Түбән биш халкы торган җирне күркәм итәргә тырыша
172
0
Һәр җирлекнең үз йөзе. Зәй районында традицион төстә үткәрелүче авыл җирлекләре башлыклары күчмә семинары да нәкъ менә урыннарда алып барылучы үзгә эш тәҗрибәсен бер-берсенә күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла. Бүген шундый күркәм җыен Түбән Биш авыл җирлегендә узды.
Бай мәдәни мираслы җирлектән билгеле шәхесләр дә күпләп чыккан, бүген дә илһамланып иҗат итеп, тырыш хезмәт куеп яши алар.
Семинарда катнашучылар Түбән Биш мәктәбендә дә булып биредәге уку-укыту системасы, тәрбия эшләре белән таныштылар. Балаларда патриотизм хисләрен кече яшьтән тәрбияләүгә омтылулары күренеп тора, алар батыр ил сакчылары, туган җиргә мәхәббәтле булулары турында тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Ә менә «Үсеш ноктасы» программасы нигезендә гамәлгә ашырылучы дәрестән тыш чаралар өчен бирелгән җиһазлар, чыннан да баланы киләчәк һөнәргә әзерләүдә зур роль уйнавында шик юк. Хәтта шунда ук укучылар кан басымын үлчәп карап та күрсәттеләр, химик-лаборатор тәҗрибәләр үткәрүләрен чагылдырдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов укучыларга үз җирлекләрендәге басулар туфрагын тикшерергә, шикәр чөгендере белән тәҗрибә үткәреп фәнни эшләр башкарырга, өлкәннәргә бу эштә ярдәм итәргә чакырды.
«Кайсы басуның нинди төр үсентегә ярашлырак булуын ачыклау безнең авыл хуҗалыгы белгечләренә дә зур ярдәм булачак, чөнки туфрак та, табигать тә гел үзгәреп тора, ә даими тикшерүләр үткәрү бик кулай булыр иде», - диде ул.
Түбән Биш авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен аерым депо бар. Ике янгын сүндерү машинасы, дүрт мотопомпасы булган депода Альберт Юдин җитәкчелегендә 11 кеше эшли. Алар якын тирәдәге 4 авыл җирлеге территориясендәге авылларга чыгып гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга зур өлеш кертә.
“Безнең командада шушы җирлек кешеләре эшләү сәбәпле, без бер-беребезгә ярдәмгә килеп хезмәтебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Кизү тору чиратына да карап тормыйча, кирәк чакта егетләр бер бригаданың эштән кайтканын депоны җылытып көтеп алалар, бергәләп төзекләндерү эшләрен башкарабыз. Иң мөһиме куркыныч ут-күз булмасын. Шуңа да йорттан-йортка йөреп профилактик аңлату эшләре алып баруга да игътибарлыбыз”, - дип сөйләде Альберт Юдин.
Күрше авыл җирлекләре башлыклары да янгынчылар хезмәтенең мөһимлеген ассызыклап, районның бу өлешендә аерым депо булуның бик кирәкле икәнен әйттеләр.
- Ничек кенә булса да без әлеге җирлектә аерым янгын куркынычсызлыгы депосын саклап калырга тырышачакбыз, чөнки бу халык куркынычсызлыгы өчен кирәк, - диде Разиф Галиевич, янгын сүндерүчеләр эшенә югары бәя биреп.
Түбән Биштә дә район башлыгы авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче апалар белән аерым аралашты, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Алар инде бүгенге көнгә 244 маскировка челтәре үреп фронтка озаткан. Җирлектән махсус хәрби операциягә 10 ир-егет киткән, кызганыч, аларның икесе һәлак булган, берсе хәбәре юклар исемлегендә. Батыр егетләр семинарның пленар утырышында бер минут тынлык белән искә алынды.
Фикер алышуларда җирлекнең икътисади үсешенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин күзәтү ясады, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев үз эшләрен булдырып эшләүчеләргә, фермерларга каралган дәүләт программаларына тукталды, субсидияләр турында аңлатма бирде.
Җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова үз чыгышында авылларны төзек тотуда республика һәм үзарасалым программаларының зур ярдәм итүенә басым ясады.
- 2024 елда халыктан 211500 сум җыелып, ул хөкүмәттән 1057500 сум булып кайтты. Шул акчага без Түбән Биштә мөселман зиратын койма белән әйләндереп алдык, бер урамдагы юлны вак таш белән түшәдек, урам утларын яңартттык. Куш – Елгада урамга вак таш җәелде, утлар куелды, Пусташит авылында шулай ук зират коймасын төзекләндерү, урам утларын яңарту башкарылды. Шыкмайда үзәк урамда суүткәргеч торбалар өлешчә яңартылды. Агымдагы елның җәендә дә 4 авылда үзарасалым акчасына әлеге мөһим эшләр дәвам итәчәк. Әлбәттә республика программалары да авылларны яңартуда зур роль уйный. Куш-Елгада бер урамга асфальт җәелде, Пусташит белән Шыкмайда ФАПлар төзекләндерелде. Авыл халкы көче белән дә күп эшләр башкарыла. Җирлек территориясен чистартып торуга күмәк кушылабыз. Мәчетләрне карап, тәртипләп торуда да авыл кешеләре бердәм. Ә бергәләп күп эшләрне башкарырга, үзебез яши торган урынны күркәм итәргә мөмкин, - ди Алия Гыйльфанова.
Разиф Кәримов семинарга йомгак ясап Түбән Биш авыл җирлегендәге эшчәнлекне яхшы, дип бәяләде. Авыл кешеләрен күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнергә кызыксындыру кирәклегенә басым ясады. Шулай ук гражданлык оборонасына әзерлек мәсьәләсен дә һәр җирлектә алгы планга куярга кушты.
“Тиздән республикада авыл җирлекләре үзәкләре булган авылларны асфальтлау буенча яңа программа кабул ителеп гамәлгә ашырыла башлаячак. Монда һәр җирлекнең тиешле документларны үз вакытында әзерләп, программада катнашырга әзер торулары кирәк”, - дип мөһим яңалык та җиткерде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев