Зәйдән Лидия Кирилловна Инглиз телендә романнар укый
Татар телендә язылган романнарның инглиз теленә тәрҗемә ителгәнен укучылар бик сирәктер, мөгаен. Шуларның берсе — Зәй районының, Кабан Бастырык авылыннан 32 ел мәктәптә балалар укыткан Лидия Салихова (Батаева). Ул якташ язучыбыз Рабит Батулланың романнарын инглиз телендә укый.
Сабый чагында
Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Лидия Кирилловна — Кабан Бастырык авылы кызы, аның әнисе Мария Семёновна (Некратова) да укытучы, ә фронтовик әтисе Кирилл Николаевич алтын куллы балта остасы иде. Туган авылында ике генә класс укып кала ул. Шул чаклары турында сагынып сөйли:
«Медпункт янындагы өебезне, өебез каршындагы башлангыч мәктәпне, дус кызым Роза Скворцова белән бер партада утыруыбызны, укытучыбыз Прасковья Емельяновнаны, тау итәгенә урнашкан тулы булмаган урта мәктәпне, ул мәктәптә әниемнең 5нче-8нче классларда тарих фәне укытканын еш искә алам».
Аларның гаиләсе 1960 елда «Заготзерно»га күченә. Лидия инде өченче класска Яңа Зәйдәге мәктәпкә бара. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә.
Үз тиңе белән — гаилә юлыннан
Студент чакта үз районыбызның Сармашбаш авылы егете Габделхак Салихов белән гаилә коралар. Институтны тәмамлагач, Иске Зәйдәге 1нче мәктәптә инглиз һәм немец телләре укыта. Яңа Зәйдә квартир алгач, шәһәрнең 3нче мәктәбенә эшкә күчә. 1991 елда Зәйдә татар гимназиясе ачылгач, Лидия Кирилловнаны шунда эшкә чакыралар, ул анда лаеклы ялга чыкканчы укыта.
«Ирем Габделхак белән 53 ел бергә яшибез, бер-беребездән башка бер генә көн дә торганыбыз юк. Габделхак 40 ел буе бер авариясез, бер кисәтүсез шофёр булып эшләде. Ул — таянычым да, яклаучым да, улыбыз Радикка һәм кызыбыз Гөлнарага үрнәк әти дә булды. Әнием авыргач, аның янына күчеп бергә яшәргә дә авырыксынмады. Бер-беребезне санлап яшәдек, бергә киңәшләшеп эшләдек», — дип гаиләсе турында горурланып сөйли авылдашым.
Уллары Радик та, әти-әнисенә охшап, тырыш. 20 ел буе «Зәй» спорт мәктәбендә үсмерләрне грек-рим көрәше серләренә өйрәтте ул. Россия чемпионнары — бертуган Константин һәм Михаил Волковларның зур спорттагы уңышларында тренерлары Радик Салиховның өлеше зур. Кызлары Гөлнара Казан икътисад һәм идарә институтының Яр Чаллы филиалында укып, психолог белгечлеге алды. Радикның — өч кызы, Гөлнараның ике кызы, бер малае бар. Әбиләре кебек үк, оныклары да инглиз, рус телен яхшы белә, туган телебездә дә сөйләшәләр. Замана балалары инглиз телен дәрестә өйрәнүдән тыш, өстәмә рәвештә, репетиторга йөри бит. Ә Салиховлар оныкларының ул мәшәкате булмый. Чөнки әбиләре Лидия Кирилловна русча да, инглизчә дә җиңел һәм мавыктыргыч итеп сөйли, оныкларын да өйрәтә.
Салиховларның оныклары инде үзләре дә гаиләле. Бүгенге көндә оныкларының ике баласы үсеп килә. 11нче класста укучы оныгы Максим Галкин белән бергәләп Америка язучысы Эрнест Хемингуэй, Арчибальд Кронин китапларын, Джон Голсуорсиның «Сага о Форсайтах» китапларын тәрҗемәсез укыйлар. 1нче һәм 6нчы класста укучы оныкларына Роберт Бёрнс, Оскар Уайлд шигырьләрен яттан өйрәтә.
«Оныклар белән, кесә телефоны аша, кайчак татарча, кайчак русча, кайчак инглизчә язышабыз», — ди Лидия Кирилловна.
Гомумән, аларның гаиләсендә туган телне белү, башка чит телләрне өйрәнү, туганлыкны — җиде буын нәсел-ыруны яхшы белү, кешеләргә яхшылык кылу, тәртип, гаделлек беренче урынга куелган.

Өч телне дә камил белә
Лидия Кирилловна рус һәм татар телендә истәлекләр яза, инглиз, немец шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итә. Дәрестә укучыларга аңлашылсын өчен 10-15 минут эчендә Роберт Бёрнс, Оскар Уайлд шигырьләрен тәрҗемә итеп, сөйләп күрсәтә. Уильям Шекспирның берничә сонетын тәрҗемә итеп, укучыларына өйрәтә. Татар гимназиясендә эшләгәндә, «Шигырь сөючеләр» түгәрәге алып бара. Түгәрәккә йөрүче балалар инглиз, немец, рус, татар телендә шигырьләр ятлыйлар, үзләре дә шигырь язып карыйлар.
«Безнең 3нче мәктәптә «Социалистик дуслык клубы» эшләде. Укучылар белән, социалистик республикалардагы яшьтәшләренә — рус һәм татар телләрендә, социалистик илләрдә яшәүчеләренә инглиз, немец, рус телләрендә хатлар, открыткалар яздык, сувенирлар җибәрдек. Татар гимназиясендә исә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Пётр Минеев:
«Лидия Кирилловна, девиз уйларга иде, шигырь дә кирәк, ярдәм итмәссезме», дип кабинетка керә. Кайчагында темасына туры китереп девизы, канатлы сүзләре, шигырьләре тиз генә табыла, ә кайбер чакта шигырьләрне үзем дә язып бирәм. Ул вакытта туган телебездә байтак кына шигырьләр яздым», — дип искә ала Лидия Кирилловна.
Татар гимназиясендә эшләгән елларында ул Зәй шәһәренең үзәк китапханәсендәге шигырь сөючеләр түгәрәгенә йөри. «Анда шигырь, хикәя, очерк язучылар җыелып, язмаларыбызны кычкырып укый идек. Шул түгәрәкне оештырган Хәмзә абый Исмәгыйлов «Төбәгем тургае» дигән китап бастырып чыгарды. Ул китапны барыбызга да бүләк итте. Андагы язмаларның барысы да — безнең төбәк кешеләренеке.
«Зәй офыклары»ның баш редакторы булып эшләгән Иван Глуховның да, Иске Имән авылы кызы Галия Сафинаның да, минем дә шигырьләрем шул җыентыкта басылып чыкты».
Хәтере бик яхшы Лидия Кирилловнаның (минем әтием андый кешеләр турында «керемле» дип әйтә иде). Үзе укыткан һәр баланы, аларның әти-әнисен — барысын да исендә тота. Һәр укучысы, ул укучының гаиләсе, дуслары турында яратып, мавыктыргыч итеп сәгатьләр буе сөйли ала.
«Институтта укыганда да, эшләгән вакытта да миңа һәрчак ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Кемгәдер инглиз теленнән, я немец теленнән тәрҗемә итәргә кирәк булса, минем янга киләләр иде. Немец фирмасында эшләнгән даруларның инструкциясен күтәреп тә килделәр, аны тәрҗемә итеп, ничек кулланырга кирәклеген язып бирә идем», — ди Лидия Кирилловна.

Аның белән сөйләшеп утырганд, фикер сөрешенә, шушы кырыс заманда да саф күңелле була алуына хәйран каласың. Үз гомерендә никадәр кешегә яхшылык эшләгән, укучы балаларны, коллективтагы иптәшләрен, туган-тумачаларын, гаиләсен яратып яшәгән ул. Изге китабыбыздагы «Мине яраткан кебек бер-берегезне дә шулай яратыгыз» дигән сүзләр авылдашым Лидия Кирилловнага бик тә туры килә.
Шигырьләр яза, тәрҗемә итә
Лидия Салихова (Батаева) үзе язган һәм тәрҗемә иткән берничә шигырь:
Иртәнге моң
(Инглизчәдән турыдан-туры тәрҗемә)
Алтынсу зәңгәр ноктюрн чыңына,
Темза изрәп йокыга талган;
Дөм караңгыда, томан эченнән
Печән төягән баржа юл ала.
Шул чакта томан урталай ярылып
Өйләргә сыена, ярларга посып,
Ертык шәүләсе, тәмам саргаеп,
Күпергә сеңә, утлардан качып.
Хәрәкәт туа урам куенында,
Сукыр тәрәзәләр ача күзләрен;
Йончыган халык эшкә җыена,
Бик җитди, коры гәрчә йөзләре.
Шәүлә кебек ак чырайлы ханым,
Сиңа бүген бер салкын җил юлдаш;
Төссез чәчләрең үбә таң нуры,
Иреннәрең — ут, йөрәгеңдә таш.
Оскар Уайлд.
Йөрәгем тауларда калды
(Инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә)
Йөрәгем тауларда калды,
Күңелемдә мин әле дә шул якта:
Болан куам, кыр кәҗәсен аулыйм,
Үзем — монда, күңелем — еракта.
Хуш, туган як, Төньягым,
Дан һәм батырлык иле;
Язмыш кайда йөр(е)тсә дә,
Оныта алмам мин сине.
Тауларым, сез мине онытмагыз,
Бер кайтырмын әле мин сезгә,
Болан куып, кыр кәҗәсен аулап,
Соңгы җырым җырлар өченгә.
Роберт Бёрнс.
Улыма
«Ир язмышы — ил язмышы», — диләр,
Татый алар дөнья ачысын.
Көчлеләрне чыныктыра тормыш,
Бөгеп сала йомшак җанлысын.
Кичәгедәй әле хәтеремдә,
Яктырганчы юлга чыкканым.
Әнкәй озата чыкты ипи тотып,
Мин шул көннән өйгә кайтмадым.
Шул көннән мин өйдә кунак кына,
Юллар мине озак йөрттеләр.
Сизми калдым, инде балалар да
Безнең кебек буйга җиттеләр.
Менә үзем торам бусагада,
Ерак юлга чыга балалар...
Ниләр көтә сезне, нарасыйлар,
Яшь түкмәсме газиз аналар?!
Лидия Салихова.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев