Тихвин чиркәвендә керәшенчә келәүләр уздырыла башлауга 30 ел тулды
23 декабрьдә Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәвендә истәлекле вакыйга – бу чиркәүдә беренче керәшенчә келәү уздырылганга 30 ел тулу һәм кече престол бәйрәме уңаеннан, литургия узды.
Келәүгә прихожаннар күп җыелган иде, төрле районнардан 15ләп священник килгән.
Бәйрәм литургиясеннән соң, храмның беренче настоятеле булган Павел әтей Павлов каберендә аны искә алдылар.
Соңыннан, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә священниклар һәм керәшен активистларының «түгәрәк өстәл»е үткәрелде.


Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәве XVII гасырның икенче яртысында төзелгән. 1938 елның 7 сентябрендә чиркәү ябыла. 40 елга якын Тихвин чиркәве склад буларак кулланылып, соңыннан ташландык хәлдә кала.
1990 елларның беренче яртысында Казан керәшеннәре келәүләргә Петропавловск соборына йөргәннәр. Ә 1996 елдан, Тихвин чиркәвен торгызыла башлагач, керәшен җәмәгатьчелеге шунда күченә. 1997 елда Тихвин чиркәвен Казан епархиясенә кайтаралар.
Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә протоиерей Павел әтей Павлов зур хезмәт куя. Аның тырышлыгы белән, биредә келәүләр керәшенчә уздырыла башлый, Тихвин чиркәве Татарстан керәшеннәренең төп иман йортына әверелә.

«Түгәрәк өстәл»не Тихвин чиркәве настоятеле протоирей Алексей Колчерин башлап җибәрде. Ул Тихвин чиркәве тарихының Ильминский, Тимофеев чорындагы һәм, шулай ук, 1990 еллардан башлап хәзергә кадәрге еллары да барлыгын әйтте.
«Бүгенге көндә чиркәүнең даими прихожаннары бар, бар җирдә дә тәртип. Үткән 30 елда авырлыклар да булгандыр, шулай да Казанда үз чиркәвебез булуга без шат. Биредә җыелып аралашуыбыз – зур бәхет. Чиркәүләребез яңарып, районнарда, авылларда артып торса да, свящинникларның җитмәве борчый. Әлбәттә, ирешелгән уңышлар да җитәрлек. Киләчәккә планнар, проблемалар турында да бергәләп сөйләшәбез, киңәшәбез», – диде протоиерей Алексей.

Республикабыздагы чиркәүләр тарихы турында өлкән священникларның берсе – Яр Чаллы шәһәрендәге Алла Анасының «Неупиваемая Чаша» тәресе чиркәве настоятеле протоиерей Владимир Иванов сөйләде. 36 еллык священниклык эшчәнлеге, шул чордагы үзгәрешләр, беренчеләрдән булып, Казанда, Түбән Каманың Олы Аты авылында, Кукмара ягындагы Чурада керәшенчә келәүләр үткәрелә торган чиркәүләр барлыкка килүен сөйләде ул.

Шулай ук, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, керәшен хәрәкәтендәге эшчәнлегенә 32 елдан артык булган Людмила Белоусова да үз сүзләрен әйтте.
«Мин әле керәшен приходының төзелү көннәрен барысын да хәтерлим. Чаллыда басыла торган «Керәшен сүзе» газетасында эшләгән чагым иде. Павел әтей Павлов Тихвин чиркәвенең керәшеннәргә бирелүе хакында «Керәшен сүзе»нә язып, чиркәүне торгызуда булышуларын сорап халыкка мөрәҗәгать иткән иде. Чиркәүнең кайчан, кем тарафыннан төзелгәне билгесез булуы турында да язды. Бүген безнең чиркәвебез дә, керәшен йортыбыз да бар. Монда килгән һәр кеше җанына рәхәт алуы, җырчы Җәкәү исемен йөрткән йортыбызның уңай атмоферасы турында әйтә. Бу, чынлап та, шулай. Чөнки, безнең бу бинада һәрвакыт игелекле эшләр эшләнгән, ул Тихвин храмының приход мәктәбе ролен үтәгән. Чиркәү ябылгач та, биредә малайлар очен хор гимназиясе булган», – диде Людмила Даниловна.
Үзләренең халыкнын рухи тормышын яктырту буенча агарту эшләре алып баруларын, “Ыру агачы” төбәкне өйрәнүчеләр форумында ясалган чыгышларда священниклар, аларнын катлаулы язмышы, авыллар тарихындагы чиркәүләр турында да мәгълүматлар бирелүен әйтте ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров та мондый очрашуларның кирәклеген әйтеп үтте.
«Бүгенге көндә керәшен яшьләренең рухи тормыш белэн кызыксынуы сөендерә. Минемчә, «Керәшен сүзе», «Киңәш» газеталарыннан, белемнекләрдән кызыклы язмаларны туплап җыентык итеп бастыру, әйбәт булыр иде. Экспедицияләр вакытында туплаган һәм «Керәшен мәдәнияте» китабымда урын алган дини җыруларның да керәшен-чиркәү орфографиясендә бастырылуын теләр идем», — диде ул.


Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендәге Изге Николай чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов яңа дини басмалар әзерләүләрен, Павел Семёновның барлык керәшен священниклары турында мәгълүмат туплый башлавын әйтте, бу эштә башкаларның да ярдәменә өметләнде.
Казан духовная семинариясендә укытучы иерей Алексей Павлов керәшен яшьләре белән эшләүдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты:
«Без яшьләр, әти-әниләр белән очрашып, дин белән яшәеш арасындагы бәйләнеш, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамы, кешелеклелек турында сөйләшәбез. Яшьләрне борчыган проблемалар турында фикер алышабыз. Яшьләр белән арабызда – аңлашу һәм җылы мөнәсәбәт.


Очрашу азагында протоирей Алексей Колчерин «түгәрәк өстәл»дәгеләргә сәламәтлек, уңышлар, бары тик ару хәбәрләр теләде.
Алиса Әхмәтшина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев