Тойгуҗаның «Дөрешкәйләр» булдыра
ХХV төбәкара «Идел- Йорт – 2025» театр коллективлары конкурсы финалистлары арасында Менделеевск районы Тойгуҗа авыл мәдәният йорты «Дөрешкәй» халык театры да бар.
1998 елдан башлап «Идел — Йорт» фестивале республика һәм Россия төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә үткәрелә һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына, шулай ук күренекле Совет һәм Россия драматургы, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Абдулла улы Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлана. Бу конкурсның максаты — үзешчән коллективларның эшчәнлеген яктырту, һәвәскәр театрлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссёрларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү. Әйе, халык театрлары өчен бу конкурс зур сынау, зур мөмкинлек, аралашу, иҗатны халыкка чыгару, яңа тәҗрибә җыю, өйрәнү, бер баскычка менү.
Бу конкурска быел барлыгы 52 театр коллективы катнашырга гариза җибәргән, араларыннан иң яхшылары дип 12 театр коллективының спектакльләре сайлап алынган. Финалга чыгучылар арасында Менделеевск районы Тойгуҗа авыл мәдәният йорты «Дөрешкәй» халык театры да бар. Алар Рәдиф Сәгъди пьессасы буенча «Сынган беләзек» спектаклен әзерләгәннәр. (режиссёр Гөлнара Закирова — Гайфетдинова).
Тойгуҗа авылы удмуртлар белән янәшә урнашкан — култыкта. Авылда театрны яратучы кешеләр яши. Шуңа күрә Тойгуҗада инде күп еллар авылның үз кешеләре катнашында үзешчән театр ел да спектакльләр куя. «Бу минем театрдагы бишенче ролем. Мин бу театрга күптәннән йөрим», — ди Александра Сафина.

Зәй районының Кабан Бастырык авылында туып үскән Александра кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Бабасының бертуган энесе, 32 ел Түбән Биш мәктәбе директоры булып эшләгән Иван Яковлевич үз куллары белән скрипка ясап үзлегеннән уйнарга өйрәнә, моңлы итеп җырлый, аңа Александраның әтисе Александр, әтисенең бертуган сеңлесе Александра кушылып матур итеп җырлыйлар. Туган йортында ишле семьяда (алты бала — өч малай, өч кыз) рәт ашларында, аш-су вакытында борынгы керәшен җыруларын тыңлап, өйрәнеп үскән кыз ул.
Бөтен эшне дә белеп, җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкарырга яраткан, «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» диләр, аның һөнәрләре 70-тән дә артып киткәндер, алтын куллы механизатор Александр Николаевич һәм тегүче дә, төрледән-төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы, бакчаларына күп итеп төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр утыртып мул уңыш алучы, бер дә тынгы белмәс, тик тормас Евдокия Федоровна Ивановаларның кызы ул. Икесе дә әтисез үскән, икесенең дә әтиләре Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар.
Александра Кабан Бастырык сигезьеллык, Түбән Биш урта мәктәпләрен яхшы билгеләренә тәмамлый. Александр дәдәй һәм Евдокия түти йортларында күп итеп мал асрый, Александра бәләкәйдән әти-әнисенә ишек алдындагы терлекләрне, кош-кортларны карарга, ашатырга, тәрбияләргә булыша, хайваннарны ярата. Мәктәпне тәмамлагач Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. Үзенең булачак ире белән дә шунда таныша ул. Бер факультетта, бер курста яхшы укыйлар алар. Күз явын алырлык ике матур, ике акыллы, ике тырыш, сәләтле һәм талантлы Александра һәм Рафит укыганда ук институтның төрле чараларында һәрвакыт актив катнашалар, бер-берсен сөеп студент чагында ук тормыш коралар.
Профессияләре белән алар икесе дә Рафит та, Александра да мал табиблары. Укып, диплом алгач Рафитның туган авылына Менделеевск районы, Тойгуҗа авылына эшкә кайталар алар. Рафитның әти-әнисе Әхмәтша һәм Нурдидә Сафиннар белән бер йортта ишле семьяда (тугыз бала — алты малай, өч кыз), төп йортта тату булып яшиләр. Александра тагын Алабуга дәүләт педагогия институтының биология факультетында белем ала. Ул Тойгуҗада мал врачы да, укытучы да, китапханәче дә, Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы да булып эшли. 38 ел буе гел бер авылда, Рафитның туып-үскән төп нигезендә яши ул. Институтны тәмамлап эшкә кайтканнан бирле авыл тормышы белән янып, актив катнашып, хәзерге вакытта да Тойгуҗа авыл җире башлыгы булып эшләүче ире Рафитка һәрьяклап ярдәм итеп тора. Әдәби марафоннар, керәшен марафоннарында катнашырга да, үзенең хис-тойгыларын, фәлсәфи фикерләрен, күзәтүләрен чагылдырган язмаларын интернет челтәренә матур итеп урнаштырырга да вакыт таба ул. Ике бала — бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр алар. Балалары югары белем алып тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Кайда йөрсәләр Рафит белән Александра гел бергә. Авылның мәдәни чаралары алардан башка узмый. Рафит сыздырып гармунда уйный, Александра моңлы тавышы белән матур итеп җырлый. Һәр талантлы кеше дә театр юлыннан китми. Әмма күңеле сәхнә сорый, иҗат итәсе килә. Шуңа күрә алар өчен сәхнәгә чыгу — бик мөһим әйбер. Авылларында театр оештыруны да башлап йөрүчеләрнең берсе алар, анда да Рафит һәм Александра һәрвакыт икесе гел бергә.

2019 елдан бирле үзешчән театр «Дөрешкәй» исемен йөртә. 2021 елда Айгөл Әхмәтгалиева пьессасы буенча куелган «Сагынган чакларымда» спектаклендә Рафит — Нигъмәт, Александра — Мәрзия; Фәнис Яруллин пьессасы буенча куелган «Койрыксыз сандугач» комедиясендә Рафит — Илгизәр, Александра — кибеттә сатучы — Лилия; «Сынган беләзек»тә беренче куелышта Александра — Мәрзия, быелгысы, икенче куелышта — Диләрә, Рафит икенче куелышта Хафиз ролендә.

2022 елда Илгиз Зәйниев пьессасы буенча «Балакаем» спектаклен куеп «Идел-Йорт» конкурсында финалга чыктылар алар. Казан тамашачыларына һәм жюри әгъзалары алдында куеп Әлмәт театрының беренче тапкыр Зәкия Туишева исемендәге премиясенә лаек булдылар һәм шул елны Тойгуҗа авыл мәдәният йорты үзешчән театрына халык театры исеме бирелде. «Бу җиңү безнең өчен зур горурлык. Театр, чыннан да халкыбызны берләштерә. Без төрле җирләрдә гастрольләрдә булдык. Бу бик зур бәя», — ди Рафит.
Тойгуҗа авылы «Дөрешкәй» театры Казанга киләсен белгәч, без ирем Рафис белән Казан мәдәният институты концертлар залына ашыктык. Рәдиф Сәгъди пьессасы буенча куелган «Сынган беләзек» спектаклен тын да алмыйча карадык. Сугыш солдат Мифтахетдинның язмышын бөтенләй үзгәртә. Әсирлеккә эләккәч, ул кача, ләкин урманда югалып кала, анда аны Диләрә исемле кыз коткара. Эзәрлекләүләрдән куркып, ул Швециягә китә, анда 50 ел яши. Төп символ — фронт алдыннан хатыны Фагиләгә бүләк ителгән Сынган беләзек. Туган илендә калган гаилә белән очрашу турындагы хыяллар якыннарына зыян китерүдән курку белән очраша, әмма илле елдан соң язылган хат барысын да үзгәртә. Вакыт белән аерылган әти белән улның очрашу драмасы җиңелчә юмор һәм романтика белән үрелеп бара. Көлү, күз яшьләре белән үрелеп барган тарих. Спектакльне караганда театрның төп байлыгы булган — артистларның ихласлыгы, табигыйлеге җәлеп итте. Телләре дә чиста, әйбәт, профессиональ артистлар диярсең, бер җирдә дә тоткарлык, каушау да сизелмәде, каты кычкырып сөйләшү, кылану да юк, сәләтләре дә зур... Риана Гайфетдинова(Фәрдия) Чаллыда яшәсә дә, әнисе театрның җитәкчесе режиссёр Гөлнара Гайфетдинова — Закированың әти-әнисе, Менделеевск районы Әтәс авылына әбисе-бабасы янына кунакка кайтып йөри, яраткан театр коллективы белән спектакльдә катнашудан баш тарта алмаган. Ә Гөлгенә Шалаумова (Маһирә), Әхмәтгәрәев Эльнар (Мифтахетдин) (Менделеевск районы Псәй авылыннан) Менделеевск шәһәрендә яшиләр, Эльнарның кызы Рания Әхмәтгәрәева (Фәгыйлә) Яр Чаллы шәһәрендә колледжда укый. Гөлгенә Шалаумова Әлмәт «Татнефть» берләшмәсендә лаборант, Эльнар Әхмәтгәрәев тә шул ук берләшмәдә оператор булып эшли. Рәмзия Зинатуллина (Сәрвәр), Александра Сафина (Диләрә), Рафит Сафин (Хафиз) Тойгуҗа авылында яшиләр. Рәмзия Зинатуллина һәм Александра Сафина лаеклы ялда, Рафит Сафин Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Рафит Сафин шундый җаваплы эштә булуына карамастан әле театрда катнашырга, катнашу гына түгел, төп рольләрнең берсен уйнарга да вакыт таба! Без, ирем Рафис белән, 2022 елда да аларның «Идел — Йорт — 2022» спектаклен карарга барган идек. «Балакаем» спектаклендә Рафит милиция подполковнигы Якупов Ирек Тәлгатовичны югары дәрәҗәдә, чын проофессиональ артистлар кебек уйнаган иде.

2024 елда «Дөрешкәй» халык театрының биш еллык кечкенә генә юбилее булды. Театрның җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинова — Закирова Татарстан мәдәният министры Ираида Әюпованың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тойгуҗа авыл мәдәният йорты үзешчән театры Гөлнара Гайфетдинова — Закирова җитәкчелегендә «Дөрешкәй» исеме белән атала. Ул җитәкләгән 6 ел эчендә 10 спектакль куелган, бу бик зур хезмәт! Тойгуҗа авылы һәм янәшә-тирәдән сәләтле кешеләрне табып, аларны бер йодрыкка туплап, яхшы коллектив булдырып аларның талантларын ачарга, үстерергә ярдәм итә, тиз генә вакыт эчендә шундый зур уңышларга ирешкән. Булдыралар «Дөрешкәйләр», без аларга иҗади уңышлар, илһам һәм алга таба да динамик үсеш телибез.
Үзешчән театрлар булсыннар, яшәсеннәр. Алар булганда «Идел — Йорт» та яшәр!
Анастасия Шәймәрданова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев