Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

“Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре “Айбагыр”да журналистика буенча мастер-класс уздырды

Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан «Наследие» лагерының «Айбагыр» сменасында ял итүче балаларга газета чыгару, сайтка язмалар әзерләү, видеолар төшерү серләрен өйрәттек.

Матур традиция буенча, без, «Туганайлар» журналистлары – Фирая Моратова, сайт редакторы Алина Кондратьева, SMM-белгеч Алиса Әхмәтшина үзебезнең хезмәт үзенчәлекләре белән таныштыру өчен «Айбагыр»га барып кайттык. Әлбәттә, моның өчен ике-өч сәгать кенә бик аз. Ә шулай да, «Айбагыр»дагы кызлар һәм малайлар шул кыска вакытта да үзләре өчен күп яңалык белделәр. Үзләренең дә сәләтләрен күрсәттеләр. 

Иң беренче эш итеп, балаларны «Туганайлар» газетасы белән таныштырдык. Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньядагы керәшеннәрнең бердәнбер газетасы турында сорасалар, алар хәзер ике дә уйлап тормыйча, «Туганайлар» дип әйтәчәкләр. Әле өйләренә кайткач, әти-әниләренең дә «Туганайлар» газетасына язылуларын сораячаклар. Анысы әле аның икенче елга «Айбагыр»га килгәч, мастер-класста катнашканда кирәк булачак. Чөнки 2026 елны «Айбагыр»га журналистика буенча мастер-класс оештырырга баргач, редакция хезмәткәрләре балаларга әзерләгән биремнәр арасында сүзләрнең керәшенчә әйтелешенә кагылышлысы да булачак. Иң күп сүз белүчегә махсус приз да биреләчәк.

Ә редакция журналистлары бик күп биремнәр әзерләгәннәр иде. Ул биремнәр арасында газета хезмәткәрләре өчен мөһим булганнары да бар иде. Әйтик, газетада басылачак язмадагы сүзләрнең хаталарын табып төзәтергә, текстны дәвам итәргә. Язмага исем сайларга. Ул текст язылган кәгазьне өчпочмаклы конверт итеп төреп, тышкы ягына «Туганайлар» редакциясенең адресын (почта индексын да күрсәтеп) язып куярга. Бу биремне 4 отряд та бик яхшы үтәде. Хәзер балалар татарча белми, русча гына сөйләшә, укый, дисәләр дә, татарча шыр хаталы язылган текстны төзәтүләренә карап, бер дә андый нәтиҗә ясамыйсың. Әлеге биремнәрне үтәгән иң актив балаларга бүләкләр дә тапшырдык.

«Айбагыр» балалары, шулай ук, татарча табышмакларның җавапларын да беләләр икән, дигән фикергә килдек. Берничә катлаулырак табышмак кына җавапсыз калды.

Ярый, боларын белерләр дә инде, татарча тизәйткечләрне укый да алмаслар, дип борчылган идек. Борчылуыбыз урынсыз булды. «Гавриловцы» отрядындагылар, берьюлы, әллә ничә тизәйткеч өйрәнгәннәр, җитмәсә әле, төркем белән әйтеп тә күрсәттеләр. «Ольга «канатлары», «Орловлар», «Алаевлар» отрядында да тизәйткеч осталары бар икән. Биремнең бу өлешен үтәүләрен, гаҗәпләнүебездән, авыз ачып тыңладык.


Булган булсын дип, вожатыйлар өчен дә тизәйткечле бирем әзерләдек. Әмма аларга аз гына башкача бурыч йөкләнде. Тизәйткечнең җавабын табарга тиеш булдылар. Дүрт отрядның да вожатыйлары бик тиз арада һәм дөрес җавап язып, бирем язылган кәгазьләрне тапшырдылар.

«Туганайлар» редакциясенең сайт редакторы Алина Кондратьева балаларны сайтка язмалар әзерләү нечкәлекләре белән таныштырды. Яңалыклар, аларны ничек һәм кайлардан эзләргә мөмкин булуы турында сөйләде. Язмаларны күбрәк кеше укысын өчен аңа кыска да, күзгә ташлана да торган исем сайлау, сайтка чыгару тәртибе һәм башка үзенчәлекләр турында да белде балалар.

SMM-белгече Алиса Әхмәтшина ВКонтактедагы төркемебезгә кую, башка социаль челтәрләргә чыгару өчен видеоларны ничек ясарга икәнен өйрәтте. Мисалга, әле күптән түгел генә Байлар Сабасында уздырылган «Медиа-Сабантуй»ны китерде. Журналистларның көне буе барган Сабантуеннан Алиса Әхмәтшина әзерләгән бер минутлык видео сәхнәдәге зур экран аша күрсәтелде. Шул бер минуттан аз гына артык вакытны алган видео ул бәйрәмне бар матурлыгы һәм тулылыгы белән күзллау мөмкинлеге бирде. Бу балаларны шулкадәр канатландырды, алар үзләре дә кыска видео әзерләргә чыгып йөгерделәр. 

Монысында да дүрт отряд та үз осталыгын күрсәтте. Төшерелгән дүрт видео да кызыклы да, эчтәлекле дә иде.

«Туганайлар» редакциясе журналистлары килүгә, «Айбагыр» балалары үзләре дә отряд журналлары чыгарганнар. Мастер-класс барышында һәр отярд үз журналын тәкъдим итте. Берничәсе, отряд  журналын тәкъдим иткәндә, керәшен киеменнән иде.

Алга китү булса да, безгә журналларның барысы да ошады. Бай эчтәлекле, күп тема яктыртылган, бизәлешләре дә матур. Әмма «Айбагыр» сменасының педагог-оештыручысы Лиана Самойлова:

«Алга таба конкурсларда катнашканда тагын да активрак булсыннар, ярышларда гадел көндәшлек хисен тойсыннар өчен, урыннар билгеләргә кирәк. Бу алга таба аларга стимул бирәчәк», — дигән фикер белдерде. 

Нәтиҗәдә, «Орловлар» отряды редакциясе чыгарган журналга беренче урын бирелде. Чыннан да, журналда керәшен тарихы да, бәйрәмнәре дә, киемнәр тарихы да, уен кораллары да, кроссвордлар һәм башка бик күп тема яктыртылган. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, керәшен Герое  Дмитрий Карбышев батырлыгы турында да язма бирелгән. Болар турында сөйләүче егетнең осталыгы да сокландырды.

Икенче урында — «Гавриловцы» отряды журналы. Аларның журналы да башкаларыннан бик нык аерылып тора. Советлар Союзы Герое Пётр Гаврилов турындагы язмадан һәм ни өчен отярдка керәшен Героеның исемен алуларын аңлатудан башланып китә журнал. «Айбагыр»дагы тормыш, вакыйгалар, мастер-класслар турында да язылган. Уку өчен иң кызыгы — кызлар һәм егетләрнең ни өчен «Айбагыр»га килүләре, бу сменада нииләр ошавы турындагы язмалары. «Айбагыр»да ял итүче «бизнесмен Таня»дан алынган интервью да кызыклы. 

«Ольга «канатлары» һәм «Алаевлар» отрыядлары чыгарган журанлларда да укыр нәрсә күп... Журналны укыганда анда бирелгән рәсемнәрне ясап бетерергә тиеш булуың — кызыксындыруны тагын да арттыра. Кыскасы, дүрт журнал да балаларның шулкадәр оста, яңалыклар уйлап табу сәләтләре зур икәнен күрсәтә.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев