Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә Федор Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары башланды

19- 22 февральдә кадәр «Ялта-Зәй» чаңгы үзәгендә «СССРның атказанган спорт остасы Федор Симашев призына» Бөтенроссия чаңгы ярышлары узачак.

18 февральдә Зәйдә Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашев призына Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Инде традициягә әйләнгән бу ярышлар Зәй җирендә яңадан бөтен илдән иң көчле чаңгычыларны җыя. Анда Архангельск, Владимир, Кемерово, Кострома, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан, Татарстан һәм Марий Эл Республикаларыннан, Удмуртия Республикасыннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси округыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәреннән килделәр, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».

Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Зәй районының Мактаулы гражданы Эдуард Галеев, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, 8 тапкыр СССР чемпионы Николай Зимятов, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, кышкы Олимпия уеннарының өч тапкыр призеры, дөнья чемпионы Александр Завьялов, Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, ТР чаңгы ярышлары федерациясенең беренче вице-президенты Азат Мәҗитов катнаштылар.

Чаңгычы кызы Юлия Симашеваның сәламләү хатын уку тантананың үзенчәлекле мизгеле булды. Ул хатында ярышларны оештыручыларга әтиләре истәлегенә сакчыл мөнәсәбәтләре һәм ярышларны югары дәрәҗәдә уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Юлия Симашева бу көннәрдә Италиядә узучы Олимпия уеннары баруны искә алып, чемпионнарның үз Ватанындагы уңышлары, дөньякүләм ярышларда катнашучылар өчен зур җиңүләргә көч бирүен ассызыклады. Кунакларга һәм ярышларда катнашучыларга хөрмәт йөзеннән чәк-чәкләр тапшырылды.

* * *

Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында Петр һәм Федора Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Атасы урманчы булып эшли, анасы биш бала тәрбияләп үстерә. Чаңгы спорты белән кызыксынуы мәктәп елларында ук башлана, район чемпионы була. 

Мәктәпне тәмамлагач, ул Иркутск өлкәсенә китеп балта остасы-бетончы булып эшли, спорт секциясенә языла. Читтән торып физькультура техникумына укырга керә. Армиягә алынып, чик гаскәрләрендә хезмәт итә, заставада иң оста чаңгычы була. Армиядән соң Мәскәү педогогия институтының физик тәрбия бирү факультетында укый. Соңрак, чаңгы спортында зур уңышларга ирешә, берничә тапкыр ил һәм дөнья чемпионы булып таныла.

1967 елда ук Симашев Чехословакиядә халыкара ярышларда призер була һәм илнең иң көчле спортчылары унлыгына керә. Бер елдан ул ил чемпионы һәм Гренобльдә (Франция) X кышкы Олимпия уеннарында, 1972 елда Саппорода (Япония, 1972 ел) XI уеннарда катнаша, анда 15 километр дистанциядә көмеш призер һәм 4х10 километр эстафетада Олимпия чемпионы була. Эстафетада СССР чаңгычылары командасында Владимир Воронков, Юрий Скобелев, Федор Симашев һәм Вячеслав Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.

Айназ Ермолаева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев