Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Виталий Агапов: «65 яшь — халык алдында имтихан тоту, нәтиҗә ясау»

Чаллы шәһәр советы депутаты, Татарстанның халык артисты, «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, «Яр Чаллы» шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Виталий АГАПОВка — 1 июньдә 65 яшь.

Балачагы — Сәвәләйдә

Җырчы, композитор Виталий Агапов гади авыл гаиләсендә дөньяга килгән. 

«Балачак елларым авылда үтте. Мин чамалы гына шук та, шаян да, вакыты белән үрнәк малай да булып үстем. Ул вакытта мин совет мәдәнияте рухында тәрбияләндем. Балачагым — нәсел, гаилә бәйрәмнәре, йолалар белән тулы иде. Әнием Мария, такмакларны күп белә, оста җырлый иде. Әти гармунчы һәм баянчы булган, тик кызганыч, аның уйнаганын ишетергә туры килмәде. Менә «печник» Иван бабамның кул кубызында (скрипка) уйнавын тыңлау бәхете миңа насыйп булды. Барысыннан да бераз гына күчкәндер дип уйлыйм мин үземнең сәләтемне». 

Матур Сәвәләй җирендә үскән Виталий Васильевичның беренче иҗатын туган авылына багышлавы гаҗәп түгел. «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй» дигән җыр авыл халкы арасында гына түгел, башка төбәкләрдә дә, артистның иҗатын яратучыларны үзенә җәлеп итте. «Балачактан ук эштән курыкмадым, теләсә нинди эшкә кыю тотындым һәм башкаларга ярдәм иттем» — дип искә ала халык артисты. — Минем беренче укытучым Зоя Георгиевна Смирнова иде. 1нче класстан 8нче класска хәтле класс җитәкчесе дә булды. Бик яхшы укытучы, киң күңелле кеше иде ул. Урыны оҗмахта булсын. Ул биргән белем, тәрбия, тырышлык миңа тормышны рәхәтләнеп тартырга, биек үрләргә менәргә мөмкинлек биргәндер дип уйлыйм. Арабыздан киткән башка укытучыларым, география укытучысы — Анна Гурьевна Бутяева, математика укытучысы Анна Ивановна Смирнова, рус теле укытучысы Евдокия Михайловна Рогожникованы да искә алып китәсем килә. Укытучылар — минем өчен иң хөрмәткә лаек профессия кешеләре».

Яшьлек еллары

Виталий Агапов — гаҗәеп һәм күпкырлы талант иясе. Язмышы нинди генә өлкәгә китерсә дә, тырыш хезмәте белән һәрчак һәм һәркайда уңышка ирешә. Армиядә хезмәт иткәннән соң, беркадәр вакыт Төги урта мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек (НВП) һәм физкультура укытучысы булып эшли. 1982 елда янгын сүндерү хезмәтенә керә. СССР эчке эшләр министрлыгының Иваново янгын-техник училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлый, шуннан соң эчке эшләр лейтенанты званиесендә, Яр Чаллы шәһәренә, яңадан хезмәтенә кайта. Үз теләге белән эчке эшләр органнарыннан эштән киткәч, Виталий Агапов җиһаз җитештерү буенча бизнес ача. Кайда гына эшләсә дә, аның күңелендә һәрвакыт иҗат уты дөрли.

1992 елда Виталий Васильевич туган авылында яшәүче талантлы кешеләрне «Сәвәләй» фольклор ансамбленә берләштерә. Коллективның төп максаты — керәшен халык мирасын торгызу һәм саклау. Анда катнашучылар узган гасырларда сәвәләйлеләрнең әниләре һәм әбиләре җырлаган, онытылган йолаларны, уникаль җырларны барлыйлар һәм сәхнәгә алып чыгалар. Ә 1994 елда ул «Монлы Чаллы» җыр театрын оештыра, ул бүгенге көнгә кадәр Татарстан һәм Россия мәйданчыкларында концертлар бирә. Артист 300дән артык җыр иҗат итә, шулай ук күп кенә яшь талантларга сәхнәгә юл салырга ярдәм итә.

Тормыш дәвам итә

Концертлар һәм депутат вазифалары белән беррәттән, халык артисты хәйриячелек турында да онытмый. Еш кына үз коллективы белән хәйрия концертлары бирә. Туган авылы Сәвәләйдә «Изге Тын иңеү» чиркәве төзүе дә, шулай ук, Яр Чаллы шәһәрендә керәшен чиркәве төзүгә керткән зур өлеше дә аның гомерендә иң игелекле эшләре булгандыр. «Чаллыда керәшен чиркәве яныннан «монда минем тырышлыгым кергән» дип үтеп китәм. Сәвәләйгә кайтам икән, авылга борылуга, каршыда — зират янында, төзелешенә минем дә зур хезмәтем кергән чиркәү каршылый. Ул чиркәү генә түгел, аны храм дип атыйбыз. Чиркәү бер чаңлы яки чаңсыз да була, ә Сәвәләйдә — тугыз чаңлы! Ул кешегә ниндидер бер рухи яктылык биреп тора. Чаң тавышы кешеләрне: «Менә бу — храм, храм артында — зират. Ә каршыда — авыл, сез анда яшәгез, күңел ачыгыз. Әмма эшләгән эшләрегез турында да уйлагыз. Чөнки храм артындагы зираттан беркем дә кача да, үтеп тә китә алмый. Соңгы көндә шушы зиратка килеп төпләнәсез», — дип искәртеп тора. 

Туган авылын чын күңелдән яраткан Виталий Васильевич биредә узган гасырның утызынчы елларында җимерелгән чиркәү урынына чиркәү төзергә күптән хыялланган. Җирле халык изге башлангычны хуплый һәм бу мөһим эштә ярдәм итә. Виталий Агапов, үз чиратында, рәхмәт йөзеннән якташларын хәйрия концертына җыя. Аның белән бер сәхнәдә еш кына әтиләре талантын мирас итеп алган уллары Владислав һәм Виктор да чыгыш ясый. Дөрес, Виталий Васильевич 2019 елдан ил буйлап гастрольләргә бик чыкмый, планлаштырылган концертлар белән йөрми. Чөнки «замана авыр, халыкның бөтенләй үк аңлап бетермәве дә бар. Кемнәрнеңдер якыннары хәрби операциядә булып, син концертлар куеп йөрсәң яхшы булмас кебек тоела миңа», — ди ул. Ә болай, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә, әлбәттә, катнаша, халык сораган җырларны башкара.

Гаилә — җылы оя

Виталий Агапов сүзләренчә, аның өчен төп илһам чыганагы — гаилә һәм туган җире. Хатыны Галина белән дуслары туенда таныша алар. «Безнең арада мәхәббәт уты җырчы Михаил Муромовның «Яблоки на снегу» җырына биегән вакытта кабынып китте. Озак уйлап тормадым, өч көн очрашып йөрүгә тәкъдим дә ясадым үзенә, — ди ул көлеп. — Улларым да үз теләкләре белән сайладылар сәхнә өлкәсен, шунысы сөендерә. Гаиләбез арта, уртанчы улыбыз Викторның кызы Мая туды. Шуңа күрә бик рәхәт, внучка белән бабай үрмәләп тә йөри. Ә Афина оныгыбыз зур инде, 3 яшен тутыра. Ул яктан, күңелле. Балалар туарга тиеш һәм инде шулай булганда гына ил, дөнья алга бара. Булганына шөкер итеп, куанып, гаилә иминлеген саклап, аны тәэмин итеп, балаларга тәрбия биреп, шул юнәлештә матур итеп яшәргә кирәк.

Бу юбилей — үзенә күрә, бер имтихан тоту, эшләгәннәремә нәтиҗә ясау. Минем канатым астында үсеп чыккан, җиде «Татарстанның атказанган артисты» гына бар! Әле атказанган мәдәният хезмәткәрләре күпме?! Керәшеннәр генә түгел, алар арасында татары да, мишәре дә, башкорты да бар. Мин, 65 яшемә, Башкортостанның мактаулы краеведы, Бакалы керәшене, дустым Валерий Зарубин булышлыгы белән, „Федор бабай“ нәселенең Ыру агачын ясап бетердем. 1612 елдан Казан өязе, Җөри юлында урнашкан, Кече Берсут авылында (хәзерге вакытта Татарстанның Мамадыш районы, Владимир авылы) Федор бабайдан үсә башлаган, бу Ыру агачы, тарихта эзе калган 16 буын, 800 гә якын, туганнарымны берләштерә. Менә бу эш минем өчен тагын бер зур сөенеч. Ходай 65 яшькә килеп җитү бәхете биргән икән, тиешле нәтиҗә ясап, иҗатны дәвам итәргә. Ходай 70тә дә җырлау мөмкинлеге бир дип теләкләр телик. Ходай гомер бирсә, киләчәктәге юбилейларда тагын нәтиҗә ясарбыз», — дип тәмамлады сүзен талантлы карендәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев