Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туган туфрак зурлыгыннан олырак берни юк»: Луиза Янсуар белән очрашу узды

2 апрельдә Янсуар авылында, карендәшебез Луиза Янсуарның «Сөт» китабы басылып чыгу уңаеннан, «Мин бәхетне яланаяк күрәм...» дигән бик матур очрашу уздырылды.

Мин бәхетне яланаяк күрәм.
Мин бәхетне күрәм үтәли.
Балачагым болынында бабам
Әле һаман печән күбәли.
Әле һаман чыжлый чалгылары.
Әле һаман шул ук иманы…

Аны, Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, Янсуар һәм Дубровка авылы китапханәчеләре Екатерина Яковлева белән Фәния Бәдретдинова оештырды. Очрашуда, шулай ук, Питрәч районының төрле авылларыннан килгән китапханәчеләр — Кибәчтән Мария Карасева, Ленино-Кокушкинодан Тәслимә Сәйфетдинова, Шигалидан Ләйсән Тарасова, Чытыдан Гөлчәчәк Вәгыйзова да катнашты.

«Берьюлы өч авыл — Янсуар, Кибәч һәм Кәвәл кызы булу — зур бәхет тә, җаваплылык та, горурлык та! Аларның: «Луиза безнеке дә ул!», — дип торуларына ни җитә?! Моны дөньяның бернинди алтыннарына сатып алып та булмый, махсус әйттереп тә, — ди Луиза. — Үзеңнең туган-үскән авылларың, сине тәрбияләгән туфрагың зурлыгыннан да олырак берни юк. Нәкъ менә шул туфрак аша син бөтен Җир шарының тамырларына, җепселләренә тоташасың, кая гына барсаң да, нинди генә кыйтгаларны иңләсәң дә, үзеңне туган төягең һәм бөтен дөнья кешесе итеп тоясың».

Очрашуны Янсуар авылының фольклор ансамбле коллективы ачып җибәрде. Луизаның авылдашлары, тутасы Лидия Федотова, концерт номерлары белән балалар —Данияр Елгушов, Алина Яковлева, Камилә һәм Зәмирә Кәлимуллина, Дубровкадан «Мирас» халык театры режиссёры Вәсимә Вәлиева, ирле-хатынлы Фәния һәм Нуретдин Бәдретдиновлар катнашты. Җырлар да җырлаштылар, истәлекләр белән дә уртаклаштылар, шигырьләр дә укыдылар, сораулар биреп тә гәпләштеләр. «Минем чәчем җиде толым» романына кергән вакыйгалар турында сөйләшеп, Янсуарның үткәндәге бай тарихы сәхифәләренә дә сәяхәт ясадылар.

«Менә хәзер мин кайтып басып торган мәктәпне әтием Николай Шаров артыннан йөреп төзетеп чыкты. Әнием аның һәрьяклап терәге булды. Мин монда һәр кирпечнең ничек салынганын беләм. Югарыдан җитәкчелек килеп, ленталар кисеп, мәктәпне ачар алдыннан әти өйдәге лампочкаларга кадәр борып алып шушында ташып бетергән иде. Ул чакта без аны атналар, айлар буе өйдә күрмәдек, ул стройкада яшәде диярлек... Аннары, инде эшләп киткәч, әти белән әни гомерләренең бер 70 процентын мәктәптә уздырганнардыр, өйгә без кунарга гына кайткан чаклар да була иде... Шуңа бу бина миңа яшәгән өйдән дә өемрәк кебек», — дип, елмаеп, истәлекләре белән уртаклашты Луиза.

Ул, шулай ук, зур рәхмәт хисләре белән мәктәп укытучыларын — класс җитәкчесе һәм рус теле белән әдәбият укытучысы Хаҗәр апасын (Дадукова), тарих укытучысы һәм авыл музеена нигез салган Нина Чукурованы, мәктәптә драма түгәрәге оештырып, спектакльләр куйган һәм «Нардуган» фольклор ансамбле булдырган, татар теле, әдәбияты укыткан әнисе Нина Шарованы, физкультура укытучысы Пётр Чукуровны, биология укытучысы, әти-әнисенең класс җитәкчеләре булган Вера Шурликованы һәм башкаларны да искә алып сөйләде…

Янсуарда үз заманында Давид Саврушевский, Иван Михеев, Әнәс Кари, Ринат Рәхимов, Павел Апушев һәм башка язучы, журналист, мәгърифәтчеләрнең эзләре калганына да тукталып узган.

«Янсуар тарихы, төпләренә төшеп барлый, эзли калсаң, бик кызыклы. Аны юкка гына элекке заманнарда «Ак җак» дип йөртмәгәннәр. Кибәч, Кәвәл авыллары да — тарихи борынгы табылдыклар теркәлеп куелган урыннар, архивларда өйрәнүне көтә. Янсуарда без киләчәктә музейны да чиркәү салдырган бинага сыендырып, әйбәтләп җиһазларга, эшләтеп җибәрергә телибез. Моны спонсорлар, булышучыларсыз ерып чыгып булмый, билгеле... Һәм бу безгә кадәргеләр, безнең буын гына башкарып чыгачак, 4-5 еллык кына эш тә түгел, ә киләчәк эше. Шуңа яшьрәкләрнең дә килеп кушылуы — яңа кан, яңа энергия, көч бик кирәк», — ди ул.

Исегезгә төшерәбез, Янсуарда I гильдияле сәүдәгәр Павел Щетинкин 1875-1884 елларда төзеткән һәм приходның настоятеле Назарий Әтей (Назарий Герасимов) булган уникаль агач Покрау чиркәвен торгызу эше башлап җибәрелде. Бу эштә авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов, чыгышы белән Янсуардан булган Иван Зимуров, Венера Закирова, Александр Давыдов һәм башка энтузиастлар башлап йөри. Янсуар приходына җаваплы итеп Казан епархиясе тарафыннан Питрәч чиркәүләре благочинные иерей Ярослав Петрущенков билгеләнде, хәзер ул авылга килеп келәүләр уздыра. Янсуарлар киләчәктә бу чиркәү белән Чуаш очы зиратында сакланып калган Назарий әтей каберен дә тоташтырып, туристик маршрут ясарга, авыл бәйрәмнәрен киң колачлы итеп уздырырга хыяллана.

«Ерак араларны якын итеп килгән һәркайсыгызның кулын кысам, бу чараны оештыручыларга тау итәм! Мине куандырган өчен Ходай Сезне куандырсын», — дип язып элде очрашудан соң Луиза ВКонтакте сәхифәсендә.

Луиза Янсуар белән очрашуны йомгаклап, Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов та:

«Авылдан чыккан күренекле кешеләрнең туган төбәге белән аралары өзелмәсә, бу — безнең өчен дә зур горурлык, бәхет. Без бит бер-беребезгә таянып торабыз, алга таба да шулай бер йодрык булып яши алсак иде», — диде. 

Янсуар халкын якынлашып килүче Олы көн — Пасха бәйрәме белән котлыйбыз! Гел шулай матур итеп җыелышып, гөрләшеп яшәүләрен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев