Үри Чаллысы авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер хатын-кыз - Александра Суюндукова
Сугыш һәм хезмәт ветераны Александра Матвеевнаның ачы язмышы турында авылдашы Евдокия Толстова сөйләде.
Ул миенә сеңгән снаряд сызгыруларын, төннәр буе операция ясауларын, пулемет кыйпылчыклары белән палаткаларның теткәләнеп бетүләрен, землянкаларның бомба шартлаудан ишелеп төшүләрен ачынып искә алып сөйли иде…
Үри авылы. 1917елның 10 июне. Мария һәм Матвей абый гаиләсендә бик чибәр бер кыз бала дөньяга килә. Үсеп буйга җитә, җәй көннәрендә әниләренә ияреп колхоз эшләрендә катнаша, басуда көлтә кисә. Русча яхшы белгән кызны Чистай медицина училищесына укырга җибәрәләр. Укыган вакытта Чистай урманында өлкәннәр белән бергә агач та кисә, торф чыгарырга да булыша. Шул ук вакытта хәрби өйрәнүләргә дә җәлеп итәләр үзен.
Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның 24 декабрендә 24 яше тулган кызга сугышка чакыру кәгазе килә. Кызны сугышка әнисе озата, ә әтисе хезмәт армиясендә кала.
«Авыл башында зират янында саубуллаштык. Әниләр кайтып киткәнче еламыйча чак түздем. Аларга авыр булмасын өчен күз яшьләремне күрсәтмәдем. Әни миңа юлда тамак ялгарга дип пешкән йомырка, бәрәңге боламыгы һәм мичтә пешергән ипи бирде. Туган җирдән ераклашкан саен күңелне ниндидер курку биләп алды», - дип искә ала торган була Александра апа.
Татарстан хәрби комиссариатына төнгә каршы гына барып җитә ул. Икенче көнне 50дән артык кызны Бишбалтадагы елга портыннан баржага утыртып, Горький шәһәренә җибәрәләр. Шәһәрне узгач, калын урман эчендә урнашкан хәрби базага алып киләләр.
«Безне дүрт айдан артык медицина серләренә өйрәттеләр. Сугышчан әзерлегемне югары бәяләделәр һәм фронтка җибәрелүем турында кәгазь бирделәр», - дип сөйләгән ул килененә.
24 яшьлек кызны сугыш үз эченә бөтереп алып кереп китә. Ул дошман белән дә алыша, солдатларның гомерен саклау өчен дә көрәшә. Берлинга кадәр барып җитә.
«Сугышның иң яманы Белоруссия җирләрендә булгандыр. Анда күргәннәрем... Бөтен җирдә кан, үлгән кешеләр ята. Кайберәүләр тереләй яндырылган, коелардагы су агуланган. Өй саен әти-әнисен көтүче сабыйлар бар. Шушы вакыйгаларны искә төшергәндә әле дә йөрәкләрем «жу» итә. Ачлыкка да түзеп була, иң авыры кешеләрнең җансыз гәүдәләрен күрү булды», - дип искә ала торган булган ветеран.
Сугыш... Күпме яшь егет, кызларның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иттеләр. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".
1946 елның сентябрендә Александра Матвей кызы Юлтай исемле башкорт егете белән авылга кайта. Әнисенең соңгы өмете тормышка аша.
Сугыштан соңгы авыр еллар. Кыз туган авылында киң күңелле шәфкать туташы булып эшен дәвам итә, авыруларга ярдәм күрсәтә, ишеген шакыган бер генә кешене дә борып чыгармый. Ягымлы шәфкать туташы булган җирдә күңел төшенкелегенә бирелергә, өметсезләнергә урын да калмый. Аннан сырхауга дару гына түгел, кешеләр җаннарына дәва да алып чыгалар.
Ә Юлтай абый механик. Аны Мамадыш районының Усали авылына эшкә урнаштыралар. Икесе дә сугыш ветераны. Юлтай абый белән Александра апа 6 ел бергә бик матур гаилә булып яши. Бер балалары була. Колхозда механик булып эшләгән Юлтай абыйны трактор алып кайтырга җибәрәләр. Юлда ягулыклары бетеп, тракторлары сүнеп кала. Механизатор егет авылга солярка эзләргә китә. Ә механик Юлтай абый тракторны саклап кала. Бик суык, үзәккә үткеч көн була. Егет әйләнеп килгәндә Юлтай абыйның гомере өзелгән була…
Ялгыз калган Александра апа яңадан 1 яшьлек улы белән әнисе янына кайтып сыена. Ильина Агафья апаның өендә, аннан сон Петухова Татьяна өендә фельдшер-акушер булып эшли башлый.
Күрше Алан-Полян авылыннан килгән балта остасы Александр Кибяков белән тормыш коралар. Матур гына йорт торгызалар. Кешелекле Александра Матвеевна авырулары янына көндезен дә, төннәрен дә барып, төпле киңәшләрен биреп, бик күп аналарга ярдәм иткән. Үз эшенең остасы буларак, авылдашларына бик нык булыша. Казаклар Чаллысы авылыгы җирлегенә 18 сайлау округыннан депутат итеп сайлана.
1969 елның 9 июнендә Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән "Сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе белән бүләкләнә.
Җор телле Александра Суюндукова һәр елны мәктәптә үтә торган балалар елкасына Кыш бабай булып киенеп кереп, аларны җырлатып биетеп күнелләрен ачтыра торган була.
1972нче ел башында алар Мамадыш районының Камский поселогына күченәләр. Анда да йорт салып чыгалар.
Хәзергесе вакытта ул йортта оныгы, аның дәвамчысы фельдшер Альбина Альбертовна яши. Альбина әбисеннән: «Ник син сугыш турында миңа берни дә сөйләмисен, ничек син исән калдың» - дип сорый торган булган. Әбисе: «Анда бөтен кеше үлде, мин яшь, бик чибәр идем. Бәлкем шул чибәрлегем аркасында исән калганмындыр», – дип сөйләгән.
Гомеренең соңгы көненә кадәр Александра апабыз үзен үлемнән саклап калган солдатларның аңа багышлап язган шигырьләрен, җырларын яратып, сагынып искә алган, сугыш кырында бергә хезмәт иткән кыю кызлары – шәфкать туташларының ничек кешелекле, хәлгә керүчән, хезмәт сөючән булулары, аларны бик сагынуы, күрешәсе килүе турындагы истәлекләре белән уртаклашкан.
1985 нче елның 11 мартында Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен һәм 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә 40 ел тулу уңаеннан, СССР Югары Советы Президиумы Указы тарафыннан "II дәрәҗә Ватан Сугышы" ордены белән бүләкләнә.
Хатирәләр, хатирәләр… Алар төшләргә кереп йөдәтә, күңелләрнең иң нечкә кылларын кузгата, яраларны яңарта. Тынгы белмәс шәфкать туташы сугыш елларының үзенең яшьлек гомере чәчәк аткан вакытка туры килүенә үкенми: «Илләр генә тыныч булсын һәм бу коточкыч 1418 көн бүтән кабатланмасын», дия торган булган..
Бүгенге көндә Александра апа инде вафат, авыр туфрагы җиңел булсын. Без, аның авылдашлары, яшь буын каһарман ветераныбызны онытмабыз, аның турында буыннан-буынга җиткерербез дип ышанып калабыз.
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү яулаган. Юк, җиңел генә бирелмәгән безгә тынычлык. Шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллионнан артык кеше яу кырында ятып калган. Без алар алдында баш иябез.
Евдокия Толстова,
Балык Бистәсе районы Үри авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев