Владимирдан Николай Бачков шәхси тормышында да, педагоглык хезмәтендә дә ихтирамга лаек карендәшебез
Николай Бачков — «Физик культура hәм спорт отличнигы», Татарстан мәгариф hәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе иясе, Россия мәгариф hәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мәктәптә озак еллар эшләгән «Талир тәңкә» ансамбленең аккомпаниаторы булды. Җөри Питравына Россия төбәкләреннән һәм республикабыздан килгән олы кунакларны 20 елдан артык Бачковлар гаиләсе керәшен җырулары белән каршы алды.
Урман хуҗалыгы техникумын һәм политехник институтын тәмамлап, 10 ел урманда техник булып эшләгән Николай Петровичны спортны һәм музыканы яратуы мәктәпкә китерә. Усали мәктәбендә 3 ел эшләгәннән соң, Владимир авылында 27 елдан артык физкультура укытучысы булып эшли. Николай белән берлектә, мәктәбебез спортта зур уңышларга иреште. «Чаңгычылар мәктәбе» дигән исемне горур йөртә. Бу — хезмәттәшебезнең зур тырышлыгы, укучыларны кызыксындыруы нәтиҗәсе.

Җитәкче буларак, педагогның мактауга лаеклы ягы — hәр баланы үзенекедәй яратып, якын итүе, дип әйтер идем. Укучыларны кечкенәдән үз канаты астына сыендырып, чаңгы спортына мәхәббәт тәрбияли. 1нче класстан башлап, нәни укучыларга җиргә кар яту белән, дәрес саен чаңгы кияргә өйрәтүе генә дә ни тора! Чын күңелдән балаларча самимилек белән кечкенәләргә чаңгы ботинкасын кияргә булыша, бәйләшә, аннары кутәреп, чаңгысы белән бергә баланы карга бастырып куя. Чаңгыларның астын hич тә бозарга, тырнарга ярамый. Әнә шулай, кечкенәдән инструментларга карата сакчыллык та тәрбияли укытучы. Озак та үтми, балалар әкеренләп үзләре киенә, чаңгыда йори башлый. Иң терерәкләрен шул мизгелдән билгеләп куя укытучы. Бу баланың киләчәккә өмете зурдан, дип, чын-чынлап сөенә, укытучыларга да җиткерә. Дәресләрне мавыктыргыч итеп уздыруы, вакыт белән исәпләшмәве — барысы да укучының шәхси күрсәткечләрен үстерү өчен. Шәхсән үзем, җәйге кояшлы көннәрдә укытучының, түгәрәккә йөрүче укучылары белән спорт мәйданчыгында яшел чирәмдә агач чаңгыда йөгерүләрен күзәтергә ашыгам. Баштарак кызык тоелса да, элек чаңгы-роллерлар булмау сәбәпле, укучыларны кышка укытучы-тренерларының шундый ысулны кулланып әзерләвен яратып кабул иттем.

Николай Петрович үз белемен даими яңартып тора, район методик берләшмәләрендә үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Төрле мәктәпләрдә ачык дәресләр күрсәтә. Гомерләр узгач та, ул укучылар аны искә алып сөйлиләр. Менә укытучы бәхете кайда ул!
2001-2018 елларда кечкенә генә мәктәбебездә, элекке укучыларыбыз Александр Аксаков, Динар Пасыев булышлыгы белән, Актаныш, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарының иң көчле чаңгычылары катнашында, «әфганчы» авылдашыбыз Иван Данилов истәлегенә, район һәм республика күләмендә чаңгы ярышлары үткәреп, мәктәпне таныттык. Коридордагы стеллажларда күпсанлы кубоклар, дипломнар — укытучыбыз Николай Петровичның, аның чаңгычы укучыларының уңышлары нәтиҗәсе. 2013 елда мәктәп командасы туризм буенча 3 урын яулап кайтты. Мәктәпнең чаңгычылар командасы ел саен матур җиңүләргә ирешә.
2000 елларда ук Николай Бачков мәктәп тирәсенә электр чыбыклары сузып, чаңгы трассасын яктыртуга иреште. Кышкы матур кичләрдә укучылар, шәhәрдәге сыман, яктыртылган чаңгы трассасында рәхәтләнеп җилдерәләр иде. Без, укытучылар да калышмыйбыз, чаңгыда бик теләп шуабыз. Укучыларның саны 5 дистәдән артып киткән күңелле чаклар... Чаңгы эзен салуда Буранлы әти — Валерий Малов та бик ярдәм итте. Аз гына җәяүле буран булдымы, шунда ук тигезләп куя. Хәзер инде укытучы Николай, үз көче белән ясаган махсус җайланманы трассадан үзе тартып йөреп, 4-5 балалы мәктәптә чаңгы эзен үзе сала. Барыбер, төшенкелеккә бирелми. Райондагы «Аргамак» ярышларында чаңгыда узышуда призлы урыннардан төшмибез.

Алабуга дәүләт университетының физик тәрбия бүлегенә кергән өч укучыбыз — бүгенге көндә үзләре дә балалар укыта. Николай — район данын республика күләмендә яклаган оста спортчы. Чаңгыда узышу, йөгерү буенча ярышларда районда бүген дә беренчелекне бирми, ә республикада — призёр. 50 километрлы дистанциядә — җинел атлетика буенча һәм, шулай ук, чаңгы ярышында берничә мәртәбә марафонда катнашты. Үзенең иң зур җиңүе дип, 1984 елда Лениногорск шәhәрендә уздырылган Россиякүләм ярышта 3нче урынны яулавын саный. Ул спорт остасына кандидат нормасын үти.
Укучысы, улыбыз Геннадий Бачков 2013 елда республикада яшүсмерләр арасында чемпион титулына ия, шулай ук, 2023 елны эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре арасында уздырылган республика ярышында призлы урыннар яулады. Балалар турында сүз чыккач, кызыбыз Ольга Бачкованың 2012 елда «Керәшен чибәре» конкурсында — Гран-прига, 2016 елны «Татар моңы»нда III дәрәҗә лауреат булганын да языйм. Николай үзе баянда уйнап, үзе җырлап, күп кенә конкурс-фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булды.
Физкультура укытучысы Николай Петровичның чаңгыга мәхәббәтенә тормышыбызда булган бер вакыйганы мисалга китерү дә җитә. Хезмәт хакы ярты елга бер бирелә торган туксанынчы еллар. Йорт җиткерәбез, кечкенә бала бар, Николай читтән торып институтта белем ала. «Казандагы танылган спортчы чаңгысын сата икән», дигән хәбәр ишетеп кайткан. Күзләре ут яна, нишләргә белми, миннән җавап көтә. Кирпеч алырга дип җыйган саклык акчабыз бар иде. Шуның 400 сумына Kneissl чаңгысын күтәреп тә кайтты чаңгычым.
Беренче кар җиргә яткан, тыгызланып чаңгы эзенә баскан көн — укытучы өчен сөенечле мизгелләр. Николай быел да көзге яфракларның җиргә коелуына карап, җиргә кар төшкәнен, ап-ак карда чаңгы эзләре сузылыр чак җиткәнен көтә.
Елена БАЧКОВА,
Мамадыш районының Владимир төп мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Очень даже здорово молодцы отлично спасибо так держать удачи вам
0
0