Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Уңыш сере бердәмлектә»: Шеморбаш җирлегенә кергән авыллар тату яшиләр

Элгәре авыллар гөрләп торган, кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкән, күршесе янәшә йорттагыларның хәлен белешмичә, йокларга да ятмаган. Ә бит ул чакта һәр йортта балалар 5тән дә ким булмаган. Йорты тулы мал, зур бакчасы булган, көннәре колхозда сыер савуда, терлекчелек, игенчелектә үткән.

Кызганычка, замана җилләре авылларга да нык тәэсир итә. Бүген кайбер авылларда күршеләр арасында элемтә өзелгән, капкалар бикле, хәтта бәла-каза килгәндә дә бер-беренә ярдәм итү теләге юк.

Шеморбаш авыл җирлеге башлыгы Валерий Федоров әйтүенчә, бу аларга кагылмый. Шушы көннәрдә «Иң тату авыл җирлеге» конкурсында җиңеп, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүләре дә шуны раслый. 

«Халыкның ярдәмчеллеге, татулыгы һәркемне сокландыра. Уңыш сере —бердәмлектә, — ди чыгышы белән Алан-Поляннан булган җирлек башлыгы. — Күмәк көч таләп ителсә, авылдашлар бер-берсенә ярдәмгә ашыга. Керәшенме, татармы, чувашмы — бер-берсенең динен, бәйрәм-йолаларын хөрмәт итәләр». 

Җирлеккә Шеморбаш, Алан-Полян, Кызыл Йолдыз урманчылыгы һәм Таулар авылы керә. Барлыгы 450ләп кеше яши. Татарлар, керәшеннәр, руслар, чувашлар, хәтта төрекләр дә бар. Керәшеннәрнең күбесе — Алан-Полянда, Кызыл Йолдызда һәм Шеморбашта. 

«Авылларыбының престол бәйрәме — Симек. Ул элгәредән үткәрелеп килә. Бәйрәмне оештыруга һәркем булдыра алганча акчалата ярдәм итә. Авыл җирлегендә яшәүче мөселман кардәшләребез бу бәйрәмнәргә каршы килми, халкыбыз тыныч-тату яши. Бер-береңнең йола-гадәтләренә ихтирам белән карау — бердәмлекнең нигезе. Авылдагы өмәләрдә дә халык бердәм булып, зиратларны, часовня, чишмә тирәсен, йорт алларын чистарта», — дип сөйләде Кызыл Йолдыз клубы һәм авылларның «Чулпы» ансамбле җитәкчесе Лариса Кибякова. Аның сүзләрен Алан-Полян китапханәчесе Галина Григорьева дәвам итте: «Өмәләрдән соң, болынга чыгып чәйләр эчү гадәте бар. Бу да бик матур күренеш. Шунда борчу-шатлыкларыбыз белән уртаклашабыз», — диде. 

Авылның бердәмлеге көтелмәгән хәлләрдә нык күренә. 2025 елны Кызыл Йолдыздагы Новиковлар мунчасында ут чыга. Тиз арада җирлекнең барлык авылларыннан халык җыела. Алан-Поляннан Николай Плотников үз тракторы белән килеп, зур ярдәм күрсәтә. Таулардан да машиналарга төялешеп киләләр. 

Алан-Полян һәм Кызыл Йолдызда, «Чулпы» ансамбле тырышлыгы белән, солдатка озатканда да, каршы алганда да үз йолаларын сакларга тырышалар.

«Армиягә китүчеләрнең күбесе — «Алан» балалар ансамбленә йөрүчеләр. Әле күптән түгел генә Равил Федотовны, Пётр Фёдоровны, Станислав Кибяковны озаттык. Керәшен күлмәкләре киеп, элгәре әбиләр ничек чикләвекләр, акча биргәннәр, һәрберсен дә шулай озатабыз. Яшьләр күп түгел. Элгәре бар авыл да җыела иде, хәзер ул гадәт бетеп бара. Шулай да, улымны озатканда Николай дәдәй Захаров килеп керде. «Егетләрне армиягә озатырга килү гадәтен яңартыйм әле», — диде ул. Аның бу сүзләреннән күңелгә рәхәтлек иңде», — дип авыл хәлләре белән таныштыруны дәвам итте Лариса Кибякова.

Соңгы елларда авыл халкын берләштергән тагын бернәрсә — махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм әзерләү.

«Хәзерге вакытта җирлектән 4 егетебез СВОда. Алдан киткәннәреннән инде яраланып кайтучылары да, һәлак булганнары да бар. Гуманитар ярдәм җыюда авыл халкы булыша, бүгенге көндә читтә яшәүче карендәшләребез аеруча зур тырышлык күрсәтә. Җыелган акчага маскировка челтәре үрү өчен чимал сатып алабыз һәм Кызыл Йолдыз клубындагы «Желанная» түгәрәгенә йөрүче 10 түти белән бергәләп, челтәр үрәбез. Алан-Полянда клуб булмаганга, төрле авылдашларыбыз йортына җыелып, оекбашлар бәйлибез. Ел саен Нардуган атнасында «Чулпы» ансамбле солистлары, элгәречә аулак өйләр оештырабыз. Быел Большаковлар нәселенең берничә гаиләсендә — чөмәрләрдә, чегәннәрдә утырдык» — дип кушаматлары белән тезеп китте Лариса.

Әлбәттә, аулак өйдә җырлап-биеп кенә утырмыйлар, ә хәрбиләр өчен сарык йонын язып, эрләп, оекбашлар бәйлиләр.

Җирлектә чиркәү юк, Алан-Полянда, Шеморбашта часовнялар бар. Алан-Полянның часовнясы зират янында ук.

«Елга буенда, чишмә янында Качману өчен купель бар, нинди генә эш башласак та, бәйрәмнәрдә дә шунда берничә кеше җыелып келәү итә, иман әйтәләр. Башлап йөрүчеләр — Наталья һәм Николай Филипповлар, Мамадышның Чия Башы авылыннан килен булып төшкән Елена Кутузова», — дип сөйләде авыл халкы.

«Өмә ясап, Алан-Поляннан — Плотниковларда, Кызыл Йолдыздан Кибяковларга сарык йоны алырга йөрибез. Җыру җырлап, кул кайчылары белән алабыз», — диләр ансамбльгә йөрүчеләр.

Авылларда 7-8 сыер асраучылар да бар. Алан-Полянда Ольга һәм Степан Елисеевларда, Ирина белән Николай Плотниковларда сыерлар шактый. 

Степанида түти Большакова сөенеп: «Плотниковларга барлык авылдашларыбызны сөт ризыгы белән туендырып торалар. Шундый кешеләребез булганда, ничек тату яшәмәскә!», — дип сөйләде.

Л. Кибякова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев