Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Заманында гөрләп торган Көшкәтбаш авылы хәзер истәлекләр генә саклый

Әлеге авыл турында Кукмарадаг Григорий ЗАХАРОВ язды.

Туган авылым Көшкәтбаш, биек таулар һәм болыннар белән чорнап алынып, бик матур табигать кочагына урнашкан. Кыш айларында карга күмелә дә, юллар бетә, кеше сукмаклары һәм чана белән йөргән ат юллары гына кала иде. Кечкенәрәк елга авыл уртасыннан үткәнлектән, яз айларында урман сулары еш төште. Бозлар күтәрелеп, күперләрне җимереп һәм агызып киткән вакытлар да күп булды.

1951 елны тудым мин. Ул чорларда авылда иллегә якын хуҗалык исәпләнде. Һәр йортта балалар саны күп иде. Урамнар сабыйлар тавышы белән шау-гөр килеп торды.

Без кыш айларында басуда куяннар куып, текә таулардан чаңгы һәм чана белән шуып төшә идек. Калын кар асларына окоплар казып, сугышлы да уйнап йөрдек. Ә җәй айларында балык тоттык, су коендык, басулардан борчак кузаклары урлап, шулай ук файдалы үләннәр, җиләк-җимешләр ашап үстек. Кечкенәдән өй һәм колхозның бетмәс-төкәнмәс эшләрендә булыштык, җәйләр буе көтү көтеп, шулай ныгыдык. 

Авылда дүрт сыйныф белем ала торган яхшы мәктәбебез бар иде. Калган сыйныфларны Югары Чурада дәвам иттек. Бик нык суыкларда һәм эсселәрдә җәяү йөреп укырга туры килде. 

Көшкәтбашта яхшы хәлдәге клубыбыз да бар иде, ә телефон, радио аппаратлары булмады. Ядегәрдән киномеханик менә дә, авылда ут булмагач, движок кабызып ут бирә, биш тиенгә билет сатып кино күрсәтә иде. Ул шулай күп еллар йөрде. Эштән арыган халык кичләрен клубка җыелышты, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачты. Төрле җирләрдән агитбригада коллективы килә, концертлар күрсәтеп, кешеләрне сөендерә иде. Һәр милли бәйрәмне йолаларга туры китереп, табигать кочагында түгәрәк уеннар уйнап, җырлап уздырдылар. 

Бу чорларда авыл авыр шартларда яшәде. Йортларны яхшы хәлдә дип әйтерлек түгел иде. Ут булмаганлыктан, өйләрдә керосин лампасы яндырырга туры килде. Халык күпсанлы мал асрап көн күрде. 25 сутый бакчаны кул белән казып, бәрәңге утырттылар, көзен җыеп алдылар. Җәй буе елга буйларыннан һәм кукуруз басуыннан кышка мал өчен кул арбасы белән печән ташыдылар. Пчеловод урманыннан рөхсәт белән печән хәзерләделәр. Юллар булмау сәбәпле, кешеләр сазга баткан юллардан атлар һәм төрле техника белән алып чыктылар. Аны яңадан таратып киптереп, кибәннәр куйдылар һәм печәнлекләргә урнаштырдылар. 

Шул чорларда колхоз салам һәм печән өләшмәде. Кышын өйне җылытыр өчен һәм мунча ягар өчен, зур авырлыклар белән рөхсәтләр сорап, урманда утын хәзерләделәр. Аны алып кайтып кисеп, өеп, шулай җәйләрен үткәрделәр.

Колхозчылар «таяк»ка эшләгәнлектән, акча күрмәделәр. Көз көне шушы «таяк»лар хисабына ашлыклар өләшенде. Шуларны тегермәндә тарттырып, икмәк һәм башка ризыклар пешереп көн күрделәр. Хуҗалыкларга малларны асрау дәүләт куйган саннар белән генә рөхсәт ителде. Абзарларга кереп, артык малларны бернинди документ та бирмичә алып чыгып киттеләр. Шуңа да яңа туганнарын яшереп калырга тырыштылар.

Авылдагы зур ат фермасында күпләп ат асрадылар. Хуҗалыктагы һәм колхоздагы эшләр тулысынча алар көче белән башкарылды дип әйтергә мөмкин. Тора-бара кемнәрнеңдер кушуы буенча ул фермалар сүтелеп, атларны куып алып киттеләр. Таштан төзелгән фермаларда җәй буе болыннарда ашап йөргән сарыклар асрадылар. Соңыннан әлеге фермалар да сүтелеп, малларны каядыр куйдылар. Авылыбызда тавык фермасы да бар иде. Без аннан йомыркаларны урлап та йөрдек әле. Шул тавыклар да вакыт узу белән югалдылар. 

Заманында гөрләп торган ашлык амбарлары һәм ындыр табаклары да сүтелде. Шулай итеп, авыл тарала башлады. Эш бетү сәбәпле, халык, бу авыр шартларга түзә алмыйча, Шәмәрдән поселогына, Пчеловод, Югары Чура һәм башка авылларга күченеп китте. Бүгенге көндә Көшкәтбашта бер йортта да кеше яшәми. Урамнарны үскән агачлар басып бетергән, авыл ташландык хәлгә килгән. Без йөргән эзләр дә юк инде хәзер. 

Шау-гөр килгән авыллар һәм производстволар бу чорларда төрле реформалар үткәреп эшләгән бәндәләр аркасында юкка чыкты. Нинди генә үзгәрешләр күрмәде дә, нинди генә шартларда яшәмәде халык!

Григорий ЗАХАРОВ, Кукмара

Хезмәт даны

Алина Кондратьева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев