Түбән Камадан татар кызы Эльмира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА керәшен культурасын башкаларга таныту өчен күп көч куя
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары, яшьләр бүлеге эшен оештыру өчен җаваплы Эльмира Гыйльметдинова, терекөмештәй, бар нәрсәгә җитешә. Мәктәп балалары белән фолк дәресләр уздыра, балалар бакчаларына йөрүче нәниләрне керәшеннәрнең милли бәйрәмнәре белән таныштыра, музей һәм китапханәләрдә дә керәшеннәргә багышланган очрашулар да оештыра.
Бәләкәйдән керәшеннәр арасында
Эльмира Гыйльметдинова Түбән Кама шәһәрендә Әлфирә һәм Рим гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама нефтехимия институтында белем ала. Татар кызы булса да, керәшен культурасын бәләкәйдән белеп үсә.
— Җәй көне Түбән Кама районының Түбән Чаллы дигән авылына кайта идек. Ә безнең күршедә керәшен авыллары күп. Минем якын дус кызым да керәшен иде. Бер-беребезгә кунакка йөрешеп үстек. Пасхага ел саен кунакка чакыра иделәр, аның әнисе тәмле куличлар белән сыйлап, кызылга манган күкәйләр бирә иде, — дип сөйли башлады Эльмира Римовна.
Эльмира студент вакытта ук эшли башлый. 1 ел мәктәптә эшләгәч, тормыш аны Түбән Кама районы керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова белән таныштыра. Бүгенге көндә ул — Тамара Алексеевнаның уң кулы.
— 15 ел Тамара Алексеевна канаты астында эшлим. Каядыр башка җиргә эшкә урнашу башыма да килмәде. Декрет ялында да өйдә бик утырмадым (көлә). Эшемне параллель алып барырга тырыштым. Төрле чараларга да бардым, баланы да карый идем. Тамара Алексеевна бик таләпчән, шул ук вакытта гадел җитәкче. Ул эшләгән кешене ярата. Безнең коллективта озак еллар дәверендә эшләүче кешеләр дә бик күп. Бу — җитәкчедән дә тора, — дип хөрмәт белән сөйләде ул Тамара Баһаветдинова турында.
Татар кызы буларак, керәшеннәр турындагы фикере белән дә кызыксындым.
— Керәшеннәр — кунакчыл, ярдәмчел, ә иң мөһиме, бердәм. Моның шулай икәнлегенә керәшен җәмгыятендә эшли башлагач инандым. Районыбызда керәшен җитәкчеләр шактый, алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп, бергә эшлиләр, шуңа да безнең керәшен җәмгыятенең эше уңышлы бара. Бер генә кеше бар нәрсәне дә үз сыртына салып алып бара алмый, шуңа күрә бердәм булу мөһим. Шунысын да әйтәсем килә, керәшеннәр сөйләм телләренең матурлыгы белән аерылып тора. Мин инде хәзер кая гына барсам да «менә бездә, керәшеннәрдә» дип сөйләшәм, — дип елмая Эльмира.
Яшьләр белән ныклы элемтәдә
Түбән Кама керәшен җәмгыяте активистлары мәктәпләрдә, музей-китапханәләрдә укучылар белән очрашып, керәшен киеме, тарихы, культурасы буенча лекцияләр һәм мастер-класслар оештыралар. Эльмира Гыйльметдинова үзе дә мондый очрашуларда еш була.
— Нинди дә булса эш башлаганда, башта кешене кызыксындырырга кирәк. Берәр кая барып мастер-класс уздырганчы, иң элек, аны үзебезнең ансамбль балалары өчен оештырабыз. Видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә куябыз. Хәзер районыбыз мәктәпләрендә, туган тел декадасы кысаларында, халыклар дуслыгы фестивале бара. Шәһәр мәктәпләре безнең белән элемтәгә чыгып, «безгә килеп керәшеннәр турында сөйләп, мастер-класслар, фолк дәресләр уздырсагыз иде», дип мөрәҗәгать итәләр. Без бервакытта да каршы килмибез, теләп барабыз, — дип эшен яратып сөйли ул.
Түбәнкамалаларның мондый фолк дәресләре бик кызыклы уза. Алар анда җырлап, сөйләп кенә утырмыйча, укучы балаларның үзләрен дә җәлеп итәләр. Бергәләп керәшен җырулары, биюләр өйрәнәләр, баш киемен бәйләү йоласы буенча да мастер-класс уздыралар.
— Җәй көне Халык иҗаты йортына, 3нче сменадагы балаларга фолк дәрес уздырырга бардык. Безнең сорауларга дөрес җавап кайтаруларын ишеткәч, кайдан белә икән болар моны дип, шаккатып утырабыз. Шунда бер бала әйтә: «Без 1нче сменада булган идек, шуңа истә калдырдык». Димәк, алар аны күңел биреп тыңлап, күңелләренә сеңдереп барганнар. Эшләгән эшебез нәтиҗәле, без дөрес юлда дип сөенәбез, — дип тыйнак кына әйтеп куйды әңгәмәдәшем.
Үз чиратымда, мин дә Эльмира Римовнаның керәшеннәр турында хәтта үзебезгә караганда да күп белүенә сокландым. Үзе белеп кенә калмый, ә аны башкларага да җиткерә: бик күп чараларда чыгыш ясый, очрашуларга йөри, «Җиз кыңгырау» ансамбле күп тавышка җырлана торган җырулар башкарганда, солист буларак сәхнәгә дә чыга.
— «Туганайлар» газетасыннан һәм башка чыганаклар аша керәшеннәр турында күп мәгълүмат алдым. Аларның үзенчәлекле үз йолалары, үз культурасы, үз "изюминка«лары бар. Шуңа күрә хәзер эшләве җиңел. Безнең җәмгыятнең дә төп максаты — керәшеннәр турындагы мәгълүматны дөрес, төгәл итеп кешеләргә җиткерү. Түбән Кама районының 60 еллыгына туры китереп, «Белый гусь, летящий к солнцу» дигән китап чыгардык. Ул китапка материаллар туплаганда Түбән Кама районы керәшеннәре турында тагын да күбрәк белдек, якыннанрак таныштык.
Эльмира белән аралашканда ничек барысына да өлгерә икән дип гаҗәпләндем. Тормыш ул эш кенә түгел, әле гаилә дә бар. «Буш вакыт дигән төшенчә сезгә хасмы соң» дип көлемсерәп сорадым.
— Әлбәттә, була. Гаиләм белән кичке урамда, саф һавада йөрергә яратабыз. Кызым Эллари гимнастикага йөри башлады. Атна саен диярлек авылга кайтабыз. Тиздән бакча эшләре башлана, анысын да бик яратабыз, — дип сүзен дәвам итте Эльмира Гыйльметдинова.
Ә эшкә килгәндә, алар зурдан кубып Олы көнгә әзерләнеп йөриләр. Узган ел аны Балчыклыда оештырсалар, быел Нариман авылында уздырырга җыеналар.
Карендәшләр дип җан атып яшәүче, бай мирасыбызны саклап, яшь буынның да аны белеп, кадерләп үсүе өчен тырышучы татар кызы Эльмира белән аралашудан күңел әйтеп аңлатып бетерә алмаслык ниндидер бер яктылык белән тулды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев