсе белгече. Икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Порфирий Иванов алымы белән яши, су коена башлаган 1994 елдан бирле Иван татар һәм рус телләрендә шигырьләр, җырларга көйләр дә яза икән. Үзе өчен генә язган ул шигырьләрен укып та күрсәтте әле ул.

Түбән Кама шәһәренең химиклар паркындагы миләшләр һәм каеннар күләгәсендә, Югары Әрнәш керәшене Иван Дмитриевич сөйләгәннәрне сәгатьләр буе тыңладым. Сөйләү һәм ышандыру сәләтенә ия әңгәмәдәшем янында уздырган ул вакыт мине табигать белән кеше җанының тәңгәллегенә тагын бер мәртәбә таң калдырды. Башкалар өчен, бәлки, ул сәеррәк тә тоеладыр. Бүтәннәрдән аерылып торган кешеләрне артык өнәп бетермибез бит. Иван да: «Берсендә Албайдагы Питрауда үземнең җыруны җырламакчы, шигыремне сөйләмәкче идем, микрофон бирмәделәр. Артыгын сөйләр дигәннәрдер инде», — дип сүз арасында әйтеп куйды. Ул үзенең якташларын да, әти-әнисен дә хөрмәт белән искә ала. 

Көтү дә көткән

«Әти 11 яшендә ятим кала. Ачлыктан интегеп утырганда, күрше әбисе кереп: «Татар авылларына барып хәер булса да сораш, болай үләсең», — дигән. Шул вакыттан алып, әти авыллар саен көтү көтеп йөри. Тугыз яшьләрдә мин дә көтү көтешә башладым. Үзебезнең авылда да, өч чакрым ераклыктагы Албайда да... «Нишләп миңа гына шулай язган икән», — дип уйланып йөри идем. 120шәр сыер бар иде көтүдә. Төш турысында малларны яткылыкка туктаткач, аяк киемен салып үләндә яланаяк йөрмәсәм, кичкә арып ава идем», — дип, әти-әниле елларын хәтеренә төшерде ул. Аның әти-әнисен язмыш урау юллар аша кавыштырган. 

Әнисе, Симун Праскые (Прасковья) үз авыллары егете Александр Михайловка кияүгә чыга, яшь гаилә Тулага китә. Шунда яшәгәндә сугыш башлана. Ире фронтка киткәч, кызы Антонина белән калган Прасковья авылга кайта. Ул чордагыча әйтсәк, «дөнья күреп кайтуы» сугыш чорында ярап куя: Праскый итек тә баса, сыер белән җир дә сукалый.

Армиядә хезмәт итү вакыты чыккач та, байтак еллар сугыштан соңгы җимерекләрне бетерүдә катнашкан Дмитрий Борисов авылга кайтып төшә. Аның йөргән кызы «ярлыга чыкмыйм» дигәч, 27 яшьлек Дмитрий каенатасы өендә яшәүче, үзеннән 9 яшькә олы Симун Праскыена йортка керә. Праскыйның Ленинград янындагы сугышта һәлак булган разведчик иреннән калган кызы Антонинага иптәш булып, бу яңа гаиләдә тагын өч бала туа: Иван, Алевтина һәм Зоя (кызларның икесе дә хәзерге вакытта Чаллыда яшиләр). 

Иван Албай мәктәбендә 8 класс тәмамлагач, Түбән Камадагы 44нче училищега укырга китә. Якташлары, училище директоры Василий Игнатов Албайдан килгән үсмерләрнең икесен — машинист, ә Иванны «буең озын, ныклы күренәсең» дип, токарь белгечлеге буенча укырга ала. Училищены 1974 елда тәмамлаган Иван Борисовның бу һөнәре армиядә дә ярап куя. 

Ышансаң, ышанмасаң да…

Булачак хәлләрне алдан сизенү сәләте Иванга, күрәсең, нәселдән бирелгәндер. Бәлки моңа мәктәптә 4не бетергәч баш мие селкенүе дә сәбәп булгандыр. Кем белә…

«Әнинең атасы Симун бабай 7 ел урын-җирдә авырып ята. Ул тирә-якта билгеле балта остасы була. Аның өен сүткәндә идәнен ала алмыйча аптырадым. Идән такталарын шпонга эләктереп куйган булган — шыгырдамасын өчен.. Монысы — сүз уңаеннан гына. Ул әнигә үзе белән булган гаҗәп хәлләрне сөйләп калдырган. Симун бабай чирләгән чагында аны өскә алып менәләр — үлчәүгә бастыралар һәм ул сызгырып менеп китә. Үлчәүнең икенче башы нәрсәгәдер „док“ итеп бәрелә. Бабайны бик зур бүлмәгә — Алла янына кертәләр. Симун бабай әйтүенчә, Алла — карап булмаслык ут. Ул бабай белән сөйләшкән. Шундый заман килер — тәрәзгә карагач, мөгез чыгар, дигән. Тәрәз дигәне хәзерге кесә телефоннары инде. Иң ахыргы сугышның Израилдән чыгачагын да әйткән. Аннан соң, яхшы тормыш килер. Әмма соңыннан җирдә ике кояш булачак, ул кояштан качып, кеше җир астына керер, ул аларны анда да эзләп табар, дигән. Ахырзаманны, кызым, син күрмәсәң дә, синнән соң киләчәк буыннар күрер, дип әйтеп калдырган», — дип Симун бабаена бәйле вакыйганы сөйләде Иван Борисов. 

Әңгәмәдәшем сүзләренә ышану-ышанмау — һәркемнең үз ихтыярында. Ул әле байтак нәрсәләр сөйләде. 1989 елның ноябрендә 9 яшьлек улын машина бәрдергәч, чарасыздан, Кытайдан килгән белгечләр оештырган конференциягә баруын да. Шунда бер егет чыгып, кешеләргә Порфирий Иванов өйрәтүләреннән торган «Детка» китабын таратып йөргәнен дә. Аның ул хезмәте белән танышкач, машина бәрдергән улын алып, Порфирий Ивановның өйрәнчекләре янына, Луганскига да бара. Ул якларны 1991 елда да урап кайта. 

«Һәрбер кеше табигатьтән үзенә көч алырга тиеш. Укытучыбыз Иванов өйрәткәнчә яшәргә тырышучылар элек атна саен җыела идек. Арабыздан берсе кешене дәвалый, ә үзенең аягы авырта. Моңа карап-карап йөрдем дә, башта табигатьтән көч алып үзеңне дәвала, аннан соң башкаларны дәваларсың, дидем. Үзең сәламәт булмый торып, башкаларны дәвалап булмый ул, — дип сүзен дәвам итте Иван Борисов. — 1992 елларда Красный Ключтагы Изге чишмәне чистарттык. Аны ул вакытта әле болай матурлап куймаганнар иде. Салих белән сөйләшенгән вакытка барсам, ул инде эшләп ята. Тимер баскычтан мендем дә, булыша башладым. Ярты чиләк бакыр акча гына чыкты. Аны юып, чистартып салдык. Икенче көнне безгә шунда каравылда торучы бер хатын һәм аксак кына бер ир кушылды. Изге Дәүхит бабай чишмәсе ул. Кеше табигатьтән аерылмаса гына рухи яктан да, физик яктан да нык була. Әмма күпләр шуны аңламый хәзер». 

Хатирәләр — күңел түрендә

«Сирәк кайтылса да, авылым чишмәләре онытылмый, — дип уйлары белән үткәннәргә китте әңгәмәдәшем. — Кирәмәт чишмәсе турында әни сөйләгәннәр әле дә истә. Тырлау тавы астында гына ул Кирәмәт чишмәсе. Читтә яшәүче бер хатын Сабантуйга кайткан. Чишмәгә төшеп су эчәсе килгән, нишләптер, вакыт тапмаган. Киткәч, эче авыртып интеккән. Кайтып, чишмә суына ирен тигезгәч кенә чир-сырхаулары үткән... Урта Кирмән чишмәсе элек ургый-ургый, шаулап ага иде. Ул Кама елгасы агымына каршы юнәлештә ага. Нефть ятмалары эзләүчеләр килгәч, өске якта ике җирдән бораулаганнар, аскы агым борауларын борып куйган. Шунда алар «әгәр бу су бәреп чыкса, авылны басачак», дип әйткәннәр. Авылда әле түбән оч, урта оч чишмәләре дә бар иде. Шул урта оч чишмәсе янында җаңгыр сорап, җаңгыр боткасы пешерелә, аны ашап бетерүгә, яварга тотына иде.

Бәйрәмнәрдә келәүгә әни, җәяүләп, Мәшләккә бара — кичтән китә дә, иртән кайта иде. Өч яшемдә кызамык белән авыргач, бер күземә ак төшеп калды. Дәвалауларның файдасы тимәде. Бер чара да таба алмагач, келәүләргә барганда-кайтканда әни ул күземдәге акның бетүен Ходайдан гел сорап йөргәнгә, 1нче класска кергәч, күзем әйбәтләнде, күрә башлады».

Иван Борисовның әтисенең дә, әнисенең дә каберләре авылда икән. Әле 5 июньдә гаиләләре белән Симеккә кайтып килгәннәр. Шәһәрдә яшәсә дә, җаны белән авылдан аерылмаган Иванның шигырьләре, күңелендә туган көйләре, профессионаллар өчен бәлки, камил үк түгелдер, әмма алар авылча гади дә, җанга якын да... Югары Әрнәш егете, токарь Иванга киләчәктә дә шулай күңел аклыгын саклап, үз тормышын җырга күчереп яшәү бәхете язсын...

* * *
Сәлам бир син, дустым, сәлам бир,
Олыларга, кечеләргә,
Агачларга, куакларга,
Җирдәге бардай җанварга.

Сәлам бир син, дустым, сәлам бир,
Сәлам ул — йөрәк ачкычы,
Ачалсаң кеше йөрәкләрен,
Шулдыр Ходайга баскычың.

Сәлам бир син, дустым, сәлам бир,
Бар кешегә син сәлам бир,
Ун кешенең берсе җавап бирсә,
Шул котылыр Авыр көн җирдә.

* * *
Ачы итеп бер дә кычкырмагыз,
Ачы булыр сезгә яшәргә.
Тәмле телле булган чакта гына
Дөнья матур, күңел яшәрә.

Дөрләп янган җан сизәдер инде,
Тәүге изгелекне беләдер...
Сез кычкырып бозган шушы мәлдә,
Җаным сыкраныплар түзәдер.

* * *
Гел уйлап яшәгән көннәрдә
Гел моң була шул күңелдә.
Сөйләшсәк, серләшеп аңлашсак,
Шатланып туялмый күңел дә.
* * * 
Җырларым аша мин моңланам,
Кешеләр аша яратам.
Гомерләр аша үтеп яшимен,
Серләрен белеп дөньяның.

* * *
Юлларыңа чыгар идем дә мин,
Юлларыңа карар идем дә мин, —
Кайсы юлдан кайтасыңны белсәм,
Кайсы яктан киләсеңне белсәм...

Тормыш юлы төрлечә үтә бит.
Тормыш юлы төрлечә була бит,
Һәр көне — бүтән, еллары үтә,
Ә юллар, юллары кая илтә?

Күңел генә һаман көтә дә бит, 
Һаман көтә кайдан килүең.
Тормыш үтә, гомер үтеп китә,
Еллар үтә, кайда, син, кайда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев