Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Әрнәш кызы Палыйның югалту-табышлары, күңел сагышлары

Вакыт дигәнең ташкын сулардай тиз ага шул, әле кайчан гына Михайловлар өендә Илья Васильевич белән сөйләшеп утырган идек. Ә бу юлы гаилә башлыгының урыны буш, Пелагея Ивановна белән икебез генә. Бергәләп бәхетле чакларын искә төшерәбез. Дөресрәге, ул сөйли, ә мин тыңлыйм.

Үги әни янында

— Тормыш әйбәт булды безнең. Илья миңа әти дә, әни дә, иптәшем дә булды. Үзем елаграк идем, беркайчан да сүз әйтмәде, кимсетмәде. Дөрес, балаларны миңа карарга туры килде, чөнки ул җитәкчесе булгач, көне-төне эштә. Ял көннәре кышын чаңгыда чыга идек балалар белән. Көнләшүчеләр дә күп булды миннән, ул беркемгә дә, бернәрсәгә дә игътибар итмә, ди торган иде. Матур яшәдек, алтмыш елдан артык уртак гомер сизелми дә үтте.

Илья Васильевичны туган авылыбыз Түбән Әрнәш зиратына, әнисе Анна Сергеевна янына җирләдек. Миңа сиздермәсә дә, дүрт ел элек урынын үзе билгеләп куйган булган. Ә минем әти-әни, әби-бабай — арырак. Алар күптәннән юк инде, — дип сөйли башлады Пелагея Ивановна. Алга таба язманы аның үзе исеменнән дәвам итәбез.

— Миңа өч ай чагында әнием үлеп киткән. Сугыштан соң бер-бер артлы балалар туган бит. Авылның өч хатыны, чиратлап, мине имезгәннәр. Берсе дә исән түгел инде, ә аларның балалары белән без хәзер дә туганнардай тату. Үги әнием бик әйбәт иде. Әти генә озак яшәмәде, аның үлгәнен әзрәк хәтерлим. Урак өсте, үги әни — эштә. «Кызым, тор, үләм» дип, әти мине йокыдан уятты. Шул арада әни кайтып, Пекла җиңгәң (әтинең бертуганы хатыны) көтеп тора дип, чыгарып җибәрде. Мин кйтканда, өйдә гроб тора, ә анда әти ята. Гроб янында Пётр бабай: «Әй, балакаем, балам, мин барасы җиргә нишләп син китәсең», дип елап утыра. Әтине озаткач та, үги әни мине карап, бездә яшәп калган. 

Үги әни яклап туганнар Казанда яшәде, күлмәкләр алып кайтып, мине гел киендерделәр. Киемнәрем матур һәм күп иде, кая да барасы булсалар, авылдагы башка балаларга да миннән кием алып тордылар. Олы дәдәй Николай өйләнгәч, җиңги тынгылык бирмәдеме шунда, үги әни үзенең туганы Абрамны карыйсы бар дип, Албайга кайтып китте. Без Албай мәктәбендә укыдык, дәресләрдән соң гел аның янына йөгерә идем. Ул чиркәүдә җырлап йөргән. Үги әни үлгәнче аралаштык. Туганнарының балалары телефоннан шалтыратып, хәл белешеп торалар.

Җиңги килгәч

Елизавета җиңги бераз катырак булды, ләкин үпкәм юк. Чөнки ул авыр тормышта үскән, әтисе Бөек Ватан сугышында үлгән. Аның хәбәре килүгә, өч баласын ятим итеп, әниләре асылынып үлгән. Балаларны детдомга биргәннәр. Эшли башлагач, «сине тентемиләр, яшереп алып чык, акча бирермен» дип, шундагы бер хатын аңа итекләр биргән. Чыккан чакта моны тотканнар — итеге күренеп торганмы. Закон каршында җавап бирергә туыр килгәндер инде. Олы дәдәй белән ул безгә урман кисәргә килгән җиреннән танышып, өйләнешкәннәр. Җиңги чибәр, җырга оста иде безнең. 

Кайчакта үзен-үзе белештерми торган начар ягы гына бар иде. Берсендә ул кайтуга бәрәңге әрчеп куярга тиеш идем. Ташландык бакчада җиләк-җимеш ашап, су ерып йөреп, онытканмын. Мин кайтып керүгә, җиңги кулындагы пычагын атып бәрде, ишеккә килеп кадалды да, «зең» иткән тавыш таралды. Йөрәк сикерә башлады, чыгып йөгердем. Чакрым ярым ераклыктагы зиратка кадәр йөгердем. Югары Әрнәшкә барып җиттем. Әнинең җырак түтие Анна шунда яши иде. Йорт ишеге бикле. Өй астында казлар яба торган урын бар, шунда кереп, башым белән этеп карый-карый, идән тактасын ачтым. Сәкедә җыелып куелган урын-җирдән нәрсәнедер тартып, башымнан ук бөркәнеп яттым. Анна түти урманнан кайтып, малларны япкан, ашарга пешергән һәм урын җәя башлагач мине күреп, кычкырып җибәргән. Шул тавышка уяндым. «Нәрсә булды», — дип сорый. Мин бүтән кайтмыйм синдә генә торам, дим. Икенче көнне бәләкәй дәдәй Шурик велосипед белән мине алырга менгән. 

Саша Добрынин — туганыбыз

Безнең нәнәй Прасковья исемле, Рус Кирмәне авылыннан булган. Аны Паша дип йөрткәннәр. Нәнәйнең әнисе яклап тамырлары керәшеннәргә барып тоташса да, әтисе яклап нәселләре руслар санала. Танылган җырчы Александр Добрынин нәнәйләр яклап, ялгышмасам, дүртенче буын туган туры килә. Кечкенә чагында үги әни белән Добрынинның әбисеме, ерак әбисеме янына барганым хәтердә. Саша үзе концертлар белән Казанга килгәндә очраша идек. Безгә бер дә керә алмады, концерт бетүгә, төнлә юлга чыгып китәләр иде.

Мин дә мәктәптә укыганда ук җырладым, концертлар алып бардым. Укытучым Наталья Соловьева да җырлавымны яратты, ул хәзер Түбән Камада яши, аның белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Мәктәптә 7 класс бетерүгә, Пермьдәге ак түти үз янына алып китте. Музыка училищесының вокал классында укыдым. 18ем тулгач, Илья килеп, алып кайтып китте. Ул 1938 елгы, мин аннан сигез яшь кече. 

Күрше түтие — каенана

Үскәндә, аның сеңелесе белән бер яшьле булгач, гел шуларда идем. Әтиләре Василий сугыштан аягы авыртып кайтып, гел өскә күтәреп ята, мин керүгә «һаваны боза» да: «И-и, у... рак икәнсең, Коляга кияүгә алырмын дип уйлый идем», дип шаярта. Ә мин кып-кызыл булам. Әниләре кырысрак иде. Берсендә, казларын карамагангамы, улы Коляны базга япмакчы була, ә тегесе бирешми. Мин шунда идем, тизрәк чыгып киттем.

Кич малларга ашатыр өчен басуда чүп утыйбыз. Аны кул арбасына төяп алып кайтабыз. Кайтышлый, Тегермән бөясендә суга чумабыз. Бервакыт кулына чыбык тотып, Ильяның әнисе төшеп килә: «Әй, оятсызлар, эшегез беттемени? Палыйның аның дәдәсе бар. Ә сезнең кемегез бар?! Югыйсә, аларның да дәдәйләре бар, ә минем бит әле әни дә, әти дә юк. Нишләп шулай дип әйтте икән дидп уйладым да, рәхәтләнеп су коенып калдым, ә алар йөгереп менеп киттеләр. Ирдән калып, ялгызы биш баланы үстергәч, таләпчән булмыйча ярамый. 
Каенана буларак, ул миңа әйбәт карады. Ятим бала дип какмады. Аның сеңелесе Татый түти дә мине якын итте. Олы улыбыз Андрей туганда кеше өстендә тора идек. Илья үзе отпускага чыгар алдыннан, бала белән мине авылга, өйләренә кайтарып куйды. Улым йоклаганда, бала чүпрәкләрен юдым да, чайкарга елгага төштем. Берьюлы чишмәдән су да алып менәргә булдым. Берзаман каенанам төшеп җитте: «Нишләп ятасың монда?! Бар, балаңны кара». Очып менеп киткәнемне сизми дә калдым. Каенанам бераз кырысрак булса да, яхшы күңелле иде, гел нәнәемне мактап сөйләде. Үскәндә дә авылдашлар миңа яхшы булдылар, ятимлекне сизмәдем, беркем дә кыерсытмады. Өйләренә керсәң, үзләренә ашарга булмаса да, «Палый, Полюшка, әйдә әле минем белән» дип, өстәл янына утыртырлар иде.

Элек Түбән Әрнәшкә кайткан саен, «балакаем, кер, керми калма, үпкәлим», дип чакырып торалар иде. Хәзер инде алар исән түгел. Ә болай, бер кешегә дә ачу-рәнҗүем юк. Ул вакыйгаларны тормышымда менә шундый хәлләр дә булды дип, искә генә алам. Һәм үземне бик бәхетле кеше дип уйлыйм.

Ташлап китеп, ятим итте

Илья Васильевич мине бик кадерләде, кибеткә дә машинада гына йөртте. Ашамлык алырга кибеткә үзе керә, ә мин машинада утырып кына торам. Аннан елга портына китәбез, акрын гына су буйларын урап килә. 

Синнән башка мин дә ярты,
Миннән башка, син — ярты.
Бер-беребезне саклап-сөеп,
Озак сузылсын картлык, — дип, аңа багышланган шигыремне дәфтәргә дә язып куйдым. 

Ул мине бик саклады. Ел ярым җәфаланган, сиздермәде. Операциядән соң да янына китермәде. Әгерҗедәге туганы, белгечлеге буенча табиб булган Нина килеп, бер атнага якын карады. Аннан, өч малай чиратлашып йөрделәр. Соңгы көнгә кадәр үзенә авыр икәнен сиздермәде. Чирләгәнен белә идем, яныннан бер дә китмәдем. Шигырьләр дәфтәремә өзгәләнгән күңелем хисләре теркәлде:
Яшәртә мине йомшак карашың,
Чәчләремнән яратып сыйпавың.
Ташлап китә, ятим итә күрмә, —
Син бит минем сөйгән җанашым.

Еш-еш сулый башлагач, «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Икенче килүләрендә кислород маскасы кигезеп алып киттеләр. Ике малай икенче көнне иртән «әти үлде» дип яныннан кайттылар. Өч яшемдә нәнәйдән, 6-7 яшьтә әтидән калып, ятимлекне тоймаган идем, менә хәзер мин инде ятим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев