Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләйдә өлкәннәрне бәйрәм иттергәннәр

27 сентябрьдә Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Бу көнне Мәдәният йортында җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Кунакларны талантлы артистлар башкаруында яңгыраган матур җырлар һәм дәртле биюләр һәркемне сөендерде.

«Кичәнең төп бизәге, әлбәттә, безнең хөрмәтле өлкән авылдашларыбыз булды. Алар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, элек булган хәлләрне искә алдылар, җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. Аларның күзләре шатлыктан ничек янып торганын һәм дуслары, күршеләре арасында вакыт үткәрү алар өчен күпме рәхәтлек китергәнен күрә алдык.

Бу кичә өлкән буын өчен чын бәйрәмгә әверелде, ял итәргә, позитив эмоцияләр алырга һәм авылдашларның кайгыртуын һәм игътибарын тоярга мөмкинлек бирде», – дип язды мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.


 

Фотолар Ләйлә Сабаевадан.

Ләйлә Сабаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев