Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Сугыш чоры баласы Мариянең истәлекләре

Лениногорск районының Федотовка авылыннан сугыш чоры баласы Мария Иванованың истәлекләрен улы, Федотовка мәктәбенең тарих укытучысы Александр Григорьев язып җибәрде.

Бөек Ватан сугышында совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды. Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир-ат урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

Сугыш утлы мәхшәре Федотовка авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә. Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми, чөнки икмәк фронтка озатыла. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнә. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшли. Алар арасында әниемнең әнисе Ульяна Андреевна (1906-1976 еллар) да була. Аның ире Федор Семёнов (1907-1971) сугыш башлангач та, фронтка китә. Ульяна әби 6 бала белән ялгыз калган. Әле олы яшьтәге биатасы һәм бианасы да була. Шулай итеп, ачлык елларда аңа 8 җанны туйдырырга туры килә.

6 бала арасында әнием Мария дә була. Ул вакытлар турында әнием миңа менә нәрсәләр сөйләде: «Әти сугышка киткәндә миңа бары 7 ай булган. Без 5 малай, 1 кыз калдык. Ярты ягы танкта янган, каты яраланган әти 1945 елда култык таяклары белән кайтты. Сугыш башлангач, 1925 елгы олы дәдәбез Иван Федоровичны да сугышка алалар. «Һәлак булды, күмелде» дигән язуы килде. 1943 елны Киев өлкәсенең Андреевка авылында җирләнгән ул. Кызганыч, «похоронка»сы сакланмаган. «Иван дәдәйнең «похоронка»сын безгә җәй көне урамда, басмачада утырганда китереп бирделәр. Әниемнең кычкырып елап җибәрүе, такмаклап, Иваным дип өзгәләнүе һаман да йөрәкне телгәли, күздән яшьләр китерә».

Әнием әле үзенең туганнан туган тутасы Прасковья Петрованың 1941 елның августында, авылның өрлектәй таза, типсә тимер өзәрлек яшь егетләрен, Иван исемле алты егетне Шенталы станциясенә җигүле ике ат белән илтә баруын да еш искә төшерә.

Шул Иваннарның икесе генә туган авылга әйләнеп кайта: Иван Родионов һәм Иван Карпов. Алар олыгаеп беткәнче данлыклы колхозчылар булалар. Ә Иван Петров, Иван Семёнов һәм тагын ике Иван яшь гомерләрен Ватаныбыз азатлыгы өчен корбан итәләр.

«Сугыш вакытында өйне салам ягып җылыта идек. Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде. 1943 елда авылда «борын канау чире» чыкты. Бик күп кеше үлде. Бу чир кар астында кышлаган башакны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр. Бераз үскәч, Василий дәдәй белән без, бәләкәй арба тартып, урманга утынга йөрдек. Утын дигәне дә сынып төшкән ботак-сатаклар була. Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде. Өстә киндер күлмәк, аякта чабата. Бишмәтнең дә тышы киндердән. Бала-чаганың кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыра иде. Карлы су вакытында күтәртмәле чабата, ягъни астына ике агач шакмак беркетелгән чабата кидек. Барыбер, аның эченә су керә дә, чыгып та китә иде. Ничек авырмаганбыздыр, — дип шул авыр елларны хәтерендә яңарта әнием. — Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала. Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың. Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың. Үскәч, сабагын җыясың. Аны су буена илтеп, батырып куясың. Кире алган вакытта инде бик салкын вакыт була, өши-туңа аны судан чыгарасың. Киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга. Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле —тәпән кебек, ләкин сай; килсап — төйгеч).Шуннан соң, сүс йомшый. Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә. Аннары шуны эрлисең. Эрләгәннән соң, чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың. Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый). Аннан алгач, елгага илтеп, бәләкләп чайкыйсың. Җепне киптереп, сүтәсең. Шуны сәке буена күшәгә саласың. Шүре ясыйсың. Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың. Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала. Төсле тукыма кирәк булса, буяуга манасың. Кайчак җеп килеш үк мана идек. Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең. Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була. Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә. Әни шушы эшләрнең барысын да эшләде, ә без аңа булыштык. Киндернең орлыгыннан май чыгардылар иде. Бодай оны булмагач, ипине алабутадан пешерделәр. Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он итеп тарттылар. Яз көне кәлҗемә ашадык. Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек. Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була. Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде».

Әни сөйли, ә мин ул сөйләгәннәргә ияреп, шул авыр заманны күз алдыма китереп утырам. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, әнием үзенең тракторчы әтисе Федор янында, бер сезон плугар (сабанчы) булып эшли. Шуннан соң инде әнием укуын алга таба дәвам итә алмый, колхоз эшенә ныклап җигелә. Җигүле атта кырга ягулык, су ташый. Әниемнәр яз көне җир сөргәннәр, урып-җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр. Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. 1959 елда әнием Семён Григорьевка кияүгә чыга.

«Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем. Көчкә генә паспорт алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде. Сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, безнең яшь гаилә авылда, колхоз эшендә калды. Ни өчен дисәң, ул елларда колхозда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием башка хатын белән тормышын бәйләде, дәдәм сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде. Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым. Менә шундый авыр, ач еллар иде, улым. Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, Аллага шөкер. Шулай да, үткән тормышыма үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин. Дәдәңнәр мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле», — дип көлә әнием.

Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!». Безнең әниләр буыны, тормышлар ничек кенә авыр булса да, бирешмәгәннәр, якты киләчәк хакына тырышып, намус белән эшләгәннәр.

Әнием үзенең хәзерге тормышыннан канәгать. «Бүгенге көндә мин, уртанчы улым Александр гаиләсенә таянып яшәп ятам. Өч оныгым, 6 оныкчыгым булуына бик шатланам. Олы оныгым Андрей бүгенге көндә Казан дәүләт медицина институтының ординатурасында укый, балалар хирургы булу өчен белемен камилләштерә. Ә икенче оныгым Антон — чик сакчысы, яшь офицер, Курган ил сакчылары институтын тәмамлап, Алтайда ил чикләрен саклый. Алар гаиләсендә быел өч игезәк ир балалар туды. Балаларыма, оныкларыма, аларның балалырына һәм барлык кешегә озын гомер, якты, тыныч күк йөзе телим. Безнең буын күргән авырлыкларны беркем дә беркайчан да күрмәсен. Сугышлар булмасын. Кешеләр бәхетле яшәсен», — дип тели 85 яше белән баручы әнием Мария Иванова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев